Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 февраль 30 б.-31 б., 7 абз.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Киләчәктә диннәр белән нәрсә булачак? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • «Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә ашкынучан булып калыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Бу дөнья үз ахырына ничек киләчәк?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 февраль 30 б.-31 б., 7 абз.
Дөнья җитәкчеләре БМО бинасы янында «тынычлык һәм иминлекне» игълан итә. Зур халык төркеме аларны тыңлап куана.

Укучыларның сораулары

«Тынычлык һәм иминлек» кайчан игълан ителәчәк?

Күптән түгел генә чыккан «Күзәтү манарасы»ндагы «Укучыларның сораулары»ндаa әйтелгәнчә, тиздән Йәһвә «ун мөгезнең» йөрәкләренә «үз ниятен» салачак, ягъни хөкүмәтләрне үз кодрәтләрен һәм хакимлекләрен җете кызыл төстәге ерткычка — БМО га тапшырырга мәҗбүр итәчәк. Бу ерткыч «ерткыч сурәте» дип тә атала (Ачыл. 13:14, 15; 17:3, 16, 17). Аннары «ун мөгез» һәм яңа гына хакимлек алган ерткыч бөтен дөнья буйлап ялган диннәрне юк итәчәк. Хөкүмәтләр «тынычлык һәм иминлекне»b ялган динне юк иткәнче я юк иткәннән соң игълан итәчәкме? (1 Тис. 5:3)

Кыскача әйткәндә, без моның кайчан булачагын төгәл белмибез. Белсәк, безгә уяу торырга кирәк булмас иде. Әмма Гайсә үз шәкертләрен кат-кат «уяу торыгыз» дип кисәткән булган (Мат. 24:42; 25:13; 26:41). Әйдәгез, Паулның тисалуникәлеләргә язган хатындагы бу пәйгамбәрлекне җентекләбрәк карап чыгыйк.

Паул болай дип язган: «Кешеләр: „Тынычлык һәм иминлек!“ — дип әйткәндә, һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр» (1 Тис. 5:2, 3). Басмаларыбызда Паулның бу сүзләре болай дип аңлатылган иде: «тынычлык һәм иминлек» нәкъ бөек афәт башланыр алдыннан игълан ителәчәк. Бөек афәт исә Бөек Бабылны — бөтендөнья ялган дин империясен — юк итү белән башланыр. Шул игълан итү бөек афәткә кадәр күп калмаганын күрсәтүче соңгы билге итеп сурәтләнгән иде.

Ләкин бу сорауны җентекләбрәк тикшергәч, без бу пәйгамбәрлекне башкача да аңлап була дигән нәтиҗәгә килдек. Бәлки, «тынычлык һәм иминлек» ялган диң юк ителгәннән соң игълан ителердер. Ни өчен шулай булырга мөмкин? Әйдәгез, кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

Ялган дин сугышларда нинди роль уйный? Изге Язмаларда болай дип аңлатыла: «Бу шәһәрдә [Бөек Бабылда]... җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды» (Ачыл. 18:24). Тарих дәвамында ялган дин сугышларны фатихалаган һәм еш кына терроризмның сәбәпчесе булган. Шулай итеп бу «бөек фахишә» тынычлык һәм иминлеккә түгел, ә җәбер-золымга булышлык иткән (Ачыл. 17:1, 5). Шуңа күрә хөкүмәтләр «тынычлык һәм иминлекне» ялган динне юк иткәннән соң да игълан итәргә мөмкин. Әмма төгәл ничек булачагын без әйтә алмыйбыз.

«Тынычлык һәм иминлек» игълан ителгәннән соң нәрсә булачак? Паул болай ди: «Кешеләр [хөкүмәтләр]: „Тынычлык һәм иминлек!»“ — дип әйткәндә, һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр» (1 Тис. 5:3). Паулның сүзләреннән күренгәнчә, «тынычлык һәм иминлек» игълан ителгәннән соң, моны әйтүчеләр шунда ук һәлак булачак. Хөкүмәтләр «тынычлык һәм иминлекне» ялган динне юк иткәнче игълан итсә, аны юк итәр өчен вакыт кирәк булыр иде һәм шуңа күрә үзләре шунда ук һәлак ителә алмас иде. Әмма Паул алар «һич уйламаган чакта», «көтмәгәндә» һәлак ителәчәк дип әйткәнгә күрә, мөгаен, хөкүмәтләр «тынычлык һәм иминлекне» ялган динне юк иткәннән соң игълан итәрләрдер.

Йәһвә халкы өчен бу вакыйгалар көтелмәгән булачакмы? Паул болай ди: «Сез, кардәшләр, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезне каракны тоткандай тотмаячак» (1 Тис. 5:4). Әгәр дә «тынычлык һәм иминлек» ялган дин юк ителгәннән соң игълан ителсә, Йәһвә халкы хөкүмәтләрнең дә бик тиздән юк ителәчәген беләчәк. Ә менә хөкүмәтләр үзләрен имин хис итәчәк, шуңа күрә алар өчен ахыр, карак килгәндәй, көтелмәгәндә киләчәк.

Шулай итеп, алда безне нинди вакыйгалар көтә? Якын киләчәктә «ун мөгез» һәм зур хакимлек алган ерткыч ялган динне юк итәчәк. Моның белән бөек афәт башланачак. Без шулай ук хөкүмәтләрнең билгеле бер вакытта «тынычлык һәм иминлекне» игълан итәчәген беләбез. Бу кайчан булачак? Без була алган ике вариантны карап чыктык. Беренче вариант: хөкүмәтләр «тынычлык һәм иминлекне» ялган динне юк иткәнче игълан итәчәк. Икенчесе: бу игълан ялган дин юк ителгәннән соң яңгыраячак. Төгәл ничек булачагын күз күрер. Еш кына без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, алар үтәлә башлагач я үтәлгәннән соң гына, тулысынча аңлыйбыз. (Яхъя 12:16 белән чагыштыр.)

Ничек кенә булмасын, иң мөһиме — «тынычлык һәм иминлекнең» кайчан игълан ителәчәге түгел, ә Аллаһыга тугры булып калуыбыз. Без «уяу һәм аек фикерле» булырга тиеш. Шул чакта, вакыйгалар нинди генә тәртиптә барса да, без аларга тулысынча әзер булачакбыз (1 Тис. 5:6).

a 2025 елгы «Күзәтү манарасы»ның ноябрь чыгарылышын карагыз.

b Паул кулланган сүзләрдән күренгәнчә, бу игълан бер я берничә тапкыр яңгырарга мөмкин.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу