УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Нәфрәт һәм җинаятьләр кайчан да булса бетәрме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Кызганычка каршы, нәфрәт нигезендә җинаятьләр кылу очраклары арта бара. Кайберәүләр башкаларга диннәре, расалары, милләтләре, җенесләре я бүтән сәбәпләр аркасында һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, күп кеше үлә, эмоциональ яки физик яктан җәрәхәтләнгән килеш кала, ә җәмгыятьтә курку хисе хөкем сөрә.
Изге Язмаларда безнең көннәрдә кешеләр «рәхимсез» һәм «кеше яратмаучы» булырлар дип алдан әйтелгән булган (2 Тимутигә 3:1—5). Нәфрәт һәм җинаятьләр кайчан да булса бетәрме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Нәфрәт һәм җинаятьчелек ничек бетәчәк?
Изге Язмалар безне, Аллаһы җинаятьчелекне бетерә ала һәм моны эшләячәк тә, дип ышандыра.
«Явыз кешеләр юк ителәчәк... [...] Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:9—11). Аллаһы кансыз кешеләрнең башкаларга зыян китерүләренә бүтән юл куймаячак.
Аллаһы кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4). Аллаһы җинаятьчелек аркасында физик һәм эмоциональ яктан яраланган кешеләрне тулысынча савыктырачак.
«Кешеләр... үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Аллаһы миллионлаган кешеләрне, шул исәптән җинаятьчеләр кулыннан үтерелгәннәрне дә, яңадан тормышка кайтарачак.
Нәфрәтне ничек җиңәргә?
Изге Язмалар киләчәккә өмет биреп кенә калмый, ә инде бүген безгә җан тынычлыгы бирә һәм нәфрәт хисен җиңәргә булыша. Без сезне мондый мөһим сорауларга җавап алырга дәртләндерәбез:
Көч куллануга китерә торган нәфрәт хисеннән ничек арынырга? «Нәфрәт учагын сүндереп була» дип исемләнгән «Күзәтү манарасы» журналында Изге Язмалардагы киңәшләрне укыгыз.
Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя? «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеодан Изге Язмаларга нигезләнгән җавапны белегез.