ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвәгә Кубада якынча 70 ел хезмәт итәм
МИН 1947 елда искиткеч матур Кариб утравы Кубада туганмын. Аның бер ягында Кариб диңгезе булса, икенче ягында — Атлантик океан. Гаиләбездә без өч бала үстек: мин һәм ике сеңелем. Без әти-әнием белән бишәүләшеп Эсмера́льда дигән авылда яшәдек.
Кечкенә авылыбызда тормыш тыныч иде. Якында күп кенә туганнарыбыз яшәде. Ризыгыбыз җитәрлек иде, без бәхетле тормыш алып бардык.
Миңа биш яшь тирәсе булганда, Уо́лтон Джо́унз исемле ашкынучан вәгазьче әти-әнием белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Безнең авылыбызга килеп җитәр өчен, аңа якынча ун сәгать җәяү барырга туры килә иде. Ул килгән саен, күп кенә туганнарыбыз әби-бабаемның йортында аны тыңлар өчен җыелды. Алар сәгатьләр буе Изге Язмалар нигезендә фикер алыша иде. Тиздән әти-әнием, әтиемнең энесе Пе́дро һәм сеңелесе Э́ла, хакыйкатьне яратып, Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылу үтте. Хәзер Эла 100 не тутырып килсә дә, әле дә Кубада пионер булып хезмәт итә.
Шул чакларда Йәһвә Шаһитләре Кубада ирекле рәвештә хезмәт итте. Без өйдән өйгә күп вәгазьләп йөргәнгә, кешеләр Йәһвә Шаһитләрен яхшы белә иде. Безнең һәрчак үзебез белән күп басмалар булды. Без күп җәяү йөрдек. Бала чагымдагы шул «уңайлы вакытта» вәгазьләвебез миндә җылы хәтирәләр калдырды. Әмма безне «авыр вакыт» та көтте (2 Тим. 4:2).
АВЫР ВАКЫТЛАР КИЛЕП ҖИТӘ
Миңа әле якынча биш яшь булганда, әтием энесе белән утрауның башка төбәгенә конгресска китте. Кызганычка каршы, шул сәяхәт вакытында алар пычрак су эчеп корсак тифын йоктырган. Хәтерлим, алар кайткач, абыйның чәчләре коелып бетте, әмма ул исән калды. Әтием исә үлеп китте. Аңа нибары 32 яшь иде.
Әтием үлгәннән соң, без әниемнең абыйсы янына Ломби́льо дигән авылга күчендек. Безгә яраткан туганнарыбызны, шул исәптән әби-бабаебызны, калдырып китәргә туры килде. Шулай да без Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам иттек.
1957 елның 26 августында мин Ломбильо янындагы бер буада суга чумдырылдым. Ул чакта миңа 10 яшь иде. Ике ел да үтмәстән Кубадагы Йәһвә Шаһитләренең тормышы төптән үзгәрәчәген мин күз алдына да китерә алмадым. 1959 елда хөкүмәт бәреп төшерелде һәм коммунистлар идарә итә башлады.
Яңа хөкүмәт хәрби хезмәткә зур әһәмият бирде. Йәһвә Шаһитләре сәяси һәм хәрби сорауларда нейтралитет саклаганга, безгә җиңел булмады. Без озак вакыт файдаланган ирекне югалта башладык. Ахыр чиктә хөкүмәт безнең эшчәнлегебезне тыйды, һәм йөзләгән абый-кардәш төрмәгә эләкте. Аларның кайберләрен еш кыйнаганнар, ризыктан мәхрүм иткәннәр. Кайчак бирелгән ризыкта кан булган, ә Изге Язмаларда кан ашау тыела.
Авырлыкларга карамастан, без Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелуыбызны дәвам иттек (Евр. 10:25). Без ил буйлап хәтта конгресслар үткәрә алдык. Без моны фермаларда һәм башка кызык урыннарда эшләдек. Хәтерлим, бер абый-кардәш конгресс үткәрер өчен үзенең сарыклар абзарын тәкъдим итте. Безнең аны җыештырырга да, сарыкларны чыгарырга да мөмкинлегебез булмады. Шуңа күрә букваль сарыклар һәм образлы сарыклар бергә конгресста булды! (Мик. 2:12)
Шул көннәрдә бездә рухи ризык булсын өчен зур тырышлыклар куйган кардәшләргә без бик рәхмәтле идек. Мәсәлән, конгресс программасы кассеталарга яздырылып, ил буйлап таратыла иде. Кайвакыт ике абый-кардәш кенә программадагы бар нотыкларны әзерләде, сөйләде һәм яздырды. Алар яшерен урыннарда яздырганга, кайчак без язуда әтәчләр кычкыруын һәм башка кызык тавышлар ишетә идек. Конгресс үткән җирдә ут булмаса, кардәшләр бер урында тора торган велосипедка динамо-машинаны беркетә иделәр. Аннары берәр кардәш, аның педальләрен әйләндереп, электр тогын булдыра иде. Шулай итеп без кассетага яздырылган программаны тыңлый алдык. Әйе, шартларыбыз камил булмады. Шулай ук басмаларыбыз башка илләрдәге кебек күп булмаса да, рухи ризыксыз утырмадык. Бернәрсәгә дә карамастан Йәһвәгә бергә хезмәт итә алуыбызга без шатлана идек (Ник. 8:10).
ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ
18 яшь тулгач, мин Флори́да шәһәрендә пионер булып хезмәт итә башладым. Якынча бер елдан соң мине Камагуэ́й дигән шәһәргә (шул ук исемле провинциянең башкаласына) махсус пионер итеп билгеләделәр. Шунда мин Сантья́го-де-Ку́бадан булган Эми́лия исемле ягымлы апа-кардәш белән таныштым. Без йөрешә башладык һәм якынча бер елдан соң өйләнештек.
(Сулда) Өлкәннәр өчен Изге хезмәт мәктәбендә (Камагуэй, Куба, 1966 ел)
(Уңда) Туй көнебез (1967 ел)
Мин бер шикәр заводында тулы көн эшли башладым. Без Эмилия белән инде пионер булып хезмәт итә алмадык. Шулай да рухи эшләрдә мөмкин кадәр күбрәк катнашырга теләдек. Шуңа күрә мин иртәнге өчтән алып көндезге унбергә кадәр эшләргә сөйләштем. Алай иртә торырга яратмасам да, андый график миңа актив хезмәт итәргә һәм Эмилия белән бергә очрашуларга йөрергә мөмкинлек бирде.
1969 елда безнең беренче улыбыз Густа́во туды. Шул вакытларда миңа район хезмәтендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Ул чакларда Кубада балалы абый-кардәшләрнең андый хезмәттә катнашуы гадәти иде. Шулай итеп безнең ыгы-зыгылы, әмма иң бәхетле чагыбыз башланды. Без Эмилия белән кардәшләргә шулай итеп хезмәт итүне зур хөрмәт дип санадык. Шул елларда безнең тагын О́бед исемле улыбыз, аннары улыбыз А́бнер, ә берничә ел узгач кызыбыз Маэ́ли туды.
Район хезмәтендә үткәргән елларны искә төшергәндә, мин Йәһвәнең Кубадагы үз халкын чыннан да фатихалаганын күрәм. Ул шулай ук безгә балаларыбызның йөрәгендә үзенә карата ярату үстерергә булышты. Сезгә район хезмәтендә үткәргән вакытыбыз турында күбрәк сөйлисем килә.
ТЫЮ ВАКЫТЫНДАГЫ РАЙОН ХЕЗМӘТЕ
60 нчы һәм 70 нче елларда Йәһвә Шаһитләре өчен тормыш авырайганнан авырая барды. Миссионерларны илдән куып чыгардылар. Күп кенә яшь абый-кардәшләрне төрмәгә утырттылар. Патшалык Залларын һәм Гаванадагы филиалны яптылар.
Район хезмәтендә (1990 еллар)
Тыю аркасында без җыелышларга ял көннәрендә генә килеп китә алдык. Без һәр җыелышка ике атна рәттән ял көннәренә килә идек. Без, күп әйбер алмыйча, велосипедта йөрдек, чөнки шулай итеп, полиция игътибарын җәлеп итмичә, сәяхәт итә алдык. Әлбәттә, килеп китүебез турында җыелышларда белдерүләр ясалмады. Без, имеш туганнарга килдек дип, үзебезне тота идек. Бу безгә җиңел бирелде. Без чыннан да үзебезне гаиләдә кебек хис иттек, шуңа күрә хәтта үз-үзебезгә рухи максат белән килгәнебезне искә төшерә идек (Марк 10:29, 30). Шулай да сак булырга кирәк иде. Еш кына полиция безне күзәтте һәм бездән сорау алды. Безгә кунакчыллык күрсәткән кардәшләр дә, максатыбыз ачыкланса, кулга алына алды (Рим. 16:4).
Шул вакытларда без күп кенә кардәшләр белән таныштык. Алар, бик гади яшәсә дә, искиткеч юмартлык күрсәттеләр. Кайбер районнарда бик күп черкиләр булды. Әмма кардәшләр, без яхшы йоклый алсын өчен, безгә үзләренең бердәнбер москит челтәрен бирде. Кайберәүләрдә ризыклары бик әз булды, шулай да алар безне кабул итәргә әзер иде. Кайчак без, моны белеп, алар белән уртаклашыр өчен, үзебез белән ризык ала идек.
Җыелышларга килеп киткәндә, без бөтен балаларыбызны да үзебез белән ала алмадык. Без бер бала белән генә йөрдек, ә калганнарын, без киткәндә, әнием һәм сеңелем карый иде. Дөресен әйткәндә, бала белән хезмәт итү безнең өчен яклау булды. Кайчак полиция безне туктатып тикшерә иде. Ләкин без басмаларны балабызның пычрак подгузниклары салынган сумкага яшерә идек, ә аны полиция карап тормады.
Мин Эмилиягә балаларыбызны яхшы кайгыртканы һәм тулы вакытлы хезмәттә миңа ярдәм иткәне өчен бик рәхмәтле. Мин исә заводтагы эшемне дә, район хезмәтен дә бер үк вакыт башкардым. Мин моны ничек булдыра алдым? Кайчак мин, ял көннәремне бушатыр өчен, атнага бер я ике тапкыр ике смена эшләдем. Әмма соңрак мине бригадир итеп куйдылар, һәм миңа җиде көн эшләргә кирәк булды. Бу графиктан баш тартырга ярамый иде. Әмма мин шуны ачыкладым: бригадам өчен иң мөһиме ял көннәренә дә җитәрлек эш кушуым иде. Мин шулай эшли идем дә, шуңа күрә борчылмыйча ял көннәрендә җыелышларга килеп китә алдым. Белгәнемчә, ял көннәрендә эштә булмаганым начальникларыма билгеле булмады.
ҮЗГӘРЕШЛӘР КИЧЕРГӘНДӘ, ШАТЛЫКЛЫ БУЛЫП КАЛАБЫЗ
Тыюдан соң ачык үткәрелгән беренче конгресс (1994 ел)
Бер көнне 1994 елда Кубадагы эшчәнлегебез өчен җаваплы абый-кардәшләр бөтен күчеп йөрүче күзәтчеләрне — 80 кешене — Гаванага махсус очрашуга чакырдылар. Бар бу еллардан соң бер-беребез белән ниһаять күрешү шундый шатлыклы иде! Башта без бу очрашуда оешмадагы кайбер үзгәрешләр турында сөйләштек. Аннары безгә шаккатыргыч белдерү ясадылар. Абый-кардәшләр хөкүмәт кешеләренә бөтенебезнең исемнәрен әйтеп бирергә җыена иде! Әмма нигә?
Абый-кардәшләр хөкүмәт белән очрашканнарын әйтте, чөнки аның Йәһвә Шаһитләренә мөнәсәбәтен үзгәртүен теләгән. Хөкүмәт кешеләре кардәшләрдән бар күчеп йөрүче күзәтчеләрнең исемнәрен әйтеп бирүен сораган. Барыбыз да ризалашты. Шуннан бирле хөкүмәт белән мөнәсәбәтләребез яхшырды.
Ахыр чиктә без яшеренмичә җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә йөри алдык. Шулай да без дини оешма буларак рәсмиләштерелмәгән идек әле. Соңрак без хөкүмәткә кайбер күчеп йөрүче күзәтчеләрнең исемнәре инде моңа кадәр дә билгеле булганын ачыкладык. Алар бары тик үзләрендә булган мәгълүматның дөреслеген тикшерергә теләгән.
1994 елның сентябрендә безгә филиалны яңадан ачарга рөхсәт иттеләр. Без хәтта 20 ел элек кулланган бинаны кабат куллана алдык.
1996 елда безгә Эмилия белән, шалтыратып, Бәйтелдә хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Без шаккаттык, һәм мин кардәшләргә безнең белән әле дә ике балабыз яшәгәнен һәм безгә алар турында кайгыртырга кирәклеген исләренә төшердем. Алар минем шартларымны карап чыкты һәм соңрак барыбер безнең Бәйтелдә хезмәт итүебезне теләгәнен әйтте. Без ризалаштык һәм Гаванага күченергә әзерләнә башладык.
(Сулда) Эмилия Тегү бүлегендә (Кубадагы филиал, 2000 елларның башы)
(Уңда) Конгресслар Залын багышлау (2012 ел)
Дөресен әйткәндә, башта Бәйтелдә хезмәт итү миңа әллә ни ошамады. Мин бит район хезмәтендә шулкадәр күп еллар үткәрдем. Шуңа күрә күңелем белән һаман да «кырда» идем. Өстәл артында утыру миңа авыр бирелде. Әмма башка бәйтелчеләр һәм аеруча хатыным миңа карашымны үзгәртергә булышты. Вакыт узу белән миңа Бәйтел хезмәте шатлык китерә башлады, һәм мин әле дә бу хезмәттән бәхет табам.
(Сулда) Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбенең чыгарылышы (2013 ел)
(Уңда) Кубадагы Филиал комитеты (2013 ел)
Район конгрессында кызыбыз һәм киявебез белән
Без Эмилия белән инде яшь түгел. Әмма еллар дәвамында танышкан һәм бергә хезмәт иткән кардәшләр турында уйлану безгә шатлык китерә. Балаларыбызның һәм оныкларыбызның Йәһвәгә тугры хезмәт итүләре безгә аеруча зур шатлык китерә. Без олы яшьтәге рәсүл Яхъяныкына охшаш хисләр кичерәбез. Ул болай дигән: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 Яхъя 4).
Без Бәйтелдә инде 30 ел диярлек. Сәламәтлек белән җитди авырлыкларга һәм олы яшькә карамастан, без үз хезмәтебездә хәлебездән килгәннең барысын эшлибез. Хезмәттә үткәргән еллар дәвамында авырлыкларсыз булмады, ләкин без «бәхетле Аллаһыга» якынча 70 ел дәвамында Куба утравында хезмәт итә алганыбызга шундый шат! (1 Тим. 1:11; Зәб. 97:1)