Пәнҗешәмбе, 16 апрель
Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым... ...Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште (Зәб. 18:6).
Давыт патша Йәһвәгә ышанган һәм аңа таянган. Шаул патша һәм башка дошманнар аны эзәрлекләгәндә, ул Йәһвәдән ярдәм сораган. Догасына җавап биреп, Йәһвә аны коткарган. Рәхмәт йөзеннән Аллаһыны данлап, Давыт болай дигән: «Йәһвә — тере Аллаһы!» (Зәб. 18:46) Әлбәттә, Давыт Аллаһының барлыгын болай да белгән. Алайса, ни өчен соң ул шулай дип әйткән? Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу сүзләре белән Давыт Йәһвәнең «үз халкы хакына эш итүче Аллаһы булуына инанганлыгын белдергән». Әйе, Давыт үз тәҗрибәсеннән Йәһвәнең тере Аллаһы булуын — үзенә ярдәм итүен күргән. Бу аны Йәһвәгә алга таба да хезмәт итәргә һәм күктәге Атасын данларга дәртләндергән (Зәб. 18:28, 29, 49). Йәһвәнең тере Аллаһы булуын һәрвакыт истә тотсак, бу безгә хезмәтебезне ашкынып башкарырга, сынауларны кичереп чыгарга һәм алга таба да Аллаһыга тугры булып калырга булышыр. Шулай ук без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга тәвәккәл булырбыз. w24.06 20, 21, абз. 3, 4
Җомга, 17 апрель
Сезне беркем дә юлдан яздырмасын (2 Тис. 2:3).
Рәсүл Паулның шушы сүзләрендә безнең өчен нинди сабак бар? Изге Язмаларга каршы килгән нәрсәләрне яисә гаҗәеп яңалыкларны ишеткәндә, безгә үтә күрүчән булырга кирәк. Советлар Союзында мондый хәл булган. Кардәшләребез, имеш, төп идарәдән булган хат алганнар. Чынлыкта исә ул дошманнардан килгән. Анда кардәшләребезгә аерым оешма булдырырга киңәш ителгән. Бу хат чын булып күренсә дә, кардәшләребез алданмаган. Алар бу хатта язылганнарның белгәннәренә туры килмәгәнен абайлаган. Бүген дә хакыйкать дошманнары, безне алдар өчен һәм арабызга чөй кагар өчен, заманча технологияләр куллана. Андый очракларда «ашык-пошык фикер йөртмик» һәм бу хәбәрләр без белгәнгә туры киләме, юкмы дип уйланыйк (2 Тис. 2:2; 1 Яхъя 4:1). w24.07 12, абз. 14, 15
Шимбә, 18 апрель
Берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез... бар (1 Яхъя 2:1).
Йәһвәгә багышлану карары — кеше тормышында була алган иң мөһим карар. Йәһвә һәрбер кешенең үз гаиләсенә кушылуын тели. Ни өчен? Чөнки ул кешеләрнең, мәңге яшәп, һәрвакыт үзенең дуслары булуларын тели (Кан. 30:19, 20; Гәл. 6:7, 8). Әмма Йәһвә беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул һәрбер кешегә нәрсә эшләргә икәнен үзенә сайларга ирек бирә. Кызганычка каршы, кайвакыт хәтта суга чумдырылган мәсихче дә җитди гөнаһ юлына басарга мөмкин. Андый очракларда нинди чаралар күрелә? Тәүбә итмәсә, ул җыелыштан читләштерелә (1 Көр. 5:13). Әмма хәтта шул чакта да назлы күктәге Атабыз дөрес юлдан тайпылган кеше үзенә кире кайтыр дип өметләнә һәм аны шулай эшләргә чакыра да (Зәк. 1:3; Рим. 2:4; Ягък. 4:8). Гөнаһ кылган кешеләрне кичерү мөмкин булсын өчен, Аллаһы хәтта үзенең бердәнбер Улын йолым итеп биргән. w24.08 14, абз 1, 2