31 АВГУСТ — 6 СЕНТЯБРЬ, 2026
89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан
Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез
«Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (ЛҮК 8:18).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ни өчен безгә очрашуларыбызда игътибар белән тыңларга кирәк һәм моны ничек эшләргә?
1, 2. а) Йәһвә безнең рухи ихтыяҗларыбызны ничек кайгырта? (Зәбур 23:1, 2, 5) ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
БҮГЕН Йәһвә безгә рухи ризыкны мул итеп бирә. Без Давытның мондый сүзләре белән тулысынча риза: «Йәһвә — Көтүчем минем. Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам». (Зәбур 23:1, 2, 5 укы.)
2 Йәһвә безгә рухи ризыкны төрле ысуллар ярдәмендә җиткерә. Аларның берсе — җыелыш очрашулары. Очрашуларда без еш кына инде таныш булган нәрсәләрне ишетәбез. «Хакыйкатьтә нык торсак та», безгә андый искә төшерүләр кирәк (2 Пет. 1:12). Очрашуда яңгыраган фикерләрне инде күп тапкыр ишеткән булсагыз, сезгә игътибарлы булу авырмы? Авыр икән, бу мәкалә сезгә ярдәм итәр. Без ни өчен очрашуларда игътибарлы булырга кирәклеген карап чыгарбыз. Шулай ук докладчылар башкаларга тыңларга ничек булыша алганын белербез. Һәм яхшы тыңлаучылар булыр өчен кайбер киңәшләргә игътибар итәрбез. Ләкин башта очрашуларда чынлыкта безне кем өйрәтә икәне турында сөйләшик.
БЕЗНЕ ЙӘҺВӘ ӨЙРӘТКӘНЕН ОНЫТМАГЫЗ
3. Йәһвә безне нәрсә ярдәмендә өйрәтә һәм аның хезмәтчеләре Изге Язмаларны ничек куллана?
3 Йәһвә безне үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша өйрәтә (2 Тим. 3:16, 17). Гайсә моны яхшы белгән. Ул Аллаһы Сүзен шундый оста кулланган ки, аны тыңлаучылар болай дип гаҗәпләнгән: «Ул бит дини мәктәпләрдә укымаган. Ничек соң ул Язмаларны шулкадәр яхшы белә?» (Яхъя 7:15) Эчкерсез кешеләр Гайсәгә, Аллаһы Сүзен аңлатканы өчен, рәхмәтле булган. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр дә, мәсәлән рәсүл Паул һәм Аполлос, башкалар белән фикер алышканда, Язмаларны еш кулланган (Рәс. 17:2, 3; 18:24, 28). Йәһвә Шаһитләренең бөтен мәкаләләре, телетапшырулары, нотык планнары һәм видеолары Аллаһы Сүзенә нигезләнгән. Очрашуларыбызга килгән кешеләр безнең Изге Язмаларны еш кулланганыбызга гаҗәпләнә. Андый очрашуларда чыгыш ясаган кардәшләр шигырьләрне укып кына калмый, ә укыганнарны ничек кулланырга икәнен дә аңлата (Лүк 24:32).
4. Ни өчен очрашуларда игътибар белән тыңлау мөһим?
4 Изге Язмаларда «ишетү» һәм «тыңлау» дигән сүзләр еш кына «буйсыну» мәгънәсендә кулланыла. Шуңа күрә Йәһвә очрашуларда безне үз Сүзе аша өйрәткәндә, аны игътибар белән тыңласак, без аның бездән нәрсә көткәнен яхшырак аңлый алырбыз һәм безгә аңа буйсыну җиңелрәк булыр. Йәһвәгә тыңлаучан булганда, без аның йөрәген сөендерәбез (Гыйб. сүз. 27:11).
НИ ӨЧЕН ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛАРГА КИРӘК?
5. Йәһвәгә карата ярату безне нәрсә эшләргә этәрә? (Яхъя 4:23, 24; 1 Яхъя 5:3)
5 Без, Йәһвәне яратканга, очрашуларда игътибар белән тыңлыйбыз (Мат. 22:37). Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аңа карата яратуыбыз үсә бара. Ә ярату безне аңа буйсынырга һәм ул теләгәнчә аңа гыйбадәт кылырга этәрә. (Яхъя 4:23, 24; 1 Яхъя 5:3 укы.)
6. Без очрашуларда башкаларга ярдәм итәргә ничек өйрәнәбез?
6 Без, кешеләрне яратканга, очрашуларда игътибар белән тыңлыйбыз (Мат. 22:39). Очрашуларда Йәһвә безне кардәшләргә һәм үзен әле белмәгән кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтә. Мәсәлән, «Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» брошюрасы безгә хезмәттә кирәк булган сыйфатлар үстерергә ярдәм итә. Атна уртасындагы очрашуда без андагы киңәшләрне кулланырга өйрәнәбез. Сезгә кешеләр белән табигый рәвештә сөйләшә башлау авыр биреләме? Шулай булса, укучыларның йөкләмәләренә аеруча игътибарлы булыгыз.
7. Ни өчен Йәһвәне тыңлау мөһим?
7 Без, тормышны яратканга, очрашуларда игътибар белән тыңлыйбыз. Борынгы хезмәтчеләр очрагындагы кебек, безнең дә тормышыбыз Йәһвәгә буйсынуыбызга бәйле (Кан. 32:44—47). Очрашулар безгә яңа дөньяны чыдамлылык белән көтәргә булыша (Рим. 8:25). Бу соңгы көннәрдә уяу булып калыр өчен, безгә Йәһвәне тыңлау аеруча мөһим (Мат. 24:42—44; Ачыл. 1:3).
БАШКАЛАРГА ТЫҢЛАРГА БУЛЫШЫГЫЗ
8. Ни өчен сәхнәдән чыгыш ясаучыларга өйрәтү ягыннан остара барырга кирәк?
8 Сәхнәдән чыгышлар ясаучы, аеруча нотыклар сөйләүче кардәшләргә өйрәтү ягыннан остара барырга кирәк. Яхшы әзерләнгән нотыклар зур көчкә ия. Алар кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә һәм кардәшләргә хакыйкатьтә нык торырга булыша ала. Ачык нотык сөйләүчеләргә моны онытмаска кирәк. Син дә андый хөрмәткә ия булсаң, киләсе абзацлардагы киңәшләрне кулланып кара. Алар иң элек ачык нотык сөйләүче кардәшләргә юнәлгән булса да, асылда, башка йөкләмәләр белән чыгыш ясаучыларга да кулланырлык (2 Тим. 4:2; Тит. 1:9).
9. Нотыгыңны тыңлау җиңел булсын өчен, нәрсә эшләп була?
9 Фикерләрне эзлекле рәвештә әйт. Һичшиксез, син тыңлаучыларыңның материалны җиңел үзләштерүен телисең. Ләкин фикерләр катлаулы я чиктән тыш күп булса, кардәшләргә игътибарларын туплау авыр булыр. Нотыктагы фикерләр эзлекле яңгырасын өчен, нәрсә эшләргә? 1) Нотык башында төп фикерләрне әйтеп бир. 2) Шул фикерләрне бер-бер артлы карап чык, алар арасында пауза яса һәм башка фикергә күчкәнеңне ачык итеп күрсәт. 3) Ахырда төп фикерләрне кабатлап чык.
10. Ни өчен нотыгыңдагы материалны күңел аша үткәрү мөһим?
10 Материалны күңелең аша үткәр. Фикерләр үзеңне сокландырса, син аларны илһамланып сөйли алырсың (Гыйб. сүз. 2:4, 5; Рәс. 4:20). Моның өчен нотык планындагы шигырьләр һәм фикерләр турында уйлан. Кушма Штатларда яшәүче 70 тән узган абый-кардәш, яшүсмер чагында ишеткән бер нотыкны искә төшереп, болай ди: «Мин докладчының безне Аллаһы Сүзен укыганда тирәнтен уйланырга дәртләндергәнен әле дә хәтерлим. Ул моны ничек эшләргә икәнен ачык итеп аңлатты һәм зур ышаныч белән сөйләде. Шул нотык тормышыма бик нык тәэсир итте. Ул миңа Изге Язмалар укуымны баетырга һәм Йәһвәгә якынлашырга булышты».
11. Ни өчен конкрет, гамәли киңәшләр бирү яхшырак? (1 Тимутигә 4:13—16)
11 Тыңлаучыларыңның ихтыяҗлары турында уйлан һәм аларга гамәли киңәшләр бир. Гомуми сүзләр сөйләр урынына, Изге Язмаларны кулланып, нәкъ тыңлаучыларыңа кирәк булган дәртләндерү сүзләрен әйт һәм конкрет киңәшләр бир. Рәсүл Паул шулай эшләгән дә. Тимути Эфестә рухи яктан нык калсын өчен, ул аңа конкрет киңәшләр биргән. (1 Тимутигә 4:13—16 укы.) Тыңлаучыларыңа нинди фикерләр файда китерәчәк икәне турында уйлан һәм материалны үз тормышларында ничек куллана алганнарын әйт.
12. Ни өчен нотык табигый яңгырарга тиеш?
12 Сөйләмең табигый яңгырасын өчен, репетиция яса. Нотыгыңны сүзгә-сүз язып, аны укыр урынына, үз сүзләрең белән сөйләсәң, башкаларга сине тыңлау һәм материалны үзләштерү җиңелрәк булыр. «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» брошюрасында мондый киңәш бирелә: «Табигый һәм чын күңелдән сөйлә. Сөйләгәннәреңә ышанганың һәм башкалар турында кайгыртуың сизелсен». Шулай эшләсәң, нотык җанлы, кызыклы һәм дәртләндергеч булыр.
13. Ни өчен чыгышлар ясаучы кардәшләргә тәҗрибәле докладчылардан киңәш сорарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Тәҗрибәле докладчыдан киңәш сора. Һәрберебез өйрәтү ягыннан остарырга һәм башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яхшырак аңларга һәм кулланырга булышырга тели. Әмма кайчак без яхшыртасы якларыбызны күрмәскә мөмкин. Тәҗрибәле докладчы бу яктан булыша ала. Бәлки, син аңа алдан үз язуларыңны бирерсең, ә аннары аның тәкъдимнәрен нотыгыңда кулланырсың. Өстәвенә, ул сиңа киңәшләр бирә алсын өчен, аның алдында репетиция ясап булаa (Гыйб. сүз. 1:5).
Тәҗрибәле докладчыдан өйрәтү осталыгыңны яхшыртырга булышсын дип сора (13 нче абзацны кара)
ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛАРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
14. Ни өчен безгә 119 нчы мәдхияне язучының карашын үзләштерергә кирәк? (Зәбур 119:24, 111, 167)
14 Йәһвәнең искә төшерүләре өчен рәхмәт хисе үстерегез. Алар безгә бу соңгы көннәрдәге авырлыкларны кичереп чыгар өчен бик кирәк (2 Тим. 3:1). Бер үк нәрсәне күп тапкырлар ишетәбез дип уйлыйбыз икән, әйдәгез, 119 нчы мәдхияне язучының карашын үзләштерергә тырышыйк. Ул Аллаһының искә төшерүләрен бик кадерләгән. (Зәбур 119:24, 111, 167 укы.)
15. Очрашуларда бирелгән рухи ризыкка ничек уңай караш сакларга?
15 Безгә рухи ризыкка уңай караш сакларга кирәк. Чүлдә йөргән исраиллеләр турында уйланыйк. Аларга да Йәһвә биргән маннага уңай караш сакларга кирәк булган (Чыг. 16:15, 31). Һичшиксез, башта алар маннага бик шат булган. Аны бит Йәһвә үзе биргән, ул тәмле булган һәм аларга яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин вакыт узу белән аларның кайберләре маннадан бизгән (Сан. 21:5). Безнең өчен сабак нинди? Әйдәгез, беркайчан да рухи ризыкка гадәти нәрсәгә кебек карамыйк. Кайбер фикерләр кат-кат кабатланса да, аларны әһәмиятсез дип санамыйк. Алар Йәһвәдән чыга икәнен онытмыйк. Йәһвә оешмасы аларны җентекләп әзерли. Ишеткәннәребез безгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм мәңге яшәргә булыша ала (Гыйб. сүз. 3:13, 16—18; Яхъя 17:3).
16. Йәһвәгә инде озак хезмәт иткән кайбер кардәшләргә очрашуларда игътибарлы булырга нәрсә булыша? («Игътибар белән тыңларга нәрсә ярдәм итә?» дигән рамканы да кара.)
16 Тыңларга булышкан гамәли киңәшләрне кулланыгыз. Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән кайбер кардәшләргә очрашуларда игътибарлы булырга нәрсә булышканын карап чыгыйк. 30 елдан артык вакыт элек суга чумдырылган Э́шли болай ди: «Игътибарлы булыр өчен, әзерләнү мөһим. Әзерләнмәсәм, миңа җаваплар бирү авыр һәм фикерләрем читкә китә». Йәһвәгә 52 ел хезмәт иткән Йо́жеф болай дип әйтә: «Мин таныш булган темаларны тыңларга яратам, чөнки теманы төрле яктан карап чыгу аны тирәнрәк аңларга булыша». Ул болай дип өсти: «Докладчы әллә ни оста оратор булмаса, мин игътибарымны аның ничек сөйләвенә түгел, ә нәрсә сөйләвенә туплыйм, чөнки ул безгә Аллаһы сүзләрен җиткерә».
17. Очрашуларда игътибар белән тыңлар өчен, нәрсә эшләп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Очрашуларда игътибарлы булыр өчен, тагын мондый киңәшләрне кулланып карагыз. 1) Программа вакытында йокымсырап утырмас өчен, очрашу алдыннан артык күп ашамагыз. 2) Программа башланганчы урын табар өчен, иртәрәк килегез. 3) Электрон җайланмагызны тавышсыз режимга күчерегез, ул сезгә тыңларга комачауламасын. 4) Программада нинди фикерләр яңгыраячагын фаразлап карагыз. 5) Игътибарыгызны докладчыга туплагыз. 6) Кыска язулар я төп фикерләргә рәсемнәр ясагыз. 7) Төп шигырьләр турында һәм алар төп фикерләрне ничек ачыклый икәне турында уйланыгыз. 8) Үз-үзегездән сорагыз: «Мин ишеткәнне берәр кардәшкә я вәгазьдә очраткан кешегә ярдәм итәр өчен ничек куллана алам?» 9) Конгресслар турында әйткәндә, программкадагы көннең һәм нотыкларның темаларын, шулай ук һәр нотыкка китерелгән шигырьләрне алдан карап чыгыгыз. 10) Йөрәгегезне әзерләр өчен, программа башындагы музыкаль заставканы үз урыныгызда игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Электрон җайланмаң сиңа Аллаһының искә төшерүләрен игътибар белән тыңларга комачауламасын (17 нче абзацны кара)
АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘНЕ ТЫҢЛАГЫЗ
18. Ни өчен безгә алга таба да очрашуларда игътибар белән тыңларга кирәк?
18 Безгә алга таба да очрашуларда игътибар белән тыңларга кирәк. Шул чакта Йәһвә безне «тәкъвалык юлларыннан йөртә» алыр (Зәб. 23:3; 31:3). Бу юлда калыр өчен без Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ. Шуңа күрә «ничек тыңлавыбызга игътибар итик» һәм очрашуларда ишеткәннәрне тормышта кулланыйк (Лүк 8:18). Йәһвәне тыңласак, без инде хәзер бәхетле булырбыз, ә киләчәктә мәңге яшәрбез (Зәб. 119:2, 14).
87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!
a Сөйләү һәм өйрәтү сәләтләрен яхшыртыр өчен өстәмә киңәшләрне «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» брошюрасында һәм «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапта табып була.