10—16 АВГУСТ, 2026
122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!
Иман сынауларын кичергәндә, тугры калыгыз
«Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит» (ЯХЪЯ 6:68).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Нинди генә сынауларга очрасак та, без Йәһвәгә тугры булып кала алабыз.
1, 2. Гайсә Кәпернаумда өйрәткәндә, нәрсә булган?
БЕР көнне Гайсә Кәпернаумда кешеләрне өйрәткән булган. Ул аларга болай дигән: «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак». Ул шулай ук болай дип өстәгән: «Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын» (Яхъя 6:53, 54). Гайсәнең бу сүзләрен аңлау авыр булган, һәм күп кенә шәкертләренә алар ошамаган. Алар болай дигән: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» (Яхъя 6:60)
2 Гайсәнең сүзләре аркасында рәнҗегән кешеләр бүтән аңа ияреп йөрмәгән. Әллә алар гел дә аңа иман итмәгәнме? Күрәсең, иман иткән, чөнки моңа кадәр аларның кайберләре, Гайсәнең эшләрен күргәч: «Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр — чыннан да ул»,— дип әйткән булган (Яхъя 6:14). Шулай да иманнары сыналгач, алар Гайсәгә тугры калмаган.
3. Рәсүлләр, Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, үзләрен ничек тоткан һәм ни өчен? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
3 Рәсүлләр исә үзләрен гел башкача тоткан. Гайсә алардан: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорагач, Петер аңа болай дип җаваплаган: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит. Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез» (Яхъя 6:67—69). Игътибар итегез, Петер һәм башка рәсүлләр Гайсәнең сүзләрен аңлаганнарын әйтмәгән. Күрәсең, алар да аңлап бетермәгәндер, шулай да Гайсәгә тугры калырга булган. Ни өчен? Чөнки аларның иманнары бәхәссез хакыйкатькә нигезләнгән булган: Гайсә — «Аллаһының Мәсихе» (Лүк 9:20, 35).
Күп шәкертләр Гайсәне калдырса да, Петер һәм башка рәсүлләр аның белән калган (3 нче абзацны кара)
4. Иманыбызны нәрсә сынарга мөмкин?
4 Йәһвәгә тугрылыгыбыз төрлечә сыналырга мөмкин. Мәсәлән, Изге Язмалардагы берәр шигырьне аңлавыбыз үзгәрергә я вәгазь эшенең ничек оештырылганына үзгәреш кертелергә мөмкин. Яки без Йәһвәнең тормышыбызда берәр фаҗига булуын ни өчен рөхсәт иткәнен аңламыйбыздыр. Шулай ук якын дустыбыз безне рәнҗетергә я берәр хөрмәтле кардәшнең безгә карата мөгамәләсе гаделсез булып тоелырга мөмкин. Моның барысы безнең өчен чын иман сынавы була ала.
5. Иманыбызның нигезе нык булырга тиешлеген күрсәтүче мисал китерегез (Көләсәйлеләргә 1:23).
5 Иманыбызның нигезе нык булырга тиешлеген күрсәтүче мисалга игътибар итик. Җир тетрәүләр еш була торган районнарда, биналар җимерелмәсен өчен, аларны нык нигездә төзиләр. Шулай ук безгә дә, үткән абзацта искә алынган һәм башка сынауларда иманыбыз какшамасын өчен, аның нигезе нык булырга тиеш. Иманыбызның нигезен ныгытып торсак, без сынауларда Йәһвәгә тугры кала алачакбыз. (1 Көр. 15:58; Көләсәйлеләргә 1:23 укы.)
6. Нәрсә ярдәмендә рәсүлләр Гайсәгә тугры кала алган?
6 Башкалар Гайсәне калдыргач, рәсүлләргә аңа тугры булып калырга нәрсә булышкан? Алар шуңа бер дә шикләнмәгән: Йәһвә, Барлыкка Китерүче буларак, гыйбадәт кылуларына лаеклы; Гайсә — Аллаһының Улы һәм «мәңгелек тормыш сүзләре» аңарда; Гайсә Йәһвәнең хуплавына ия. Бу мәкаләдә тормышыбызда була алган һәр сынауны карап чыгар урынына, без мондый өч хакыйкатькә игътибар итәрбез: 1) Йәһвә — Барлыкка Китерүче; 2) ул Изге Язмаларны рухландырган; 3) Йәһвә Шаһитләре — аның оешмасы. Бу хакыйкатьләргә инанган булсак, без иман сынауларында Йәһвәгә тугры калырбыз.
ЙӘҺВӘ — БАРЛЫККА КИТЕРҮЧЕ
7. Ачылыш 4:11 нәрсәне исебезгә төшерә һәм бу безгә сынауларда ничек булыша ала?
7 Ачылыш 4:11 укы. Бу шигырь Йәһвәнең бар нәрсәне барлыкка китергәнен исебезгә төшерә. Ул чыннан да гыйбадәт кылуыбызга лаек. Йәһвәнең курку-хөрмәт уятучы көче турында уйлану аның безгә сынауларда ярдәм итәчәгенә ышандыра. Әмма Шайтан дөньясындагы пропаганда Аллаһының барлыгына шикләр тудыра. Галимнәр хәтта дөнья үзеннән-үзе барлыкка килгән дип әйтә. Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булганына һәм аның безне яратканына тулысынча инанган булмасак, без аның барлыгына һәм сынауларда безгә ярдәмгә киләчәгенә шикләнә башларга мөмкин (Евр. 11:6).
8, 9. Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булуына шикләнә башласагыз, нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булганына шикләрегез туса, шундук чаралар күрегез. Моңа дәлилләр китерелгән басмаларыбызны тикшерегез. Мәсәлән, «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюраларда иманны ныгытучы күп материал табып була. JW.ORG сайтында «Иҗади эшләр» рубрикасында да өстәмә дәлилләр китерелә. Кушма Штатлардан булган Дже́ссика исемле апа-кардәш болай ди: «„Тормышның барлыкка килүе“ брошюрасын укыгач, минем тормышны Аллаһы барлыкка китергәненә бер шигем дә калмады. Мин моны элек тә белә идем, әмма брошюрадагы дәлилләрне карап чыгу мине моңа тагы да инандырды». Күпләргә шулай ук «Кайгыртучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китап иманнарын ныгытырга булышкан. Сез бу басмаларны инде укыгансыздыр, шулай да аларны яңадан укып чыгу күп файда китерер.
9 Киләсе шәхси өйрәнүдә сез, бәлки, Аллаһының барлыгына дәлилләрне карап чыгарга булырсыз. Иманыгызны ныгытудан тыш, бу сезгә Йәһвәне яхшырак белергә дә ярдәм итәр (Рим. 1:20). Өстәвенә, сез бу белемнәрне Аллаһының барлыгына шикләнүчеләргә булышыр өчен куллана алырсыз. Әйе, Йәһвә үзенең Барлыкка Китерүче булуын раслаучы күп дәлилләр биргән.
Nebula: IAC/RGO/David Malin Images; fish and car: Mercedes-Benz USA; plane: Kristen Bartlett/University of Florida
Сез «Тормыш яратылган булганмы?» брошюрасын инде укыгансыздыр. Әмма ник аны кабат укып чыкмаска? (8 нче абзацны кара)
ЙӘҺВӘ — ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ АВТОРЫ
10. Ни сәбәпле Изге Язмалар безнең өчен иң мөһим китап? (2 Тимутигә 3:16, 17)
10 2 Тимутигә 3:16, 17 укы. Изге Язмалар — Йәһвәнең кешелеккә биргән хәбәре ул. Анда мөһим сорауларга җавап бирелә, Йәһвәнең ихтыяры ачыклана һәм аның бездән нәрсә көткәне әйтелә. Без Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булганына ышанабыз, шуңа күрә ул безнең өчен иң мөһим китап. Без аны аңларга һәм аның буенча яшәргә телибез.
11. Изге Язмаларның Авторы — Аллаһы икәненә сезне нәрсә ышандыра?
11 Ни өчен без Изге Язмаларның Йәһвә тарафыннан рухландырылганына ышанабыз? Моңа күп дәлилләр бар. Мәсәлән, Аллаһы Сүзе тарихи яктан төгәл (Лүк 3:1, 2). Шулай ук анда табигатьтәге нәрсәләр төгәл сурәтләнә (Әюп 26:7). Шайтан гасырлар дәвамында Изге Язмаларны юк итәргә тырышкан, әмма ул дөньяда иң таралган китап булып кала. Аны якынча 1 600 ел дәвамында кырыклап кеше язса да, анда бер тема ачыклана. Андагы искерми торган гамәли киңәшләр миллионлаган кешегә көндәлек тормышта булыша (Гыйб. сүз. 13:20; 15:21; Мат. 7:12). Күп кенә үтәлгән пәйгамбәрлекләр дә Изге Язмаларга ышаныч өсти (Йош. 23:14). Шик тә юк: Изге Язмаларның Авторы — Йәһвә Аллаһы!
12. Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына шикләр туса, нишләргә?
12 Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына шикләр туса, нишләргә? Безгә, моның турында дога кылып, догабыз буенча эш итәргә кирәк. Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскән Джо́рдан исемле яшь абый-кардәш болай ди: «Мин үземә әйтелгән һәрбер сүзгә шунда ук ышанмыйм, ә үзем бөтенесен тикшерергә тырышам. Чынлап әйткәндә, минем әле дә кайчак шикләрем туа. Андый чакларда мин, сорауларыма җавап табар өчен һәм шикләремне таратыр өчен, басмаларыбыз буенча тикшерү үткәрәм». Изге Язмаларны Йәһвә рухландырганына дәлилләр эзләп тапканда, без иманыбызның нигезен ныгытабыз (1 Көр. 3:12, 13).
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ —АЛЛАҺЫНЫҢ ОЕШМАСЫ
13. Йәһвә Шаһитләренең Аллаһы оешмасы икәненә шикләнә башласак, нәрсә эшләргә кирәк?
13 Йәһвә Шаһитләренең Аллаһы оешмасы икәненә шикләнә башласак, бу шикләрне мөмкин кадәр тизрәк таратырга тырышыйк. Бу яктан безгә мондый сораулар ярдәм итәр: «Кем бүген чыннан да Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә тырыша? Кем бар сорауларда да Изге Язмалардан җитәкчелек эзли? Аллаһы ихтыярын бүген кем үти?» (Мат. 7:20, 21; 2 Тим. 4:3, 4)
14. Йәһвә Шаһитләре Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлекне ничек үти?
14 Ә Аллаһы ихтыярына нәрсә керә? Ул ахыр килгәнче кешеләрнең яхшы хәбәрне ишетүләрен тели. Шуңа күрә үз-үзебезгә мондый сорау биреп була: «Гайсә пәйгамбәрлек иткән вәгазь эшен бүген кем башкара?» (Мат. 24:14) Җавабы көн кебек ачык. Аллаһы моның өчен үз халкын — Йәһвә Шаһитләрен куллана. Без генә 240 тан артык илдә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратабыз. Без бу эшне Патшалык җитәкчелегендә инде 100 дән артык ел башкарабыз. Ул безнең өчен иң мөһим эш булып кала (Мат. 28:19, 20).
15. Йәһвә Шаһитләре Аллаһы исемен ничек изгеләндерә? (Маттай 6:9; Ишагыя 43:10)
15 Маттай 6:9 һәм Ишагыя 43:10 укы. Без Аллаһы исемен йөртәбез. Йәһвә Шаһитләре дип аталу безнең өчен зур хөрмәт. Күпчелек кеше Аллаһының исемен белми. Без исә аны Изге Язмаларда тиешле урыннарына кайтардык. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем 7 000 нән артык тапкыр очрый.
16. Йәһвә Шаһитләренең Яхъя 13:34, 35 тәге боерыкка буйсынганнары нәрсәдән күренә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Яхъя 13:34, 35 укы. Бүгенге дөнья явыз һәм бүленгән булса да, кардәшләр арасында ярату һәм бердәмлек хөкем сөрә. Бу чын могҗиза! Без дөньяның төрле төбәкләрендә яшибез, чыгышларыбыз һәм тәрбиябез төрле, шулай да без үзара тыныч-тату яшәр өчен бар тырышлыкларыбызны куябыз. Сәяхәт иткәндә сезнең башка җыелышның очрашуында булганыгыз бармы? Киләсе тапкыр андый очрашуда булганда, кардәшләр арасындагы ярату һәм бердәмлек турында уйланыгыз. Шулай итеп сез Йәһвәнең, үз ихтыярын үтәр өчен, үзенең Шаһитләрен кулланганын күрерсез. Моны истә тоту сезгә иман сынаулары вакытында Йәһвәгә тугры калырга булышыр.
Кардәшлегебез — заманча могҗиза. Арабызда ярату һәм бердәмлек хөкем сөрә (16 нчы абзацны кара)a
БЕРКАЙЧАН ДА ЙӘҺВӘНЕ КАЛДЫРМАГЫЗ
17, 18. Нинди хәлләр безне борчуга салырга мөмкин, әмма без ышаныч белән нәрсә әйтә алабыз?
17 Аеруча авыр вакытларда яшәгәнгә, тормышыбыз җиңелләрдән түгел (2 Тим. 3:1, 13). Без башка нәрсәләр аркасында да борчыла алабыз. Мәсәлән, оешмабыз кабул иткән берәр карар безгә аңлашылып бетмәскә мөмкин. Берәр кардәшнең безне рәнҗетүе я арабызда аңлашылмаучанлык килеп чыгуы бар. Без ни өчен берәр хәлнең туганын я аны ничек чишәргә икәнен аңламыйбыздыр.
18 Андый хәлләр безне борчуга салса да, без Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Моның өчен безгә шуңа инанырга кирәк: Йәһвә — Барлыкка Китерүчебез, Изге Язмалар — аның Сүзе, ә Йәһвә Шаһитләре — аның халкы. Иманыбыз нык булса, без дә, Петер Гайсәгә әйткән кебек, Йәһвәгә болай дип әйтә алырбыз: «Без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит».
123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз
a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Автобуста сәяхәт итүче әни кеше белән аның кызы, хезмәт иткән имандашларын күреп, шатлана.