Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 февраль 20-25 б.
  • Чумдырылганнан соң туа алган авырлыкларга әзерләнегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чумдырылганнан соң туа алган авырлыкларга әзерләнегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КАРДӘШ БЕЗНЕ РӘНҖЕТСӘ
  • ҮТКӘНДӘГЕЛӘРНЕ САГЫНА БАШЛАСАК
  • БАШКАЛАР ЙӘҺВӘНЕ КАЛДЫРСА
  • Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 февраль 20-25 б.

27 АПРЕЛЬ — 3 МАЙ, 2026

99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп

Чумдырылганнан соң туа алган авырлыкларга әзерләнегез

«Аяк табаннарым синең эзләреңнән йөрсен, шулчак аякларым абынмас» (ЗӘБ. 17:5).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Яңа гына суга чумдырылган мәсихчеләр туа алган авырлыкларга ничек әзерләнә ала?

1, 2. Хакыйкать юлында очрый алган авырлыкларга әзерләнер өчен, нинди адымнар ясау мөһим? Мисал китерегез.

ШАЙТАН дөньясында авырлыкларсыз булмый. Гайсә үз шәкертләрен «иманнан ваз кичәргә этәрә» алган хәл-шартлар туачак дип кисәткән (Мат. 18:7). Мәсәлән, кардәшләр белән авырлыкларыбыз туарга мөмкин. Әмма шул авырлыкларга әзерләнсәк, без, аларны кичереп чыгып, иманда нык кала алырбыз.

2 Бер мисал карап чыгыйк. Йәһвәнең оешмасы безне табигать афәтләренә алдан әзерләнергә дәртләндерә. Без моны ничек эшлибез? Башта без үзебез яшәгән җирдә нинди афәтләр була алганын билгелибез. Бу җиргә күптән түгел генә күченгән булсак, моны эшләү аеруча мөһим. Аннары һәр очракта ничек эш итәчәгебезне планлаштырабыз (Гыйб. сүз. 21:5). Нәкъ шулай ук безгә хакыйкать юлында очрый алган авырлыкларны билгеләргә һәм аларга инде хәзер әзерләнергә кирәк. Шулай эшләсәк, без аларны уңышлы кичереп чыга алырбыз һәм алар Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китермәс (Зәб. 17:5). Әйдәгез, андый өч авырлыкны һәм аларга ничек әзерләнеп булганын карап чыгыйкa.

КАРДӘШ БЕЗНЕ РӘНҖЕТСӘ

3. Без җыелышта нинди авырлыкка очрарга мөмкин?

3 Беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгәнегезне исегезгә төшерегез. Сез алар арасында мәхәббәт хөкем сөргәнен күргәнсездер һәм хакыйкатьне тапканыгызга инангансыздыр (Яхъя 13:35; Көл. 3:12). Бла́нкаb исемле апа-кардәш нәкъ шундый хисләр кичергән булган. Әмма суга чумдырылганнан соң, ул көтелмәгән бер авырлыкка очраган. Ул болай дип сөйли: «Бер апа-кардәш минем белән үзен тупас тотты. Ул шулай ук башкалар турында начарны сөйләде. Мин моны һич көтмәгән идем. Мине бит Йәһвә Шаһитләре үзләрен дусларча тота һәм башкаларны ярата дип өйрәткәннәр иде». Әлбәттә, кардәшләр мәсихче сыйфатлар үстерер өчен күп тырышлыклар куя, шулай да алар камилсез булып кала (Эфес. 4:23, 24; 1 Яхъя 1:8). Шуңа күрә иртәме, соңмы, берәр кардәш безне сүзе я эше белән рәнҗетергә мөмкин (Ягък. 3:8). Кызганычка каршы, кайберәүләр моның аркасында Йәһвәгә хезмәт итми башлаган.

4. Берәр кардәш сезне рәнҗеткәч бу сезне абындырмасын өчен, инде хәзер нәрсә эшләп була? (Эфеслеләргә 4:32)

4 Берәр кардәш сезне рәнҗеткәч бу сезне абындырмасын өчен, сез инде хәзер нәрсә эшли аласыз? Эфеслеләргә 4:32 дә искә алынган сыйфатларны күрсәтергә өйрәнегез. (Укы.) Игелекле, кызганучан булырга тырышсагыз, кирәкмәгән бәхәсләрдән качарсыз. Башкаларның хаталарын мөмкин кадәр тизрәк кичерүне максат итеп куегыз. Бу яктан сезгә нәрсә булышыр? Йәһвәдән никадәр еш кичерү сораганыгыз һәм аның үзегезне һәрвакыт кичергәне турында уйланыгыз (Мат. 6:12). Йәһвәнең кичерүе өчен рәхмәт хисегез сезгә башкаларны кичерергә ярдәм итәр.

5. Безне рәнҗетсәләр, Изге Язмалардагы нинди принцип безгә булыша ала? (Гыйбрәтле сүзләр 19:11) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

5 Гыйбрәтле сүзләр 19:11 укы. Изге Язмаларда язылганча, төшенә белүc безнең ачуыбызны баса. Берничә ел элек суга чумдырылган Ри́мага бу принцип бик булыша. Ул болай ди: «Берәр кардәшнең тәртибе мине рәнҗетсә, мин Гыйбрәтле сүзләр 19:11 не исемә төшерәм. Аның хәл-шартлары, үткәндәге тормышы һәм нәрсә аркасында ул үзен шулай тота икәнлеге турында уйланам. Шулай ук мин аның белән вәгазьгә барам. Бу миңа аның белән яхшырак танышырга булыша». Сез дә инде хәзер кардәшләр белән яхшырак танышырга тырышыгыз. Шулай сез аларны яхшырак аңлый башларсыз һәм, алар сезне рәнҗетсә, сезгә аларны кичерү җиңелрәк булыр.

Коллаж: 1. Патшалык Залының территориясен җыештырганда, бер абый-кардәш икенчесенең сүзләренә рәнҗи. 2. Соңрак ул шул абый-кардәш белән шатланып вәгазьли.

Берәр кардәш сезне рәнҗетсә, аның белән бергә вәгазьгә чыгыгыз (5 нче абзацны кара)


6. Кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга нәрсә булышыр?

6 Сезгә кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга нәрсә ярдәм итәр? Алар белән якынрак танышканда, аларның яхшы сыйфатларын күрергә тырышыгыз. (Рим. 12:10; Флп. 2:2, 3; Гыйбрәтле сүзләр 10:12 белән чагыштыр.) Яңа гына суга чумдырылган Марк исемле абый-кардәшкә бу бик булышкан. Кардәшләре белән күбрәк вакыт үткәрә башлагач, ул аларның кимчелекләрен күргән. Ни өчен бу аны абындырмаган? Ул болай ди: «Мин кардәшләрнең кечкенә җитешсезлекләренә игътибар туплаганымны аңладым. Дөнья кешеләренең гөнаһлары белән чагыштырганда, алар бит берни дә түгел. Мин кардәшләремнең кимчелекләренә түгел, ә яхшы сыйфатларына игътибар тупларга кирәклеген аңладым». Сез дә шулай эшләсәгез, кардәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә булырсыз.

ҮТКӘНДӘГЕЛӘРНЕ САГЫНА БАШЛАСАК

7. Нәрсә аркасында без үткәндәгеләрне сагына башлый алабыз?

7 Хакыйкатьне белгәч, сез, һичшиксез, Шайтанның явыз дөньясын калдырганыгызга бик шат булгансыз. Сез, бәлки: «Ничек инде бу дөньяны сагынып була?» — дип уйлагансыздыр. Әмма, авырлыкларга очрагач, сез Йәһвә хакына калдырган нәрсәләрне исегезгә төшерә я хәтта сагына башларга мөмкин. (Саннар 11:4—6 белән чагыштыр.) Мәсәлән, кайбер кардәшләр акчалы, әмма күп вакыт ала торган эшне калдырган. Башкалар Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, дуслары алардан читләшкән. Ә кемдер нәҗес, әмма үзенә рәхәтлек китергән гадәтеннән арынган. Мәсихче андый нәрсәгә үзен Йәһвәдән читләштерергә юл куйса, бик аяныч булыр иде! Авырлыклар туганда үткәндәге нәрсәләргә кайтмас өчен, инде хәзер нәрсә эшләп була?

8. Ибраһим белән Сарадан нәрсәгә өйрәнеп була?

8 Изге Язмаларда искә алынган Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре үткәндәгеләрне сагына башлый алган. Ибраһим белән Сара мисалын алыйк. Йәһвәнең кушуы буенча, алар, ныгытылган Ур шәһәрен калдырып, чатырларда яши башлаган (Евр. 11:8, 9). Әлбәттә, Урдагы уңайлы тормыш кайвакыт аларның исләренә төшкәндер. Әмма Ибраһим белән Сара һәрдаим «калдырып киткән җирләрен хәтерләренә төшереп торган булса», ягъни анда кайту турында хыяллана башласа, алар туган җирләренә әйләнеп кайтыр иде. Алар исә игътибарларын киләчәккә туплаган (Евр. 11:15, 16).

9. Рәсүл Паул үзе калдырган нәрсәләргә ничек караган? (Филипиялеләргә 3:7, 8, 13)

9 Рәсүл Паул мисалы да игътибарга лаек. Мәсихче булып киткәнче, ул таныклы Канун өйрәтүчесе Гамәлиилдән белем алган һәм аның яһүд җәмгыятендә күренекле кеше булып китәргә мөмкинлеге булган (Рәс. 22:3; Гәл. 1:13, 14). Әмма, яхшы хәбәрне кабул иткәч, ул боларның барысыннан баш тарткан. Мәсихче булып киткәч, аның тормышы җиңел булганмы? Юк. Аны кыйнаганнар, төрмәгә япканнар, һәм милләттәшләре аны нәфрәт иткән (2 Көр. 11:23—26). Игътибарын авырлыкларга гына тупласа һәм элеккеге тормышы никадәр җиңел булганы турында уйланса, ул мәсихче булып китү хата булган дигән нәтиҗәгә килә алыр иде. Моның урынына, Паул Гайсә Мәсихкә хезмәт итү хөрмәте һәм киләчәктәге искиткеч әҗере турында уйланган. Паул бу фатихаларның, үзе калдырган нәрсәләр белән чагыштырганда, күпкә кыйммәтрәк булганын аңлаган. (Филипиялеләргә 3:7, 8, 13 укы.)

10. Нәрсә турында һәрдаим уйланырга кирәк? (Марк 10:29, 30) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

10 Безнең өчен сабак нинди? Мәсихче булып китәр өчен калдырган нәрсәләр турында уйлыйсыз икән, аларны ни өчен калдырганыгызны да истә тотыгыз (Вәг. 7:10). Шул нәрсәләрне хакыйкать биргән фатихалар белән чагыштырыгыз. Сез Галәм Хакиме белән дус булдыгыз (Гыйб. сүз. 3:32). Сезнең үзегезне яраткан рухи гаиләгез бар. (Марк 10:29, 30 укы.) Һәм сезне гаҗәеп киләчәк көтә (Ишаг. 65:21—23). Йәһвәгә хезмәт итү китергән фатихалар турында регуляр рәвештә уйлансагыз, үткәндәгеләрне әллә ни сагынмассыз.

Үткәннәрне сагыныр урынына, Аллаһы үзегезгә ышанып тапшырган хезмәттән шатлык табыгыз (10 нчы абзацны кара)e


11. Розмари мисалыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

11 Ро́змари исемле апа-кардәш якынча 50 яшендә суга чумдырылган. Үткәндәгеләрне сагынмас өчен аның нәрсә эшләгәненә игътибар итик. Ул болай ди: «Башта мин Раштуа бәйрәмен юксындым, чөнки ул көнне без гаилә белән бергә җыела идек. Миңа якыннарыма бүләкләр бирү ошый иде. Балаларның, чыршы тирәли җыелып, бүләкләрен ачканда, шатлыктан балкып торган йөзләрен күрү шундый сөендерде». Аңа нәрсә булышкан? Ул болай дип дәвам итә: «Раштуа бәйрәмен сагынмас өчен, мин һәр ел берәр көнне гаиләмне җыям, аларга бүләкләр бирәм һәм һәрберсенә аны нәрсә өчен яратканымны әйтәм». Розмари тагын бер авырлыкка очраган. Ул болай дип әйтә: «Хакыйкатьне белгәч, элеккеге дусларым минем белән аралашмый башлады. Кайвакыт мин аларны сагына идем һәм үземне ялгыз хис иттем»d. Ул нәрсә эшләгән? Ул төрле апа-кардәшләр белән вәгазьгә сөйләшә башлаган. Розмари әйтә: «Бу миңа яңа дуслар табарга булышты. Мин аларны бик яратам һәм кадерлим». Сез аңардан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Үзегезгә элек рәхәтлек китергән нәрсәләр сагындырырга мөмкин, әмма сез аларны үзегезне чыннан да бәхетле иткән нәрсәләр белән алмаштыра аласыз (Флп. 4:8, 9). Йәһвәнең сезгә һәрвакыт күпкә күбрәкне биргәнен истә тотыгыз.

БАШКАЛАР ЙӘҺВӘНЕ КАЛДЫРСА

12. Нинди хәл сезнең өчен бик авыр булырга мөмкин?

12 Йәһвә Шаһите булып киткәч, сез, бозык дөньядан чыгып, әхлакый яктан саф, рухи оҗмахка кергәнегезне сизгәнсездер (Ишаг. 65:14). Шулай да вакыт-вакыт сез кемнеңдер җитди гөнаһ кылганын я хәтта җыелыштан читләштерелгәнен ишетергә мөмкин (1 Көр. 5:13). Андый хәл Са́мар исемле апа-кардәшкә ничек тәэсир иткәненә игътибар итик. Ул болай ди: «Мин суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, бер өлкән җитди гөнаһ кылды һәм аны җыелыштан читләштерделәр. Бу мине чак кына абындырмады. Өлкәннең Йәһвәгә һәм җыелышка каршы гөнаһ кыла алуы акылыма сыймады». Әлбәттә, без кардәшләрнең Йәһвәне яратканына һәм аңа тугрылык сакларга теләгәненә шикләнмибез (1 Көр. 13:4, 7). Шулай да безгә аек карашлы булырга кирәк. Һәр ел бит кемнедер җыелыштан читләштерәләр. Ә без яраткан я хөрмәт иткән кеше начар юлга басса, бу аеруча авыр.

13. Якын кешебез Йәһвәне калдыргач абынмас өчен, инде хәзер нәрсә эшләп була?

13 Без үзебезне андый хәлгә ничек әзерли алабыз? Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз (Ягък. 4:8). Аның белән дуслыгыгыз башкаларның тугры булу-булмавына бәйле булмасын. Еш кына гаилә һәм җыелыш белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылсак та, без шәхси рәвештә дә дога кылырга һәм Изге Язмаларны укырга тиеш (Зәб. 1:2; 62:8).

14. Рәсүл Петердән нәрсәгә өйрәнеп була? (Яхъя 6:66—68)

14 Рәсүл Петернең үрнәгенә игътибар итик. Күпләр Гайсәнең сүзләре аркасында аның белән йөрүдән туктагач, Петер аны калдырмаган. Ни өчен? Ул да Гайсәнең сүзләрен аңлап бетермәсә дә, аның Яхъя 6:66—68 дә нәрсә әйткәненә игътибар итик. (Укы.) Ул башкаларның тәртибенә түгел, ә Гайсәдән ишеткән хакыйкатькә игътибар туплаган. Бүген дә башкаларның эшләре хакыйкатьнең кыйммәтлеген киметми. Шуңа күрә хакыйкатькә нык итеп ябышыгыз! Элегрәк искә алынган Самар болай ди: «Мин һәрвакыт шуны исемә төшерәм: бер кешенең начар эшләре җыелышның һәм оешманың нинди икәнен күрсәтми; Йәһвә дә андый тәртипне хупламый».

15. Эмили очрагы сезне нәрсәгә өйрәтә?

15 Э́мили исемле апа-кардәшнең очрагын алыйк. Ул суга чумдырылганнан соң нибары бер атна үткәч, аның әнисе аларны калдырып киткән һәм җыелыштан читләштерелгән булган. Эмили болай дип әйтә: «Алай булыр дип, мин беркайчан да уйламаган идем. Бу минем өчен иң авыр сынау булды. Мин әниемне бик сагынам». Эмилига нәрсә булыша? Ул болай ди: «Мин ялгыз түгел. Миңа әтием дә, җыелыш та ярдәм итә. Кардәшләр минем өчен чын гаиләм булып китте. Һәрберебез ниндидер авырлыклар кичерә. Шуңа күрә бер-беребезгә терәк булырга кирәк» (1 Пет. 5:9). Кардәшләр белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр өчен, авырлыкларны көтәсе юк. Алар белән дуслыкны инде хәзер үстерегез. Шулчак, нинди генә хәл була калмасын, сез үзегезне әллә ни ялгыз хис итмәячәксез.

16. Нәрсәне истә тотарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Шуны да онытмагыз: Йәһвә кемне яратса, шуны тәрбияли (Евр. 12:6). Ул җыелыштан читләштерелгәннәрнең барысының да кире кайтуларын тели (2 Пет. 3:9). Шуңа күрә якын кешегез җыелыштан читләштерелгән булса, өлкәннәрнең, аңа Йәһвәгә кайтырга булышыр өчен, кулдан килгәнне эшләгәненә шикләнмәгез (2 Тим. 2:24, 25).

Ике өлкән җыелыштан читләштерелгән ир кеше янына килгән. Берсе ачык Изге Язмаларны тота, икенчесе шул кешегә «Йәһвәгә кире кайт» брошюрасында бер фикерне күрсәтә.

Якын кешегез җыелыштан читләштерелгән булса, өлкәннәрнең аңа Йәһвәгә кайтырга булышырга теләгәнен истә тотыгыз (16 нчы абзацны кара)f


17. Нәрсәгә без шикләнмибез?

17 Суга чумдырылганнан соң, башка авырлыклар да туарга мөмкин. Әмма сезгә куркасы юк. Сез аларга инде хәзер әзерләнә аласыз. Өстәвенә, Йәһвә Аллаһы үзе сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Ул әлегә кадәр сезне калдырмады һәм сезгә мәңге булышып торырга тели! (1 Пет. 5:10) Нинди генә сынауларга очрасагыз да, ул сезгә, көч биреп, барысын кичереп чыгарга булышачак. Аның ярдәмен кабул итсәгез, бернинди авырлык та сезне Йәһвәдән аера алмаячак! (Зәб. 119:165; Рим. 8:38, 39)

БИРЕДӘГЕ АВЫРЛЫКЛАРГА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕП БУЛА?

  • Кардәш безне рәнҗетә

  • Үткәндәгеләрне сагынабыз

  • Берәрсе җыелыштан читләштерелә

154 ҖЫР Мәңгелек мәхәббәт

a Бу мәкалә яңа гына суга чумдырылганнар өчен язылган булса да, ул безнең барыбыз өчен дә файдалы булыр.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Төшенә белү күренгәнне генә түгел, ә күбрәкне күрү сәләтен үз эченә ала. Ул безгә ни өчен башкалар тегеләй я болай әйтә яки эш итә икәнен аңларга булыша.

d Өйрәнү үткәргән кардәш кенә түгел, ә барыбыз да өйрәнүчегә һәм яңа гына суга чумдырылган кардәшкә игътибар күрсәтергә тиеш. 2021 елгы «Күзәтү манарасы»ның март чыгарылышында «Җыелыштагылар өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша?» дигән мәкаләнең 15, 16 нчы абзацын карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Хезмәттә катнашканда, апа-кардәш, футбол уйнаучыларны күреп, үзенең дә элек оста футболчы булганын исенә төшерә. Соңрак ул кайчандыр бергә бер командада уйнаган кызга вәгазьли.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Ике өлкән, җыелыштан читләштерелгән кеше янына килеп, аны Йәһвәгә кайтырга дәртләндерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу