Сукырлар өчен ярдәм
Белгечләр әйтүенчә, бөтен дөньяда якынча 43 миллион сукыр кеше һәм 295 миллион начар күрүче кешеa бар. Кызганычка каршы, еш кына алар начар, гаделсез мөнәсәбәткә очрый.
Ә Аллаһы сукыр кешеләргә ничек карый? Изге Язмаларда андый кешеләр турында нәрсә әйтелә? Йәһвә Шаһитләре аларга ничек булыша?
Аллаһы сукыр кешеләргә ничек карый?
Изге Язмаларда Йәһвәb сукыр кешеләр турында кайгырта дип әйтелә. Ул аларны гадел мөнәсәбәткә лаек дип саный һәм аларны да өйрәтергә тели. Ул шулай ук аларга искиткеч киләчәккә өмет бирә.
Изге Язмалардагы шигырь. «Сукыр кешене юлыннан адаштырган кеше ләгънәт ителсен» (Канун 27:18).
Мәгънәсе. Борынгы исраиллеләргә бирелгән Канун сукыр кешеләрне начар мөгамәләдән яклаган.
Изге Язмалардагы шигырь. «Аллаһы кешеләрне аермый» (Рәсүлләр 10:34).
Мәгънәсе. Аллаһы, яхшы күргән кешеләрне кадерләгән кебек, сукыр кешеләрне дә кадерли.
Изге Язмалардагы шигырь. «Гайсә... күп сукырларга күрү сәләтен кайтарды» (Лүк 7:21).
Мәгънәсе. Гайсә, сукыр кешеләрне савыктырып, Аллаһы Патшалыгының киләчәктә нәрсә башкарачагын күрсәткән.
Изге Язмалардагы шигырь. «Сукырларның күзләре ачылыр» (Ишагыя 35:5).
Мәгънәсе. Йәһвә якын киләчәктә, аның Патшалыгы җир белән идарә иткәндә, сукырлар күрә башлаячак дип вәгъдә итә.
Йәһвә Шаһитләре сукырларга ничек булыша?
Бөтен җир шары буенча без, Йәһвә Шаһитләре, сукыр кешеләргә Аллаһының хәбәрен сөйлибез. Без моны ничек эшлибез?
Сукыр кешеләргә ярдәм итәр өчен, без Изге Язмалар китабын һәм аңа нигезләнгән басмалар белән видеороликларны төрле форматларда, мәсәлән Брайль шрифтында, эре шрифтта һәм аудиоформатта, чыгарабыз.
Без регуляр рәвештә мәсихче очрашулар үткәрәбез. Анда сукырлар да килә ала.
Без кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнү буенча интерактив курсc тәкъдим итәбез. Алар шәхси өйрәтүче белән Изге Язмаларны өйрәнә ала.
Моның барысы да түләүсез, чөнки Гайсә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән күрсәтмә биргән (Маттай 10:8).
Йәһвә Шаһитләре сукыр кешеләр турында эчкерсез кайгырта. Безнең белән бергә Аллаһыга гыйбадәт кылырга теләгән сукыр кешеләр безнең арада тугры дуслар таба ала. Кайбер сукыр Йәһвә Шаһитләренең очракларына игътибар итегез.
Швециядә яшәүче Талита Алнаши балачактан ук начар күрә. Әти-әнисе аны Изге Язмаларга ничек өйрәткән? Бу гаилә кардәшләреннән ничек ярдәм алган һәм ярату сизгән? Моның турында видеоролик карагыз.
Кушма Штатларда яшәүче Джеймс Райан саңгырау булып туган, ә аннан соң сукыр булып киткән. Аңа бәхетле яшәргә нәрсә ярдәм итә? Тормышы турында күбрәк белегез.
Синтия Пабло Филиппинда яши. Ул сукыр да, саңгырау да. Коронавирус пандемиясе вакытында кардәшләре аңа ничек булышкан? Моның турында «Собрание помогает слепоглухой сестре во время пандемии» дигән мәкаләдә укып була.
Без нинди басмалар чыгарабыз?
Брайль шрифтындагы басмалар. Без күп телләрдә Изге Язмаларны тулысынча я өлешчә Брайль шрифтында чыгарабыз. («„Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе“ Брайль шрифтында» дигән рамкада телләр исемлеген карагыз.) Без шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны да Брайль шрифтында чыгарабыз. Шулай ук, Брайль шрифтын өйрәнергә теләгән кешеләр өчен, «Брайль шрифтында укырга өйрән» дигән басма чыгарыла. Аның ярдәмендә күрүче кеше сукыр кешене Брайль системасы буенча укырга өйрәтә ала.
Брайль шрифтындагы басмаларны Йәһвә Шаһитләреннән сорагыз я берәр Йәһвә Шаһитенең үзегезгә килеп китүен сорагыз.
jw.org сайтыннан «записная книжка»d өчен электрон файллар йөкләгез.
Эре шрифтлы китап-журналлар һәм электрон басмалар. Күп кенә басмаларыбыз начар күрүчеләр өчен зур шрифтта чыга. Ә jw.org сайтындагы битләр, масштабын зурайтсаң да, барыбер дөрес күрсәтә. JW Library кушымтасында да шрифтны зурайту мөмкинлеге бар.
Йәһвә Шаһитләреннән эре шрифтлы басмалар сорагыз я берәр Йәһвә Шаһитенең үзегезгә килеп китүен сорагыз.
jw.org сайтыннан эре шрифтлы электрон басмаларны йөкләгез.
Аудиобасмалар. Без 200 дән артык телдә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең аудиоязмаларын чыгардык. Без башка басмаларны да аудиоформатта җитештерәбез. Аудиоязмаларда еш кына иллюстрацияләргә аңлатма китерелә.
jw.org сайтында һәм JW Library кушымтасында басмаларыбызны тыңлагыз я аларны йөкләгез.
jw.org сайтыннан экран дикторы һәм сөйли торган китаплар плеерыe өчен файлларны йөкләгез.
Тифлокомментарийлар куелган видеоларf. Йәһвә Шаһитләре 100 дән артык телдә видеолар өчен тифлокомментарийлар ясыйлар. Бу видеолар сукыр кешеләргә Изге Язмалардагы киңәшләрне аңларга һәм кулланырга булыша.
Киләсе рубрикалардан тифлокомментарийлар куелган видеоларны карагыз:
Мәсихче очрашуларыбыз. Бөтен дөньяда безнең уку һәм гыйбадәт кылу өчен очрашулар үткәрелә. Ел саен без зуррак очрашулар — конгресслар оештырабыз. Өйрәтү программасы видеороликларны үз эченә ала. Сукыр кешеләр өчен бу видеолар тифлокомментарийлар белән әзерләнгән. Мөмкинлек булганда, программа саңгырау-сукыр булган кешеләр өчен дә тәрҗемә ителә. Без кешеләрне аермыйбыз, без бар кешеләрне очрашуларыбызда күрергә шат.
Хосе Луис Айала Мексикада яши. Ул саңгырау булып туган, ә 29 яшендә күрү сәләтен дә югалткан. Җыелыш очрашулары аның тормышында зур роль уйный. Алар аңа, оста өйрәтүче булып китеп, кешеләрне Изге Язмалар нигезендә өйрәтергә булышкан. Моның турында ролик карагыз.
a Кайбер кешеләр бик начар күрә һәм күрү буенча инвалид дип санала. Бу мәкаләдә, «сукыр кешеләр» дип әйтелгәндә, андый кешеләр дә күздә тотыла.
b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.
d Записная книжка ул — Брайль дисплее булган махсус җайланма. Кайберләрендә тавыш функциясе дә бар. Брайль дисплеендә Брайль хәрефләре калкып чыга. Сукыр кеше аларны укыгач, хәрефләр төшеп китә һәм яңа юл калкып чыга. Андый җайланмага ия кешенең Брайль шрифтындагы күп басмаларга ихтыяҗы калмый.
e Экран дикторы һәм сөйли торган китаплар плееры текстны компьютер тавышы белән укый һәм аудиокитапларны уйната. Бу җайланмалар сукыр кешегә аудиобасманы кирәкле урында ачарга булыша.
f Тифлокомментарийлар ул — видеога өстәлгән аңлатмалар. Алар сукыр кешегә видеода күрсәтелгәнне сурәтләп бирә.