16—22 МАРТ, 2026
20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт
Ни өчен без йолымга мохтаҗ?
«Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» (РИМ. 7:24)
БУ МӘКАЛӘДӘ
Гайсәнең үлеме ярдәмендә Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә, безгә камиллеккә өмет һәм үзе белән дус булырга мөмкинлек бирә.
1, 2. Барыбыз да нинди тозакта һәм ни өчен без коткаруга мохтаҗ? (Римлыларга 6:23) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
МОНДЫЙ хәлне күз алдына китерегез. Йорт ишелә, һәм бер кеше җимерекләр астында кала. Ул исән, әмма үзе бу җимерекләр астыннан чыга алмый. Ул бары тик, ярдәмгә чакырып, берәрсе аны коткарыр дип өметләнә ала.
2 Һәрберебез охшаш хәлдә. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Беренче кеше Адәм, Барлыкка Китерүчесенә каршы чыккач, гөнаһлы булып киткән. Без барыбыз да, аның токымнары булганга, гөнаһлы булып туабыз. Шуңа күрә бөтен кешеләр хәзер мирас итеп алынган гөнаһ тозагында, һәм үзләре бу тозактан чыга алмый. Рәсүл Паул Римлыларга язган хатында гөнаһлы халәтебезне яхшы сурәтләп биргән. (Римлыларга 7:22—24 укы.) Ул: «Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» — дип сораган. Паул мирас итеп алынган гөнаһның әсире булган һәм нәтиҗәдә үлгән (Рим. 6:23). Һәрберебез дә шундый ук хәлдә һәм коткаруга мохтаҗ.
Йорт җимерекләре астында яткан кеше ярдәмгә мохтаҗ булган кебек, без дә мирас итеп алынган гөнаһ тозагыннан коткарылуга мохтаҗ (1, 2 нче абзацны кара)
3. Йолым нинди мөмкинлекләр ача?
3 Паул гөнаһлы халәтебез турында язуларын бу моңсу нотада тәмамламый. «Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» — дип сорагач, ул ышаныч белән болай дип җавап бирә: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» (Рим. 7:25) Бу сүзләрне әйтеп, Паул Гайсәнең йолым корбанынa күздә тота. Бу йолым ярдәмендә 1) Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерә ала; 2) камил булачагыбызга өметебез бар һәм 3) без Йәһвә белән дус була алабыз. Бу фикерләрне карап чыгу безгә «өмет бирүче Аллаһыны» тагы да күбрәк яратырга булышыр (Рим. 15:13). Безнең шулай ук, «йолым түләп, безне азат иткән» Гайсәгә карата рәхмәт хисебез үсәр (Көл. 1:14).
ГӨНАҺЛАРЫБЫЗ КИЧЕРЕЛӘ
4, 5. Ни өчен һәрберебез йолымга мохтаҗ? (Вәгазьче 7:20)
4 Без йолымга, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, мохтаҗ. Һәр камилсез кеше теле я эшләре белән гөнаһ кыла. (Вәгазьче 7:20 укы.) Кайбер гөнаһлар аеруча җитди була. Мәсәлән, борынгы вакытта, берәрсе зина кылса я кешене үтерсә, Муса кануны буенча аны үлем җәзасы көткән (Лев. 20:10; Сан. 35:30, 31). Күпчелек гөнаһлар, андый ук җитди булмаса да, гөнаһ булып кала. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Телем белән гөнаһ кылмас өчен, адымымны күзәтермен»,— дип әйткән (Зәб. 39:1). Әйе, кайчак без хәтта телебез белән гөнаһ кыла алабыз (Ягък. 3:2).
5 Сезнең кайчан да булса әйткән сүзегезгә я кылган эшегезгә үкенгәнегез бармы? Һичшиксез, һәрберебез бу сорауга «әйе» дип җавап бирер. Изге Язмаларда болай диелә: «Әгәр: „Бездә гөнаһ юк“,— дибез икән, без үз-үзебезне алдыйбыз, һәм бездә хакыйкать юк» (1 Яхъя 1:8).
6, 7. Нәрсә нигезендә Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Йолым нигезендә Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә ала (Эфес. 1:7). Шулай да бу ул гөнаһларга бармак аша карый дигәнне аңлатмый. Ул гөнаһны нәфрәт итә (Ишаг. 59:2). Аның камил гаделлеге, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, нигез таләп итә.
7 Муса кануны буенча, исраиллеләр, гөнаһларын йолып алыр өчен, корбанга хайваннар китерергә тиеш булган (Лев. 4:27—31; 17:11). Бу корбаннар Гайсәнең корбанына прообраз булган. Бу бөегрәк йолым, Йәһвәгә гөнаһларны кичерер өчен нык нигез биргәнгә, кешелеккә мул фатихалар китерәчәк. Паул көринтлеләргә Гайсәнең корбаны нинди файда китергәне турында язган. Аларның үткәндә кылган гөнаһларын санап киткәннән соң, ул болай дип әйткән: «Аллаһы сезне Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үз рухы белән юып чистартты, изгеләндерде, тәкъва дип игълан итте» (1 Көр. 6:9—11).
Исраиллеләр, гөнаһларын йолып алыр өчен, корбанга хайваннар китергән. Бу Гайсәнең корбанына прообраз булган (6, 7 нче абзацны кара)
8. Кичәгә әзерләнгәндә, нәрсә турында уйланып була?
8 Кичәгә әзерләнгәндә, Йәһвәнең кичерүе үзегез өчен нәрсә аңлатканы турында уйланыгыз. Мәсәлән, гөнаһларыгыздан тәүбә иткәнсез икән, сезгә алар өчен гаеп хисе кичерәсе юк. Сезгә бу авыр биреләме? Бәлки, сез: «Йәһвә мине кичерә алганын беләм, әмма мин үз-үземне кичерә алмыйм»,— дип уйлыйсыздыр. Сезнең андый уйлар туа икән, истә тотыгыз: гөнаһларны Йәһвә генә кичерә ала һәм ул хөкем итү вәкаләтен үз Улына биргән. Йәһвә сезгә дә, башка бер кешегә дә кемне ул кичерер, ә кемне юк икәнен хәл итү хокукын бирмәгән. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул [Йәһвә] үзе яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрибез икән... Гайсәнең, аның Улының, каны безне бар гөнаһтан сафландыра» (1 Яхъя 1:6, 7). Без бу сүзләргә, Изге Язмалардагы башка хакыйкатьләргә ышанган кебек, инана алабыз. Йолым Йәһвәгә безне кичерергә хокук бирә, һәм ул «кичерергә әзер» (Зәб. 86:5).
КАМИЛ БУЛАЧАГЫБЫЗГА ӨМЕТ БИРӘ
9. Гөнаһ дөрес булмаган эшләрдән тыш нәрсәне үз эченә ала? (Зәбур 51:5)
9 Изге Язмаларда «гөнаһ» дигән сүз дөрес булмаган эшне генә түгел, ә шулай ук тумыштан килгән халәтебезне дә аңлата. (Зәбур 51:5 укы.) Моның аркасында без, начар уйлар белән эшләргә һәвәс булудан тыш, чирлибез, картаябыз һәм үләбез. Менә ни өчен әле бер гөнаһ та кылмаган сабыйлар да кайвакыт чирли һәм хәтта үлә. Бу шулай ук ни өчен начар кешеләр дә, яхшы кешеләр дә газап чигә һәм үлә икәнен аңларга булыша. Адәмнең һәр камилсез токымы бу гөнаһлы халәтне мирас итеп алган.
10. Гөнаһ Адәм белән Хаувага ничек тәэсир иткән?
10 Адәм белән Хаува, гөнаһ кылып, камилсез булып киткәч, бу аларга ничек тәэсир иткәне турында уйланыйк. Аллаһының үз «йөрәкләренә язылган» канунын бозгач, алар шунда ук моның начар нәтиҗәләрен татыган (Рим. 2:15). Аларның эчке дөньясы асты өскә килгән. Алар шәрә тәннәрен капларга теләгән һәм Аллаһыдан, җинаятьчеләр кебек, яшеренгән (Ярат. 3:7, 8). Адәм белән Хаува гаеп, борчылу, курку һәм оят хисе кичерә башлаган. Бу хисләр аларны үлеменә кадәр теге я бу дәрәҗәдә интектереп торган (Ярат. 3:16—19).
11. Камилсезлек безгә ничек тәэсир итә?
11 Камилсез булганга, без дә кайвакыт гаеп, оят һәм борчылу кичерәбез. Физик һәм эмоциональ газапларыбыз гөнаһлы халәтебезгә бәйле. Тормышыбызны яхшыртырга тырышсак та, без хәл итә алмаган авырлыклар һәрвакыт булачак. Ни өчен? Чөнки, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без «буш тормыш кичерүгә буйсындырылган» (Рим. 8:20). Бу аерым кешеләргә һәм тулаем кешелеккә дә кагыла. Мәсәлән, кешеләрнең тирә-як мохитне саклар өчен, җинаятьчелекне туктатыр, ярлылыкны бетерер һәм тынычлык урнаштырыр өчен куйган тырышлыклары турында уйлагыз. Бераз алга китеш булса да, аларның тырышлыклары барыбер бушка. Әмма йолым безгә өмет бирә. Нинди өмет?
12. Йолым безгә нинди өмет бирә?
12 Йолым ярдәмендә кешеләрнең «черү коллыгыннан азат ителү» өмете бар (Рим. 8:21). Яңа дөньяда камил булып киткәч, без физик һәм эмоциональ яктан авырмаячакбыз. Гаеп, борчылу, курку һәм оят хисе безне бүтән интектермәс. Өстәвенә, безнең өчен йолым түләгән Гайсә Мәсих — «Тынычлык мирзасы» җир белән идарә итәчәк (Ишаг. 9:6, 7). Кешеләр мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаган проблемаларны Гайсә хәл итәчәк.
13. Кичә алдыннан без тагын нәрсә турында уйлана алабыз?
13 Камилсезлектән арынгач, тормышыгызның ничек үзгәрәчәген күз алдына китерегез. Сез, һәр иртә уянганда, үзегезне яхшы хис итәрсез. Ачлык, чирләр я үлем үзегезгә дә, якыннарыгызга да янамас. Инде хәзер, «алдыбыздагы өметкә нык ябышып», сез җан тынычлыгына ия була аласыз. «Шул өмет җаныбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык» (Евр. 6:18, 19). Якорь көймәне бер урында тота. Нәкъ шулай ук өметебез иманыбызны ныгыта һәм безгә тормыш давылларын кичереп чыгарга булыша ала. Һич шикләнмәгез, Йәһвә «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен» бирми калмаячак (Евр. 11:6). Моның барысы йолым ярдәмендә генә мөмкин.
ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУС БУЛА АЛАБЫЗ
14. Гөнаһ безнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир иткән һәм ни өчен?
14 Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнан соң, кешеләр Аллаһы белән дус булу мөмкинлеген югалткан. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бөтен кешелек Аллаһыдан читләшкән (Рим. 8:7, 8; Көл. 1:21). Ни өчен? Чөнки Йәһвә камил һәм гөнаһка бармак аша карый алмый. Изге Язмаларда аның турында: «Күзләрең шулкадәр саф ки, син явызлыкка карый алмыйсың, яманлыкны түзеп тора алмыйсың»,— дип әйтелә (Хаб. 1:13). Гөнаһ аркасында Аллаһы белән кешеләр арасында образлы упкын барлыкка килгән. Бу упкын өстеннән «күпер» булмаса, без Аллаһы белән татулаша алмыйбыз. Әмма йолым, андый күпер сыман, безгә Йәһвә белән дус булырга мөмкинлек бирә.
15. Гайсәнең йолым корбаны безне Аллаһы белән ничек татулаштыра?
15 Изге Язмаларда Гайсә «татулаштыручы... корбан» дип атала (1 Яхъя 2:2). Гайсәнең йолым корбаны безне Аллаһы белән ничек татулаштыра? Ул Аллаһыга кешеләр белән дуслашыр өчен законлы нигез бирә (Рим. 3:23—26). Йәһвә, хәтта Гайсә Мәсих әле үлгәнче, аның булачак йолымы нигезендә кайбер кешеләрне тәкъва дип таныган (Ярат. 15:1, 6). Чөнки ул үз Улының йолым түләячәгенә бер дә шикләнмәгән (Ишаг. 46:10). Әйе, йолым кешеләргә Аллаһы белән татулашыр өчен юл ачкан.
16. Кичәгә әзерләнгәндә, без тагын нәрсә турында уйлана алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу сезнең өчен нәрсә аңлатканы турында уйланыгыз. Сез Йәһвәне, Гайсә өйрәткәнчә, «Атам» дип атыйсыздыр (Мат. 6:9). Кайчак сез аңа «Дустым» дип тә әйтәсездер. Ләкин андый титуллар кулланганда, без моны хөрмәт һәм басынкылык белән эшләргә тиеш. Чөнки, гөнаһлы булганга, без үзебез Йәһвә белән андый якын мөнәсәбәтләргә ия була алмас идек. «Бу татулашу җәфалану баганасында түгелгән аның [Гайсәнең] каны аркылы» гына мөмкин булган (Көл. 1:19, 20). Йолым ярдәмендә без инде хәзер, камилсез була торып, Йәһвә белән дус була алабыз.
Гайсәнең үлеме Аллаһыга кешеләр белән дуслашыр өчен законлы нигез биргән (16 нчы абзацны кара)
ЙОЛЫМ ЙӘҺВӘНЕҢ ШӘФКАТЕН КҮРСӘТӘ
17. Йолым Йәһвәнең шәфкатьле булуын ничек күрсәтә? (Эфеслеләргә 2:4, 5)
17 Йолым Йәһвәнең «шәфкатькә бай» икәнен күрсәтә. «Без ялгышлыкларыбыз аркасында үле булсак та, ул безне... терелтте». (Эфеслеләргә 2:4, 5 укы.) Бина җимерекләре астында калган кеше ярдәмгә мохтаҗ булганын аңлаган кебек, басынкы кешеләр, гөнаһ коллыгына эләккәнен һәм коткарылуга мохтаҗ булганын танып, ярдәм эзли (Рәс. 13:48). Йәһвә аларга, Патшалык турындагы хәбәрне җиткереп, булыша. Моның ярдәмендә алар Аллаһы һәм аның Улы Гайсә турында белем ала ала (Яхъя 17:3). Шайтан Адәм белән Хауваның гөнаһы Йәһвә ниятенең үтәлүенә комачаулар дип уйлаган булса, ул нык ялгышкан.
18. Йолым турында уйланганда, безгә нәрсәне онытмаска кирәк?
18 Йолымның үзебезгә нинди файда китергәне турында уйланганда, безгә бик мөһим нәрсәне онытмаска кирәк: Йәһвә йолымны безнең файдабыз өчен генә түгел, ә, беренче чиратта, Шайтанның Гадән бакчасында күтәргән соравына җавап бирер өчен түләгән (Ярат. 3:1—5, 15). Йолым ярдәмендә Йәһвә, Шайтанның ялганчы булганын күрсәтеп, үз исемен изгеләндерә. Ул шулай ук, безне гөнаһ белән үлемнән коткарып, үзенең мәхәббәт Аллаһысы икәнен күрсәтә. Без камилсез булсак та, ул безгә Шайтанның ялганына җавап бирергә мөмкинлек бирә (Гыйб. сүз. 27:11). Без йолым өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Бу сорауга киләсе мәкаләдә җавап табарбыз.
19 ҖЫР Хуҗабызның кичке ашы
a АҢЛАТМА: Йолым — әсирлектән азат итү өчен түләнгән бәя. Гайсәнең йолым корбаны безне гөнаһ белән үлем әсирлегеннән азат итә.