Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 февраль 14-19 б.
  • Суга чумдырылу максатына омтылыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Суга чумдырылу максатына омтылыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕ НӘРСӘ ТОТКАРЛЫЙ?
  • АХЫРНЫҢ ЯКЫН БУЛУЫН ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ БЕЛӘН СУЗМАГЫЗ
  • Суга чумдырылуның мәгънәсе һәм мөһимлеге
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Сез Йәһвәгә багышланырга әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Суга чумдырылганнан соң да, Гайсә артыннан барыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Суга чумдырылу — ирешерлек максат
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 февраль 14-19 б.

20—26 АПРЕЛЬ, 2026

49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү

Суга чумдырылу максатына омтылыгыз

«Менә! Хәзер... аеруча уңай вакыт» (2 КӨР. 6:2).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Хәзер Йәһвә белән дуслашыр өчен һәм суга чумдырылыр өчен иң яхшы вакыт.

1. а) Суга чумдырылып, без нинди фатихаларга ия була алабыз? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

ҮТКӘН мәкаләдә әйтелгәнчә, кеше, үзен Йәһвәгә багышлап һәм суга чумдырылып, Аллаһыдан саф вөҗдан сорый (1 Пет. 3:21). Ул яшьләр һәм җыелышка килгән яңа кешеләр өчен яхшы үрнәк булып тора. Ул иң яхшы карар кабул иткән! Әмма сезне бу адымны ясаудан нәрсәдер тоткарлап торырга мөмкин. Һичшиксез, сез Йәһвәне яратасыз һәм аның ихтыярын үтәргә телисез. Сез, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен һәм Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, суга чумдырылу бик мөһим икәнен беләсез (Рәс. 2:38—40). Бу максатка омтылырга сезгә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә без 1) кайберәүләрне суга чумдырылудан нәрсә тоткарлап торганын, 2) ни өчен ахырның якын булуын истә тоту мөһим икәнен һәм 3) ни өчен мөмкин кадәр тизрәк, үзгәрешләр ясап, суга чумдырылырга кирәклеген карап чыгарбыз.

КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕ НӘРСӘ ТОТКАРЛЫЙ?

2. Кайберәүләрне суга чумдырылудан нәрсә тоткарлап тора?

2 Кайберәүләрне суга чумдырылудан курку тоткарлап тора. Мәсәлән, алар, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләсәләр дә, беркайчан да аңа яраклы була алмаслар дип борчыла. Сез дә шулай уйлыйсыз икән, Йәһвәнең үз хезмәтчеләреннән камиллекне көтмәгәнен исегездә тотыгыз. Без аңа иң яхшысын бирәбез икән, ул канәгать. Моңа инандыручы шигырьләр турында уйланыгыз (Зәб. 103:13, 14; Көл. 3:23). Каршылыклардан куркасыз икән, Йәһвәдән мәдхия җырлаучыныкы кебек иман сорагыз. Ул болай дип язган: «Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» (Зәб. 118:6)

3. Кайберәүләргә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Кайберәүләр, Йәһвәне яратсалар да, белемнәре җитәрлек түгел дип уйлый. Әмма суга чумдырылыр өчен никадәр күп белергә кирәк? Изге Язмалардагы бер очракка игътибар итик. Бер тапкыр Паул белән Си́лас төрмәдә утырганда, кинәт көчле җир тетрәү булган. Шуннан соң алар төрмә сакчысына һәм аның гаиләсенә вәгазьләгән. Күрәсең, бу кеше өендәгеләре белән бергә җир тетрәүнең Аллаһыдан булганын аңлаган. Шул төнне Паул белән Силас аларга Йәһвә һәм Гайсә турында сөйләгән. Нәтиҗәдә, алар «тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән» (Рәс. 16:25—33). Сез Йәһвәне беләсез икән, аны бөтен йөрәгегез белән яратасыз, Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны беләсез, гөнаһларыгыздан тәүбә иткәнсез һәм Аллаһының нормалары буенча яшәргә тәвәккәл икән, сез суга чумдырылырга әзер (Марк 12:30).

Паул белән Силас төнлә төрмә сакчысына һәм аның гаиләсенә вәгазьли. Барысы да игътибар белән тыңлап тора.

Паул белән Силас төрмә сакчысына һәм аның гаиләсенә вәгазьләгәннән соң, тегеләре «тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән» (3 нче абзацны кара)


4. Кайберәүләр нәрсә турында борчыла? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Кайберәүләр Аллаһыны сөендерергә тели, әмма моның «бәясе» турында артык борчыла. Әлбәттә, берәр карар кабул итәр алдыннан моның күпмегә төшәсе турында уйлау акыллы (Лүк 14:27—30). Әмма кайберәүләр Аллаһыга хезмәт итү үзләрен күп нәрсәдән мәхрүм итәр дип уйлый. Мәсәлән, Кэ́ндис әле кыз чагында Аллаһының нормалары белән танышкан булган, ләкин алар буенча яшәмәгән. Инде үскәч, аңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткәннәр. Шул вакытны искә төшереп, ул болай ди: «Мин Йәһвәне сөендерер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белә идем, ләкин дөньяны һәм андагы нәрсәләрне ярату мине тоткарлап торды. Тормышымны үзгәртергә авыр булачагын мин аңлый идем». Ә башкалар, суга чумдырылгач Аллаһы нормаларын бозарлар, дип борчыла. Алар, җитди гөнаһ кылсалар, үзләрен җыелыштан читләштерерләр дип курка. Андый борчылулардан ничек арынырга?

Апа-кардәш бер яшь хатын белән Изге Язмаларны өйрәнә. Апа-кардәш сөйләгән вакытта, тегесе исерткеч эчемлекләр эчеп дуслары белән төнге клубта биегәнен күз алдына китерә.

Кайберәүләр, Аллаһыны сөендерергә теләсә дә, аңа хезмәт итәр өчен күп нәрсәдән баш тартырга кирәк булыр дип борчыла (4 нче абзацны кара)


5. Суга чумдырылыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, нәрсә турында уйланырга кирәк? (Маттай 13:44—46)

5 Берәр әйберне сатып алырга теләгәндә, без аның бәясе турында гына түгел, ә безгә китерәчәк файдасы турында да уйланабыз. Файдасы бәясенә караганда күпкә күбрәк булса, без аны шунда ук сатып алырбыз. Шул ук рәвешчә, суга чумдырылыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, ясыйсы үзгәрешләр турында гына уйламагыз. Күбрәк Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр тормышыгызны никадәр яхшыртачак икәне турында уйланыгыз. Гайсә бу фикерне, ике гыйбрәтле хикәя сөйләп, белдергән. (Маттай 13:44—46 укы.) Аларның икесендә дә кеше, тапкан кыйммәтле нәрсәне сатып алыр өчен, бар булганын сатып җибәргән. Сез дә бик кыйммәтле нәрсәне — Патшалык турындагы хакыйкатьне таптыгыз. Хакыйкать буенча яшәр өчен тырышлыклар куяргамы, юкмы дип икеләнәсез икән, Гайсәнең бу гыйбрәтле хикәяләре турында җентекләп уйланыгыз. Үз-үзегездән болай дип сорагыз: «Мин кыйммәтле нәрсәне тапканыма чыннан да ышанаммы? Мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне, өметемне һәм искиткеч кардәшлекне кадерлимме?» Җавапларыгыз сезгә суга чумдырылырга нәрсә комачаулаганын аңларга булышыр.

6. Йөрәк торышыгызны ничек яхшыртырга?

6 Гайсә чәчүче турындагы гыйбрәтле хикәяне дә сөйләгән. Анда ул йөрәк торышы да безгә рухи яктан үсәргә комачаулый алганын күрсәткән. «Яхшы күңелле кешеләр» исә Патшалык турындагы хәбәрне кабул итә дип әйткән ул (Лүк 8:5—15). Йөрәк торышыгыз сезне борчый икән, бирешмәгез. Йәһвә сезгә «яңа йөрәк» — аның җитәкчелегенә буйсынырга әзер йөрәк бирә ала. Шуңа күрә Йәһвәдән йөрәгегез туфрагын йомшартсын һәм анда Патшалык турындагы хакыйкать чәчәк атсын дип сорагыз (Йәз. 18:31; 36:26).

7, 8. Ни өчен кайбер яшьләр суга чумдырылырга ашыкмый? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Йәһвәне яратучы кайбер яшьләр башкаларның тәэсире аркасында суга чумдырылырга әллә ни ашыкмый. Мәсәлән, әхлакый нормалар турында әйткәндә, мәктәптәге укытучылар аларны «киң карашлы» булырга дәртләндерергә мөмкин. Әмма Йәһвәнең нормаларын бозу аяныч нәтиҗәләргә китерә ала (Зәб. 1:1, 2; Гыйб. сүз. 7:1—5). Тыңламаучанлыкның ачы җимешләрен татымас өчен, мәдхия җырлаучының үрнәгенә иярегез. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк, чөнки искә төшерүләрең турында уйланам мин» (Зәб. 119:99).

8 Кызганычка каршы, кайбер мәсихче әти-әниләр үз балаларының суга чумдырылуларына киртәләр куя. Аларны күбрәк баланың белем алуы, яхшы эшкә урнашуы борчый. Ә кайберәүләр бары тик үз баласына рухи максатлар куярга ярдәм итми. Синең дә әти-әниең үзеңә рухи яктан үсәргә әллә ни булышмаса, алар белән моның турында сөйләшеп кара. Бер дә шикләнмә, сиңа күпме генә яшь булса да, син Йәһвә белән якын дус була аласың (Гыйб. сүз. 20:11).

Яшүсмер малай үз әти-әнисе белән «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 23 нче бүлеге нигезендә сөйләшә.

Әти-әниең белән суга чумдырылуың турында сөйләшеп алырга тартынма (8 нче абзацны кара)


9. Ни өчен кайберәүләр суга чумдырылуларын кичектерә?

9 Кайберәүләр суга чумдырылырга әзер, әмма алар башкаларны көтә. Кемдер, мәсәлән, дусты я туганы белән бер үк көнне суга чумдырылырга тели. Әлбәттә, якын кешең белән бергә суга чумдырылу теләге яхшы, ләкин бу сине тоткарлап торырга тиешме? Йәһвәгә багышланганда, син аңа шәхси вәгъдә бирәсең бит. Шуңа күрә синең суга чумдырылуың башкаларның карарларына бәйле булырга тиеш түгел (Рим. 14:12).

АХЫРНЫҢ ЯКЫН БУЛУЫН ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

10. Ни сәбәпле кайберәүләр рухи яктан үсәр өчен тырышлыклар куймый?

10 Кемдер, ахырга кадәр әле вакыт бар дип уйлаганга, рухи яктан үсәр өчен тырышлыклар куймый. Алай дип фикер йөртү акыллымы? Гайсә үз шәкертләрен: «Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип кисәткән булган (Лүк 12:40).

11. Йәһвәне күбрәк белгән саен, безнең нинди теләгебез үсәр һәм ни өчен? (Зәбур 119:60)

11 Йәһвәгә багышланырга безне ярату дәртләндерергә тиеш. Мәхәббәт Аллаһысы турында күбрәк белгән саен, без аның әмерләрен күбрәк ярата башлыйбыз һәм алар буенча яшәргә теләгебез дә үсә. (Зәбур 119:60 укы.) Шәкерт Ягъкуб Йәһвә әмерләрен кичектермичә үтәр өчен тагын бер мөһим сәбәпкә игътибар иткән: беребез дә иртәгә нәрсә буласын белми. Безнең «дөрес булганны» эшләр өчен бер көнебез дә калмаска мөмкин, шуңа күрә озакка сузмагыз (Ягък. 4:13—17).

12. Йөзем бакчасы турындагы гыйбрәтле хикәядән нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Әмма кайберәүләр: «Соңрак суга чумдырылсам да куркыныч түгел»,— дип уйларга мөмкин. Алар, Гайсәнең йөзем бакчасы турындагы гыйбрәтле хикәясен искә төшереп, болай дип фикер йөртә ала: «Бер сәгать эшләгән эшчеләр көне буе эшләгән эшчеләрнеке кебек үк хезмәт хакы алган бит». Анысы шулай. Әмма ни өчен соң алар бер сәгать кенә эшләгән? Алар: «Безне беркем дә ялламады»,— дип әйткән. Әйе, алар көне буе эшләүдән баш тартмаган, аларны нибары ялламаганнар. Ә йөзем бакчасының хуҗасы аларны чакыргач, бу эшчеләр шунда ук эшкә керешкән (Мат. 20:1—16). Гайсә дә безне үзенең шәкертләре булырга һәм Патшалык эшендә катнашырга чакыра. Бу чакыруны ишеткәч үк, аны кабул итик.

13. Без Лут хатыны очрагыннан нинди сабаклар алабыз?

13 Кайберәүләр: «Нәкъ ахыр алдыннан үзгәрешләр ясармын әле»,— дип уйласалар да, шуны истә тотарга кирәк: вакытны сузган саен, үзгәрешләр ясау авыррак булыр. Гайсә, моны белеп, шәкертләрен: «Лут хатынын исегездә тотыгыз»,— дип кисәткән (Лүк 17:31—35). Лут хатыны, Аллаһының Сәдүм белән Гамураны менә-менә юк итәчәген белсә дә, үз мал-мөлкәтен калдырырга әзер булмаган (Ярат. 19:23—26). Аның очрагы шулай ук вакытның чикле икәнен күрсәтә. Билгеле бер вакытта «ишек» мәңгегә ябылыр һәм үзгәрешләр инде ясап булмас (Лүк 13:24, 25).

14. Ахырга кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше сезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

14 Бүгенге вакыйгалардан без Изге Язмалардагы ахырга кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен күрәбез. Бу вакыйгалар сезгә турыдан-туры тәэсир итмәсә дә, алар сезне тизрәк эш итәргә дәртләндерергә тиеш. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр турында уйланыйк. Рәсүл Петер аларны: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә аек фикерле булыгыз»,— дип кисәткән (1 Пет. 4:7). Петер монда, күрәсең, яһүд системасының ахыры турында язган. Ул Иерусалимнан ерак яшәгән мәсихчеләргә язган булган, шуңа күрә алар бу шәһәрнең юк ителүен үз күзләре белән күрмәс иде (1 Пет. 1:1). Әмма бу пәйгамбәрлекнең үтәлгәнен белгәч, аларның Йәһвәнең башка вәгъдәләренә дә ышанычлары ныгыган. Сезне дә ахырга кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше суга чумдырылыр өчен үзгәрешләр ясарга дәртләндерсен.

15. Йәһвә көненә ничек әзер булырга? (2 Петер 3:10—13)

15 Петер үзенең икенче хатында Йәһвәнең хөкем көненә әзер булырга кирәклеге турында язган. Ул вакытта Йәһвәнең көне әле ерак киләчәктә генә булган. Шулай да Петер имандашларын шул көнне «хәтерләрендә сакларга», ягъни «бик теләргә» өндәгән. (2 Петер 3:10—13 укы; иск.) Йәһвә көнен хәтеребездә саклаганыбызны без аңа әзер булып күрсәтәбез. Ә әзер булуыбыз «изге тәртипле булуыбыздан һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләрдән» күренер. Андый эшләребезне күреп, Аллаһының никадәр сөенгәнен күз алдына китерегез. Ә үзегезне аңа багышлап, суга чумдырылсагыз, ул бигрәк тә шатланыр.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУ БЕЛӘН СУЗМАГЫЗ

16. Чумдырылуга омтылыр өчен кайчан иң яхшы вакыт? (2 Көринтлеләргә 6:1, 2) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

16 Суга чумдырылуга омтылыр өчен хәзер иң яхшы вакыт. (2 Көринтлеләргә 6:1, 2 укы.) Филип очраткан хәбәш түрәсе кичектермичә эш итәргә кирәклегенә төшенгән. Яхшы хәбәрне аңлагач һәм суга чумдырылырга мөмкинлеге тугач, ул болай дип уйламаган: «Миңа әле күбрәк белем аласы бар. Юлымда тагын сулыклар булыр әле». Юк, ул Филипкә болай дигән: «Менә бит су, суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» (Рәс. 8:26, 27, 35—39) Нинди искиткеч үрнәк! Суга чумдырылгач, «хәбәш түрәсе шатланып юлын дәвам иткән».

Коллаж: 1. Хәбәш түрәсе суга керә; Филип аны суга чумдырырга җыена. 2. Инде күрсәтелгән өйрәнүче һәм апа кардәш Патшалык Залында ике өлкән белән шатланып сөйләшеп тора.

Хәбәш түрәсенең үрнәгеннән без суга чумдырылуга омтылыр өчен иң яхшы вакыт хәзер икәнен аңлыйбыз (16 нчы абзацны кара)a


17. Нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Суга чумдырылыргамы, юкмы дип икеләнәсез икән, Йәһвәнең сезнең белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга теләгәнен истә тотыгыз (Рим. 2:4). Ул сезгә курку-борчуларыгызны җиңәргә һәм башкаларның тискәре тәэсиренә бирелмәскә булышыр. Суга чумдырылгач, сез Аллаһы алдында саф вөҗданга ия булырсыз һәм «үткәндәгеләр» сезнең өчен әллә ни әһәмиятле түгел икәнен аңларсыз (Флп. 3:8, 13). Сез «алдагыларга» омтылырсыз, ягъни Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләренә биргән вәгъдәләренең үтәлешен зарыгып көтәрсез (Рәс. 3:19).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Кайберәүләрне суга чумдырылудан нәрсә тоткарлап тора?

  • Ни өчен суга чумдырылу белән сузу акыллы түгел?

  • Чумдырылуга омтылыр өчен кайчан иң яхшы вакыт?

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Хәбәш түрәсе Филипкә суга чумдырылырга теләге турында әйткән кебек, өйрәнүче хатын-кыз өлкәннәргә үзенең суга чумдырылырга теләген белдерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу