ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ
Көч куллану үзара туган проблемаларны чишми
Бүген күпләр үзара туган проблемаларны һәм аңлашылмаучанлыкларны көч кулланып чишеп була дип уйлый. Ләкин андый караш Гайсә Мәсихнең карашыннан аерылып тора. Бу аның өйрәтүләреннән һәм яшәү рәвешеннән күренә.
Гайсә нәрсәгә өйрәткән?
Үзенең вәгазендә Гайсә пәйгамбәр ачу, агрессия, җәбер-золым конфликтларны чишәргә булышмый дип әйткән. Аның кайбер сүзләренә күз салыйк.
«Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12; Лүк 6:31). Бу принципны «алтын кагыйдә» дип атыйларa. Әгәр без башкаларның безгә карата көч куллануларын теләмибез икән, без дә башкаларга карата — хәтта каршылыклар туганда да — игелекле һәм сабыр булырга тиеш.
«Бер яңагыңа суккан кешегә икенчесен дә куй» (Маттай 5:38, 39; Лүк 6:29). Бу сүзләр нәрсә аңлата? Башкалар безнең белән начар мөгамәлә иткәндә, моңа юл куярга я бармак аша карарга кирәкме? Юк. Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә бер ялгыш карашны үзгәртергә теләгән. Күп кенә кеше үч алуда начар нәрсә юк, бу гадәти нәрсә дип санаган. Аларны бу карашка дини җитәкчеләр өйрәткән, күрәсең. Гайсә исә үч алмаска һәм низаг куптарырга тырышкан кешеләр белән үзебезне агрессив тотмаска дәртләндергәнb.
«Дошманнарыгызны яратып... яшәгез» (Маттай 5:43, 44; Лүк 6:27). Берәр кеше безнең белән начар мөгамәлә итсә я безне хәтта нәфрәт итсә, нәрсә эшләргә? Гайсә андый кешеләргә карата да игелекле булырга кирәк дип өйрәткән. Бу без аларның начар эшләрен хуплыйбыз дигәнне аңлатмыйc. Игелекле булып калсак, ярсыган кешенең ачуы сүрелергә я ул хәтта безгә карата карашын үзгәртергә мөмкин.
Гайсә нәрсә эшләгән һәм киләчәктә нәрсә эшләячәк?
Көч куллану — проблеманы чишү юлы түгел. Гайсә моңа өйрәтеп кенә калмаган, ә үзе дә бу принцип буенча эш иткән. Мәсәлән, эзәрлекләүчеләр аны кулга алырга дип килгәч, Гайсәнең бер шәкерте, аны яклар өчен, кылыч кулланган. Ләкин Гайсә аңа: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52). Үзен үтерүчеләрне кичереп һәм хәтта алар турында дога кылып, Гайсә зур ярату күрсәткән! (Лүк 23:33, 34; 1 Петер 2:23)
Изге Язмаларда Гайсә Мәсих — «Тынычлык мирзасы» дип әйтелә. Тиздән ул җирдәге бар җәбер-золымны бетерәчәк (Ишагыя 9:6, 7). Гаҗәеп киләчәк турында күбрәк белер өчен, «Кем һәм ничек итеп сугышларны бетерә алыр?» дигән мәкаләне укыгыз.
a Күбрәк белер өчен, «Алтын кагыйдә нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
b Күбрәк белер өчен, «Что означает принцип „око за око“?» дигән мәкаләне укыгыз.
c Күбрәк белер өчен, «Гайсәнең „дошманнарыгызны яратыгыз“ дигән әмере нәрсәне аңлата?» дигән мәкаләне укыгыз.