Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 июнь 14-19 б.
  • Вәгазь төркемегез белән хезмәттәшлек итегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазь төркемегез белән хезмәттәшлек итегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТӨРКЕМ КҮЗӘТЧЕСЕ ҺӘМ АНЫҢ ЯРДӘМЧЕСЕ
  • ВӘГАЗЬ ТӨРКЕМЕГЕЗГӘ БУЛЫШЛЫК ИТЕГЕЗ
  • ТӨРКЕМ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮНЕҢ ФАЙДАСЫ
  • Вәгазь төркеме сиңа нинди фатиха китерә?
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Вәгазь очрашулары
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Үз максатына ирешә торган вәгазь очрашулары
    Безнең изге хезмәтебез 2015
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 июнь 14-19 б.

24—30 АВГУСТ, 2026

65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

Вәгазь төркемегез белән хезмәттәшлек итегез

«Намуслылар җыенында һәм җыелышта мин бөтен йөрәгем белән Йәһвәне мактармын» (ЗӘБ. 111:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итү безгә зур файда китерә.

1, 2. Кардәшләр вәгазь төркеме турында нәрсә әйтә?

СЕЗ вәгазьче булып киткән көнегезне хәтерлисезме? Бу шатлыклы көнне сез Йәһвә исемен данлаучы зур халык төркеменә кушылгансыз (Зәб. 148:1, 2, 12, 13). Әмма ул көнне сез шулай ук кечкенә төркемнең — берничә вәгазьчедән торган вәгазь төркеменең өлеше дә булып киткәнсездер. Гайсә безгә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне «бөтен җиһанда вәгазьләргә» кушкан, һәм вәгазь төркеме безгә бу әмерне үтәргә булыша (Мат. 24:14).

2 Сез вәгазь төркеме белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ничек карыйсыз? Мәсәлән, Уэ́ндиa исемле апа-кардәш болай ди: «Вәгазь төркемем миңа күп яктан булышты. Мин кардәшләрдән вәгазьләү һәм өйрәтү осталыкларына өйрәндем. Миңа, рухи максатлар куеп, аларга ирешергә ярдәм иттеләр. Шулай ук мин яхшы дусларны таптым». Ә Рич исемле абый-кардәш болай дип әйтә: «Төркем күзәтчесе булып хезмәт итү — минем өчен зур хөрмәт. Вәгазьчеләр өйрәнүчегә, Изге Язмалардан белем алып, суга чумдырылырга булыша, ә төркем күзәтчесенең аңа алга таба да еллар дәвамында рухи яктан үсәргә булышырга мөмкинлеге бар». Да́йна исемле апа-кардәш болай дип үз хисләрен белдерә: «Вәгазь төркемнәре булуына мин шундый шат! Төркемем минем өчен гаиләм кебек».

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Бу мәкаләдә без башта төркем күзәтчесенең һәм аның ярдәмчесенең ролен карап чыгарбыз, шулай ук алар үз төркемендәге вәгазьчеләр турында ничек кайгыртканын белербез. Аннары без һәрберебезнең үз вәгазь төркеменә ничек булышлык итә алганына игътибар итәрбез. Һәм ахырда төркемебез белән хезмәттәшлек итү нинди файда китергәне турында сөйләшербез.

ТӨРКЕМ КҮЗӘТЧЕСЕ ҺӘМ АНЫҢ ЯРДӘМЧЕСЕ

4. а) Төркем күзәтчесенең вазифаларына нәрсә керә? ә) Төркем күзәтчесе, үз вазифаларын үтәгәндә, нинди киңәшләрне куллана ала? («Төркем күзәтчеләре өчен киңәшләр» дигән рамканы кара.)

4 Вәгазь төркеме күзәтчесен өлкәннәр советы билгели. Бу өлкәнb үз төркемендәге вәгазьчеләргә рухи яктан үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Ул моны ничек эшли? Беренчедән, ул үз төркемендәге һәр вәгазьчегә шәхси кызыксыну күрсәтә (Гыйб. сүз. 27:23). Ул аларны яхшы белә һәм регуляр рәвештә хәлләрен белешә. Бу аңа аларга рухи, эмоциональ һәм гамәли ярдәм күрсәтергә булыша (Гыйб. сүз. 12:25; Ишаг. 32:2; Ягък. 2:15—17). Икенчедән, ул һәр вәгазьчегә хезмәттә актив катнашырга ярдәм итә. Ул һәр атна үз төркеме белән вәгазьдә катнаша. Ул, төркемендәге бар вәгазьчеләрне дәртләндерер һәм өйрәтер өчен, һәрберсе белән регуляр рәвештә хезмәт итә. Сирәк очракларда вәгазь очрашуына килә алмаганда, төркем күзәтчесе үз ярдәмчесен я башка тәҗрибәле кардәшне үзен алмаштырырга сорый. Өченчедән, ул суга чумдырылган абый-кардәшләргә җыелыштагы вазифаларга омтылырга һәм моңа яраклы булырга ярдәм итә (1 Тим. 3:1). Аларга хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булып китәргә булышыр өчен, төркем күзәтчесе аларны мактый, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирә һәм өйрәтә. Төркем күзәтчесенең роле бик мөһим булганга, өлкәннәр советы бу вазифаны мөмкин кадәр яхшырак үти алачак кардәшне сайлый.

Төркем күзәтчеләре өчен киңәшләр

  • Вәгазь очрашулары кыска булсын, җиде минуттан артмасын. Шул чакта вәгазьчеләр тиз арада хезмәткә чыга алыр.

  • Төркемегездәге мөмкин кадәр күбрәк вәгазьче белән хезмәттәшлек итегез, шул исәптән вәгазь очрашуларына регуляр рәвештә килә алмаганнары белән дә. Бәлки, сез алар белән башка көнне вәгазьгә сөйләшә алырсыз.

  • Төркемегездәге бар вәгазьчеләргә регуляр рәвештә көтүче буларак килеп китегез. Моны өйләрендә, Патшалык Залында я башка туры килгән урында эшләп була яисә вәгазьчегә шалтыратып я хат язып була.

  • Абый-кардәшләр Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итә һәм җыелышта өстәмә вазифалар ала алсын өчен, аларны өйрәтегез.

  • Вәгазь очрашуы башка төркемнәр белән бергә үтсә дә, үз төркемегездәге вәгазьчеләргә карата игътибарлы булыгыз һәм һәрберсенең хезмәттәше булсын дип кайгыртыгыз.

5. Кайбер төркем күзәтчеләре нинди авырлыкларга очрый?

5 Вәгазьчеләрне кайгырту турында әйткәндә, төркем күзәтчеләре авырлыкларга очрарга мөмкин. Мәсәлән, Германиядән булган Йорг исемле төркем күзәтчесенең, күп кенә өлкәннәрнеке кебек, җыелышта башка вазифалары да бар. Ул болай ди: «Бер үк вакытта берничә вазифаны үтәү җиңел түгел. Шуңа күрә, минем төркемемдәге һәр вәгазьченең хәлен белешү максатым булса да, бу авыр бирелә». Угандада яшәүче Э́йбел исемле 70 яшьлек өлкән болай дип әйтә: «Җыелышыбызда өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр бик әз. Шуңа күрә вәгазь төркемнәре шактый зур. Шул сәбәпле минем, көтүче буларак, һәрбер вәгазьчегә җитәрлек игътибар бирү килеп чыкмый». Ә Суринамда хезмәт итүче О́бед исемле өлкән болай ди: «Миңа башкаларны өйрәтү ошый. Әмма бу вакыт һәм көч таләп итә. Өстәвенә, кайчак нәтиҗәсе шунда ук күренми. Шуңа күрә өйрәтү еш кына икенче урынга күчә». Өлкәннәргә бу һәм башка авырлыкларны чишәргә нәрсә булышыр?

6. Ни өчен вәгазь төркемнәре зур булмаса, яхшырак?

6 Мөмкин булганда, вәгазь төркемнәре чагыштырмача кечкенә булырга тиеш. Шулай итеп төркем күзәтчесе, һәрбер вәгазьче белән яхшырак танышып, аларга рухи яктан нык булып калырга булыша алыр. Ә җыелышта өлкәннәр әз булса, нәрсә эшләргә? Өлкәннәр советы зур төркемнәр ясаса, төркем күзәтчеләренә бар вәгазьчеләре турында кайгырту авыр булыр. Шуңа күрә зур төркемнәр ясар урынына, өлкәннәр, бәлки, берәр төркем турында кайгыртырга вакытлыча хезмәттәш ярдәмчене билгеләр. Төркемнәр зур булмаса, төркем күзәтчеләре үзләренең төп ролен — кардәшләрне кайгырту вазифасын яхшырак үти алыр.

7. Җыелышта өлкәннәр әз булса, төркем күзәтчесе, үз төркемендәге вәгазьчеләр турында яхшы кайгыртыр өчен, нәрсә эшли ала? (1 Петер 5:2, 3) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Өлкәннәр әз булган җыелышта төркем күзәтчесе булып хезмәт итсәгез, игътибарны үз ярдәмчегезне өйрәтүгә туплагыз. Ул, сезгә кардәшләр турында кайгыртырга булышсын өчен, аңа төрле йөкләмәләр кушыгыз. (1 Петер 5:2, 3 укы.) Мәсәлән, вакыт-вакыт аны вәгазь очрашуын үткәрергә сорагыз. Аның белән очрашып, дога кылганнан соң, вәгазьчеләргә хезмәттәге осталыкларын яхшыртырга һәм Йәһвәгә якынлашырга ничек булышып булганы турында фикер алышыгыз. Вәгазьчеләргә көтүче буларак килеп киткәндә, регуляр рәвештә ярдәмчегезне үзегез белән алыгыз. Килеп китү алдыннан аның белән вәгазьчене ничек ныгыта алганыгыз турында фикер алышыгыз. Килеп китүдән соң ярдәмчегезне мактагыз һәм, кирәк булса, нәрсә яхшырта алганын әйтегез. Вакыт узу белән, бәлки, ул да төркем күзәтчесе булып хезмәт итә алыр (2 Тим. 2:2). Сез шулай ук башка җитлеккән кардәшләрдән вәгазьчеләрне өйрәтүдә ярдәм сорый аласыз. Пионерлар һәм тәҗрибәле вәгазьчеләр яңаларны һәм тәҗрибәсезләрне әңгәмәләр башларга, кабат килеп китүләр ясарга һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә өйрәтә ала. Ә хәзер һәрберебезнең вәгазь төркеменә ничек булышлык итә алганы турында сөйләшик. Без өч мөмкинлекне карап чыгарбыз.

Төркем күзәтчесе, «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасын кулланып, абый-кардәшне өйрәтә.

Өлкән, үз төркемендәге хезмәттәш ярдәмчене өйрәтер өчен, аны вәгазь очрашуын үткәрергә сорый ала (7 нче абзацны кара)


ВӘГАЗЬ ТӨРКЕМЕГЕЗГӘ БУЛЫШЛЫК ИТЕГЕЗ

8. Сез төркемегезгә ничек булышлык итә аласыз? (Римлыларга 1:12)

8 Төркемегез белән вәгазьләгез. Кардәшләр белән хезмәт иткәндә, без «бер-беребезне дәртләндерәбез». (Римлыларга 1:12 укы.) Төркемебез белән бер территориядә вәгазьләгәндә, без үзебезне ышанычлырак һәм иминрәк хис итәбез. Эшегез сезгә, төркемегез белән очрашып, вәгазьләргә комачауласа, начальнигыгыз белән эш графигын үзгәртү турында сөйләшеп карагыз. Кем белә, бәлки, ул ризалашыр (Ник. 2:4—6). Начар сәламәтлегегез я олы яшегез аркасында, вәгазь очрашуына килә алмасагыз, моның турында төркем күзәтчегез белән сөйләшегез. Бәлки, ул сезнең видеоконференция аша тоташуыгыз һәм хатлар я телефон аша вәгазьләвегез турында кайгыртыр. Ә әгәр дә сезгә, яшь һәм сәламәт булып та, регуляр рәвештә вәгазьләү авыр бирелсә, һәр атна төркемегездәге берәр кардәш белән хезмәт итәргә планлаштырыгыз. Шулай ук приоритетларыгызны һәм вакытны ничек куллануыгызны карап чыгу файдалы булырдыр (Рим. 12:11; Көл. 4:5). Дога кылыгыз. Йәһвә, «сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә» ала (Флп. 2:13). Бер дә шикләнмәгез, тырышлыкларыгыз мул итеп фатихаланачак.

9. Төркемебездә җылы, дусларча атмосфера булдырыр өчен, нәрсә эшләп була? (Римлыларга 12:13)

9 Кунакчыл булыгыз. «Кунакчыл булып», без вәгазь төркемебездә җылы, дусларча атмосфера булдырабыз. (Римлыларга 12:13 укы.) Мәсәлән, сезнең өегездә вәгазь очрашулары үтә аламы? Кайбер җыелышларда төркемнәр чакырылган докладчыларга чиратлашып кунакчыллык күрсәтә. Чират килгәч, хәтта докладчы төркемгә кушыла алмаса да, төркем барыбер, бергә җыелып, ашап аралаша ала. Са́ра исемле махсус пионер болай ди: «Берәр кемне кунакка чакырганда, мин гадәттә борчылам. Шуңа күрә гади ризык пешерергә тырышам. Моның ярдәмендә мин игътибарымны сыйга түгел, ә аралашуыбызга туплый алам». Кардәшләр төркемебездә үзләрен гаиләдә кебек хис итсеннәр өчен тырышлыклар куйсак, без Йәһвәгә дә, бер-беребезгә дә тагы да якынлашырбыз (Ник. 8:10; Рәс. 20:35).

10. Хезмәтебезнең берәр ягын яхшыртырга теләсәк, нәрсә эшләп була? (Гыйбрәтле сүзләр 1:5; 27:17) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Үзегез ярдәм сорагыз. Вәгазь һәм өйрәтү ягыннан остара барсак, хезмәт, шул исәптән төркемебез белән вәгазьләү, безгә күбрәк шатлык китерер. Сез хезмәтегезнең берәр ягын яхшыртырга телисезме? Әйе икән, төркемегездәге берәр пионердан я тәҗрибәле вәгазьчедән ярдәм сорагыз. (Гыйбрәтле сүзләр 1:5; 27:17 укы.) Максатыгыз турында төркем күзәтчесенә дә әйтегез. Ул сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Хе́дер исемле апа-кардәш, оялчан булса да, пионер апа-кардәштән үзенә кабат килеп китүләр ясарга булышсын дип сораган. Ул болай дип сөйли: «Бу апа-кардәш ачык йөзле, игелекле булды һәм регуляр рәвештә минем белән хезмәттәшлек итте. Ул миңа хәтта бер кызыксынучым белән Изге Язмалар өйрәнүе башларга ярдәм итте. Аңардан ярдәм сораганыма мин сөенеп бетә алмыйм, чөнки хәзер хезмәт миңа кабат шатлык китерә». Әйе, без вәгазь төркемебезгә төрлечә булышлык итә алабыз.

Яшь апа-кардәш олырак һәм тәҗрибәлерәк апа-кардәшне үзе белән хезмәткә барырга чакыра.

Вәгазь төркемнәре кечкенә булганга, без бер-беребез белән яхшырак таныша һәм хезмәттәшлек итә алабыз (10 нчы абзацны кара)


ТӨРКЕМ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮНЕҢ ФАЙДАСЫ

11, 12. Вәгазь төркеме белән хезмәттәшлек итү рухи яктан нинди файда китерә? Мисал китерегез.

11 Рухи ярдәм. Вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итү һәрберебезгә рухи яктан файда китерә. Мәсәлән, тол хатыннар, ятимнәр һәм олы яшьтәгеләр үз вакытында кирәкле ярдәм ала ала (1 Тис. 2:8; Ягък. 1:27). Шулай ук без вәгазьләү һәм өйрәтү осталыкларын яхшырта алабыз. Ә үрнәкле чумдырылган абый-кардәшләр җыелышта өстәмә вазифалар алырга өйрәтелә (1 Тим. 3:10).

12 Элегрәк искә алынган Уэнди вәгазь төркеме белән хезмәттәшлек итү үзенә нинди файда китергәнен болай дип аңлата: «Әтием хакыйкатькә каршы торганга күрә, әнием еш кына ял көннәрендә төркемнең вәгазь очрашуларына килә алмады. Минем исә андый мөмкинлегем булды. Бер олы яшьтәге пионер апа-кардәш, мине үз канаты астына алып, миңа хезмәттә дә, җыелышта да файдалы күнекмәләр үстерергә булышты. Берничә тапкыр төркем күзәтчесе дә миңа ярату белән Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирде. Бу киңәшләр миңа әле дә ярдәм итә».

13. Вәгазь төркемебез безгә эмоциональ яктан ничек булыша ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Эмоциональ ярдәм. Төркемдәге кардәшләр белән «иңне иңгә терәп» хезмәт иткәндә, без дуслар булып китәбез (Флп. 1:27). Оялчан һәм күп кешеләр булган җирдә үзләрен уңайсыз хис иткән кардәшләргә вәгазь төркемендә дуслар табу җиңелрәк була (2 Көр. 6:13). Дуслар безгә авыр чакларда, чирләгәндә, боекканда, якыныбыз үлеп киткәндә, ярдәм итәргә әзер (1 Тис. 5:14). Киләчәктә андый дуслар безгә аеруча кирәк булачак (Мат. 24:21). Янәшәдә кайгыртучан, ярдәмчел кардәшләр булганда, авырлыкларны кичереп чыгу күпкә җиңелрәк (Гыйб. сүз. 17:17).

Инде күрсәтелгән апа-кардәшләр вәгазь очрашуыннан соң участокларына бара. Аларның төркеменнән башка вәгазьчеләр дә участокларына юл тота.

Бер үк төркемнән булган ике апа-кардәш бергәләшеп вәгазьгә бара (13 нче абзацны кара)


14. Афәтләр һәм башка көтелмәгән авырлыклар вакытында вәгазь төркеменнән нинди ярдәм алып була?

14 Гамәли ярдәм. Һәрберебезгә кинәт медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Эпидемияләр, табигать афәтләре, экономик кризислар да булып тора. Шулай ук эзәрлекләүләргә очравыбыз бар. Андый очракларда без вәгазь төркемебездән кирәкле ярдәм ала алабыз. Афәт куба калса, төркем күзәтчесе һәр гаилә белән бәйләнешкә керә һәм аларга нәрсә кирәклеген белешә. Медицина ярдәме, ризык, су, яшәү урыны һәм кием кирәк булса, ул аларга бу ярдәм күрсәтелсен дип кайгырта. Өстәвенә, һәр җыелышның Хезмәт комитеты төркем күзәтчеләре белән бергә махсус ихтыяҗлары булган кардәшләргә ничек ярдәм итәргә икәнен планлаштыра. Әйе, вәгазь төркеме безгә зур ярдәм күрсәтә ала!

15. Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларны нәрсә берләштерә?

15 Инде әйтелгәнчә, Йәһвәнең оешмасы гаять зур. Күктәге өлешен йөзләгән миллион, ә бәлки хәтта миллиардлаган, рухи зат тәшкил итә. Җирдә исә Йәһвәнең тугыз миллионнан артык хезмәтчесе бар, һәм бу сан көннән көн үсә бара (Зәк. 8:23; Ачыл. 5:11). Йәһвәнең бар гыйбадәт кылучылары, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне бердәм рәвештә игълан итеп, аны данлый (Ачыл. 14:6, 7). Безгә бу яктан вәгазь төркемнәре бик булыша. Әйдәгез, Йәһвәнең бу бүләгеннән тулы файда алыйк (Зәб. 111:1).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Төркем күзәтчесе һәм аның ярдәмчесе төркемдәге вәгазьчеләр турында ничек кайгырта?

  • Без вәгазь төркемебезгә ничек булышлык итә алабыз?

  • Вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итү безгә нинди файда китерә?

61 ҖЫР Курыкмагыз, барыгыз алга!

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Өлкәннәр җитмәсә, вакытлыча бу вазифаны сәләтле хезмәттәш ярдәмче үти ала. Бу очракта ул вәгазь төркеме күзәтчесе дип түгел, ә вәгазь төркеме хезмәтчесе дип аталыр, чөнки ул җыелышта күзәтче итеп билгеләнмәгән һәм үз вазифасын өлкәннәр җитәкчелеге астында үти.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу