Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 гыйнвар 8-13 б.
  • Тискәре хисләрегезгә каршы торыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тискәре хисләрегезгә каршы торыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НӘРСӘ АРКАСЫНДА ПАУЛ ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР КИЧЕРГӘН?
  • ПАУЛГА НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТКӘН?
  • ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ?
  • КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРАГЫЗ
  • Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Шушы сорауларга җавап табыгыз
    2025—2026 елгы район конгрессы программасы. Район күзәтчесе белән
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 гыйнвар 8-13 б.

9—15 МАРТ, 2026

45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым

Тискәре хисләрегезгә каршы торыгыз

«Мескен кеше мин!» (РИМ. 7:24)

БУ МӘКАЛӘДӘ

Тискәре уйлар һәм хисләр туганда, нәрсә эшләргә?

1, 2. Рәсүл Паул нинди хисләр кичергән һәм ни өчен без аны аңлый алабыз? (Римлыларга 7:21—24)

СЕЗ рәсүл Паулны нинди кеше итеп күз алдына китерәсез? Бәлки, сез аның кыю миссионер, оста өйрәтүче һәм Изге Язмаларны язучы булганы турында уйлыйсыздыр. Бу чыннан да шулай. Әмма ул, безнең кебек үк, кайчак тискәре хисләр белән көрәшкән. Аңа күңелсезләнү, боегу һәм борчылу кебек хисләр таныш булган.

2 Римлыларга 7:21—24 укы. Римлыларга хатында Паул үз хисләре турында язган. Ул тугры мәсихче булса да, аның эчендә көрәш барган: Аллаһы ихтыярын үтәргә эчкерсез теләге дөрес булмаган теләкләр белән көрәшкән. Өстәвенә, ул үткәндәге хаталары аркасында гаеп хисе кичергән һәм бетми торган бер авырлык аны интектергән.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак? (Аңлатманы да кара.)

3 Паул, эчке көрәш алып барса да, тискәре хисләргәa үзе белән идарә итәргә юл куймаган. Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: ни өчен Паул кайчак үзен «мескен» кеше итеп хис иткән? тискәре хисләре туганда, ул нәрсә эшләгән? һәм без тискәре хисләребезгә ничек каршы тора алабыз?

НӘРСӘ АРКАСЫНДА ПАУЛ ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР КИЧЕРГӘН?

4. Нәрсә аркасында Паул тискәре хисләр кичергән?

4 Үткәндәге эшләре. Мәсихче булып киткәнче, Паул Шаул буларак билгеле булган. Шул вакытта ул соңрак үкенерлек эшләр башкарган. Мәсәлән, Шаул Стифәннең ташлар атып үтерелүен хуплап күзәткән (Рәс. 7:58; 8:1). Өстәвенә, ул мәсихчеләрне каты эзәрлекләгән (Рәс. 8:3; 26:9—11).

5. Үткәндәге эшләре Паулга ничек тәэсир иткән?

5 Мәсихче булып киткәч, рәсүл Паул үткәндәге эшләре аркасында кайчак бик боеккан. Бу хисләре вакыт узу белән, күрәсең, көчәйгән генә. Мәсәлән, б. э. 55 елында Көринт җыелышына беренче хатында ул үзе турында: «Аллаһы җыелышын эзәрлекләгәнгә, рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен»,— дип язган (1 Көр. 15:9). Якынча биш ел үткәч, Эфеслеләргә язганда, ул үзен «бар изгеләрнең иң кечесеннән дә кечерәге» дип атаган (Эфес. 3:8). Ә Тимутигә ул «мин элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа идем» дип язган (1 Тим. 1:13). Җыелышларга килеп киткән вакытта элек үзе эзәрлекләгән кардәшләрне я аларның туганнарын очратканда, аның нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп карагыз.

6. Паулга тагын нәрсә авырту китергән? (Шулай ук искәрмәне кара.)

6 Тәнендәге «чәнечке». Паул тәнен ниндидер чәнечке интектереп торган дип язган (2 Көр. 12:7). Рәсүл бу чәнечкенең нәрсә булганын аңлатмаса да, ул кулланган образ чирне, эмоциональ авырлыкны я аңа авырту китергән башка нәрсәне белдерә алганb.

7. Камилсезлеге Паулга нинди йогынты ясаган? (Римлыларга 7:18, 19)

7 Камилсезлеге. Паул үз камилсезлеге белән көрәшкән. (Римлыларга 7:18, 19 укы.) Ул яхшылыкны эшләргә теләсә дә, камилсезлеге бу теләген сүрелдергән. Аның эчендә тән теләкләре һәм яхшыны эшләргә теләге арасында даими көрәш барган. Паул, тәнен тыяр өчен, зур тырышлыклар куйган (1 Көр. 9:27). Әмма кимчелекләре калкып чыкканда, ул бик күңелсезләнгәндер.

ПАУЛГА НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТКӘН?

8. Паулның хатларыннан күренгәнчә, ул камилсезлеге белән ничек көрәшкән?

8 Паулның хатларыннан күренгәнчә, ул гөнаһлы теләкләрне изге рух ярдәмендә ничек җиңеп булганы турында уйланган (Рим. 8:13; Гәл. 5:16, 17). Паул мәсихчеләргә нинди теләкләрдән һәм эшләрдән качарга кирәклеге хакында еш язган (Гәл. 5:19—21, 26). Димәк, ул үз кимчелекләре турында да уйланган, Изге Язмалардан киңәшләр эзләгән һәм, камилсезлеге белән көрәшер өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген билгеләгән. Һичшиксез, Паул башкаларга биргән киңәшләрен үзе дә тоткан.

9, 10. Паулга тискәре хисләре белән көрәшүдә нәрсә булышкан? (Эфеслеләргә 1:7) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Кайчак тискәре хисләре туса да, Паул уңай карашлы булып кала алган. Мәсәлән, җыелышлар турындагы яхшы хәбәрләр аны шатландырган (2 Көр. 7:6, 7). Имандашлары белән дуслык та аны сөендергән (2 Тим. 1:4). Һәм ул Йәһвәнең хуплавына ия булганын белгән. Аллаһыга саф вөҗдан белән хезмәт итү аны бәхетле иткән (2 Тим. 1:3). Хәтта Римда сак астында утырганда да, ул имандашларын: «Раббы белән бердәм булуыгызга һәрвакыт куаныгыз»,— дип дәртләндергән (Флп. 4:4). Бу сүзләрне тискәре карашлы кеше язган дип бер дә әйтеп булмый. Әйе, күңелсез уйлары туганда, Паул аларны җиңә алган.

10 Паулга бәхетле булырга тагын нәрсә ярдәм иткән? Ул йолымның шәхсән үзе өчен бирелгәнен истә тоткан. (Гәл. 2:20; Эфеслеләргә 1:7 укы.) Шуңа күрә ул Йәһвәнең Гайсә Мәсих аша үзен кичергәненә бер дә шикләнмәгән (Рим. 7:24, 25). Нәтиҗәдә, элеккеге хаталарына һәм камилсезлегенә карамастан, ул «Аллаһыга изге хезмәтне» шатлык белән башкарган (Евр. 9:12—14).

Коллаж: 1. Рәсүл Паул уйлана. 2. Ул үткәндә булган бер очракны исенә төшерә: аның боерыгы буенча бер мәсихче өеннән өстерәп чыгарыла. 3. Паул Гайсәнең баганада үлгәне турында уйлана.

Паул үткәндәге хаталары аркасында кайчак гаеп хисе кичерсә дә, йолым турында уйлану аңа бу хисләргә каршы торырга булышкан (9, 10 нчы абзацны кара)


11. Ни өчен Паулның мисалы безне дәртләндерә?

11 Безгә дә, уйларыбыз, эшләребез һәм сүзләребез белән Йәһвәне күңелсезләндермәс өчен, даими көрәш алып барырга туры килә. Безнең кайчак, Паул кебек: «Мескен кеше мин!» — дип әйтәсебез киләдер. Эли́заc исемле 26 яшьлек апа-кардәш үзе алып барган көрәш турында болай ди: «Паулның да охшаш хисләр кичергәнен белү мине бик рухландыра. Бу мине шуңа ышандыра: Йәһвә үз хезмәтчеләренең нәрсә кичергәнен бик яхшы аңлый». Безгә, тискәре хисләребезгә карамастан, саф вөҗдан һәм шатлык сакларга нәрсә ярдәм итәр?

ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ?

12. Рухи эшләр тискәре хисләр белән көрәшүдә ничек булыша?

12 Регуляр рәвештә рухи эшләр белән шөгыльләнегез. Рухи эшләр безгә уңай нәрсәләр турында уйларга булыша. Аларны физик сәламәтлек өчен файдалы гадәтләр белән чагыштырып була. Без, яхшы туклансак, һәр көн күнегүләр ясасак, җитәрлек йокласак, үзебезне яхшы хис итәрбез. Шул ук рәвешчә, һәр көн Аллаһы Сүзен укысак, очрашуларны калдырмасак, аларга әзерләнсәк, комментарийлар бирсәк һәм хезмәттә катнашсак, безгә тискәре хисләргә бирелмәскә җиңелрәк булыр (Рим. 12:11, 12).

13, 14. Кайбер кардәшләргә рухи гадәтләре нинди файда китерә?

13 Джон исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. 39 яшендә аңарда сирәк очрый торган рак чирен тапканнар. Ул вакытта аның улына нибары өч яшь кенә булган. Башта Джон бик курыккан һәм борчылган. Ул: «Ничек инде мин шундый яшь була торып чирләп киттем?» — дип көенгән. Аңа тискәре хисләрен җиңәргә нәрсә булышкан? «Чир күп көч алса да, мин гаиләмнең рухи эшләрдә катнашуы турында кайгырттым,— дип әйтә ул.— Без бар очрашуларга йөрдек, һәр атна вәгазьдә катнаштык һәм, хәтта авыр булганда да, гаилә өйрәнүен үткәрдек». Булган хәлләрне искә төшереп, Джон болай дип өсти: «Башта шок кичерсәм дә, аннары Йәһвә мине ныгытты һәм мин аның яратуын сиздем. Йәһвә, миңа ярдәм иткән кебек, сезгә дә ярдәм итәчәк».

14 Инде искә алынган Элиза болай ди: «Һәр җыелыш очрашуында һәм шәхси өйрәнү үткәргәндә, мин Йәһвәнең үземне ишеткәненә һәм яратканына инанам. Бу мине бәхетле итә». Африкада район күзәтчесе булып хезмәт итүче Но́лан үзе һәм хатыны Диа́н турында болай дип әйтә: «Хәтта боекканда да, без рухи эшләрне калдырмыйбыз, һәм Йәһвә күңелебезне шатлык белән тутыра. Шулай ук без Йәһвәнең үзебезгә булышачагын һәм үзебезне фатихалаячагын исебезгә төшерәбез. Ничек икәнен белмибез, әмма ул моны һичшиксез эшләячәк».

15. Нинди өстәмә адымнар тискәре уйлардан арынырга булыша ала? Мисал китерегез.

15 Тискәре уйлар безне калдырмаса, безгә өстәмә тырышлыклар куярга кирәк булырдыр. Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, безнең аркабыз авырта башлады ди. Һәр көн җәяү йөрү авыртуны бетермәскә дә мөмкин — сәбәбен аңларга кирәк. Моның өчен, бәлки, тикшерү үткәрү һәм хәтта табиб белән сөйләшеп алу таләп ителер. Нәкъ шулай ук, тискәре хисләрдән арыныр өчен, Изге Язмалар һәм басмаларыбыз буенча тикшерү үткәрергә, шулай ук җитлеккән мәсихче белән сөйләшеп алырга кирәк булырдыр. Тагын нәрсә ярдәм итә ала?

16. Тискәре уйларыбызның сәбәбен аңларга нәрсә булыша ала? (Зәбур 139:1—4, 23, 24)

16 Йәһвәгә, үзегезне нәрсә боектыра икәнен аңларга булышсын дип, дога кылыгыз. Давыт патша Йәһвәнең үзен яхшы белгәнен таныган. Шуңа күрә ул Йәһвәдән «борчулы уйларының» сәбәбен аңларга булышсын дип сораган. (Зәбур 139:1—4, 23, 24 укы.) Без дә Йәһвәдән, тискәре уйларыбызның сәбәбен һәм аларны ничек җиңеп булганын аңларга булышсын дип, сорый алабыз. Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин чынлыкта нәрсә турында борчылам? Нәрсә аркасында андый уйларым туа? Мин, тискәре уйларны куар урынына, аларга чуммыйммы?»

17. Нинди темаларны өйрәнү игътибарны уңай нәрсәләргә тупларга булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Шәхси өйрәнүне ихтыяҗларыгызга яраклаштырыгыз. Вакыт-вакыт Йәһвәнең сыйфатларын өйрәнегез. Мәсәлән, рәсүл Паулга йолым һәм Йәһвәнең кичерүе турында уйлану файда китергән. Сез дә Йәһвәнең шәфкате, кичерүе, тугры мәхәббәте кебек темаларны өйрәнә аласыз. Моның өчен «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче», «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» китабын я башка басмаларны кулланып була. Үзегез өчен файдалы мәкаләләр исемлеген төзегез һәм аны күренерлек урынга элеп куегыз. Борчулы хисләр туган саен, шул исемлектәге мәкаләләрне өйрәнә барыгыз һәм тапкан киңәшләрне кулланырга тырышыгыз (Флп. 4:8).

Яшь абый-кардәш, Изге Язмаларны, планшет һәм блокнот кулланып, шәхси өйрәнү үткәрә. Ул Изге Язмаларында язулар ясый.

Шәхси өйрәнү өчен тискәре хисләрегез белән көрәшергә булышачак темаларны сайлагыз (17 нче абзацны кара)


18. Кайбер мәсихчеләр нинди темалар өйрәнә?

18 Элегрәк искә алынган Элиза Әюп турында шәхси өйрәнү үткәргән. Ул болай ди: «Миңа Әюпнең хисләре бик тә таныш. Аның башына бер бәла артыннан икенчесе төшкән. Газапларының сәбәбен белмәсә дә, ул иң авыр чакта да Йәһвәгә өметләнгән» (Әюп 42:1—6). Ә Ноланның хатыны Диан болай дип әйтә: «Без ирем белән „Йәһвәгә якынлаш“ китабын өйрәнәбез. Чүлмәкче балчыктан савыт ясаган кебек, Йәһвә дә безне формалаштыра. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Игътибарыбызны кимчелекләребезгә туплар урынына, без Йәһвәнең үзебезгә яхшырырга булышканын исебезгә төшерәбез. Бу безне аңа якынлаштыра» (Ишаг. 64:8).

КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРАГЫЗ

19. Без нәрсә көтмибез, әмма нәрсәгә ышана алабыз?

19 Регуляр рәвештә рухи эшләрдә катнашсак та, ихтыяҗларыбыз буенча шәхси өйрәнү үткәрсәк тә, тискәре хисләр барыбер туып торыр. Кайбер көннәрне без үзебезне, Паул кебек, «мескен кеше» итеп хис итәрбез. Әмма Йәһвә ярдәме белән без андый хисләргә каршы тора алырбыз. Һәм күпчелек көннәрне Йәһвә белән дуслыгыбызга һәм аның безне хуплаганына шатланып яшәрбез.

20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Әйдәгез, үткәндәге хаталарыбыз, авырлыкларыбыз һәм кимчелекләребез турындагы уйларга каршы торырга тәвәккәл булыйк. Йәһвәнең ярдәме белән без аларны тезгендә тота алабыз (Зәб. 143:10). Беркөн безгә, уңай караш саклар өчен, инде көрәшергә кирәк булмас. Һәр иртә без, бернинди борчусыз уянып, яратучы Йәһвә Аллаһыбызга шатланып хезмәт итә алырбыз. Без бу вакытны зарыгып көтәбез!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Паул кайчак үзен «мескен кеше» итеп хис иткән?

  • Тискәре хисләренә карамастан, Паулга саф вөҗдан һәм уңай караш сакларга нәрсә ярдәм иткән?

  • Тискәре хисләр туганда, нәрсә эшләп була?

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

a АҢЛАТМА: Бу мәкаләдә «тискәре хисләр» вакыт-вакыт туа алган борчулы хисләрне һәм кәеф корылуны аңлата. Монда депрессия чире турында сүз бармый. Депрессия очрагында медицина ярдәме таләп ителә.

b Паулның хатларыннан күренгәнчә, ул начар күргән, мөгаен. Моның аркасында аңа хатлар язу һәм хезмәтен башкару авыр булыр иде (Гәл. 4:15; 6:11). Я Паул ялган рәсүлләр үзенә китергән борчуларны күздә тоткандыр (2 Көр. 10:10; 11:5, 13). Ничек кенә булмасын, бу «чәнечке» Паулны бик интектергән.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу