18—24 МАЙ, 2026
35 ҖЫР «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»
Нәрсә иң мөһим икәнен онытмагыз
«Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәгез» (ЭФЕС. 5:17).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Күп нәрсә вакытыбызны һәм көчебезне алса да, Йәһвәне беренче урынга ничек куярга?
1, 2. Берәр мөһим нәрсә ничек игътибарыбызны читкә юнәлтергә мөмкин?
КҮЗ алдына китерегез: сез машина йөрткәндә, телефоныгыз шалтырый башлый ди. Бәлки, кемгәдер сезнең ярдәмегез кирәктер. Әмма сез аңлыйсыз: хәзер иң мөһиме — игътибарны юлга туплау. Тормышта да безгә еш кына хәзер нәрсә иң мөһиме икәнен хәл итәргә кирәк.
2 Барыбызның да күп мөһим эшләребез бар. Әмма без рухи эшләрнеңa иң мөһим икәнен беләбез (Мат. 6:33). Шуңа күрә без, игътибарлы машина йөртүчеләр кебек, игътибарыбызны хакыйкать юлыннан нәрсә читкә юнәлтергә мөмкин икәнен билгеләргә тырышабыз (Гыйб. сүз. 4:25; Мат. 6:22).
3. Бу мәкалә безгә кайсы яктан ярдәм итәр?
3 Без бернәрсәнең дә үзебезгә Йәһвәне беренче урынга куярга комачаулавын теләмибез. Шулай да күп кенә нәрсә игътибарыбыз өчен көрәшә (Лүк 21:34—36). Әйдәгез, бу мәкаләдә 1) игътибарыбызны нәрсә читкә юнәлтә алганын, 2) Гайсәгә хезмәтне беренче урынга куярга нәрсә булышканын һәм 3) безгә бу яктан нәрсә ярдәм итә алганын карап чыгыйк.
ИГЪТИБАРЫБЫЗНЫ НӘРСӘ ЧИТКӘ ЮНӘЛТӘ АЛА?
4—6. Нинди мөһим нәрсәләр игътибарыбызны читкә юнәлтә ала?
4 Һәрберебезнең тормышында хәл итәсе мөһим сораулар бар. Алар сәламәтлек, гаиләбез я башка нәрсә белән бәйле булырга мөмкин. Әмма бу сораулар да игътибарыбызны Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә юнәлтә аламы? Әйе. Аларга башыбыз белән чумсак, юнәлтә ала.
5 Өстәвенә, сәяси чуалышлар, бәрелешләр, экономик тотрыксызлык һәм пандемияләр хәлебезне тагы да авырайта (2 Тим. 3:1). Бу безне шулкадәр борчый башларга мөмкин, хәтта бар уйларыбыз шулар турында гына булыр.
6 Андый вакыйгалар кайберәүләрнең тормышын астын өскә китергән. Моның аркасында алар зур стресс кичереп яши. Әмма кешеләр гел борчылып яшәр өчен яратылган булмаган. Кайберәүләр хәтта инде элеккечә яши алмый дип уйлый. Тормышларына бераз булса да ямь кертер өчен, алар күп вакыт ял итүгә багышлый һәм күңел ачуларга бирелә. Без дә стресс кичерәбез икән, безгә алга таба да Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куярга нәрсә булышыр? Әйдәгез, Гайсәнең үрнәген карап чыгыйк.
ГАЙСӘГӘ НӘРСӘ БУЛЫШКАН?
7. Гайсәгә Йәһвә ихтыярын беренче урынга куярга нәрсә комачаулый алган?
7 Гайсәнең игътибарын күп нәрсә читкә юнәлтә алган. Мәсәлән, җәмгыятьтәге авырлыклар һәм сәяси сораулар. Җирдәге хезмәте вакытында ул күп кенә ярлы һәм авырган кешеләрне очраткан (Мат. 14:14; Марк 14:7). Яһүдләр римлылар һәм милләттәшләре аркасында җәфа чиккән. Гайсәнең могҗизалар кылырга көче булганын күреп, халык аны патша итеп куярга теләгән (Яхъя 6:14, 15). Өстәвенә, Шайтан да аңа дөнья идарәчесе булып китәр өчен җиңелрәк юл тәкъдим иткән (Мат. 4:8, 9). Ә Петер — Гайсәнең иң якын дусларының берсе — аны җиңелрәк тормышка өндәп: «Кызган үзеңне, Хуҗам»,— дип әйткән (Мат. 16:21, 22).
8. Гайсәгә нәрсә булышкан?
8 Гайсәгә хезмәтне беренче урынга куярга нәрсә ярдәм иткән? Беренчедән, ул Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштергән (Яхъя 8:28; 14:9). Икенчедән, ул рухи эшләр белән мәшгуль булган (Мат. 9:35). Өченчедән, Гайсә нәрсә чыннан да мөһим икәнен истә тоткан (Яхъя 4:34). Ул Шайтанның тәкъдимнәрен икеләнмичә кире каккан һәм Петернең яхшы ниятләрдән әйтелгән, әмма Йәһвәнең ихтыярына каршы килгән сүзләренә алданмаган (Мат. 4:10; 16:23). Кешеләр нәрсә генә уйласа да, әйтсә я эшләсә дә, Гайсә моның үзенә Йәһвә ниятен үтәргә комачаулавына юл куймаган. Безнең игътибарыбызны исә башка нәрсәләр читкә юнәлтергә мөмкин. Әмма Гайсәдән үрнәк алып, без дә аларга каршы тора алырбыз.
БЕЗГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
9. «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәү» нәрсәне аңлата? (Эфеслеләргә 5:17)
9 Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерегез. Бу сезгә «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәргә» булышыр. (Эфеслеләргә 5:17 укы.) Аллаһы Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, без Йәһвәне нәрсә сөендергәнен аңлый алабыз. Изге Язмаларда нәкъ безнең ситуациябез турында әйтелмәсә дә, аны өйрәнү Йәһвәнең бездән нәрсә көткәнен аңларга ярдәм итә ала. Аллаһының ничек фикер йөрткәненә төшенергә һәм ул теләгәнчә эш итәргә тырышыгыз.
10. Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен ничек үзләштереп була?
10 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, Йәһвәнең кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында уйланып, без аның фикер йөртү рәвешен аңлый алабыз (Ирм. 45:5). Укыган вакытта үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Бу хәбәрдән мин Йәһвә турында нәрсәгә өйрәнәм? Мин моны, үз фикер йөртү рәвешемне Йәһвәнекенә туры китерер өчен, ничек куллана алам?» Әлбәттә, Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше безнекеннән күпкә бөегрәк (Ишаг. 55:9). Шуңа күрә Аллаһының ихтыярын үтәр өчен аңардан ярдәм сорагыз (Зәб. 143:10). Ул, һичшиксез, безгә фикер йөртү рәвешен аңларга һәм аны үзләштерергә булышачак (1 Яхъя 5:14).
11. Йәһвә безнең өчен нәрсә тели?
11 Йәһвә безнең бу дөньяның ахырына әзер булуыбызны тели, шуңа күрә нәрсә иң мөһиме икәнен онытуыбызны теләми (Мат. 24:44). Ул безгә борчуларга бирелмәскә киңәш итә (Мат. 6:31, 32). Безне сәламәтлек, эш, яшәү урыны, туганнарыбыз я үзебез турындагы борчулы уйлар биләп алганда, Йәһвә безгә гамәли ярдәм күрсәтә. Ул безгә авырлыкларны кичереп чыгар өчен зирәклек тә, көч тә бирә (Зәб. 55:22; Гыйб. сүз. 3:5—7).
12. Дөньядагы вакыйгалар аркасында артык борчылмас өчен, нәрсә эшләп була? (Маттай 5:3)
12 Рухи эшләр белән мәшгуль булыгыз. Безнең һәммәбез дөньядагы вакыйгалар аркасында күпмедер дәрәҗәдә борчыла. Әмма дөнья хәлен үзгәртү кулыбыздан килми. Шуңа күрә борчылыр урынына, игътибарыбызны рухи эшләргә туплыйк. Йәһвә безне рухи ихтыяҗлар белән барлыкка китергән. Аларны канәгатьләндерү безне бәхетле итә. (Маттай 5:3 укы.) Бу ихтыяҗларны без, Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен бар мөмкинлекләрне кулланып, канәгатьләндерәбез. Вакытны акыллы кулланып, без Йәһвәне дә сөендерәбез (Гыйб. сүз. 23:15).
13. «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыр» өчен, нәрсә эшләргә?
13 Мәсихчеләр буларак, без «вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга» тәвәккәл. (Эфес. 5:15, 16; «Используйте время наилучшим образом» дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Изге Язмалар безне гомумән алганда вакытны түгел, ә бу явыз дөньяның ахырына кадәр калган вакытны акыллы кулланырга өнди. Моны ничек эшләргә соң? Күңелсез яңалыклар ташкынын гел тикшереп торсак, бу безне боектырыр һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуыбызны сүрелдерер генә. Шуңа күрә яңалыкларны күпме караганыбызга һәм укыганыбызга чикләр куйыйк. Шулай эшләсәк, безнең Йәһвәгә хезмәт итәр өчен күбрәк вакытыбыз һәм көчебез калыр. Хезмәтне киңәйтү турында да уйлау мөһим. Мәсәлән, сез, кызыксынган кешеләр белән кабат сөйләшер өчен, күбрәк тырышлыклар куя алыр идегезме? Без бит кешеләргә «котылырга һәм хакыйкать турында төгәл белем алырга» ярдәм итү никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйбыз (1 Тим. 2:4).
14. Рухи эшләр белән мәшгуль булуның нинди файдасы бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Рухи эшләрдә актив катнашу безгә нинди вакытта яшәгәнебезне онытмаска булыша. Шуңа күрә сәяси чуалышлар, экономик тотрыксызлык һәм пандемияләр безне какшатмый. Боларның барысы Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен раслый. Куркуга бирелер урынына, без Йәһвәнең киләчәктә оҗмах булдырачагына бер дә шикләнмибез. Авырлыкларда без Йәһвәгә таянабыз, ә бу безгә тыныч калырга булыша (Зәб. 16:8; 112:1, 6—8).
Дөньядагы вакыйгаларга карамастан, рухи эшләрдә актив булып калыгыз (14 нче абзацны кара)b
15. Ни өчен «аек фикерле» булу мөһим? (1 Петер 4:7)
15 Нәрсә чыннан да мөһим икәнен истә тотыгыз. Күп кенә замандашларыбыз күңел ачулар турында гына уйлап яши, ә бу дөньяның юк ителүе турында алар уйлап та бирми. Әлбәттә, ял итәргә кирәк, әмма, безгә бу дөньяның карашы тәэсир итмәсен өчен, «аек фикерле» булу мөһим. (1 Петер 4:7 укы.) Бу безгә күңел ачуларга артык күп көч һәм вакыт сарыф итмәскә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышыр. Карарларыбызда Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше чагылыр һәм нәрсә чыннан да мөһим икәненә төшенүебез күренер (2 Тим. 1:7).
16. Үлеменә күп вакыт калмаганда, Гайсә игътибарын нәрсәгә туплаган?
16 Гайсә нәрсә иң мөһиме икәнен бик яхшы аңлаган. Җирдәге тормышының соңгы авыр сәгатьләрендә аның бар уйлары Йәһвәгә тугры калу һәм аның ихтыярын үтәү турында булган. Шуның өчен ул кайнар догалар кылган. Гайсәдән аермалы буларак, аның шәкертләре уяу булмаган, ә йоклап киткән. Алар «кайгыдан талчыккан» булган (Лүк 22:39—46; Яхъя 19:30).
17. Күпләр социаль челтәрләрне ничек куллана һәм ни өчен бу тозак булырга мөмкин? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Гайсәнең шәкертләре кебек, без дә кайчак арабыз һәм боегабыз. Дөньядагы вакыйгалар безне хафага төшерергә мөмкин. Күпләр социаль челтәрләрдә юаныч эзли. Алар анда дуслары, туганнары белән аралаша, яңалыклар, фотолар һәм башка нәрсәләр белән бүлешә. Шулай ук бетмәс видеолар карый һәм уеннар уйный. Әмма бу бик күп вакыт һәм көч алырга мөмкин. Андый тозакка эләкмәс өчен, үз-үзебезгә мондый сорау бирик: «Социаль челтәрләрне куллану миңа көч өстиме я игътибарымны чыннан да мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтәме?»
Социаль челтәрләр, күңел ачулар һәм ял итү игътибарыбызны иң мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтмәсен (17 нче абзацны кара)
18. Күңел ачулар турында әйткәндә, ни өчен сак булырга кирәк?
18 Вакыт-вакыт күңел ачу һәм ял итү безгә көч өсти. Әмма безгә телевизордан я интернеттан нәрсә һәм күпме караганыбызга игътибарлы булырга кирәк. Видеосервисларда бер-бер артлы видеолар күрсәтелә, һәм без үзебез дә абайламыйча көч куллану һәм әхлаксызлык күрсәтелгән видеоларны карый башларга мөмкин. Азиядә яшәүче бер абый-кардәш белән нәкъ шулай булган да. Башта ул фильм өзекләре күрсәтелгән кыска видеоларны караган. Аннары, тәкъдим ителгән башка видеоларны караганда, ул әхлаксызлыкка юлыккан. Ахыр чиктә ул порнография белән мавыгып киткән. Бәхеткә каршы, өлкәннәр һәм якын дуслары аңа ярдәм иткән. Ул видеоларны карап булган кушымталарны юк иткән һәм телефон куллану вакытын чикләгән. Бу мисалдан күренгәнчә, күңел ачуларны сайлаганда бик сак булырга кирәк.
19. Тормышыбыз ял итү тирәли генә әйләнсә, нәрсә булырга мөмкин?
19 Безгә шулай ук отпускага һәм сәяхәт итүләргә аек караш саклау мөһим. Андый ял кирәк һәм сәламәтлек өчен файдалы. Әмма ял итүгә чиктән тыш күп вакыт багышласак, иң мөһим нәрсәләрне күздән ычкындыруыбыз бар (Флп. 1:10). Ничек һәм күпме ял итәргә икәнен һәркем үзе билгели. Моны хәл иткәндә, үз-үзебездән болай дип сорыйк: «Минем карарларым аек фикерле булуымны күрсәтәме? Мин иң мөһим нәрсәләрне беренче урынга куяммы? Мин „һәр нәрсәнең ахыры“ килүенә әзерләнәмме?» (1 Пет. 4:7)
20. Игътибарыбызны рухи нәрсәләргә туплау нинди файда китерә?
20 Бернәрсәнең дә хезмәтебезгә комачаулавына юл куймасак, без мул фатихалар урырбыз (Ишаг. 48:17). Йәһвә ярдәме белән без авырлыкларыбызны җиңелрәк кичереп чыгарбыз. Дөньядагы вакыйгалар безне какшата алмас. Ял итү дә үз урынында булыр. Әйдәгез, алга таба да Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерик, рухи эшләр белән мәшгуль булыйк һәм иң мөһим нәрсәләрне күздән ычкындырмыйк. Шулай эшләсәк, без, игътибарыбызны читкә юнәлтмичә, «чын тормышка нык тотынып торырбыз» (1 Тим. 6:19).
129 ҖЫР Без нык булып торырбыз
a АҢЛАТМА: Рухи эшләргә Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән турыдан-туры бәйле эшләр керә. Мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү, гаилә белән гыйбадәт кылу һәм хезмәттә катнашу. Гыйбадәт кылуыбызга шулай ук Патшалык Залларын төзү һәм кайгырту, афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итү, конгрессларда ирекле хезмәтчеләр булу һәм Бәйтелдә хезмәт итү керә.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Ирле-хатынлы пар, дөньядагы вакыйгалар аркасында борчылыр урынына, вәгазь эшендә катнаша.