13—19 АПРЕЛЬ, 2026
52 ҖЫР Мәсихче багышлану
Суга чумдырылуның мәгънәсе һәм мөһимлеге
«[Кешеләрне] шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз» (МАТ. 28:19).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Суга чумдырылу нәрсә ул, ни өчен ул мөһим һәм нәрсәне үз эченә ала?
1. Ни өчен суга чумдырылу шундый мөһим?
ЯҢАЛАР суга чумдырылганда, без бик шатланабыз. Мәсихчеләрнең иң беренче очрашуы вакытында да шундый ук шатлык хөкем сөргән. Ул очрашуда күпләр суга чумдырылган һәм чумдырылуның мөһимлеген аңлатучы нотык яңгыраган (Рәс. 2:38, 40, 41). Рәсүл Паул язганча, «суга чумдырылу... турындагы тәгълимат» «Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматларга» керә (Евр. 6:1, 2). Бу тәгълимат гади булып тоелса да, безгә аны яхшы аңларга кирәк. Ни өчен?
2. Ни өчен суга чумдырылу тәгълиматын яхшылап аңлау мөһим?
2 Йорт нык булсын өчен, аның нигезе нык булырга тиеш. Нәкъ шулай ук, иманыбызны ныгытыр өчен, суга чумдырылу тәгълиматын яхшылап аңларга кирәк. Бу суга чумдырылырга әзерләнүчеләр өчен дә, инде күптән чумдырылган кардәшләр өчен дә мөһим. Бу мәкаләдә мондый сорауларга җавап каралачак: суга чумдырылу нәрсәне аңлата? чумдырылу ничек үтә? ни өчен, Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып, суга чумдырылырга кирәк?
СУГА ЧУМДЫРЫЛУНЫҢ МӘГЪНӘСЕ
3. Суга чумдырылып, кеше башкаларга нәрсәне күрсәтә?
3 Суга чумдырылып, кеше башкаларга шуны күрсәтә: ул Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турындагы хакыйкатьне кабул иткән; гөнаһларыннан тәүбә иткән; Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, тормышын үзгәрткән; Гайсә аша гына котылып булганын таный; Аллаһы ихтыярын аның оешмасы белән бергә үтәргә догада вәгъдә иткән. Андый вәгъдә биргәч, ягъни багышлангач, һәм суга чумдырылгач, кеше мәңгелек тормышка алып барган юлга баса.
4. Кешене тулысынча суга батырып алу нәрсәне символлаштыра? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
4 Кеше суга чумдырылганда, аны, тулысынча суга батырып, аннан чыгаралар. Моны җирләү һәм терелеп тору белән чагыштырып була. (Көләсәйлеләргә 2:12 белән чагыштыр.) Ни өчен бу чагыштыру урынлы? Суга батырылганда, кеше элеккеге тормышы өчен үлә дип әйтеп була. Ә судан чыгарылганда, ул, Аллаһы ихтыярын үтәп яшәр өчен, терелеп торгандай була.
Суга чумдырылганда, сез элеккеге тормышыгыз өчен үләсез һәм Аллаһы ихтыярын үтәп яшәр өчен терелеп торасыз дип әйтеп була (4 нче абзацны кара)
5. Суга чумдырылуга әзерләнер өчен куйган тырышлыкларыгыз кайсы яктан Нухның көймәне төзүенә охшаш? (1 Петер 3:18—21)
5 1 Петер 3:18—21 укы. Суга чумдырылуга әзерләнер өчен куйган тырышлыкларыбызны Нухның көймәне төзүе белән чагыштырып була. Сез Йәһвә белән таныша башлагансыз гына икән, чумдырылуга яраклы булыр өчен, сезгә күп үзгәрешләр ясарга кирәктер. Бу сезгә көймә төзүгә тиң авыр эш булып тоеладыр. Андый тырышлыклар кую чыннан да кирәкме соң? Һичшиксез! Нух турында уйланыйк. Көймәне төзү аның тормышын коткарган. Ул аны Йәһвә биргән план буенча төзергә тиеш булган. Йәһвәгә иман иткәнгә, аңа буйсынганга һәм Йәһвә аңа булышып торганга, Нух бу зур эшне башкарып чыга алган. Сез дә «барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшли» алырсыз (Ярат. 6:22).
6. Нинди мәгънәдә суга чумдырылу безне коткара ала?
6 21 нче шигырьдә рәсүл Петер суга чумдырылу безне «коткара» дип язган. Әлбәттә, кешене суга батырып алу үзеннән-үзе аны коткармый, гөнаһларын да юып төшерми. Гөнаһлардан безне Гайсәнең түгелгән каны гына сафландыра ала (1 Яхъя 1:7). Шулай да, чумдырылганда, кеше барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшли. Өстәвенә, ул шулай итеп «Аллаһыдан саф вөҗдан сорый». Бу үтенечкә җавап биреп, Йәһвә кешенең гөнаһларын кичерә. Шул мәгънәдә суга чумдырылу безне коткара, ягъни мәңге яшәргә мөмкинлек бирә.
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ НИЧЕК ҮТӘ?
7. Суга чумдырылу ничек үтә?
7 Суга чумдыру турында әйткәндә, кешене тулысынча суга батырырга кирәк дигән күрсәтмәдән тыш, Изге Язмаларда башка таләпләр язылмаган. Шулай да Изге Язмалар безгә нәрсә урынлы, ә нәрсә юк икәнлеген аңларга булыша. Мәсәлән, Аллаһы Сүзендәге принциплар суга чумдырылучыларга туры килгән киемне сайларга ярдәм итә, ә күзәтеп торучы кешеләргә үз-үзләрен ничек тотарга кирәк икәнен аңларга булыша (1 Көр. 14:40; 1 Тим. 2:9). Безнең көннәрдә суга чумдыруны, гадәттә, өлкәннәр үткәрә. Әмма без бу өлкәннәргә аерым игътибар бирмибез (1 Көр. 1:14, 15). Суга чумдыруны күп кеше күзәтәме, әзме, ул үз әһәмиятен югалтмый (Рәс. 8:36).
8. Суга чумдырылучылар нинди сорауларга җавап бирә һәм ни өчен бу урынлы? (Рәсүлләр 2:38—42) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Изге Язмаларда «бар кешеләргә телең белән игълан итү коткаруга илтә» дип әйтелә. Димәк, без үз иманыбызны белдерергә тиеш. (Рим. 10:9, 10; «рассказываешь другим» дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Моны эшләү аеруча суга чумдырылу көнендә урынлы. Менә ни өчен суга чумдырылучылар мондый ике сорауга җавап бирә. Беренчесе: «Син үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме, Йәһвәгә багышландыңмы һәм Гайсә Мәсих корбаны аша гына коткарылып булганын таныйсыңмы?» Бу сорау кешенең суга чумдырылганчы нинди адымнар ясаганын күрсәтә. Петер дә Илленче көн бәйрәмендә халыкны шул ук адымнарны ясарга өндәгән булган. Икенчесе: «Суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Шаһитләренә — Аллаһының оешмасына кушылганыңны күрсәтәсең; син моны аңлыйсыңмы?» Бу сорау багышлануыбыз буенча яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен исебезгә төшерә. Без, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, Йәһвә оешмасының җитәкчелегенә буйсынырга һәм кардәшләребез белән бергә хезмәт итәргә тиеш. (Рәсүлләр 2:38—42 укы.) Бу сорауларга чын күңелдән «әйе» дип җавап бирүчеләр суга чумдырылырга әзер булганнарын күрсәтә.
Суга чумдырылганда, сез иманыгызны «бар кешеләргә телегез белән игълан итәсез» һәм бу «коткаруга илтә» (8 нче абзацны кара)c
9. Аллаһының хуплавын алыр өчен, һәрберебез нинди адымнар ясарга тиеш?
9 Хакыйкатьне белгәнче, кеше тәртипле тормыш алып барырга һәм җитди гөнаһлар кылмаска да мөмкин. Я аны Йәһвә Шаһите булган әти-әнисе балачактан ук Аллаһыны яратырга өйрәткәндер. Аңа да, Аллаһының хуплавын алыр өчен, тәүбә итәргә һәм суга чумдырылырга кирәкме? Әйе, кирәк. Безнең барыбыз бит гөнаһны мирас итеп алганбыз һәм Аллаһыдан читләштерелгәнбез (Зәб. 51:5). Ә Йәһвә турында күбрәк белгәч, без аның ихтыярын беренче урынга куеп яшәргә карар итәбез. Шуңа күрә без үткәндәге тормышыбыздан тәүбә итәбез һәм Аллаһыга таба борылабыз, ягъни аны сөендереп яши башлыйбыз. Шулчак без суга чумдырыла алабыз (Рәс. 3:19).
10. Башка диндә чумдырылган булсагыз, сезгә нәрсә эшләргә кирәк?
10 Кеше башка диндә чумдырылган булса, аңа Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылырга кирәкме? Әйе. Чөнки аның ул вакытта Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында төгәл белемнәре булмаган. Ул догада үзен Аллаһыга багышлаган булса да, аның вәгъдәсе Аллаһы ихтыярын төгәл аңлауга нигезләнмәгән булган. Бервакыт рәсүл Паул Эфестә мәсихче тәгълиматларны җитәрлек дәрәҗәдә аңламаган шәкертләрне очраткан. Алар, инде суга чумдырылган булса да, Паул ярдәмендә үзләренә яңадан чумдырылырга кирәк икәнен аңлаганa (Рәс. 19:1—5). Бүген дә Йәһвә төгәл белемгә нигезләнгән суга чумдырылуны гына хуплый.
«АТА, УГЫЛНЫ ҺӘМ ИЗГЕ РУХНЫҢ КӨЧЕН ТАНЫП», СУГА ЧУМДЫРЫЛУ
11. «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып», суга чумдырылу нәрсәне аңлата? (Маттай 28:18—20)
11 Гайсә «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырырга» кушкан. (Маттай 28:18—20 укы.) Бу нәрсәне аңлата? Яңа шәкертләр Йәһвәнең һәм Гайсәнең хакимлекләрен танырга тиеш. Аларга шулай ук изге рухның җитәкчелегенә буйсынырга кирәк. Боларны ничек эшләп булганын җентекләбрәк карап чыгыйк.
12. Атаны танып, суга чумдырылу нәрсәне аңлата? (Ачылыш 4:11) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
12 Атаны тану. Без Йәһвәнең күктәге Атабыз, ягъни Тормыш Бирүче, булганын таныйбыз. Ул Чиксез Кодрәт Иясе һәм бар нәрсәне Барлыкка Китерүче. (Ачылыш 4:11 укы.) Без аның Догаларны Тыңлаучы икәнен таныйбыз һәм, аңа дога кылганда һәм башкаларга аның турында сөйләгәндә, аның исемен хөрмәт белән кулланабыз (Зәб. 65:2). Әмма бу гына җитәрлек түгел. Илленче көн бәйрәме вакытында Петерне тыңлаучылар Йәһвәне инде белгән. Әмма хәзер аларга аның Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормышны биргәнен дә танырга кирәк булган (Рим. 5:8).
Суга чумдырылганнан соң да Атага буйсынуыгызны дәвам итегез (12 нче абзацны кара)
13. Угылны танып, суга чумдырылу нәрсәне аңлата? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Угылны тану. Без Гайсәне Аллаһының бердәнбер Улы итеп таныйбыз. Гайсә — «юл», шуңа күрә аның аша гына без Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алабыз (Яхъя 14:6). Шулай ук ул безнең Йолып алучыбыз: без тормыш ала алсын өчен, ул безнең хакка үлгән. Бу белемнәр безне суга чумдырылганда гына түгел, ә һәр көн аның үрнәге буенча эш итәргә дәртләндерә (1 Яхъя 2:6). Шуңа күрә без, төрле авырлыкларга карамастан, ашкынып вәгазьлибез (Лүк 4:43). Аллаһыга хезмәт иткәнебез өчен, без хәтта эзәрлекләүләргә дучар булырга әзер (2 Тим. 3:12). Без, Гайсәне «җыелышның башы» буларак хөрмәт иткәнгә, ул билгеләгән ир-атларга теләп буйсынабыз (Эфес. 4:8, 11, 12; 5:23).
Суга чумдырылганнан соң да Угылга буйсынуыгызны дәвам итегез (13 нче абзацны кара)
14. а) Изге рухның көчен танып, суга чумдырылу нәрсәне аңлата? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Майланган мәсихчеләр тагын нинди чумдырылулар үтә? («Майланган мәсихчеләр үткән чумдырылулар» дигән рамканы кара.)
14 Изге рухның көчен тану. Без Аллаһы Сүзендә изге рух турында әйтелгәннәргә ышанабыз. Ул — шәхес тә, Троицаның өлеше дә түгел, ә Аллаһының эш итүче көче. Без изге рухның пәйгамбәрләрне һәм Изге Язмаларны язучыларны җитәкләгәнен таныйбыз, шуңа күрә Аллаһы Сүзен һәр көн укыйбыз һәм аның тәгълиматлары буенча яшибез (2 Пет. 1:20, 21). Без җитди гөнаһ кылудан качабыз, чөнки андый гөнаһ үзебезне дә, җыелышны да изге рухтан мәхрүм итә ала (Эфес. 4:30).
Суга чумдырылганнан соң да изге рухның җитәкчелегенә буйсынуыгызны дәвам итегез (14 нче абзацны кара)
15. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
15 Сез инде чумдырылган мәсихче булсагыз, суга чумдырылу турындагы тәгълиматныb яхшылап аңларга тырышыгыз. Шулай ук багышланганда Йәһвәгә биргән вәгъдәләрегез буенча яшәргә тәвәккәл булыгыз. Әмма әле суга чумдырылмагансыз икән, сезне, бәлки, бу адымны ясаудан нәрсәдер тоткарлап торадыр. Киләсе мәкалә сезгә бу максатка ирешер өчен алга таба да тырышлыклар куярга булышачак.
161 ҖЫР Син дип яшим
a Эфестәге шул кешеләр «Яхъя өйрәткәнчә суга чумдырылу үткән» булган (Рәс. 19:3). Чумдыручы Яхъя яһүдләрне Муса канунына каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә итәргә өндәгән һәм тәүбә итүчеләрне суга чумдырган булган (Марк 1:4, 5). Әмма Канун гамәлдән чыгарылгач, бу чумдырылу үз мәгънәсен югалткан. Шуннан бирле Аллаһы котылуга илтүче «бер төрле суга чумдырылуны» гына кабул итә (Эфес. 4:5).
b JW.ORG сайтында һәм JW Library® кушымтасында «Изге Язмалар нигезендә җавап» рубрикасында «Суга чумдырылу нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Суга чумдырылучылар конгресста, иманнарын халык алдында игълан итәр өчен, торып баскан.