УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Сугышлар кайчан бетәчәк? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Якын Көнчыгышта туган хәл — бөтен дөнья хәлен тасвирлаучы бер мисал гына.
«Безнең көннәрдә Икенче бөтендөнья сугышыннан соң иң күп санлы кораллы конфликтлар бара. Алар 2 миллиард кеше тормышына тәэсир итә. Бу кешелекнең 25 проценты дигән сүз» (БМОның Куркынычсызлык Советы, 2023 ел, 26 гыйнвар).
Канкойгыч сугышларда мондый илләр катнаша: Израиль, Газа, Сирия, Әзербайҗан, Украина, Судан, Эфиопия, Нигер, Мьянма һәм Гаитиa.
Бу сугышлар кайчан бетәчәк? Бу дөнья җитәкчеләре тынычлык урнаштыра алырмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Бу дөнья сугышларга баткан
Төрле илләрдә бара торган сугышлар тиздән бар сугышлар юк ителәчәк икәнен күрсәтә. Бу сугышлар турында Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән булган. Безнең көннәрдәге бу вакыйгалар «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтә (Маттай 24:3).
«Сугышлар хакында ишетерсез... Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Маттай 24:6, 7).
Бүгенге сугышлар турында Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләрендә әйтелгән. Моның турында «Соңгы көннәрнең», ягъни «ахыр заманның», билгесе нинди? дигән мәкаләдән белеп була.
Бар сугышларны юк итәчәк сугыш
Изге Язмаларда тиздән сугышлар булмаячак дип әйтелә. Бу ничек мөмкин булачак? Кешеләр үзләре сугышларны туктатачакмы? Юк. Бу Армагеддон ярдәмендә, «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш» ярдәмендә мөмкин булачак (Ачылыш 16:14, 16). Армагедоннан соң Аллаһы кешелеккә бирелгән вәгъдәсен үтәячәк: кешеләр мәңге тынычлыкта яшәячәк (Зәбур 37:10, 11, 29).
Бар сугышларны юк итәчәк сугыш турында күбрәк белер өчен, «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
a ACLED Conflict Index, ”Ranking violent conflict levels across the world,” January 2024