25—31 МАЙ, 2026
135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»
Төшенә белү сезгә акыллы эш итәргә булышыр
«Төшенүчән кеше башкаларның илтифатын казаныр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 13:15).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Төшенә белү безгә катлаулы ситуацияләрдә акыллы эш итәргә ничек булышыр?
1, 2. Төшенә белү нәрсә ул һәм ул безгә ничек ярдәм итә ала?
МОНДЫЙ хәлләрне күз алдына китерегез. Кемдер сезгә тиешле хөрмәт күрсәтмәде. Сезнең белән гаделсез мөгамәлә иттеләр. Берәр хәл аркасында сез куркуга төштегез. Ризалашырсыздыр, андый чакларда акыллы эш итү җиңел түгел. Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда безгә булыша алган бер сыйфат турында әйтелә. Бу — төшенүчәнлек.
2 Төшенә белү — күренгән нәрсәләрне генә түгел, ә күбрәкне күрү сәләте. Ул безгә, берәр хәлнең ни өчен туганын яки берәр кешенең ни өчен тегеләй я болай эш иткәнен аңлап, акыллы эш итәргә булышыр. Мәсәлән, без кайчан дәшмәскә икәнен белербез һәм «телебезне тыя» алырбыз (Гыйб. сүз. 10:19; Зәб. 4:4). Төшенә белү безгә ачуга бирелмәскә һәм үпкәләмәскә ярдәм итәр. Безгә киңәшләрне һәм төзәтүне кабул итү җиңелрәк булыр (Гыйб. сүз. 19:20). Нәтиҗәдә, без хәтта катлаулы хәлләрдә дә сүзләребез һәм эшләребез белән Йәһвәне сөендерербез һәм үзебезгә дә, башкаларга да файда китерербез. Әйдәгез, Изге Язмалардан өч мисалны карап чыгыйк. Алардан без төшенә белү басынкы, тыныч булып калырга һәм Йәһвәгә таянырга ничек булышканын күрербез.
ГОРУР ТҮГЕЛ, Ә БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ
3. Ногман кем булган?
3 Акыллы эш итәр өчен, безгә горурлыктан качарга кирәк (1 Пет. 5:5). Бу яктан безгә төшенә белү ярдәм итәр. Әйдәгез, Ногман мисалын карап чыгыйк. Ул Исраилдән төньякта урнашкан Суриядә яшәгән. Ногман күренекле кеше — Сурия гаскәренең башлыгы булган. Әмма ул махау чиреннән — куркыныч тире авыруыннан интеккән (2 Пат. 5:1).
4. Ногман ничек басынкылык күрсәткән?
4 Ногман хатынының исраилле хезмәтче кызы булган. Ул хуҗабикәсенә, Исраилдә аның ирен савыктыра алган пәйгамбәр бар, дип әйткән (2 Пат. 5:2, 3). Моның турында ишеткәч, Ногман болай дип уйлый алган: «Дошман халыктан булган бу хезмәтче кыз берәр юньле нәрсә әйтә аламы соң?» Әмма ул, басынкылык күрсәтеп, бу кызның сүзләренә колак салган. Ул Сурия патшасыннан, савыгыр өчен, Исраилгә барырга рөхсәт сораган (2 Пат. 5:4, 5).
5. Ногман Исраилгә килгәч, нәрсә булган?
5 Ногман, махау чиреннән савыгырга өметләнеп, Исраил патшасы Яһурам янына килгән. Яһурам исә, Сурия патшасы үзеннән булдыра алмаслык нәрсә сорап, ызгыш-сугыш чыгарырга тели дип уйлаган. Илиша пәйгамбәр, моны белгәч, Яһурамга Ногманны үзе янына җибәрсен дигән (2 Пат. 5:6—9). Ногман Илишаның йорты янына килгәч, тегесе хәтта йортыннан да чыкмаган, ә бер хезмәтчесе аша гына Ногманга савыгыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйткән. Бу Ногман өчен бер дә көтелмәгән хәл булган (2 Пат. 5:10).
6. а) Ни өчен Ногман Илиша хезмәтчесенең сүзләре буенча эш итәргә теләмәгән? ә) Ногманның хезмәтчеләре ничек төшенүчәнлек күрсәткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? (2 Патшалар 5:13, 14)
6 Илиша хезмәтчесенең сүзләрен ишеткәч, Ногманның «ачуы чыккан» һәм ул«ярсуланып китеп барган» (2 Пат. 5:11, 12). Ни өчен? Бәлки, ул үзенә тиешле хөрмәт күрсәтмәделәр дип уйлагандыр. Ул югары дәрәҗәле гаскәр башлыгы булган ич. Өстәвенә Ногман, Илишаның күрсәтмәләрендә Суриягә карата да ихтирам чагылмады, дип уйлагандыр. Ничек кенә булса да, Ногман, савыгуына өметен өзеп, кайтып китәргә әзер булган. Әмма аның хезмәтчеләре, төшенүчәнлек күрсәтеп, аңардан ашыгып эш итмәскә үтенгән. Ахыр чиктә Ногман, горурлыгын басып, Илишаның әйткәннәре буенча эш иткән һәм савыккан. (2 Патшалар 5:13, 14 укы.)
7. Ногман мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Гыйбрәтле сүзләр 22:4) (Шулай ук иллюстрациләряне кара.)
7 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Берәр нәрсә эшләр алдыннан, безгә җентекләп уйларга кирәк, чөнки без туган хәлне дөрес аңламаска мөмкин. Төшенә белү безгә хисләребезне тезгендә тотарга булышыр. Басынкылык күрсәтеп, без һәр сорауга да җавап белмәгәнебезне танырбыз. Карашыбызны киңәйтер өчен безгә башкаларның, аеруча Йәһвәнең ярдәме кирәк. Ногман, Йәһвәнең хезмәтчесе булмаса да, басынкылык белән башкаларны тыңлаган: ул хатынының хезмәтче кызының, үз хезмәтчеләренең, ә иң мөһиме Йәһвәнең вәкиле Илишаның киңәшләрен кабул иткән. Ногман кимсетелгән горурлыгын баса алган. Шуңа күрә ул, акыллы карар кабул итеп, савыккан. Безгә дә Изге Язмаларга нигезләнгән, әмма без аңламаган киңәш я җитәкчелек бирелергә мөмкин. Аны алгач, берәр нәрсә әйтер я эшләр алдыннан, туктап уйланыйк: «Реакциям басынкы булуымнымы я горур булуымны чагылдырырмы?» (Гыйбрәтле сүзләр 22:4 укы.)
Ногман башкаларны басынкылык белән тыңлаган кебек, безгә дә киңәшләрне, тәкъдимнәрне һәм Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелекне тыңларга кирәк (7 нче абзацны кара)
ЯРСЫМАГЫЗ, Ә ТЫНЫЧ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ
8. Нинди чакларда тыныч булып калу авыр була ала?
8 Берәр нәрсә аркасында ачуыбыз килсә, төшенә белү безгә тыныч булып калырга булышыр. Дөресен әйткәндә, берәрсе безгә карата гаделсез булса я безне сүзләре белән рәнҗетсә, бу җиңел булмаска мөмкин. (Эфес. 4:26 һәм «Гневаясь» дигән сүзгә аңлатманы кара.) Киеренке хәлдә ничек төшенүчәнлек күрсәтергә соң? Әйдәгез, Давыт белән Абигыянең мисалларын карап чыгыйк.
9. Набал Давытка нинди мөгамәлә күрсәткән?
9 Давыт үз кешеләре белән Шаулдан Пара́н чүлендә качып йөргән (1 Иш. 25:1). Анда булганда, алар Набал исемле бай кешенең көтүчеләрен һәм көтүләрен яклаган (1 Иш. 25:15, 16). Сарык кырку вакыты җиткәч, Давыт Набал янына, яхшы теләкләр теләп һәм азык-төлек сорап, үз кешеләрен җибәргән. Алар, Набал янына килеп, Давытның сүзләрен хөрмәт белән җиткергән (1 Иш. 25:6—8). Ләкин Набал Давытка һәм аның кешеләренә кылган игелекләре өчен бер дә рәхмәтле булмаган. Ул тупас җавап кайтарган һәм Давыт белән аның кешеләрен сүгеп ташлаган (1 Иш. 25:10, 11).
10. Давыт һәм Абигыя ничек төшенүчәнлек күрсәткән? (1 Ишмуил 25:32, 33) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Үзебезне Давыт урынына куеп карасак, аның ни өчен нык ярсыганын аңлап була. Аның шулкадәр ачуы чыккан ки, ул, хәтта Набалны үтерергә теләп, аның өенә киткән! (1 Иш. 25:13, 21, 22) Юлында ул Набалның акыллы хатыны Абигыяне очраткан. Абигыя Давытның ни өчен ярсыганын аңлаган. Әмма ул Давытның яхшы кеше булганын белгән, шуңа күрә, аны тынычландырыр өчен, хәленнән килгәнне эшләгән. Ул аңа юмарт бүләкләр китергән һәм акыллы киңәш биргән (1 Иш. 25:18, 23—31). Давыт, Абигыянең сүзләре Йәһвәнең карашын чагылдыра икәненә төшенеп, аның сүзләренә колак салган. Нәтиҗәдә, Давыт тынычланган һәм җитди хата кылудан качкан. (1 Ишмуил 25:32, 33 укы.)
Давыт белән Абигыя, киеренке хәлдә төшенүчәнлек күрсәтеп, фаҗига булуына юл куймаган (10 нчы абзацны кара)
11. Башкалар ачуыбызны чыгарганда, төшенә белү безгә ничек булышыр? (Гыйбрәтле сүзләр 19:11)
11 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Ачуланыр өчен сәбәбебез булса да, төшенә белү безгә тыныч булып калырга ярдәм итәр. Без сүзләребезнең һәм эшләребезнең нәтиҗәсен алдан күрә алырбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 19:11 укы.) Абигыя Давытка Йәһвәнең карашын исенә төшергәч, Давыт ачуын баса алган. Берәрсе ачуыгызны чыгарса я сезне күңелсезләндерсә, шундук җавап бирергә ашыкмагыз (Ягък. 1:19). Йәһвәгә дога кылыр өчен һәм туган хәлгә аның карашы турында уйланыр өчен, туктап торыгыз. Шулай итеп сез тынычлана алырсыз.
12. Башкалар безгә Йәһвәнең карашын аңларга һәм тыныч булып калырга ничек булыша ала?
12 Йәһвә, Давытка туган хәлгә киңрәк карарга булышыр өчен Абигыяне кулланган кебек, безгә дә ярдәм итәр өчен, башкаларны кулланырга мөмкин. Шуңа күрә берәр хәл ачуыгызны чыгара икән, җитлеккән кардәш белән сөйләшеп карагыз. Ул сезгә бу хәлгә Йәһвә күзлегеннән карарга булыша ала (Гыйб. сүз. 12:15; 20:18). Ә инде дустыгызга бу яктан ярдәм кирәк булса, сез Абигыядән үрнәк ала алыр идегезме? Аңа Йәһвәнең карашын аңларга булышыгыз. Йәһвә, һичшиксез, тырышлыкларыгызны фатихалаячак.
КУРЫКМАГЫЗ, Ә ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ
13. Курыкканда, төшенә белү безгә ничек булыша ала?
13 Кайчак без курку тудырган ситуацияләргә эләгәбез. Андый чакларда төшенә белү безгә, Йәһвәнең никадәр кодрәтле икәнен истә тотып, куркуыбызны җиңәргә булыша ала (Зәб. 27:1). Йәһвә өчен хәл ителмәслек авырлыклар юк. Юныс пәйгамбәр белән булган бер хәл моны ап-ачык күрсәтә. Ул рухи кеше булса да, бер авыр йөкләмәне үтәр өчен, аңа төшенүчәнлек җитеп бетмәгән.
14. Ни өчен Юныс Йәһвә биргән йөкләмәне үтәргә курыккан?
14 Йәһвә Юныска катлаулы йөкләмә биргән булган. Ул аңа, Нинәвәгә барып, андагы халыкка хөкем хәбәрен җиткерергә кушкан (Юныс 1:1, 2). Сезгә андый йөкләмә бирелгән булса, сез нәрсә хис итәр идегез? Юнысны алҗыткыч юл көткән. Ассириядәге Нинәвә шәһәренә барып җитәр өчен, аңа җәяү якынча бер ай барырга кирәк булган! Өстәвенә, ассириялеләр кансыз, мәрхәмәтсез халык буларак билгеле булган. Нинәвә хәтта «кан коючы шәһәр» дип аталган (Наһум 3:1, 7). Йәһвәнең йөкләмәсен кабул итәр урынына, Юныс качарга булган (Юныс 1:3).
15. Юныска Йәһвәгә күбрәк таянырга нәрсә булышкан? (Юныс 2:6—9)
15 Юныс, корабка утырып, капма-каршы якка китеп барган. Көчле давыл башлангач, аны корабтан диңгезгә ташлаганнар, ә Йәһвә аны могҗизалы рәвештә коткарган. Бу аңа Йәһвәнең чиксез кодрәтле икәнен исенә төшергән (Юныс 1:15, 17). Юныс нинди сабак алган? Ул Нинәвәгә бару никадәр куркыныч икәненә түгел, ә Йәһвәнең үзен теләсә нинди хәлдә коткара алуына игътибарын туплый башлаган. (Юныс 2:6—9 укы.) Шуңа күрә, Йәһвә кабат Юныска Нинәвәгә барырга кушкач, ул инде буйсынган. Аның Нинәвәдәге хезмәте бик уңышлы булган (Юныс 3:5).
16. Куркуга бирелмәскә безгә нәрсә ярдәм итә ала? (Гыйбрәтле сүзләр 29:25) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
16 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Бернәрсәгә дә, аеруча кешеләрдән куркуга, үзебезне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга рөхсәт итмик. (Гыйбрәтле сүзләр 29:25 укы.) Төшенә белү Юныска, куркуын җиңеп, Йәһвәгә таянырга булышкан. Без дә, Йәһвәнең ничек элек безгә булышканын һәм безне яклаганын искә төшерсәк, куркуларыбызны җиңә алырбыз. Без шулай ук кардәшләрнең, Йәһвәгә таянып, куркыныч хәлләрне уңышлы кичереп чыкканнары һәм авыр йөкләмәләрне үти алганнары турында уйлана алабызa (Евр. 13:6). Әйдәгез, тулысынча Йәһвәгә таяныйк һәм башкаларга да бу яктан ярдәм итик.
Юныс мисалы күрсәткәнчә, төшенә белү безгә Аллаһының җитәкчелеген кабул итәргә һәм катлаулы хәлне кичереп чыгарга ярдәм итә ала (16 нчы абзацны кара)
АЛГА ТАБА ДА ТӨШЕНҮЧӘН БУЛЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ
17. Без төшенүчәнлеккә ничек өйрәнә алабыз?
17 Инде әйтелгәнчә, төшенә белү безгә авыр хәлләрдә акыллы эш итәргә булыша. Төшенүчәнлеккә ничек өйрәнергә? Бөтен зирәклекнең чыганагы Йәһвә үз хезмәтчеләренә аңлауны Сүзе һәм изге рухы аша бирә (Ник. 9:20; Зәб. 32:8). Без акыллы карарлар кабул итә һәм хисләрне контрольдә тота алсын өчен, ул яхшы киңәшләр бирә (Зәб. 119:97—101). Изге Язмаларны тикшереп һәм Йәһвәдән изге рухын сорап, без төшенүчәнлеккә өйрәнәбез. Бу безгә ситуациягә киңрәк карарга һәм Йәһвә теләгәнчә эш итәргә булыша (Гыйб. сүз. 21:11).
18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
18 Әйдәгез, алга таба да Йәһвәдән зирәклек сорыйк һәм аны югары бәялик (Зәб. 14:2). Шулай эшләп, без беркайчан да «аңлау юлыннан тайпылмабыз» (Гыйб. сүз. 21:16). Без һәрвакытта да һәр ситуациядә төшенүчәнлек күрсәтеп эш итәргә тәвәккәл булырбыз. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең дә, башкаларның да «илтифатын казанырбыз».
42 ҖЫР Аллаһы хезмәтчесенең догасы
a Мәсәлән, JW Library® кушымтасында я jw.org сайтында «Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре» дигән рубрикадан Георгий Порчулян турында укыгыз.