Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 135 мәкалә
  • Бөтен җир шарында тынычлык урнашачак

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бөтен җир шарында тынычлык урнашачак
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә нәрсә эшләячәк?
  • Гайсәнең киңәшләре
  • Яхъя 14:27: «Сезгә тынычлык калдырам»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Тынычлык. Аңа ничек ирешеп була?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Ни өчен кешеләр тынычлыкка ирешә алмый? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
Төрле темалар
mrt 135 мәкалә
Гайсә халык төркемен өйрәтә.

ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

Бөтен җир шарында тынычлык урнашачак

Бар кеше сугыш булмаган дөньяда яшәргә тели. Тарих дәвамында сәяси лидерлар сугышларны бетерергә тырышкан. Кайвакыт аларның бу тырышлыклары нәтиҗәсендә берникадәр вакытка тынычлык урнашкан. Ләкин, кызганычка каршы, еш кына сугышлар кабат кабынып китә. Кешелек кайчан да булса тыныч дөньяны күрерме? Һичшиксез! Моңа инаныр өчен, әйдәгез, Гайсә Мәсихнең нәрсә эшләячәгенә һәм аның киңәшләренә игътибар итик.

Гайсә нәрсә эшләячәк?

Изге Язмаларда моңа кагылышлы искиткеч пәйгамбәрлекләр язылган.

  • «[Гайсәне] Тынычлык мирзасы дип атарлар. ...Хакимлеге чиксез үсәр, һәм тынычлык мәңге булыр» (Ишагыя 9:6, 7). Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә бөтен җирдә бетмәс тынычлык урнаштырачак.

  • «Ярдәм сорап ялварган ярлыны... һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр» (Зәбур 72:12—14). Гайсә үз хакимлеген бөтен җирдә гаделсезлекне бетерер өчен кулланачак. Нәтиҗәдә, беркем дә үзен җәберләнгән итеп хис итмәячәк һәм сугышлар, көч куллану һәм газаплар өчен сәбәп инде булмаячак.

  • «Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Ишагыя 2:4). Гайсә идарә иткәндә, кешеләр сугышырга түгел, ә тыныч яшәргә өйрәнер.

Гайсә нәрсә ярдәмендә тынычлык урнаштырачак һәм, андый тыныч дөньяда яшәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Бу сорауга җавапны алыр өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.

Гайсәнең киңәшләре

Үзенең бер танылган вәгазендә Гайсә кешеләрне башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга өйрәткән. Аның киңәшләре миллионлаган кешегә үзара тыныч-тату яшәргә булыша. Берничә мисалга игътибар итик.

  • «Тынычлык урнаштыручылар бәхетле» (Маттай 5:9). Гайсә үз шәкертләрен конфликтлардан качарга гына түгел, ә тынычлык бозылган җирдә аны булдырыр өчен тырышлык куярга да өйрәткән.

  • «Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Маттай 5:23, 24). Гайсә башкалар белән килеп чыккан каршылыкларны тиз генә чишәргә дәртләндергән. Ул шулай ук, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен, башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк дип өйрәткән.

  • «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез» (Маттай 7:1). Кайбер кешеләр башкаларны катгый рәвештә хөкем итә һәм үзләре дә эшләмәгәнне эшләргә таләп итә. Бу мөнәсәбәтләрне боза гына. Гайсә андый тәртиптән кисәткән. Ул башкаларда кимчелекләр эзләр урынына аларны кичерергә дәртләндергән (Лүк 6:37).

Бөтен дөньяда миллионлаган кеше Гайсәнең киңәшләрен тотып яши. Хәтта җәбер-золым һәм бәрелешләр булган урыннарда да алар үзара туган конфликтларны ярсуга бирелмичә чишәргә тырыша. Алар кичерергә әзер һәм үзләренә начар мөнәсәбәт күрсәткән кешеләр белән дә игелекле булырга тырыша.

Гайсәнең киңәшләре кайберәүләргә тынычлыкка ирешергә ничек булышканы турында белер өчен, «Сугышларга карамастан, җан тынычлыгы табып була» дигән мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу