23—29 МАРТ, 2026
18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез
Йолым өчен рәхмәтле булуыгызны сез ничек күрсәтерсез?
«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора» (2 КӨР. 5:14).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Һәрберебез йолым өчен рәхмәтле булуын ничек күрсәтә ала?
1, 2. Гайсәнең йолым корбаны безне нәрсәгә өндәп тора һәм ни өчен? (2 Көринтлеләргә 5:14, 15) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
СЕЗНЕ йорт җимерекләре арасыннан чыгарсалар, сез тормышыгызны коткарган кешегә бик рәхмәтле булыр идегез, шулай бит? Сез, бердәнбер коткарылган кеше булмасагыз да, коткаручыга үз рәхмәтегезне белдерер идегез һәм үзегез өчен нәрсә эшләгәнен беркайчан да онытмас идегез.
2 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, без үз-үзебезне мирас итеп алынган гөнаһтан коткара алмыйбыз. Әмма безне Гайсәнең йолым корбаны коткара: 1) безнең гөнаһларыбыз кичерелә, 2) камил булачагыбызга өметебез бар һәм 3) без Аллаһы белән дуслаша алабыз. Ахыр чиктә без Йәһвәнең яңа дөньясында мәңге яши алырбыз. Әйе, йолым Гайсәнең кешеләрне яратканын раслый. Гайсә әле җирдә туганчыга кадәр, кешеләр аның өчен кадерле булган (Гыйб. сүз. 8:30, 31). Рәсүл Паул «безне Мәсихнең яратуы өндәп тора» дип язган. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 укы.) Бу нәрсәне аңлата? Мәсихнең мәхәббәте безне йолымны гадәти нәрсәгә санамаска, ә рәхмәтле булуыбызны белдерергә дәртләндерә.
Безне йорт җимерекләре арасыннан коткарсалар, без коткаручыбызга бик рәхмәтле булыр идек. Ә безне гөнаһ белән үлемнән коткарган Йәһвә белән Гайсәгә без бигрәк тә рәхмәтле (1, 2 нче абзацны кара)
3. Ни өчен төрле кешеләр йолым өчен рәхмәтләрен төрлечә күрсәтергә мөмкин?
3 Сез үз рәхмәтегезне ничек белдерерсез? Җавабыгыз башка кешеләрнекеннән аерылып торырга мөмкин. Мисал өчен бер үк җиргә төрле шәһәрләрдән барган кешеләрне күз алдына китерик. Алар шул җиргә төрле юллардан бара. Безнең дә бер үк максатыбыз бар: без йолым өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә телибез. Әмма бу максатка ирешү юлларыбыз төрле булачак. Бу хәзер Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез нинди булуына бәйле. Шушы мәкаләдә без 1) Изге Язмаларны өйрәнүчеләр, 2) суга чумдырылган мәсихчеләр һәм 3) Йәһвәнең читкә киткән сарыклары үз рәхмәтләрен ничек белдерә алганын карап чыгарбыз.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР
4. Йәһвә Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә ничек карый?
4 Йәһвә Шаһитләре сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнә икән, шуның турында уйланыгыз: яхшы хәбәрне кабул итүегез Йәһвәнең үзе белән дуслашуыгызны теләгәнен һәм сезгә бу яктан ярдәм иткәнен күрсәтә (Яхъя 6:44; Рәс. 13:48). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә йөрәкләрне тикшерә. Димәк, ул сезнең хакыйкатьне белер өчен һәм аның нормалары буенча яшәр өчен куйган тырышлыкларыгызны күреп шатлана (Гыйб. сүз. 17:3; 27:11). Йәһвә белән дуслыгыгыз йолым ярдәмендә генә мөмкин (Рим. 5:10, 11). Моны беркайчан да онытмагыз.
5. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Филипиялеләргә 3:16 буенча ничек эш итә ала?
5 Изге Язмаларны өйрәнүчеләр, сез йолым өчен рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтә аласыз? Бер мөмкинлек турында рәсүл Паул филипиялеләргә язган: «Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (Флп. 3:16). Ә башка тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Тик тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик». Бу киңәш буенча эш итеп, тормышка алып баручы юлдан баруыгызны дәвам итегез. Бернәрсәгә дә үзегезгә комачауларга ирек бирмәгез (Мат. 7:14; Лүк 9:62).
6. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә берәр нәрсә авыр бирелсә, алар нәрсә эшли ала? (Канун 30:11—14) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Сезгә Изге Язмаларның берәр тәгълиматын кабул итү авыр булса, нәрсә эшләргә? Бу тәгълиматны тирәнрәк тикшерегез һәм Йәһвәдән аны яхшырак аңларга булышсын дип сорагыз (Зәб. 86:11). Бу да булышмаса, шул сорауны калдырып торыгыз, әмма Изге Язмаларны өйрәнүдән туктамагыз. Ә Аллаһы хупламаган берәр эш-гамәлне калдыру авыр булса, истә тотыгыз: Йәһвә беркайчан да камилсез кешеләрдән мөмкин булмаганны таләп итми. Сез аның нормалары буенча яши аласыз. (Канун 30:11—14 укы.) Йәһвә сезгә бу яктан ярдәм итәргә вәгъдә итә (Ишаг. 41:10, 13; 1 Көр. 10:13). Шуңа күрә бирешмәгез. Игътибарыгызны сезгә авыр бирелгән нәрсәләргә түгел, ә Йәһвә сезгә биргән нәрсәләр, шул исәптән йолым корбаны турында уйланыгыз. Йәһвәгә карата яратуыгыз үскән саен, «аның әмерләре авыр түгел» икәненә күбрәк инанырсыз (1 Яхъя 5:3)a.
Йәһвә бездән беркайчан да без булдыра алмаганны таләп итми. Ул безгә үз нормалары буенча яшәргә булышыр (6 нчы абзацны кара)
7. Мәсихче гаиләдә үскән яшьләр нәрсә турында уйлана ала?
7 Ә мәсихче гаиләдә үскән балалар турында нәрсә әйтеп була? Син алар санына керәсең икән, әти-әниең өчен син иң мөһим өйрәнүче. Изге Язмаларда: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягък. 4:8; 1 Елъ. 28:9). Син Йәһвә белән дуслашыр өчен адымнар ясаганда, Йәһвә дә сиңа таба адымнар ясый. Йәһвә сине мәсихче гаиләңнең өлеше итеп кенә түгел, ә аерым кеше итеп күрә. Ул шәхсән синең үз дусты булуыңны тели. Ул моның өчен йолым биргән. Йәһвәнең үзеңә бирелгән бу кыйммәтле бүләге турында беркайчан да онытма (Рим. 5:1, 2). Кичә алдыннан Гайсәнең үлеме синең өчен нәрсә аңлатканы турында уйлан. Йолым өчен рәхмәт хисе сине рухи максатлар куярга өндәсенb.
СУГА ЧУМДЫРЫЛГАН МӘСИХЧЕЛӘР
8. Суга чумдырылган мәсихчеләр йолым корбанына иман итүләрен ничек күрсәтә?
8 Сез суга чумдырылган мәсихче булсагыз, йолым корбанына иман итүегезне күрсәтеп, инде кайбер адымнар ясагансыз. Мәсәлән, сез Йәһвәгә якынлашыр һәм аның нормаларына туры килер өчен тырышлыклар куйгансыз. Гайсәнең әмеренә буйсынып, шәкертләр булдыру эшендә катнашасыз. Үзегезне Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үткәнсез. Бәлки, сез хакыйкать юлында эзәрлекләүләргә дә очрагансыздыр (2 Тим. 3:12). Чыдам калып, сез Йәһвәне яратканыгызны һәм йолым өчен рәхмәтле булганыгызны күрсәтәсез (Евр. 12:2, 3).
9. Суга чумдырылган мәсихчеләргә нинди куркыныч турында истә тотарга кирәк?
9 Шулай да суга чумдырылган мәсихчеләргә бер куркыныч турында истә тотарга кирәк. Вакыт узу белән йолым безнең өчен гадәти нәрсәгә әверелергә мөмкин. Беренче гасырда Эфестә яшәгән мәсихчеләрнең мисалына игътибар итик. Үледән терелтелгән Гайсә аларны чыдамлыклары өчен мактаган булган. Әмма ул аларга шулай ук болай дигән: «Сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың» (Ачыл. 2:3, 4). Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, без әкренләп механик рәвештә гыйбадәт кыла башларга мөмкин. Без дога кылырбыз, очрашуларга йөрербез, вәгазьдә катнашырбыз, әмма моны ярату дәртләндергәнгә түгел, ә гадәт буенча гына эшләрбез. Йәһвәгә карата мәхәббәтегезнең сүрелә башлаганын сизсәгез, нәрсә эшләргә?
10. Паулның Тимутигә биргән киңәшен ничек кулланып була? (1 Тимутигә 4:13, 15)
10 Рәсүл Паул Тимутине мәсихче эшләре турында «уйланырга, шулар белән мәшгуль булырга» дәртләндергән. (1 Тимутигә 4:13, 15 укы.) Бу киңәшне ничек кулланып була? Алга таба да «рух ярдәмендә ялкынланып торыр» өчен, гыйбадәт кылуыгызны ничек мәгънәлерәк итеп булганы турында уйланыгыз. (Рим. 12:11; «Горите рвением, к которому побуждает святой дух» дигән җөмләгә аңлатманы кара.) Мәсәлән, сез очрашуларга яхшырак әзерләнә алыр идегезме? Бу сезгә очрашуларда игътибарлырак булырга булышыр. Я, бәлки, шәхси өйрәнү вакытында тирәнтен уйланырга мөмкинлегегез булсын өчен һәм өйрәнү күбрәк файда китерсен өчен, сезгә аны тынычрак урында үткәрергә кирәктер. Шулай ук Кичәгә кадәр калган вакытта Йәһвә Шаһите булу нинди фатихалар китергәне турында уйланып була. Моның барысы, утын учакны ялкынландырган кебек, Йәһвәгә йолым һәм башка бүләкләре өчен рәхмәт хисегезне ялкынландырып торыр.
11, 12. Ашкынуыбызның кимүе Аллаһы рухын югалтканыбызны күрсәтәме? Аңлатыгыз. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Элеккечә ашкынучан булмаганыгызны абайлап алсагыз, боекмагыз һәм Аллаһының рухын югалттыгыз дип уйларга ашыкмагыз. Паулның көринтлеләргә язган сүзләрен исегезгә төшерегез. Ул үз хезмәте турында: «Хәтта үз теләгемә каршы эшләсәм дә, барыбер бу минем үземә ышанып тапшырылган... эшем булып кала»,— дип язган (1 Көр. 9:17). Аның нәрсә әйтәсе килгән?
12 Кайчак Паулның вәгазьлисе килмәгән. Ләкин моңа карамастан ул хезмәтен дәвам итәргә тәвәккәл булган. Ул безнең өчен яхшы үрнәк. Теләгебез булмаса да, дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булыйк. Йәһвә бездә «теләк уятсын һәм көч бирсен» дип дога кылыйк (Флп. 2:13). Рухи эшләрдә актив булып калыйк. Бу, һичшиксез, хисләребезгә дә тәэсир итәчәк, һәм күңелебездәге ярату кабат ялкынланып китәчәк.
Кайчак теләгегез булмаса да, рухи эшләрдә катнашуыгызны дәвам итегез (11, 12 нче абзацны кара)
13. Иман юлыннан йөрибезме икәнен ничек тикшереп торырга?
13 2 Көринтлеләргә 13:5 тә мондый киңәш бирелә: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз». Бу киңәш буенча эш итеп, без үз-үзебезгә вакыт-вакыт мондый сораулар бирә алабыз: «Мин Патшалыкны беренче урынга куеп яшимме?» (Мат. 6:33) «Күңел ачуларым яманлыкны нәфрәт иткәнемне күрсәтәме?» (Зәб. 97:10) «Җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешемне кертәмме?» (Эфес. 4:2, 3) Кичә вакытында без Йәһвә биргән йолым турында аеруча күп уйланабыз, шуңа күрә Кичә — үзебез өченме я Мәсих өчен яшибезме икәнен тикшереп чыгар өчен яхшы мөмкинлекc.
ЙӘҺВӘНЕҢ ЧИТКӘ КИТКӘН САРЫКЛАРЫ
14. Ни өчен кайберәүләр Йәһвә халкыннан читләшкән?
14 Кайберәүләр, Йәһвәгә айлар я хәтта еллар буе тугры хезмәт иткәннән соң, очрашуларга йөрми башлаган. Кемнедер «тормыш мәшәкатьләре» баскан (Лүк 21:34). Башкалар кардәшләрнең сүзләре я эшләре аркасында абынган (Ягък. 3:2). Ә кайберәүләр җитди гөнаһ кылган һәм ярдәм сорарга ояла. Сез Йәһвә халкыннан читләшкәнсез икән, нәрсә эшли аласыз? Йәһвәнең йолым бүләге сезне нәрсә эшләргә өнди?
15. Йәһвә югалган сарыклары турында кайгыртуын ничек күрсәтә? (Йәзәкил 34:11, 12, 16)
15 Йәһвә үзенең югалган сарыкларына ничек карый икәнлеге турында уйланыгыз. Ул аларны кире какмый, ә эзләп табарга тырыша, аларга кире кайтырга ярдәм итә һәм аларны тукландыра. (Йәзәкил 34:11, 12, 16 укы.) Йәһвә сезнең өчен дә шуны ук эшли түгелме? Бу мәкаләне укуыгыз күңелегезнең тәкъвалыкка тартылганын күрсәтә. Йәһвә кайчандыр, йөрәгегезне күреп, сезгә хакыйкатькә килергә булышкан кебек, сезгә кире кайтырга да ярдәм итә.
16. Югалган сарыкка Йәһвәгә кире кайтырга нәрсә булыша ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 «Йәһвәгә кире кайт» дигән брошюрада мондый дәртләндергеч сүзләр бар: «Йәһвәгә кире кайтырга булсаң, ул сине, һичшиксез, җылы кабул итәчәк. Ул сиңа борчулы хисләреңне басарга ярдәм итәчәк, яраларыңны дәвалаячак һәм саф вөҗдан биреп йөрәгең белән аңыңны тынычлыкта саклаячак. Шулчак синең, бәлки, имандашларыңа кушылып Йәһвәгә яңадан хезмәт итү теләгең туачак». Өлкәннәр дә сезгә ярдәм итәргә тели. Алар сезнең өчен «җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек» була ала (Ишаг. 32:2). Сез йолым өчен рәхмәтегезне ничек белдерә аласыз? Үз-үзегездән болай дип сорагыз: «Йәһвә белән кабат дус булып китәр өчен, мин нәрсә эшли алам?» (Ишаг. 1:18; 1 Пет. 2:25) Мәсәлән, сез җыелыш очрашуына килә аласызмы? Берәр өлкәнгә мөрәҗәгать итә аласызмы? Сезгә ярдәм итәр өчен, өлкәннәр, бәлки, берәр кардәштән сезнең белән күпмедер вакыт Изге Язмалар өйрәнүе үткәрсен дип сорар. Йолым өчен рәхмәтле булуыгызны күрсәтер өчен куйган тырышлыкларыгызны Йәһвә һичшиксез фатихалар.
Үз-үзегездән сорагыз: «Йәһвә белән кабат дус булып китәр өчен, мин нәрсә эшли алам?» (16 нчы абзацны кара)
СЕЗ НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕЗ?
17, 18. Кичәгә кадәр калган вакытны ничек акыллы кулланырга?
17 Гайсәнең сүзләре буенча, йолым, «Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен», бирелгән (Яхъя 3:16). Йолым ярдәмендә Йәһвә безне гөнаһ белән үлемнән азат итә ала. Бу бүләк өчен рәхмәт хисен беркайчан да югалтмыйк (Рим. 3:23, 24; 2 Көр. 6:1). Кичәгә калган вакытны Йәһвәнең һәм Гайсәнең яратулары турында уйланыр өчен кулланыйк. Бу безне рәхмәтебезне белдерергә өндәр.
18 Сез моны ничек эшләрсез? Җавабыгыз башка кешеләрнекеннән аерылып торырга мөмкин. Әмма Йәһвә сезнең һәм «үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәгән» миллионлаган башка кешенең тырышлыкларын һичшиксез фатихалаячак (2 Көр. 5:15).
14 ҖЫР Җирнең яңа Патшасын данлагыз!
a Өйрәнү вакытында белгәннәрегезне кулланырга сезгә «Мәңге шатланып яшәгез!» китабындагы һәр дәреснең ахырында китерелгән «Максат» дигән рамка булыша ала.
b Үзегезгә рухи яктан үсәргә ярдәм итә алган киңәшләрне табар өчен, 2017 елгы «Күзәтү манарасы»ның декабрь чыгарылышында «Яшьләр, „Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куегыз“» дигән мәкаләне карагыз.
c Йәһвәгә рәхмәтле булып калырга булыша алган киңәшләрне табар өчен, 1995 елгы «Күзәтү манарасы»ның (рус) 15 июнь чыгарылышында «Что побуждает тебя служить Богу?» дигән мәкаләне карагыз.