17—23 АВГУСТ, 2026
90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез
Кардәшләр белән дуслыкны саклагыз
«Назлы хисләр белән кызгануны, игелек, басынкылык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (КӨЛ. 3:12).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Кардәшләр белән дуслыгыбызга янаган авырлыкларны ничек чишәргә?
1. Без чын дусларны кайда таба алабыз?
«БЕРКЕМ теләми ялгыз калырга: без дусларга мохтаҗ. Шушы авыр соңгы көннәрдә безгә бик кирәк алар». Бу сүзләр белән «Чын дус» дигән җырыбыз башлана. Сез бу сүзләр белән ризамы? Йәһвә халкы арасында чын дуслар табу — зур фатиха! (Зәб. 119:63) Без Йәһвәгә гыйбадәт кылучы бердәм гаиләнең әгъзалары. Арабызда ярату хөкем сөрә.
2. Без кардәшләр белән нинди дуслык үстерергә телибез?
2 Без кардәшләр белән танышлар гына булырга теләмибез, ә якын, тугры дуслар булып китәргә телибез. Без барыбыз да Йәһвәне һәм Гайсәне яратабыз, һәм бу безне берләштерә (Яхъя 13:35). Әмма кардәшләр арасында дуслык үзеннән-үзе тумый шул. Моның өчен көч куярга кирәк. Өстәвенә, без камилсез булганга, арабызда авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.
3. Ни өчен дуслыкны саклау авыр булырга мөмкин?
3 Дөресен әйткәндә, кемдер безгә башкаларга караганда якынрак булырга мөмкин. Ни өчен? Безне бер үк нәрсәләр кызыксындырадыр, я холыкларыбыз охшаштыр. Әмма башка кардәшләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен саклау авыррак биреләдер. Кайчак без берәрсе белән килешмибездер, һәм бу арабызны суыта. Ә кайчак, төрле булганга, безгә бергә булу рәхәт түгел. Шулай ук кардәшебезнең җитди физик я эмоциональ авыруы мөнәсәбәтләребезне какшатырга мөмкин. Бу мәкаләдә без Гайсәнең үрнәген карап чыгарбыз. Бу безгә авырлыкларга карамастан кардәшләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга булышыр. Әмма башта, әйдәгез, дуслыкны сакларга ярдәм иткән сыйфатларга игътибар итик.
ДУСЛЫКНЫ САКЛАРГА БУЛЫШКАН МӘСИХЧЕ СЫЙФАТЛАР
4. Дуслыгыбызны ничек ныгытып була?
4 Кардәшләр белән дуслыгыбызны ныгытыр өчен, аларда күркәм сыйфатлар күрә белергә кирәк. Моның өчен алар белән бергә вакыт үткәрү бик мөһим. Рәсүл Паул кардәшләре белән очрашырга бик теләгән. Тисалуникәдәге имандашларына ул болай дип язган: «Сезне күрер өчен... зур тырышлыклар куйдык» (1 Тис. 2:17). Без кардәшләр белән йөзгә-йөз, мәсәлән, хезмәттә, очрашуларда һәм конгрессларда аралаша алабыз. Ләкин бу арабызда бернинди авырлыклар булмаячак дигәнне аңлатмый.
5. Авырлыкларга карамастан дуслыкны саклап калырга нәрсә булышыр? Мисал китерегез (Көләсәйлеләргә 3:12).
5 Мәсихче сыйфатлар безгә куркыныч астында булган дуслыкны саклап калырга булыша ала. (Көләсәйлеләргә 3:12 укы.) Басынкылык, сабырлык, игелек һәм кызгану сыйфатларын үстерсәк, без дуслыкка янаган авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз. Май машина двигателенә яхшы эшләргә булышкан кебек, мәсихче сыйфатлар да мөнәсәбәтләребездәге киеренкелекне киметә. Әйдәгез, кардәшләр белән дуслыгыбызга янаган өч авырлыкны карап чыгыйк. Шулай ук без Гайсәнең басынкылык, сабырлык, игелек һәм кызгануны ничек күрсәткәнен һәм аңардан үрнәк алу безгә кардәшләр белән дуслыкны саклап калырга ничек булышканын белербез.
ФИКЕР КАРШЫЛЫКЛАРЫ ТУГАНДА
6. Фикер каршылыклары дуслыкка ничек тәэсир итәргә мөмкин?
6 Ни өчен бу дуслыкка янарга мөмкин? Берәрсе белән фикер каршылыклары туганда, һәрберебез үз фикерен дөресрәк дип санарга мөмкин. Күз алдына китерегез, ике абый-кардәш хезмәт төркемендә вәгазь эшен ничек оештырырга кирәк икәне турында төрле фикердә тора. Һәрберсе үз тәкъдимен яхшырак дип саный. Бу аларның дуслыгына зыян китерергә мөмкинме? Әйе, горурлыкны басып, уртак фикергә килмәсәләр, алар бер-берсенә ачу саклый башларга мөмкин. Вакыт узу белән аралары тагы да суына һәм ахыр чиктә дуслыклары өзелә ала. Ә барысы да кечкенә генә фикер каршылыгыннан башланган бит!
7. Гайсә үз шәкертләрен фикер каршылыкларын җиңәргә ничек өйрәткән?
7 Гайсәдән басынкылыкка өйрәнегез. Ул шәкертләрне, фикер каршылыкларын җиңәр өчен басынкылык кирәк, дип өйрәткән. Шәкертләре вакыт-вакыт кем араларында иң бөеге дип бәхәсләшеп торган. Аларга булышыр өчен, Гайсә башкаларны үзеңнән өстенрәк күрергә кирәк дип аңлаткан (Мат. 20:25—28). Әйе, ул аларны басынкылыкка өйрәткән. Хәтта үлеме алдындагы кичне Гайсә аларга бу яктан «үрнәк күрсәткән»: хезмәтчеләрнең эшен үтәп, аларның аякларын юган (Яхъя 13:3—5, 12—16). Шулай итеп ул аларга ничек дуслар булып кала алганнарын күрсәткән. Башкаларны үзләреннән өстен күрсәләр, аларга, фикер каршылыклары туганда, бер-берсенә юл куярга җиңелрәк булыр иде.
8. Фикер каршылыклары туганда, басынкылык ничек булыша ала? (Көләсәйлеләргә 3:13) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
8 Дуслыкны ничек сакларга? Басынкылык кечкенә фикер каршылыкларына игътибар итмәскә һәм башкаларны ихлас күңелдән кичерергә булышыр. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Басынкы булсак, без ачуга бирелмәбез һәм дуслыгыбызны саклап калырбыз (Зәб. 4:4). Сезне сүзләр белән рәнҗетсәләр, һәрберебезнең кайчак үкенерлек нәрсә әйткәнен онытмагыз (Вәг. 7:21, 22). Үз-үзегезгә мондый сорау бирегез: «Хаклы булуымны раслау дуслыгыбызга караганда мөһимрәкме?» Бәлки, сез кардәшегезгә бары тик юл куярга булырсыздыр. Булган хәлне онытып һәм аны кабат искә алмыйча, сез күңел тынычлыгын сакларсыз.
Басынкылык сезгә кечкенә аңлашылмаучанлыкларга игътибар итмәскә һәм ихластан кичерергә булышыр (8 нче абзацны кара)a
9. Аңлашылмаучанлык кала бирсә, басынкылык ничек булышыр? (Гыйбрәтле сүзләр 17:9)
9 Аңлашылмаучанлык кала бирсә дә, басынкылык сезгә дуслар булып калырга ярдәм итәр. Үз фикерегезне якларга тырышып, бәхәсләшмәгез. (Гыйбрәтле сүзләр 17:9 укы; 1 Көр. 6:7.) Күпләр, кардәш белән туган хәл турында игелекле сөйләшеп алып, дуслыкларын саклый алган (Зәб. 34:14). Андый сөйләшүне болай дип башлап була: «Синең белән дуслыгымны югалтасым килми. Әйдә, туган хәл турында сөйләшеп алыйк». Үз гаебегезне, кардәшне рәнҗеткәнегезне танырга һәм гафу үтенергә әзер булыгыз. Ул да сездән гафу үтенсә, аны басынкылык белән кичерегез (Лүк 17:3, 4). Кем хаклы, ә кем хаклы түгел икәнен билгеләр урынына, хәлне җайга салып, дуслыгыгызны сакларга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 18:24).
ХОЛЫКЛАРЫБЫЗ АЕРЫЛЫП ТОРГАНДА
10. Ни өчен кайберәүләр белән дуслар булу авыр?
10 Ни өчен бу дуслыкка янарга мөмкин? Безгә холыклары безнекеннән аерылып торган кардәшләр белән дуслар булу авыр булырга мөмкин. Кайберәүләрнең ниндидер гадәтләре ачуыбызны чыгарадыр. Ә кемгәдер аралашу күнекмәләре җитеп бетмидер. Бу аларның үткән тормышлары һәм культуралары белән бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә берәүдән бер сүз дә тартып чыгарып булмый, ә икенчесе киресенчә — тел бистәсе. Берәү кешеләр арасында булырга ярата, икенчесе яратмый.
11. Гайсәгә холыклары үзенекеннән аерылып торган кешеләр белән дус булырга нәрсә ярдәм иткән?
11 Гайсәдән сабырлыкка өйрәнегез. Ул холыклары үзенекеннән аерылып торган кешеләр белән дус булган. Мисал итеп Ягъкуб белән Яхъяны алыйк. Алар Патшалыкта үзләренә күренекле урыннар сораган (Марк 10:35—37). Гайсә исә, күктәге югары дәрәҗәсен калдырып, басынкылык белән җиргә килгән (Флп. 2:5—8). Әйе, аларның үз-үзләрен тотышлары төптән аерылып торган. Шулай да Гайсә Ягъкуб белән Яхъяга да, башкаларга карата да сабыр булган.
12. Гайсәгә дусларына карата сабыр булырга нәрсә булышкан?
12 Гайсә үз дусларыннан артык күпне көтмәгән. Ул Ягъкуб белән Яхъяның гына түгел, ә башка шәкертләренең дә ярышу рухы барлыгын белгән (Марк 9:34). Гайсә үзе дә бу рух хөкем сөргән җәмгыятьтә үскән бит. Ул вакытта кешенең дәрәҗәсенә һәм абруена зур әһәмият бирелгән булган, шуңа күрә ул аларның фикер йөртү рәвешен яхшы аңлаган. Менә ни өчен Гайсә аларга карата сабыр булган һәм еллар дәвамында тамырланган горурлык белән дан сөючәнлекне күңелләреннән йолкып чыгарыр өчен вакыт биргән (Марк 10:42—45).
13. Сабырлык дуслыкны сакларга ничек булыша? (Эфеслеләргә 4:2)
13 Дуслыкны ничек сакларга? Кардәшләрнең сыйфатлары я гадәтләре ачуыгызны чыгарса, аларга карата сабыр булырга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 14:29). Һәрберебезнең үз үзенчәлекләре бар. Аларның күбесе — кимчелекләр түгел, ә шәхесебезнең өлеше генә. Шуңа күрә башкалар безгә карата сабыр булганда, без аларга рәхмәтлебез. (Эфеслеләргә 4:2 укы.) Шулай ук безгә дә башкаларны нинди бар, шундый итеп кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, оялчан кешегә башкалар белән аралашыр өчен күпме тырышлык куярга кирәк икәне турында уйланыгыз. Икенче яктан, аралашучан кешегә карата да түземле булыгыз. Әлбәттә, без һәркем белән дә якын дус була алмабыз. Әмма шуны истә тотарга кирәк: хәтта холыклары бик нык аерылып торган мәсихчеләр дә үзара яхшы хезмәттәшлек итә ала.
14. Сабырлык игътибарыбызны нәрсәгә тупларга булышыр?
14 Сабырлык безгә игътибарыбызны кардәшләрнең яхшы сыйфатларына тупларга булышыр. Шулай эшләсәк, аермаларыбыз дуслыгыбызга киртә булмас. Мәсәлән, Ягъкуб белән Яхъя, үзләре өчен югары урыннар сорап, Патшалыкка иман иткәннәрен күрсәткән. Гайсә, моңа игътибар итеп, аларны иманнары өчен кадерләгән. Без дә, дусларыбызның яхшы сыйфатларын күрергә тырышып, Гайсәдән һәм аның Атасы Йәһвәдән үрнәк алабыз.
15. Бездән аерылып торган кардәшләр белән дуслыгыбызны саклар өчен кайдан ярдәм алырга?
15 Бездән аерылып торган кардәшләр белән дуслыкны сакларга безгә башлыча Йәһвәгә дога кылу булышыр. Киеренке хәлләрне алдан күрергә тырышыгыз һәм, тыныч калыр өчен, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Ул, Барлыкка Китерүчебез буларак, һәрберебезне бик яхшы белә. Шуңа күрә шикләнмәгез, ул нәкъ сезгә кирәкле ярдәмне бирәчәк. Сабырлыгыгыз сыналганда, үзегезне кулда тота алыр өчен, Йәһвәдән изге рухын сорагыз (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23).
КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ ГАЗАП ЧИККӘНДӘ
16. Кардәшләребез газап чиккәндә, арабызда нинди авырлыклар туа ала?
16 Ни өчен бу дуслыкка янарга мөмкин? Кардәшләр берәр чирдән интексә я эмоциональ авырлыклар кичерсә, безгә алар белән аралашу авыр булырга мөмкин. Бәлки, алар үзләренә йомыла я тиз кызып китәдер. Кайчак алардан нәрсә көтәргә дә белмисең. Алар безне сүзләре я эшләре белән рәнҗетә ала (Әюп 6:2, 3). Без, кардәшләрнең бөтен авырлыкларын белеп бетермәгәнгә, алардан күпне көтәргә мөмкин.
17. Гайсәнең сукыр Бартимәйгә күрсәткән мөнәсәбәтеннән нәрсәгә өйрәнеп була?
17 Гайсәдән игелеккә һәм кызгануга өйрәнегез. Ул газап кичергән кешеләргә карата игелекле һәм кызганучан булган, хәтта таныш булмаган кешеләр белән дә үзен шулай тоткан. Бартимәй исемле сукыр кеше белән булган очракка игътибар итик. Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч, ул, аның игътибарын җәлеп итәр өчен, кычкыра башлаган. Күпләр, аны шелтәләп, аңа тын гына утырырга кушкан. Әмма ул савыгырга бик теләгән, шуңа күрә тагын да ныграк кычкыра башлаган. Кайберәүләргә аның тәртибе ошамагандыр. Ләкин Гайсә аны «кызганган». Төп нөсхәдә монда кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе кулланылган (Мат. 20:34; Марк 10:46—52). Гайсә Бартимәй белән игелекле сөйләшкән, аны иманы өчен мактаган һәм могҗизалы рәвештә савыктырган.
18. Газап чиккән кардәшкә ничек дус булырга? (1 Тисалуникәлеләргә 5:14)
18 Дуслыкны ничек сакларга? Игелекле һәм кызганучан булыгыз. Бу сыйфатлар сезгә физик я эмоциональ яктан интеккән кардәшләрне «юатырга» булышыр. (1 Тисалуникәлеләргә 5:14 укы.) Истә тотыгыз: чын дус һәрчак ярдәм итәргә әзер, аеруча иптәше «бәхетсезлеккә очраса» (Гыйб. сүз. 17:17). Ул газап чиккән дустын жәлләп кенә калмый, ә аны дәртләндерә, аңа эмоциональ яктан булыша һәм гамәли ярдәм күрсәтә.
19. Игелек һәм кызгануны гамәлдә ничек күрсәтергә? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
19 Игелек белән кызгануны гамәлдә ничек күрсәтергә? Әлбәттә, сез кардәшнең авыртуын бетерә алмыйсыз. Әмма, хисләрен һәм шартларын аңларга тырышып, аны кызгана аласыз (Мат. 7:12; 1 Пет. 3:8). Ул күңелен бушатканда, игътибар белән тыңлагыз. Урынлы булса, аны юатырлык сүзләр табарга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 12:25). Нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз (Гыйб. сүз. 18:13). Сабыр булыгыз һәм аңардан әллә ни күпне көтмәгез (Эфес. 4:32).
Чын дуслар бер-берсен игелек һәм кызгану белән юата (19 нчы абзацны кара)
20. Сез нинди дус булырга телисез?
20 Без кардәшләр белән дуслыгыбызны бик кадерлибез. Әмма онытмыйк: камилсез булганга, без кайчак соңрак үкенерлек берәр нәрсә әйтергә я эшләргә мөмкин. Күпләребезгә үткәндәгеләр начар яктан тәэсир иткән. Шуңа күрә без басынкы, сабыр, игелекле һәм кызганучан дусларыбызны аеруча кадерлибез. Үзебез дә, шундый дус булыр өчен, кулдан килгәнне эшлик.
124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз
a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Җыелыш территориясе турында сөйләшкәндә, олы яшьтәге һәм яшьрәк абый-кардәшнең фикер каршылыгы туа. Соңрак алар бергәләшеп хезмәттә катнаша.