Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 март 8-13 б.
  • Галәмнең Хакименә таяныгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Галәмнең Хакименә таяныгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «ШАЙТАН ДА АЛАР АРАСЫНДА ИДЕ»
  • ЙӘҺВӘ ЧИКЛӘР КУЯ
  • ЙӘҺВӘ ӘЮПНЕҢ ГАЗАПЛАРЫН ТУКТАТА
  • ЙӘҺВӘ ҮЗ ТУГРЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН ЯРАТА
  • ЙӘҺВӘГӘ ТУЛЫСЫНЧА ТАЯНЫГЫЗ
  • Әюп китабы безгә авыр вакытларда булыша
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Аллаһы белән ничек дуслашып була?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 март 8-13 б.

11—17 МАЙ, 2026

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

Галәмнең Хакименә таяныгыз

«Син бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә» (ЗӘБ. 83:18).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Йәһвәнең Галәм Хакиме икәненә һәм аның безгә хәзер һәм киләчәктә авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итәчәгенә ышанычыбызны ныгытырбыз.

1. Әюп нинди аяныч вакыйгаларга очраган?

АЛЛАҺЫНЫҢ тугры хезмәтчесе Әюп бар булганыннан диярлек мәхрүм калган: балаларыннан, сәламәтлегеннән һәм мал-мөлкәтеннән. Өстәвенә, ул кешеләр каршында абруен югалткан. Әюпне юатырга дип килгән «иптәшләре» сүзләре белән аны тагы да күңелсезләндергән. Хәтта сөйгән хатыны да, боегып, аңа: «Аллаһыны каһәрләү һәм үлү синең өчен яхшырак булмасмы?» — дигән (Әюп 2:9; 15:4, 5; 19:1—3). Бу аяныч вакыйгалар Әюпнең Аллаһыга ышанычын какшата алган, һәм аның Йәһвә үз хезмәтчеләрен чыннан да яклыймы дигән шикләре туа алган.

2, 3. Безнең нинди шикләр туарга мөмкин һәм без Әюп китабыннан нәрсәгә өйрәнербез?

2 Без дә төрле авырлыкларга очрыйбыз, һәм кайчак алар Йәһвәгә ышанычыбызны нык сынарга мөмкин. Без бит «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тим. 3:1). Башыбызга бәла артыннан бәла төшкәндә, безгә алар кичереп чыга алмаслык булып тоелырга мөмкин. Кайберәүләр хәтта Йәһвә үзләре турында чыннан да кайгыртамы дип шикләнә башлый.

3 Сез дә андый хисләр кичерәсез икән, күңелегез төшмәсен. Әюп Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен коткара алганына инанган. Без дә Күктәге Атабызга карата шундый ук какшамас ышаныч үстерә алабыз. Бу яктан безгә Әюп китабы булышыр. Аны карап чыгып, без ике нәрсәгә инанырбыз. Беренчедән, Йәһвә — Галәм Хакиме. Икенчедән, ул Чиксез Кодрәт Иясе, шуңа күрә, дөньядагы вакыйгаларны контрольдә тотып, үз ихтыярының үтәлүе турында кайгырта һәм үз халкын төзәтелмәслек рухи һәм физик зыяннан яклый.

«ШАЙТАН ДА АЛАР АРАСЫНДА ИДЕ»

4. Әюп китабында искә алынган күктәге очрашуда кемнәр булган?

4 Изге Язмаларда болай диелә: «Бер көнне Аллаһының уллары Йәһвә каршына килеп басты. Шайтан да алар арасында иде» (Әюп 1:6). Йәһвәнең төп дошманын «Шайтан» дип, ягъни «Каршы килүче» дип беренче булып Әюп китабын язучы атаган. Ул вакытта Шайтан инде Аллаһының тугры улы булмаган. Яратылыш 3:15 тәнa күренгәнчә, ул инде Йәһвәнең күктәге гаиләсенең өлеше булмаган. Әйе, Шайтан Йәһвәнең һәм аның күктәге дә, җирдәге дә хезмәтчеләренең дошманы булып киткән.

5. Күктәге очрашуда әйтелгәннәрдән нинди нәтиҗә ясап була?

5 Йәһвә бу күктәге очрашуда әйтелгәннәр Изге Язмаларда язылсын дип кайгырткан. Шайтанның сүзләреннән аның каты бәгырьле яла ягучы булганы ачыклана. (Әюп 1:9; Ачылыш 12:10 белән чагыштыр.) Бу очрашу шулай ук Йәһвәнең үз хакимлеген камил һәм гадел итеп кулланганын күрсәтә. Өстәвенә, без Чиксез Кодрәт Иясе башкаларның эшләренә чикләр куя ала икәнен аңлыйбыз.

ЙӘҺВӘ ЧИКЛӘР КУЯ

6. Йәһвәнең күктәге очрашуда нәрсә буласын үзе хәл иткәне нәрсәдән күренә? (Әюп 1:7, 8)

6 Әюп 1:7, 8 укы. Йәһвә күктәге очрашуда нәрсә буласын үзе хәл иткән. Йәһвә Шайтанның Әюпкә һөҗүм итәргә теләгәнен инде белгән. Шуңа күрә ул Шайтаннан: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме?» — дип сораган. Әйдәгез, Йәһвәнең Әюп файдасына үз хакимлеген ничек кулланганын белик.

7. Шайтан Әюп 1:10, 11 дәге сүзләрне әйткәндә, аның тел төбе нинди булган?

7 Әюп 1:10, 11 укы. Чиксез кодрәтле Галәм Хакиме Йәһвә үз хакимлеген үзе теләгәнчә һәм дөрес дип санаганча куллана (Ирм. 32:17; Дан. 4:35). Шулай да Шайтан Йәһвә аны дөрес кулланмый дип әйткән. Аның шуны әйтәсе килгән: Йәһвә кешеләргә, шул исәптән Әюпкә, үзенә хезмәт иттерер өчен, күп яхшы нәрсәләр бирә. Асылда, Иблис Йәһвәне ришвәт бирүдә гаепләгән. Шайтан шулай ук кешеләр дә, Йәһвәдән берәр нәрсә алыр өчен генә, аңа хезмәт итә дип әйтергә теләгән. Йәһвә аңа нинди җавап кайтарган?

8, 9. Йәһвә Шайтанга нинди чикләр куйган һәм ни өчен? (Әюп 1:12) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Әюп 1:12 укы. Йәһвә Иблискә, Әюпне сынарга рөхсәт итеп, үз сүзләрен расларга мөмкинлек биргән, әмма аңа чикләр куйган. Ул аңа Әюп турында болай дигән: «Тик үзенә генә тимә!» Бар фәрештәләр дә Йәһвәнең бу сүзләрен ишеткән. Шайтан бу боерыкка буйсынырга мәҗбүр булган. Шулай итеп Йәһвә үз хакимлеген Әюпне һәм үз исемен яклар өчен кулланган. Бүген дә Шайтан Йәһвә рөхсәт иткәнне генә эшли ала.

9 Шайтанның мәкерле нияте челпәрәмә килгән. Аның һөҗүме Әюпнең тугрылыгын сындыра алмаган (Әюп 1:22). Әмма Каршы килүче бирешергә бер дә теләмәгән.

Шайтан күктә фәрештәләр алдында Йәһвә белән дорфа сөйләшә.

Йәһвә Шайтанга үз гаепләүләрен башкалар алдында әйтергә рөхсәт иткән (8, 9 нчы абзацны кара)


10. Ни өчен Йәһвә Шайтанга Әюпне алга таба да сынарга рөхсәт иткән? (Әюп 2:2—6)

10 Әюп 2:2—6 укы. Әюпне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатыр өчен, Шайтан үз һөҗүмен тагы да көчәйткән. Әюпнең тормышы кыл өстендә калса, ул Аллаһыны һичшиксез каһәрләячәк, дип әйткән Шайтан. Иблиснең хаклы булмаганын күрсәтер өчен, Йәһвә аңа бу юлы да Әюпне сынарга рөхсәт иткән. Ләкин, кабат аңа чикләр куеп: «Әмма гомерен генә алма!» — дип әйткән. Шайтан бу чиктән берничек тә уза алмаган. Шулай итеп Йәһвә тагын бер тапкыр үзенең Аллаһы Тәгалә икәнен күрсәткән.

ЙӘҺВӘ ӘЮПНЕҢ ГАЗАПЛАРЫН ТУКТАТА

11. Йәһвә, Әюпнең газапларын туктаткач, аны ничек бүләкләгән? (Әюп 42:10—13)

11 Әюп 42:10—13 укы. Әюпнең үз сафлыгын бозмаячагы ачык күренгәч, Йәһвә Шайтанның һөҗүмнәрен туктаткан һәм үз тугры хезмәтчесен мул итеп фатихалаган. Шайтан моңа каршы төшә алмаган. Аңа Әюпкә турыдан-туры һөҗүм итәргә бүтән рөхсәт ителмәгән.

12. Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара ала. Моны дәлилли торган мисал сөйләгез.

12 Соңгы көннәр дәвамында Йәһвә, үз көчен кулланып, күп кенә хезмәтчеләрен коткарган. Мәсәлән, 1945 елда нацистлар 230 Йәһвә Шаһитен концентрацион лагерьдан диңгезгә кадәр озын, куркыныч юл үтәргә мәҗбүр иткән. Әмма бар кардәшләребез дә исән калган. Соңрак алар кичергәннәре турында болай дип язган: «Дәвамлы, каты сынауларыбыз үткәндә калды. Без, исән калганнар, утлы мичтән чыгарылгандай булдык, һәм бездән хәтта көйгән ис тә килми дип әйтеп була. [...] Йәһвә ярдәмендә көчебез ташып тора». Шулай ук алар болай дип өстәгән: «Арысланнар чокырында булып алганнан соң, без Йәһвәдән үзенә мәңге хезмәт итәргә рөхсәт итсен дип сорыйбыз. Бу безнең өчен иң зур әҗер булыр иде». (Даниял 3:27; 6:22 белән чагыштыр.)

13. Сынауларга очраганда, нәрсәгә шикләнмәскә була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

13 Без дә кайчак үзебезне арысланнар чокырында булгандай хис итәргә мөмкин (1 Пет. 5:8—10). Без, боегып, сынауларыбыз кайчан да булса тәмамланырмы дип уйлый алабыз. Андый чакларда Әюп очрагын исебезгә төшерик. Йәһвәнең газапларыбызны туктата алганына бер дә шикләнмик. Ул моны инде бу дөньяда я яңа дөньяда һичшиксез эшләячәк. Йәһвә бу явыз системаны юк итү көнен инде билгеләгән, һәм бу көн бер мизгелгә дә кичекмәс!

Коллаж: Йәһвәнең хезмәтчеләре төрле сынаулар кичерә. 1. Өлкән яшьтәге абый-кардәш кабер янында кайгырып торганда, яшь абый-кардәш аны юата. 2. Ата-ана хастаханәдә яткан кечкенә кызлары янында боегып утыра. 3. Тоткынлыкта булган абый-кардәш эсседә кулына көрәк тотып эшли. Аны коралланган сакчы күзәтә.

Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренең газапларын туктатачак (13 нче абзацны кара)


ЙӘҺВӘ ҮЗ ТУГРЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН ЯРАТА

14, 15. Йәһвә тугры хезмәтчеләре өчен нәрсә эшләргә тели һәм ни өчен? (Әюп 14:15) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Әюп 14:15 укы. Күктәге Атабыз үзенең тугры хезмәтчеләрен бик ярата һәм кадерли. Шуңа күрә, алар хәтта үлсә дә, ул аларны терелтәчәк. Киләчәктә үлем китергән авыртуның эзе дә калмаячак (Ишаг. 65:17).

15 Сынауларыннан соң Әюп Шайтан идарә иткән дөньяда яшәвен дәвам итсә дә, Изге Язмаларда Йәһвә аны мул итеп фатихалаган дип әйтелә. Ул аны савыктырган һәм элеккесенә караганда да күбрәк байлык биргән. Ә киләчәктә Йәһвә Әюпкә тагы да күбрәк фатихалар яудырачак. Әйе, Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренең бәхетле һәм шатланып яшәүләрен тели. Ул үзенә тугрылык саклаган бар хезмәтчеләренә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Ачыл. 21:3, 4). Йәһвә моны эшләргә бик тели, һәм беркем дә аңа комачаулый алмый, чөнки ул Чиксез Кодрәт Иясе. Сынаулар вакытында бу фикер безгә зур юаныч бирә!

Яхшы киенгән, сау-сәламәт Әюп үз хатыны белән ишегалларында кунакларны каршы ала.

Йәһвә сынауларда тугры калган Әюпне һәм аның хатынын мул итеп фатихалаган (14, 15 нче абзацны кара)


16. Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә таяныр өчен тагын нинди сәбәп бар?

16 Озак гомер иткәннән соң, Әюп вафат булган. Әмма Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвәнең үлем өстеннән дә хакимлеге бар (Кан. 32:39). Беркем дә аңа яраткан хезмәтчеләрен кире тормышка кайтарырга комачаулый алмаячак. Ул моны үзе билгеләгән вакытта эшләячәк (Рим. 8:38, 39).

ЙӘҺВӘГӘ ТУЛЫСЫНЧА ТАЯНЫГЫЗ

17. Шайтанның Аллаһы халкын юк итә алмаганы нәрсәдән күренә?

17 Әюп китабыннан күренгәнчә, без Йәһвәгә тулысынча таяна алабыз. Әюп заманыннан бирле Шайтан Йәһвәнең халкын юк итәргә тырышса да, Йәһвә моңа юл куймаган. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Бүген Йәһвәгә якынча тугыз миллион кеше тугры хезмәт итә. Бу Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәткә ия булганына тагын бер дәлил булып тора. Безгә каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаган (Ишаг. 54:17). Куәтле хөкүмәтләр дә, дини оешмалар да көчсез булып күренгән Йәһвә халкын юк итә алмаган. Без алга таба да Йәһвә турында хакыйкатьне сөйләрбез һәм Шайтанны яла ягучы һәм кеше үтерүче буларак фаш итәрбез. Безне беркем дә һәм бернәрсә дә туктата алмаячак, хәтта үлем дә, чөнки Йәһвә үзенә тугрылык саклап үлгән хезмәтчеләрен терелтәчәк (Һош. 13:14).

18. Ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз?

18 Әюп тормышы турында уйлану безгә киләчәккә ышаныч белән карарга булыша. Бөек афәт вакытында Аллаһы халкы яклаусыз кебек күренер, һәм Шайтан үз иярченнәре белән безне җиңел генә җиңә ала дип уйлар. Әмма, Әюп очрагындагы кебек, Йәһвә барысын контрольдә тотачак һәм Шайтан безгә төзәтелмәслек зыян китерә алмаячак. Тиздән Йәһвә кешеләрнең Шайтан аркасында кичергән газапларын туктатачак. Иблис һәм аның җеннәре 1 000 елга упкынга ябып куелачак (Лүк 8:31; Ачыл. 20:1—3). Ахыр чиктә Шайтан да, аның тарафдарлары да юк ителәчәк (Ачыл. 20:10). Йәһвә алдан әйткәнчә, Гайсә Шайтанның башын ярачак һәм ул мәңгегә юк булачак (Ярат. 3:15; Рим. 16:20).

19. Йәһвәгә тулысынча таянучыларны нинди киләчәк көтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Без яңа дөньядагы камил, бәхетле тормышны зарыгып көтәбез. Аның никадәр гаҗәеп булачагын без күз алдына да китерә алмыйбыз! Йәһвә: «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам»,— дип вәгъдә итә (Ачыл. 21:5). Бу нәрсәне аңлата? Ниһаять, кешелек Шайтанның һәм җеннәрнең бозык, мәрхәмәтсез тәэсиреннән азат булачак. Нинди җиңеллек без сизәрбез ул чакта! Без бу явыз дөньяда кичергән борчылулар инде йокыбызны урламас. Армагеддонда исән калучылар күп могҗизалар күрер. Мәсәлән, авырганнар савыгыр һәм үлгән якыннарыбыз терелеп торыр. Тормышыбыз Йәһвә иң башта ниятләгәнчә булачак.

Инде күрсәтелгән кардәшләр оҗмахтагы тормышка шатлана. Яшәреп киткән олы яшьтәге абый-кардәш терелтелгән якыны белән бергә тирә-якка карап хозурланып йөри. Ата-ана сау-сәламәт кызлары белән шатланып йөри. Элек төрмәдә утырган абый-кардәш агач астында Изге Язмаларны укып утыра; янәшәсендә арыслан баласы йоклап ята.

Йәһвә элек сынаулар кичергән тугры хезмәтчеләренә фатихалар яудырачак (19 нчы абзацны кара)


20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Бу соңгы көннәрдә без төрле сынауларга дучар булабыз, һәм Аллаһыга тугрылык саклар өчен безгә кыюлык кирәк. Шуңа күрә алга таба да Йәһвәгә таяныйк һәм аның хакимлегенә буйсыныйк. Тормыш рәвешебез белән аны яратканыбызны күрсәтик һәм Шайтанның ялганчы булганын раслыйк. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен гаҗәеп рәвештә бүләкләячәк. Шул өметне күзебездән ычкындырмыйк!

ӘЮП КИТАБЫ ШУШЫ ХАКЫЙКАТЬЛӘРНЕ НИЧЕК РАСЛЫЙ?

  • Йәһвә — Галәм Хакиме.

  • Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен бүләкләргә бик тели.

  • Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвәгә тулысынча таянып була.

153 ҖЫР Мине кыю ит

a Бу пәйгамбәрлектән күренгәнчә, Шайтан токым тудырачак «хатынның» өлеше түгел. Ә бу «хатын» Аллаһының күктәге гаиләсен аңлата.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу