6—12 АПРЕЛЬ, 2026
82 ҖЫР Яктылыгыгыз балкысын
Иман итмәүче туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырыгыз
«Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (ГӘЛ. 6:9).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Иман итмәүче туганнар белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, нәрсә эшләп була һәм аларга рухи яктан ничек булышырга?
1, 2. Ни сәбәпле иман итмәүче туганнарыбыз белән мөнәсәбәтләр бозыла алган?
ГАЙСӘ үзенә ияреп барырга теләгән бер кешегә болай дигән: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең үзең өчен башкарган бар эшләре... турында сөйлә» (Марк 5:19). Моны әйтеп, Гайсә кешеләрнең үз туганнары белән яхшы хәбәрләрне уртаклашырга теләге барлыгын таныган.
2 Сез беренче тапкыр яхшы хәбәрне ишеткәч нәрсә хис иткәнегезне хәтерлисезме? Сезнең, бәлки, аны тизрәк бар туганнарыгызга сөйлисегез килгәндер. Ләкин алар моңа әллә ни шат булмагандыр. Бәлки, хакыйкатьне ничек итеп сөйләвегез арагызда киеренкелек тудыргандыр. Шулай икән, бу мәкалә сезгә Йәһвәгә тугры калырга һәм шул ук вакыт туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булышыр.
3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Бу мәкаләдә без иман итмәүче туганнарыбыз белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булышучы мондый дүрт киңәшне карап чыгарбыз: 1) кызгану хисе сезне иман итмәүчеa туганнарга шәхси игътибар күрсәтергә этәрсен; 2) туганнарыгызның тискәре сүзләрен һәм эшләрен йөрәккә якын алмагыз; 3) сабыр булыгыз һәм өметегезне өзмәгез; 4) аларны яратканыгызны күрсәтегез.
КЫЗГАНУ СЕЗНЕ АЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ЭТӘРСЕН
4. Гайсә үзенең хәбәренә ваемсыз булган кешеләр белән ничек мөгамәлә иткән?
4 Гайсә үзен тыңламаган кешеләргә кул селтәргә ашыкмаган. Моны сурәтләр өчен, ул бакчачы турында бер мисал китергән. Бу бакчачы җимеш китермәгән инҗир агачыннан өмет өзмәгән, ә аны каравын дәвам иткән (Лүк 13:6—9). Бу мисалны китергәндә, Гайсә инде өч елдан артык яһүдләргә үз шәкертләре булып китәргә ярдәм итәр өчен вәгазьләгән. Ни өчен ул тырышлыклар куюын дәвам иткән? Чөнки ул кешеләрне кызганган, һәм бу аны аларга карата түземле булырга этәргән.
5. Ни өчен Гайсә яһүдләрне кызганган?
5 Гайсә яһүдләрне кызганган, чөнки дини җитәкчеләр аларга Аллаһыга карата иман үстерергә ярдәм итмәгән. Гайсә халыкның «көтүчесез сарыклар шикелле» булганын күргән (Марк 6:34). Җирдәге хезмәтенең ахыры якынлашканда, Гайсә хәтта Иерусалим турында елаган. Ул андагы күпчелек кешеләрнең, иманнары зәгыйфь булганга, үләчәкләрен белгән (Лүк 19:41—44). Без дә туганнарыбызга кызгану белән карасак, безнең аларга ярдәм итәргә теләгебез үсәчәк.
6. Ни өчен безгә иман итмәүче туганнарыбызга карата сабыр булырга кирәк? (Гәләтиялеләргә 6:9)
6 Гәләтиялеләргә 6:9 укы. Туганнарыбыз әле хакыйкать белән кызыксынмаса, безгә сабыр булырга һәм, «игелек эшләп, бирешмәскә» кирәк. Кешегә бит тирән тамырланган ышануларын үзгәртер өчен һәм Йәһвәгә иман үстерер өчен вакыт кирәк. Сез дә кайчандыр «бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз» булгансыздыр (Эфес. 2:12). Алай булса, сезгә, һичшиксез, кемдер карашларыгызны үзгәртергә ярдәм иткән. Сез дә туганнарыгызга карата сабыр булсагыз, аларга Йәһвә турында күбрәк белергә ярдәм итә алырсыз.
ТИСКӘРЕ СҮЗЛӘРЕН ҺӘМ ЭШЛӘРЕН ЙӨРӘККӘ ЯКЫН АЛМАГЫЗ
7. Гайсәнең энеләренә аңа иман итәргә нәрсә комачаулый алган?
7 Гайсәнең энеләре аның Гәлиләядә кылган могҗизалары турында ишеткәндер (Лүк 4:14, 22—24). Шулай да башта алар аңа иман итмәгән (Яхъя 7:5). Ни өчен? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Әмма анда кайбер яһүдләргә Гайсәнең шәкертләре булырга комачаулаган ким дигәндә ике сәбәп китерелә: кайберәүләр җәмгыятьтән курыккан (Яхъя 9:18—22); башкаларга, Гайсәне бәләкәй чагыннан белгәнгә, аны Аллаһының вәкиле буларак кабул итү авыр булган (Марк 6:1—4). Гайсәнең энеләренә дә шул фикер йөртү рәвеше тәэсир иткәндер. Туганнарыбыз да безне шул сәбәпләр аркасында тыңламаска мөмкин.
8. Туганнарыгызның тискәре сүзләренең һәм эшләренең сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин?
8 Тискәре сүзләренең һәм эшләренең сәбәпләрен аңларга тырышыгыз. Гайсәнең туганнары бер тапкыр аның турында: «Ул акылдан язган»,— дигән. Аның энеләре дә алар арасында булгандыр (Марк 3:21). Ни өчен алар шундый нәтиҗәгә килә алган? Контексттан күренгәнчә, Гайсә янына шулкадәр күп кеше килгән ки, аның хәтта ашап алырга да вакыты булмаган (Марк 3:20). Шуңа күрә туганнары аны фанатик дип санаган, күрәсең. Сезнең туганнарыгыз да сез динегезгә чиктән тыш бирелгән дип уйларга мөмкин. Шулай булса, сүзләрегез һәм эшләрегез белән фанатик түгел икәнегезне күрсәтергә тырышыгыз.
9. Без туганнарыбызга Йәһвә Шаһитләренә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә ничек ярдәм итә алабыз? (1 Петер 3:1, 2) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
9 Тәртибегез белән шаһитлек бирегез. Игелекле сүзләребез һәм эшләребез туганнарыбызны Йәһвә Шаһитләре турында фикерләрен үзгәртергә этәрергә мөмкин. (1 Петер 3:1, 2 укы.) Иман итмәүче ир, хатыны җыелыш очрашуына я вәгазьгә киткәндә, үзен ташланган итеп хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә хатыны рухи эшләренең графигын үзгәртергә карар итә ала. Мәсәлән, ул вәгазьгә, ире үз эшләре белән шөгыльләнгәндә я өйдә булмаганда, йөри ала. Шулай эшләп, ул ире белән бергә күбрәк вакыт үткәрә алыр. Апа-кардәш үзгәрешләр ясарга әзер булса, бу аның иренә безнең турында фикерен үзгәртергә ярдәм итәр.
Безнең игелекле сүзләребез һәм эшләребез иман итмәүче тормыш иптәшебезнең Йәһвә Шаһитләренә карашын үзгәртергә мөмкин (9 нчы абзацны кара)g
10. Без, тәнкыйть сүзләре ишеткәндә, Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?
10 Тәнкыйть сүзләре ишеткәндә, кайчак дәшмәү яхшырак. Кешеләр Гайсәне, ул күп ашый һәм күп эчә, дип нахакка гаепләгәндә, ул аклана башламаган, ә аларны фактларга карарга дәртләндергән (Мат. 11:19). Гайсәнең тормышыннан аның акыллы караш саклаганы һәм бәхетле кеше булганы күренгән (Яхъя 2:2, 6—10). Безгә дә һәр тәнкыйтькә җавап бирәсе юк. Моның урынына эшләребез белән туганнарга акыллы карашлы һәм бәхетле булуыбызны күрсәтик. Бу аларга безнең турында дөрес нәтиҗә ясарга һәм ялган мәгълүматны кире кагарга ярдәм итәр.
САБЫР БУЛЫГЫЗ ҺӘМ ӨМЕТЕГЕЗНЕ ӨЗМӘГЕЗ
11. Гайсә иман итмәүче энеләре белән үзен ничек тоткан?
11 Инҗил китапларыннан күренгәнчә, Гайсә үз энеләренә карата сабыр булган. Шуның турында уйланыйк: Гайсә Кәнә шәһәрендә беренче могҗизасын кылганда, аның энеләре дә шунда булган, күрәсең (Яхъя 2:11, 12). Шулай да, инде әйтелгәнчә, алар Гайсәгә ышанмаган. Моңа карамастан, Гайсә алар белән араны өзмәгән. Бу могҗизадан соң өч ел үткәч тә, ул аларга карата игелекле булган (Яхъя 7:5—8).
12. Туганнарыбыздан өмет өзмәскә безгә нәрсә булышыр?
12 Йәһвәнең никадәр шәфкатьле булуын истә тоту безгә өмет өзмәскә булышыр. Ялган дин юк ителгәч, туганнарыбыз безнең бу хакта әйткән сүзләребезне исләренә төшерергә мөмкинb (Ачыл. 17:16). Аларның, хәтта бөек афәт башлангач, саф гыйбадәткә кушылырга мөмкинлеге булыр. Әмма туганнарыбыз инде хәзер авырлыклар кичерә икән, без аларга булышыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләрбез. Эчкерсез мәхәббәтебезне һәм игелегебезне күреп, алар, бәлки, хакыйкатьне теләбрәк кабул итәр.
АЛАРНЫ ЯРАТКАНЫГЫЗНЫ КҮРСӘТЕГЕЗ
13. Рухи эшләребез күп булса да, нәрсәдән сакланырга кирәк?
13 Рухи эшләребез күп булса да, без туганнарыбызда, алар өчен вакытыбыз юк һәм без аларны бүтән яратмыйбыз, дигән фикер тудырырга теләмибез (Мат. 7:12). Аларны кайгыртканыбызны ничек күрсәтергә? Берничә мөмкинлекне карап чыгыйк.
14, 15. Без иман итмәүче туганнарыбызны яратуыбызга ничек ышандыра алабыз? Мисал китерегез.
14 Элемтәдә булыгыз һәм яратуыгызга ышандырыгыз. Туганнарыбыз белән регуляр рәвештә аралашып, без аларны яратканыбызны күрсәтербез. Без, мәсәлән, аларга мессенджер аша хәбәр һәм отпускада, сәяхәттә я дуслар белән очрашуда ясалган фотоларыбызны җибәрә алабыз. Кечкенә бүләк я җылы хат туганнар белән мөнәсәбәтләребезне ныгыта ала. Шундый эшләр аларны безнең яратуыбызга ышандырыр.
15 Әрмәнстанда яшәүче Анна мисалын карап чыгыйк. Аның гаиләсе бергә күп вакыт үткәрә, аеруча туган көннәрендә һәм башка бәйрәмнәр вакытында. Анна хакыйкать белән танышкач, туганнары аның яңа дине аларның мөнәсәбәтләренә һәм аның киләчәгенә ничек тәэсир итәчәк дип борчыла башлаган. Анна аларны ничек тынычландырган? Ул болай ди: «Туганнарыма килгәч, мин аларга тормышым, нәрсә белән шөгыльләнгәнем хакында сөйлим. Мин шулай ук аларны үземә чакырам һәм дусларым белән таныштырам. Шуңа күрә күпчелек туганнарым алар белән яхшы мөнәсәбәттә». Анна болай дип өсти: «Күп кенә туганнарым минем бәхетле булуымны күрә һәм бүтән минем хакта борчылмый».
16. Гайсә үз энесе Ягъкубка шәхси игътибар ничек күрсәткән? (Шулай ук искәрмәне кара.)
16 Аларның тормышлары белән кызыксыныгыз. Үледән терелтелгәч, Гайсә энесе Ягъкубка күренеп, аңа шәхси игътибар күрсәткән (1 Көр. 15:7). Гайсәнең үзенә кул селтәмәгәнен аңлагач, Ягъкубның нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп карагыз. Бу очрашу Ягъкубны, күрәсең, Гайсәнең Мәсих икәненә ышандырган. Аннан соң Ягъкуб бертуганнарына да Гайсәнең кем икәнен аңларга булышкандырc (Рәс. 1:14).
17. Без Римлыларга 12:15 тәге принципны ничек куллана алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Римлыларга 12:15 укы. Туганнарыбызның авырлыкларын һәм шатлыкларын уртаклашсак, без аларга үзебезгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә ярдәм итә алырбыздырd. Мәсәлән, аларның баласы туса, без, аларны тәбрикләп, берәр нәрсә бүләк итә алабыз. Ә берәрсенең якыны үлсә, аңа юатучы сүзләр әйтеп, язып яки гамәли ярдәм күрсәтеп була. Туганнарыбызның хәлләрен регуляр рәвештә белешик, аеруча алар кыенлыклар кичерсә.
Туганнарыбызга, алар мохтаҗ чакта, игътибар күрсәтсәк, аларның безгә һәм динебезгә карашлары яхшы якка үзгәрергә мөмкин (17 нче абзацны кара)h
18. Без Әндридән ничек үрнәк ала алабыз?
18 Аларны кардәшләр белән таныштырыгыз. Әндри, Гайсәнең Мәсих икәнен аңлагач, шунда ук бертуганы Петерне аның белән таныштырган (Яхъя 1:40—42). Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз? Мәсәлән, вакыт-вакыт туганнарыбызны җыелыш очрашуына я кардәшләр белән бергә ашап алырга чакырыйк. Кардәшләр белән танышкач, алар Йәһвә Шаһитләренең яхшы, игелекле кешеләр булганын күрер.
19. Туганнарыбыз кайбер ышануларыбызны аңлап бетермәсә дә, без алар белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? (1 Петер 3:15)
19 1 Петер 3:15 укы. Гаиләдәгеләребез безнең ни өчен теге я бу эшләрдә катнашмаганыбызны аңлап бетермәскә мөмкин. Шулай да алар игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәтебезне онытмаячак. Кайбер бәйрәмнәрдә һәм гореф-гадәтләрдә катнашмасак та, алар үзләре белән вакыт үткәрер өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерләр. Без башка вакытта аларга кунакка килә я бүләк бирә алабыз.
БИРЕШМӘГЕЗ
20. Ни өчен Ягъкубның мисалы безгә өмет өсти?
20 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, энесе Ягъкуб аңа ияреп йөрмәсә дә, соңрак аның шәкерте булып киткән (Гәл. 1:18, 19; 2:9). Ул аның өйрәтүләрен кабул иткән. Аның Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатындагы фикерләр Гайсәнең Таудагы вәгазе белән кисешәe.
21. Ни өчен алга таба да туганнарыбызга ярату күрсәтергә кирәк?
21 Тырышлыкларыбызга карамастан, туганнарыбыз хакыйкать белән кызыксынмаска һәм безгә карата игелексез булырга мөмкин. Шулай да ни өчен бирешмәскә кирәк? Чөнки, аларга игелек күрсәтеп, без мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһыбыздан һәм аның Улы Гайсәдән үрнәк алабыз (Лүк 6:33, 36). Туганнарга ярату күрсәтүебезне дәвам итсәк, вакыт узу белән аларның фикерләре үзгәрергә мөмкин. Алар, бәлки, хәтта без әйткән хакыйкатьләрне исләренә төшерер. Һәм, мөгаен, беркөн без берәр туганыбызның саф гыйбадәткә кушылуына шатлана алырбыз!
60 ҖЫР Яхшы хәбәр тормыш бирә
a АҢЛАТМА: Изге Язмаларда «иман итмәүче» дип тәрҗемә ителгән сүз бөтенләй Аллаһыга ышанмаган я бернинди диндә дә булмаган кешене аңлатмаска да мөмкин. (1 Көр. 7:12; «неверующая жена» дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Шушы мәкаләдә бу сүзтезмә Йәһвә Шаһите булмаган кешегә карый.
b 2024 елгы «Күзәтү манарасы», май чыгарылышында «Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?» дигән мәкаләнең 11—13 нче абзацларын карагыз.
c Гайсә үледән терелтелгәннән соң, аның ким дигәндә ике энесе — Ягъкуб белән Яһүд — хакыйкатьне кабул иткән.
d «Сез туйда я җирләүдә катнашырсызмы?» дигән рамканы карагыз.
e Ягъкуб 1:2 не — Маттай 5:11, 12 белән, Ягъкуб 1:19 ны — Маттай 5:22 белән, Ягъкуб 1:22 һәм 2:24 не — Маттай 7:21 белән, Ягъкуб 2:13 не — Маттай 5:7 һәм 6:14, 15 белән чагыштырыгыз.
f Күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2002 ел, 15 май һәм 2007 ел, 15 ноябрь саннарындагы (рус) «Укучыларның сораулары»н карагыз.
g ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Хезмәткә китәр алдыннан, апа-кардәш иренә ризык әзерли.
h ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Шул ук апа-кардәш иман итмәүче каенанасы янына килгән.