Балалар — «Йәһвәдән килгән мирас»
«МИРАС» дигән сүзне ишеткәндә, сез нәрсәне күз алдына китерәсез? Бәлки, акча, милек я берәр туганнан калган кыйммәтле әйбернедер. Һәрхәлдә, сез аны кадерләп торырсыз.
Изге Язмаларда балалар — «Йәһвәдән килгән мирас» дип әйтелә (Зәб. 127:3). Һичшиксез, мәсихче әти-әниләр үз балаларын күктәге Атадан бирелгән кыйммәтле бүләк дип саный. Балалар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр өчен һәм аларның физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, мәсихче әти-әниләр кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
Әмма кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр балаларны Аллаһының бүләге итеп санамый (Ишаг. 49:15; 2 Тим. 3:1—3). Ә башкалары, балаларын чын күңелдән бар кирәклесе белән тәэмин итәргә теләсә дә, бу яктан төрле авырлыкларга очрый. Нинди авырлыкларга? Йәһвә әти-әниләрдән нәрсә көтә? Балалар чыннан да бәхетле булсын өчен, аларны ничек тәрбияләргә?
АВЫРЛЫКЛАР
Туганнар һәм җәмгыять ягыннан басым. Кайбер халыкларда күп балалы гаиләләргә хөрмәт белән карыйлар. Шуңа күрә еш кына туганнары һәм танышлары ир белән хатынга, күбрәк бала алып кайтсыннар дип, басым ясый, хәтта парның аларны кайгыртыр өчен мөмкинлекләре булмаса да.
Киләчәк турында борчылу. Кызганычка каршы, кайбер илләрдә ачлык, чирләр нәтиҗәсендә һәм хастаханәләрнең аз булуы аркасында сабый балалар еш үлә. Шуңа күрә анда күп бала тудыру гадәти күренеш, чөнки әти-әниләр шуларның берничәсе булса да исән калыр дип өметләнә. Ә башкалар өчен күп балалы булу тыныч картлык булдырыр өчен ысул булып тора. Андый хәл өлкән яшьтәгеләр турында хөкүмәт кайгыртмаган илләрдә аеруча еш күзәтелә.
Гаиләне планлаштыру. Кайбер илләрдә контрацепция чаралары чикле. Кайберәүләр аларны сатып ала алса да, алар сыйфатсыз булганга, үзләренә зыян китерер дип курка. Ә кемнеңдер контрацепция чараларын, кыйммәт булуы аркасында, сатып алырга мөмкинлеге юкa.
ЙӘҺВӘ ӘТИ-ӘНИЛӘРДӘН НӘРСӘ КӨТӘ?
Һәр балага аерым игътибар бирегез
Балаларның ихтыяҗлары турында кайгыртыгыз. Йәһвә әти-әниләргә балаларының иминлеге турында кайгыртуны тапшырган. Ул әти-әниләрдән, һәр баласының ашарына ризыгы, киеме һәм яшәү урыны булсын өчен, тырышып эшләүләрен көтә. Йәһвә шулай ук алардан балаларын тәрбияләүләрен һәм өйрәтүләрен таләп итә. Әмма бу баланы интернат мәктәпкә җибәрүне аңлатмый. Мәсихчеләр балаларның, балигъ яшькә җиткәнче, өйдә яшәвен тели. Алар балаларына киләчәктә ярдәм итә алган күнекмәләргә ия булырга ярдәм итә. Шулай ук алар һәрбер балага аерым мөнәсәбәт күрсәтә, шулай итеп, балалар әти-әнисенең яратуын һәм яклавын сизеп үсә. Әмма Йәһвә әти-әниләрдән бай булуларын таләп итми. Ул хәтта үз яраткан Улын тәрбияләүне бай булмаган, әмма тырыш гаиләгә тапшырган (Мат. 13:55, 56; Лүк 2:24).
Изге Язмалардагы принцип: «Ә инде кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тим. 5:8).
Йәһвә, әти-әниләр олыгайгач, аларга ярдәм кирәк булачагын аңлый. Әйе, балалар әти-әниләрен хөрмәт итәргә тиеш, һәм моны эшләр өчен ысулларның берсе — картайган әти-әнисен кайгырту (Чыг. 20:12; 1 Тим. 5:4). Әмма Йәһвә әти-әниләр балаларының үзләрен кайгыртачаклары турында түгел, ә беренче чиратта, балаларының иминлеге турында уйларлар дип көтә (2 Көр. 12:14).
Балаларыгызны рухи яктан кайгыртыгыз. Әти-әниләр шулай ук балаларын Йәһвәне яратырга һәм аңа гыйбадәт кылырга өйрәтергә тиеш. Аллаһы моны тәрбияләүнең иң мөһим өлеше дип саный (Кан. 6:6, 7).
Изге Язмалардагы принцип: «Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфес. 6:4).
ЙӘҺВӘ ГАИЛӘГЕЗНЕҢ БӘХЕТЛЕ БУЛУЫН ТЕЛИ
Алдан ничә балагыз булуын хәл итегез
Алдан планлаштырыгыз. Әгәр дә сез бала алып кайтырга уйлыйсыз икән, үз мөмкинлекләрегез турында яхшылап уйланыгыз. Мәсәлән, әгәр сез күп балалы булырга теләсәгез, аларны ашатыр, киендерер һәм һәрберсенә белем бирер өчен, көчегез һәм акчагыз җитәрме дип уйлап карагыз. Әгәр дә бу кулыгыздан килмәсә, тормыш иптәшегез белән ничә баланы кайгырта алачагыгыз турында уйланыгыз. Шул ук вакыт сезгә һәр балагызны Йәһвә кушканча кайгыртырга кирәк икәнен дә истә тотыгыз. Әлбәттә, Йәһвә тормышта барысы да без уйлаганча килеп чыкмаячагын да аңлый (Вәг. 9:11). Шулай да сез, яхшы әти-әни булыр өчен, чын күңелдән тырышлыклар куйсагыз, Йәһвә сезне мул итеп фатихалар.
Изге Язмалардагы принциплар: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйб. сүз. 21:5).
«Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28)
Гаиләгездә Йәһвәне беренче урынга куегыз. Гаиләгездә Аллаһыга гыйбадәт кылу беренче урында торсын. Әгәр дә сезнең балаларыгыз булса, аларның һәрберсен Йәһвәне яратырга өйрәтер өчен, җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Балалар җыелыш очрашуларында игътибар белән тыңласын. Һәр атна гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрегез. Балаларыгызны вәгазьләргә өйрәтегез. Үзегезгә бирелгән җаваплылыкны олы балаларыгызга я туганнарыгызга тапшырмагыз. Әлбәттә, балалар күңелендә Аллаһыга карата ярату үстерер өчен, бик күп вакыт һәм көч таләп ителә. Әмма сез аларның Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүләрен күреп, тырышлыкларыгызның заяга булмаганын аңларсыз.
Изге Язмалардагы принцип: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 Яхъя 4)b.
Йәһвәгә таяныгыз. Балаларыгыз инде булса я алып кайтырга планлаштырасыз гынамы, сезнең өчен кеше фикере түгел, ә Йәһвәнең нормалары беренче урында торсын.
Балаларның рухи ихтыяҗлары турында кайгырту вакыт һәм тырышлык таләп итә
Әгәр сез башкаларга караганда әзрәк бала алып кайтырга карар итсәгез, бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезне ярдәмсез калдырмас. Сезгә әйләнә-тирәдәге кешеләрнең «балалар бу — бай тормышка инвестиция» дигән карашлары тәэсир итмәсен. Олыгайгач, ярдәмсез калырсыз дип курыкмагыз. Йәһвә сезнең турында кайгыртырга вәгъдә итә, һәм ул үз сүзен һичшиксез тотачак! (Йош. 23:14)
Изге Язмалардагы принциплар: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр» (Гыйб. сүз. 3:5, 6).
«Мин яшь идем һәм менә картайдым, ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәб. 37:25).
«Алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:33).
Балалар — Аллаһының кыйммәтле бүләге. Безнең күктәге Атабыз, әти-әниләрнең бу бүләкне кадерләгәнен күреп, бик сөенә. Алар ярату белән балаларының физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгырта. Шулай ук алар алдан гаиләләре никадәр зур булачагын карар итә һәм җәмгыятьтәге караш буенча түгел, ә Аллаһы нормалары буенча эш итә. Шулай эшләп, әти-әниләр балаларының «Йәһвәдән килгән мирас» икәнен күрсәтә.
a Ир белән хатын ничә бала һәм кайчан тудырачакларын, шулай ук нинди абортив булмаган контрацепция чараларын кулланачакларын үзләре хәл итә. Беркем дә аларны карарлары өчен хөкем итәргә тиеш түгел (Рим. 14:4, 10—13). Моннан тыш, ирле-хатынлыларга 1 Көринтлеләргә 7:3—5 тә язылган киңәшне дә истә тотарга кирәк.
b Бу шигырьдә хакыйкатькә килгән кешеләр турында сүз барса да, әти-әниләр Йәһвәгә хезмәт итүче балаларына карата Яхъя кичергән хисләрне тоя ала.