ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ
«Сугышлар хакында ишетерсез»
«1960 еллардан башлап, журналист булып эшләгәндә, мин 40 тан артык сугыш турында яздым. Алар төрле илләрдә үтте. Мин, мәсәлән, „салкын сугышның“ иң югары ноктасына ирешүен дә, юкка чыгуын да күрдем. Ләкин 2025 ел кебек елны күргәнем булмады. Бу бик шомлы ел булды. Әйе, шул елны күп кенә зур конфликтларга шаһит булдык, ләкин барыбыз да ап-ачык шуны күреп торды: бу конфликтларның берсе бөтен дөнья хәленә тәэсир итеп тора» (Джон Симпсон, халыкара бәйләнешләр бүлегенең редакторы, Би-би-си (калын шрифт безнеке)).
Бөтен дөнья буенча барган сугышлар кешеләрдә борчу хисе уята. Күпләр: «Бу хәл яхшыга үзгәрерме?» — дигән сорау бирә. Гайсә пәйгамбәр сугышлар турында нәрсә әйткән булган?
Гайсә пәйгамбәрлеге
Бүгенге дөнья хәле турында Гайсә алдан әйткән булган. «Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез»,— дип әйткән ул үз шәкертләренә (Маттай 24:6).
Сугышлар һәм төрле конфликтлар борчу тудырып торса да, безнең якты киләчәккә өмет бар. Игътибар итегез: Гайсә андый сугышлар турында әйткәндә, башка вакыйгаларны һәм шартларны искә алган. Аның сүзләре буенча, моның барысы — «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтә торган «билге» (Маттай 24:3; Лүк 21:7). Димәк, бер көн җир йөзендә бер сугыш та булмаячак. Нәрсә ярдәмендә бу мөмкин булачак?
Гайсә пәйгамбәр нәрсә башкарачак?
Гайсә пәйгамбәр — Аллаһы Патшалыгының патшасы итеп билгеләнгән. Тиздән ул «бөтен җирдә сугышларны туктатачак» (Зәбур 46:9).
Киләчәктәге тыныч тормыш турында, ничек аның урнаштырылачагы хакында һәм сезнең тормышыгызга бу ничек тәэсир итәчәге турында күбрәк белер өчен, «Кем һәм ничек итеп сугышларны бетерә алыр?» дигән мәкаләне карагыз.