4—10 МАЙ, 2026
53 ҖЫР Вәгазьгә әзерләнәбез
Өйрәтү осталыгын арттырыгыз
«Сүзне вәгазьлә... үгетләгәндә түземле һәм өйрәтүгә оста бул» (2 ТИМ. 4:2).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без өйрәтү осталыгын үстерергә булышучы өч ысулны карап чыгарбыз.
1. Без нинди осталыкны арттырырга телибез һәм ни өчен? (2 Тимутигә 4:2) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
ГАЙСӘ үз шәкертләренә болай дигән: «[Кешеләрне] шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20). Бу сүзләрдән күренгәнчә, бар мәсихчеләр дә өйрәтүчеләр булырга тиеш. Әлбәттә, «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне Йәһвә үзенә җәлеп итә, ә фәрештәләр безне алар янына юнәлтә (Рәс. 13:48; Яхъя 6:44; Ачыл. 14:6). Шулай да безгә дә тырышлыклар куярга кирәк. Паул белән Барнаб мисалы турында уйланыйк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар Икониядәге синагогада «шулкадәр тәэсирле итеп сөйләгән ки, бихисап күп яһүдләр һәм греклар иман итә башлаган» (Рәс. 14:1). Һичшиксез, Паул белән Барнаб оста өйрәткәннәр. (2 Тимутигә 4:2 укы.) Бар мәсихчеләргә дә бу осталыкны үстерергә кирәк.
Оста өйрәтүчеләр булырга безгә Гайсә белән аның шәкертләренең, мәсәлән Паул белән Барнабның, үрнәге булыша ала (1 нче абзацны кара)
2. Ни өчен кайберәүләр өйрәтү осталыкларын арттыра алмаслар дип саный?
2 Кайберәүләр, укымышлы булмаганга я сәләтләре җитеп бетмәгәнгә, оста өйрәтүчеләр була алмаслар дип уйлый. Изге Язмаларда искә алынган кайбер кешеләр дә андый хисләр кичергән (Чыг. 4:10; Ирм. 1:6). Икенчеләр, вәгазьдә кызыклы очраклары һәм өйрәнүләре булмаганга, үзләрен түбән бәяли. Әлбәттә, без очраткан һәр кеше дә яхшы хәбәрне кабул итмәс. Өстәвенә, кешеләрнең тыңлау-тыңламаулары безнең тырышлыкларыбызга гына бәйле түгел. Инде әйтелгәнчә, безгә эчкерсез кешеләрне Йәһвә белән фәрештәләр табарга булыша. Шулай да без, кешеләргә яхшы хәбәрне җәлеп итәрлек итеп сөйләр өчен, кулыбыздан килгәннең барысын эшләргә телибез. Әйдәгез, безгә бу яктан ярдәм итә алган өч ысулны карап чыгыйк.
ТЫҢЛАУЧЫЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА УЙЛАГЫЗ
3. Ни өчен Гайсә кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтә алган?
3 Изге Язмаларда Гайсә «кеше күңелен... яхшы белгән» дип әйтелә (Яхъя 2:25). Димәк, Гайсә кешеләрнең уйларын һәм мотивларын белгән. Аларның ихтыяҗларын аңлаганга, ул йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли алган. Ул аларның җитәкчелеккә һәм юатуга мохтаҗ булганнарын күргән. Дини җитәкчеләр халыкның тормышын күптөрле кагыйдәләр белән катлауландырган (Мат. 9:36; 23:4). Моның барысын күздә тотып, Гайсә Таудагы вәгазен сөйләгән. Гайсә кешеләрне борчыган нәрсәләр турында сөйләгәнгә, тегеләре аны теләп тыңлаган.
4. Нәрсә турында уйланып була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
4 Территориягездәге кешеләрне нәрсә борчый икәне турында уйланыгыз. Без вәгазьдә очраткан һәр кеше, Шайтан дөньясында яшәгәнгә, төрле авырлыклар аркасында газаплана. Моны истә тотсак, без кешеләрнең хәлләренә керә алырбыз. Мәсәлән, кешеләр берәр яңалык аркасында борчыламы? Ата-аналар балаларына мәктәптә янаган куркынычлар аркасында хафаланамы? Кешеләр эш таба алмыйча интегәме? Кешеләрнең бу «аеруча авыр вакытларда» өметсез ничек яшәгәннәрен күз алдына китереп карагыз (2 Тим. 3:1; Ишаг. 65:13, 14).
Өйрәткән кешеләрегезнең хәл-шартлары турында уйланыгыз һәм алар турында кайгыртырга өйрәнегез (4 нче абзацны кара)
5. Гайсә фарисейлардан нәрсә белән аерылып торган? (Маттай 11:28—30)
5 Гайсә кешеләрне яраткан, һәм бу аның мөнәсәбәтеннән күренгән. Фарисейлар үзләрен гел башкача тоткан! Алар гади халыкка өстән караган һәм аларны кешегә санамаган (Мат. 23:13; Яхъя 7:49). Гайсә исә игелекле булган һәм кешеләрне хөрмәт иткән. Ул, «юаш, басынкы күңелле» булганга, кешеләрне оста өйрәтә алган. (Маттай 11:28—30 укы.) Безгә дә игелекле булырга һәм тыңлаучыларыбызны хөрмәт итәргә кирәк.
6. Хәбәребезне кире каккан я безгә каршы килгән кешеләргә карата ничек игелекле һәм ихтирамлы булырга?
6 Кайберәүләр хәбәребезне кире кага я хәтта безгә каршы килә. Гайсә өйрәткәнчә, без каршы килүчеләргә тискәре мөнәсәбәт күрсәтмәскә, ә «дошманнарыбызны яратырга... безне каргаучыларны фатихаларга һәм үзебезне рәнҗетүчеләр турында дога кылырга» тиеш (Лүк 6:27, 28). Кешеләрнең ни өчен безне тыңларга теләмәгәннәрен аңларга тырышсак, безгә аларга карата игелекле булу җиңелрәк булыр. Әйе, кайберәүләр чыннан да эшебезне туктатырга тели. Әмма кемдер, бәлки, гаиләдәге авырлыклары я безнең белән бәйле булмаган башка проблемалары аркасында безне тыңларга теләмидер. Ә мөгаен, без нибары уңайсыз вакытта килгәнбездер. Ничек кенә булса да, «сүзебез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда без һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белербез» (Көл. 4:6). Кешеләрнең хәленә керә белсәк һәм аларның ихтыяҗларын аңларга тырышсак, без аларның сүзләрен күңелебезгә якын алмабыз һәм яхшырак өйрәтүчеләр була алырбыз.
АЛЛАҺЫ СҮЗЕН КУЛЛАНЫГЫЗ
7. Кешеләрне өйрәтер өчен, Гайсә нәрсә кулланган? (Яхъя 7:14—16)
7 Гайсә үз белемнәренә таянмаган. Ул Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәткән һәм моны кешеләр аңларлык, истә калдырырлык итеп эшләгән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия булган зат кебек өйрәткән». Күпләр «аның өйрәтүенә хәйран калган». (Марк 1:22; «канунчылар кебек түгел» дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Канунчылар, үз сүзләрен көчәйтер өчен, хөрмәтле равиннарның сүзләрен китереп өйрәткән. Гайсә исә еш кына Изге Язмалардан өземтәләр китергән. Элек күктә яшәгән Аллаһы Улы буларак, ул кешеләрне үз белемнәре белән гаҗәпләндерә алыр иде. Әмма алай эшләр урынына, ул халыкның игътибарын Аллаһы Сүзенә һәм аның ихтыярына туплаган. (Яхъя 7:14—16 укы.) Шулай итеп ул безгә искиткеч үрнәк калдырган.
8. Рәсүл Петер Гайсәнең үрнәгенә ничек ияргән?
8 Гайсәнең шәкертләре дә, өйрәткәндә, Аллаһы Сүзен кулланган. Рәсүл Петер мисалын алыйк. Безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәмендә ул халыкка нотык сөйләгән булган. Ул, Изге Язмалардан күп кенә өзекләр китереп, Гайсәдә үтәлгән пәйгамбәрлекләрне аңлатып биргән (Рәс. 2:14—37). Петер, раввиннар мәктәпләрендә укымаган булса да, кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләгән. Нәтиҗәдә, «аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чумдырылу үткән, һәм ул көнне шәкертләргә якынча 3 000 кеше кушылган» (Рәс. 2:41).
9. Ни өчен без, өйрәткәндә, Изге Язмаларны кулланырга тиеш?
9 Кеше күңеленә ирешер өчен иң яхшы юл — Аллаһы Сүзен куллану (Евр. 4:12). Шуңа күрә үз карашларыбызны түгел, ә «сүзне вәгазьлик» (2 Тим. 4:2). Гыйбрәтле сүзләр 2:6 да болай диелә: «Зирәклекне Йәһвә үзе бирә, белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга». Димәк, Изге Язмаларны кулланганда, без Йәһвәгә сөйләргә ирек бирәбез дип әйтеп була (Мал. 2:7). Без кешеләргә Изге Язмалардагы зирәклек кеше акылыннан өстенрәк булганын күрсәтергә телибез. Бу китап Аллаһы тарафыннан рухландырылган. Ул Барлыкка Китерүчебезне сөендерергә һәм бәхетле тормыш алып барырга булыша (2 Тим. 3:16, 17).
10. Кеше Изге Язмаларны өйрәнгәнен аңласын өчен, нәрсә эшләргә?
10 Өйрәнүгә әзерләнгәндә, нинди шигырьләргә игътибар итәчәгегез турында уйланыгыз. Дәресләрдә рәсемнәр һәм видеолар кулланылса да, кеше Изге Язмаларны өйрәнгәнен аңларга тиеш. Шуңа күрә өйрәнү вакытында төп фикерләрне ачыклый торган шигырьләргә игътибар итегез, өйрәнүче белән алар турында фикер алышыгыз. Иллюстрацияләр белән видеоларны караганда, өйрәнүче алар нигезендә яткан Изге Язмалар принципларын аңласын. Моңа ирешер өчен, сезгә күп сөйлисе я дәрестәге бар шигырьләрне дә укыйсы юк. Өйрәнүче укылган һәр шигырьне аңласын өчен һәм, кирәк булса, аны кабат укысын өчен, җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Шулай итеп сез китап, иллюстрацияләр я видеолар өйрәнүен түгел, ә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрерсез (1 Көр. 2:13).
11, 12. а) Без өйрәнүчеләребезгә карата ничек түземле була алабыз? (Рәсүлләр 17:1—4) (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Кайберәүләр Изге Язмалар турында нәрсә белмәскә мөмкин һәм аларга ничек булышып була?
11 Өйрәнүчегезгә берәр фикерне аңлау авыр булса, «сүзне вәгазьләгәндә... түземле» булырга кирәклеген онытмагыз. Һәр өйрәнүченең үз темпы бит. Кайберәүләргә, безгә көн кебек ачык булган хакыйкатьләрне аңлар өчен, өстәмә вакыт кирәк. Паул да, моны исәпкә алып, Тисалуникәдәге яһүдләр белән берничә тапкыр Изге Язмалар нигезендә фикер алышкан. Шуннан соң гына аларның кайберләре ул вәгазьләгән тәгълиматларга төшенгән. (Рәсүлләр 17:1—4 укы.)
12 Түземле булуыбызны без шулай ук күп сөйләмичә, ә өйрәнүчегә сораулар биреп күрсәтәбез. Өйрәнүчене игътибар белән тыңлап, аның ни өчен тегеләй яки болай уйлаганын белик. Аннары Йәһвәнең карашын аңларга булышкан шигырьләрне укыйк һәм фикер алышыйк. Шуны да исәпкә алыгыз: кайберәүләр Изге Язмалар белән бөтенләй таныш түгел һәм анда нәрсә язылганын белми. Аларга бастырылган Изге Язмалар китабын күрсәтеп була. Кешене Изге Язмалар белән таныштырыр өчен, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге «Аллаһы Сүзенә кереш сүз»гә дә игътибар итеп була. 15 нче сорауда китерелгән бер-ике шигырьне карап чыгып, Аллаһы Сүзенең гамәли булуын һәм бәхетле булырга ярдәм иткәнен күрсәтегез. Шулай итеп өйрәнүчегезнең белгәннәрен кулланырга һәм тагы да күбрәк белергә теләге туар.
Оста өйрәтүче сөйләргә ашыкмый, ә күбрәк тыңлый (11, 12 нче абзацны кара)
ИГЪТИБАРНЫ ЙӘҺВӘГӘ ЮНӘЛТЕГЕЗ
13. Без тыңлаучыларыбызның игътибарын кемгә юнәлтергә тиеш?
13 Максатыбыз — тыңлаучыларыбызга Йәһвә турында белем алырга һәм аның белән дуслашырга булышу (Ягък. 4:8). Безне театрда ут көйләүче техник белән чагыштырып була. Тамаша вакытында ул утны үзенә түгел, ә актерларга юнәлтә. Без дә башкаларның игътибарын үзебезгә түгел, ә Йәһвәгә юнәлтергә тиеш.
14. Өйрәнүчебездә Йәһвәне сөендерү теләген ничек үстерергә?
14 Без өйрәнүчебездә Йәһвәне сөендерү теләген үстерергә тырышабыз (Гыйб. сүз. 27:11). Без аңа Йәһвә Шаһите булып китәр өчен таләпләр исемлеген җиткереп кенә калмыйбыз, ә аны Йәһвәгә ярар өчен үзгәрешләр ясарга дәртләндерәбез. Мәсәлән, өйрәнүчегә берәр начар гадәтен җиңү авыр булса, аңардан болай дип сорап була: «Ни өчен Йәһвә бу гадәтне нәфрәт итә? Ни өчен ул синнән үзеңә ошаган нәрсәдән арынуыңны таләп итә? Бу Йәһвәнең сине яратканын ничек дәлилли?» Өйрәнүчебезне Йәһвә турында күбрәк уйландырсак, ул Йәһвәнең гаҗәеп Атабыз булуын яхшырак күрер, ә бу аңарда Йәһвәне шатландыру теләген үстерер.
ӨЙРӘТҮ ОСТАЛЫГЫГЫЗ АРТА БАРСЫН
15. Өйрәтү осталыгыбыз арта барсын өчен, нәрсә эшләп була?
15 Өйрәтү турында әйткәндә, Йәһвәдән яхшыртасы якларыгызны күрергә булышсын дип сорагыз (1 Яхъя 5:14). Догаларыгыз буенча эш итеп, Йәһвә очрашулар аша биргән киңәшләрне кулланырга тырышыгыз. Өйрәнүегезгә оста вәгазьчеләрне чакырыгыз. Ә аннары алардан киңәш сорагыз. Өйрәнү үткәргәндә, кешенең нәрсә белгәнен, ә нәрсә белмәгәнен исәпкә алыгыз. Материалга аның күзлегеннән карарга тырышыгыз. Шулай ук аңа алган белеменең файдасын күрергә булышыгыз. Шулай итеп сез аңа Йәһвә белән дуслашырга һәм бәхетле тормыш алып барырга ярдәм итәрсез (Зәб. 1:1—3).
16. Ни өчен сез өйрәтү осталыгын үстерергә телисез?
16 Башкаларга Йәһвә турында белем бирү күңелебезне чиксез шатлык белән тутыра. Без бу шатлыклы эштә әле яңа дөньяда да катнашырбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, алга таба да тыңлаучыларыбыз турында уйланыйк, Аллаһы Сүзен кулланыйк һәм кешеләрнең игътибарын Йәһвәгә юнәлтик. Шулай эшләсәк, өйрәтү осталыгыбыз арта барыр.
65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын