Courtesy Jamie Christiani/Bulletin of the Atomic Scientists
УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Кыямәт көне сәгате уклары төн уртасына якынрак күчерелгән
2026 елның 27 гыйнварында галимнәр Кыямәт көне сәгате укларын төнге 12ләргә якынрак күчергән. Төн уртасы кешеләрнең планетабызны харап итүен символлаштыра.
«Бүген „Бюллетень ученых-атомщиков“ дигән журналның Фән һәм куркынычсызлык советы Кыямәт көне сәгате укларын төн уртасына якынрак күчерә. Хәзер төн уртасына кадәр 85 секунд кына кала. Кешелекнең глобаль һәлакәткә шулкадәр якын булганы юк иде әле» («Bulletin of the Atomic Scientists»)
«Кыямәт көне сәгатенә карап, без шуны ачык аңларга тиеш: кешелекнең юк ителүе куркынычы арта бара, кешеләрнең үзара хезмәттәшлек итүе кими, вакыт та азайганнан-азая бара. Үзгәрешләр ясау кирәк тә, мөмкин дә. Моның өчен кешеләр үз җитәкчеләреннән тиз эш итүләрен таләп итәргә тиеш» (Александра Белл, «Бюллетень ученых-атомщиков» дигән оешманың президенты һәм генераль директоры).
Кешеләр үз-үзләрен һәм планетабызны юк итәрме? Безгә киләчәктән куркырга кирәкме? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?
Киләчәк нәрсә китерәчәк?
Изге Язмаларда «җир мәңге тора» һәм кешеләр «анда мәңге яшәячәк» дип әйтелә (Вәгазьче 1:4; Зәбур 37:29). Димәк, кешеләр җирне юк итмәячәк.
Шулай да Изге Язмаларда дөньяның ахыры турында әйтелә. Мәсәлән, анда «дөнья... үтеп китә» диелгән (1 Яхъя 2:17).
Нинди ахыр турында сүз бара икәнен аңлар өчен, «Дөнья тиздән юк булачакмы? Апокалипсис нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
«Дөнья ахыры кайчан килер?» дигән мәкаләне дә укыгыз. Бу мәкаләдән сез киләчәктәге вакыйгалар турында белерсез.
Уңай караш саклагыз
Дөньядагы авырлыкларга карамастан, Изге Язмалар безгә уңай караш сакларга булыша. Ничек итеп?
Изге Язмалар гамәли киңәшләр бирә (2 Тимутигә 3:16, 17). Мәсәлән, «Борчылуларны ничек контрольда тотарга?» дигән мәкаләне укыгыз һәм аннан Изге Язмалардагы нинди киңәшләр көндәлек авырлыклар аркасында чиктән тыш борчылмаска булыша икәнен белегез.
Изге Язмалар киләчәккә өмет бирә (Римлыларга 15:4). Бу китапта киләчәктә нәрсә булачагы аңлатыла. Бу безгә, дөнья вакыйгаларына карамастан, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.
Изге Язмалар китабы сезгә күбрәк файда китерсен өчен, без сезне Изге Язмаларны өйрәнү курсын үтәргә чын күңелдән чакырабыз.