2—8 МАРТ, 2026
97 ҖЫР Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез
Рухи сусавыгызны басыгыз
2026 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (МАТ. 5:3).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без ничек алга таба да рухи ризык белән тукланып булганын, яңа шәхес булып киенеп һәм Йәһвәнең ышык урынында калып булганын белербез.
1. Йәһвә кешеләрне нинди ихтыяҗлар белән барлыкка китергән? (Маттай 5:3)
ЙӘҺВӘ кешеләрне билгеле бер ихтыяҗлар белән барлыкка китергән. Мәсәлән, кешеләргә яшәр өчен ризык, кием һәм яшәү урыны кирәк. Кеше хәтта кыска вакытка булса да шул нәрсәләрнең берсеннән мәхрүм калса, аның тормышы чын сынауга әйләнер. Әмма Йәһвә безне, физик ихтыяҗлардан тыш, рухи ихтыяҗлар белән дә барлыкка китергән. (Маттай 5:3 укы.) Без чыннан да бәхетле булырга теләсәк, безгә бу ихтыяҗларыбызны да танырга һәм канәгатьләндерергә кирәк.
2. «Рухи нәрсәләргә сусаучы» дигән сүзләрне нинди мисал белән аңлатып була?
2 «Рухи нәрсәләргә сусаучылар» дигән сүзтезмәне ничек аңларга? Төп нөсхә телендә бу сүзләр көчле образ тудыра. Күз алдына китерегез: юл чатында иске, тузып беткән киемдә, ачлыктан интеккән бер кеше соранып утыра ди. Кешеләр аны читләтеп үтә, көндез аны кояш кыздыра, ә төнлә ул җылына алмый. Ул, кеше хәленә кайтыр өчен, үзенә ярдәм кирәк булганын ап-ачык аңлый. «Рухи нәрсәләргә сусаучы», ягъни рухи яктан фәкыйрь, кеше дә Аллаһының ярдәменә мохтаҗ булганын аңлый. Йәһвә андый сусаган кешеләргә ярдәм итәргә бик тели.
3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
3 Бу мәкаләдә без башта Гайсәдән ярдәм сораган финикияле хатын-кыз мисалына игътибар итәрбез. Аның мисалыннан без, рухи нәрсәләргә сусауны таныр өчен, нинди өч сыйфат кирәк булганын белербез. Аннары без рәсүл Петер, рәсүл Паул һәм Давыт патша кебек рухи яктан нык кешеләрнең үрнәкләрен карап китәрбез.
БАСЫНКЫЛЫК, ИМАН ҺӘМ ҮЗ ДИГӘНЕҢДӘ НЫК ТОРУ ҮРНӘГЕ
4. Финикияле хатын Гайсәдән нәрсә турында сораган?
4 Бер очракта Гайсәгә бер финикияле хатын мөрәҗәгать иткән. Аның кызын җеннәр бик нык газаплаган (Мат. 15:21—28). Бу хатын, тезләнеп, Гайсәдән кызына ярдәм итүен үтенгән. Гайсә белән сөйләшкәндә, ул гаҗәеп сыйфатлар күрсәткән. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап китик.
5. Финикияле хатын нинди сыйфатлар күрсәткән һәм Гайсә нәрсә эшләгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Финикияле хатын ярдәм сорагач, Гайсә аңа: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— дигән. Бу хатын урынында башка кеше булган булса, ул Гайсәнең сүзләренә үпкәләп китеп бара алыр иде. Әмма бу хатын алай эшләмәгән, чөнки ул басынкы булган. Моннан тыш, ул Гайсәгә иман иткән. Нәкъ аның көчле иманы Гайсәне искиткеч могҗиза кылырга дәртләндергән. Ә иман, үз чиратында, бу хатынны үз дигәнендә нык торырга дәртләндергән. Шуңа күрә ул ярдәм үтенүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, Гайсә, мин «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» дигән булса да, башка халыктан булган бу хатын-кызга ярдәм иткән: аның кызыннан җенне куып чыгарган.
Финикияле хатынга, Гайсәдән ярдәм алыр өчен, басынкылык, иман күрсәтергә һәм үз дигәнендә нык торырга кирәк булган (5 нче абзацны кара)
6. Финикияле хатын турындагы очрактан без нәрсәгә өйрәнәбез?
6 Рухи сусавыбызны басар өчен, безгә дә шундый ук сыйфатлар үстерү мөһим. Без басынкылык, иман үстерергә һәм үз дигәнебездә нык торырга тиеш. Басынкы кеше генә Аллаһыдан өзлексез ярдәм сорап үтенә. Шулай ук без Гайсә Мәсихкә иман итәргә һәм ул үз шәкертләрен җитәкләр өчен кулланган кешеләргә ышаныч белдерергә тиеш (Мат. 24:45—47). Йәһвә һәм аның Улы андый сыйфатлар күрсәткән кешеләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә бик шат. (Ягъкуб 1:5—7 белән чагыштыр.) Хәзер, әйдәгез, Йәһвәнең, безне рухи яктан тукландырыр өчен, безгә яңа шәхес булып киенергә булышыр өчен һәм ышык урын бирер өчен, нәрсә эшләгәнен белик. Бу яктан безгә Петер, Паул һәм Давытның үрнәкләре булышыр.
ПЕТЕР КЕБЕК, РУХИ ЯКТАН ЯХШЫЛАП ТУКЛАНЫГЫЗ
7. Петергә нинди йөкләмә бирелгән, әмма ул шулай ук нәрсә эшләргә тиеш булган? (Еврейләргә 5:14—6:1)
7 Рәсүл Петернең үрнәген карап чыгыйк. Петер Гайсәнең Мәсих булуын таныган яһүдләрнең беренчеләреннән булган. Ул хәтта Гайсәгә: «Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит»,— дигән (Яхъя 6:66—68). Күккә ашканчы, терелтелгән Гайсә Петергә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дигән (Яхъя 21:17). Петер бу йөкләмәне тугры үтәгән, һәм Йәһвә аны хәтта Изге Язмалардагы ике хатны язарга рухландырган. Әмма Петер шулай ук үзе дә рухи яктан яхшы тукланырга тиеш булган. Мәсәлән, ул рәсүл Паул моңарчы язган хатларны җентекләп тикшергән. Петер анда язылган кайбер нәрсәләрне аңлау авыр дигән (2 Пет. 3:15, 16). Шулай да ул бирешмәгән һәм Йәһвә аңа андагы каты рухи ризыкны үзләштерергә һәм аңларга булышыр дип ышанган. (Еврейләргә 5:14—6:1 укы.)
8. Петер Йәһвә фәрештәсе аша бирелгән яңа күрсәтмәне ничек кабул иткән?
8 Петернең Йәһвәгә иманы нык булган, шуңа күрә ул Йәһвә биргән җитәкчелек буенча эш иткән. Әйдәгез, Яфа шәһәрендә булган бер очракка игътибар итик. Петер күренештә Муса кануны буенча нәҗес дип саналган хайваннарны күргән. Фәрештә аңа аларны суеп ашарга кушкан. Яһүдләр өчен андый хайваннарны ашау акылга сыймаслык нәрсә булган. Башта Петер, бу җитәкчелеккә каршы төшеп, болай дигән: «Юк, Хуҗам, минем беркайчан да нәҗес һәм шакшы нәрсә ашаганым булмады». Фәрештә аңа кабат: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама»,— дип әйткән (Рәс. 10:9—15). Бу сүзләрдән соң Петер үз карашын үзгәрткән. Без моны кайдан беләбез? Күп тә үтмәстән, Петер янына яһүд булмаган Көрнили җибәргән өч кеше килгән. Алар аны үз хуҗалары янына барырга чакырган. Петер, бу күренешне алмаган булса, шул кешеләр белән беркайчан да бармас иде, чөнки яһүдләр өчен башка халык кешесе йортына керү нәҗес дип саналган (Рәс. 10:28, 29). Әмма Петер, Йәһвәнең үзеннән нәрсә көткәнен аңлап, үз карашын үзгәрткән (Гыйб. сүз. 4:18). Ул Көрнилигә һәм аның өйдәгеләренә вәгазьләгән. Алар хакыйкатьне кабул иткән, һәм аларга изге рух иңгән. Нәтиҗәдә, алар суга чумдырылган! (Рәс. 10:44—48)
9. Ни өчен каты рухи ризыкка аппетит үстерергә кирәк?
9 Без дә, Петер кебек, Изге Язмалардагы сөткә охшаш төп тәгълиматларны өйрәнергә тиеш. Әмма безгә шулай ук аңлавы авыр булган каты ризыкка да аппетит үстерергә кирәк. Моның өчен безгә җитәрлек вакыт бүлеп кую һәм тырышлыклар кую мөһим. Моның файдасы бик зур бит. Беренчедән, безнең Йәһвә Аллаһыга карата яратуыбыз һәм хөрмәт хисе үсәр. Икенчедән, безнең Күктәге Атабыз турында тагы да ашкыныбрак сөйлисебез килер (Рим. 11:33; Ачыл. 4:11). Петер үрнәге безне тагын бер нәрсәгә өйрәтә: Изге Язмаларны аңлавыбызга үзгәреш кертелгәнен белеп алгач, безгә фикер йөртү һәм эш итү рәвешебезне шунда ук үзгәртергә кирәк. Шулай эшләсәк кенә, без рухи яктан тук булырбыз һәм Йәһвә безне куллана алыр.
ПАУЛ КЕБЕК, ЯҢА ШӘХЕС БУЛЫП КИЕНЕГЕЗ
10. Көләсәйлеләргә 3:8—10 буенча, Йәһвәне сөендерер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
10 Аллаһыны сөендерер өчен, рәсүл Паул язганча, безгә «элекке шәхесебезне» салып ташларга һәм «яңа шәхес булып киенергә» кирәк. (Көләсәйлеләргә 3:8—10 укы.) Әмма «гардеробны» алыштыру җиңел булмаска мөмкин. Паул мисалына игътибар итик. Ул яшь чактан ук, Аллаһының хуплавын алыр өчен, зур тырышлыклар куйган (Гәл. 1:14; Флп. 3:4, 5). Әмма төгәл белемгә ия булмаганга, ул рухи мәгънәдә ярлы булган. Мәсихче тәгълиматларны белмәгәне һәм горур булганы аркасында ул начар сыйфатларга «киенгән» дорфа кеше булган (1 Тим. 1:13).
11. Паулга нинди кимчелеге белән көрәшергә туры килгән?
11 Мәсихче булып киткәнче, Паул кызу канлы кеше булган. Ул шулкадәр ярсулы булган ки, хәтта Рәсүлләр китабында ул Мәсих «шәкертләренә янап һәм аларны үтерергә җыенып йөргән» дип әйтелә (Рәс. 9:1). Мәсихче булып киткәч, Паул, элекке шәхесен салып ташлар өчен, һичшиксез, зур тырышлыклар куйгандыр (Эфес. 4:22, 31). Әмма соңрак, Паул белән Барнаб арасында низаг купкач, Паул ярсуын тыя алмаган (Рәс. 15:37—39). Моңа карамастан, Паул бирешмәгән. Ул, Йәһвәнең хуплавын югалтмас өчен, «тәнен тыеп», үз кимчелекләре белән көрәшүен дәвам иткән (1 Көр. 9:27).
12. Паулга кимчелекләре белән көрәшүен дәвам итәргә нәрсә булышкан?
12 Паул үз көченә түгел, ә, Петер кебек, Аллаһы биргән көчкә таянган (Флп. 4:13; 1 Пет. 4:11). Нәтиҗәдә, ул, үз кимчелекләре белән көрәшеп, яңа шәхес булып киенә алган. Әмма кайвакыт Паул хаталар кылган. Моның аркасында боекса да, ул күктәге Атасының үзенә кылган игелеге турында уйланган, һәм бу аңа алга таба көрәшен дәвам итәргә көч өстәгән (Рим. 7:21—25).
13. Без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз?
13 Йәһвәгә күп еллар хезмәт итсәк тә, безгә алга таба да кимчелекләрдән арынырга һәм мәсихче сыйфатлар үстерергә кирәк. Кайвакыт абынсак та, мәсәлән чыгырыбыздан чыксак я катырак сүз әйтсәк, үзебезне артык битәрләмик. Яңа шәхес булып киенер өчен, алга таба да тырышлыклар куйыйк (Рим. 12:1, 2; Эфес. 4:24). Шуны да әйтергә кирәк: букваль киемне кешегә таманлап тегәләр, ә яңа шәхес булып киенү турында әйткәндә, бу киемне кияр өчен, безгә үзебезне «таманларга» кирәк. Әйе, Йәһвәнең таләпләренә туры килер өчен, безгә үзебезне үзгәртергә кирәк.
ДАВЫТ КЕБЕК, РУХИ ЫШЫК УРЫНДА КАЛЫГЫЗ
14, 15. Нинди мәгънәдә Йәһвә үз халкына ышык урын бирә? (Зәбур 27:5) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Бәхетле булыр өчен, безгә, рухи яктан тукланудан һәм яңа шәхес булып киенүдән тыш, рухи ышык урында да калырга кирәк. Нәрсә турында сүз бара һәм, анда калыр өчен, нәрсә эшләп була?
15 Давыт патша Йәһвә биргән рухи ышык урын турында әйткән. (Зәбур 27:5 укы.) Йәһвә үз хезмәтчеләрен иманнарына зыян китерә алган һәрнәрсәдән һәм һәркемнән яклый. Нинди мәгънәдә Йәһвә үз халкына ышык урын бирә? Ул үз халкына «каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» дип вәгъдә итә (Ишаг. 54:17; Зәб. 34:7). Шайтан белән аның хезмәтчеләре никадәр көчле булмасын, алар безгә төзәтә алмаслык зыян китерә алмый. Хәтта тормышыбызны югалтсак та, Йәһвә безне үледән терелтә ала (1 Көр. 15:55—57; Ачыл. 21:3, 4). Моннан тыш, Йәһвә безне зыян китерә алган борчулардан да яклый (Гыйб. сүз. 12:25; Мат. 6:27—29). Шулай ук күктәге Атабыз безгә кайгыртучан кардәшләребезне һәм өлкәннәребезне биргән (Ишаг. 32:1, 2). Очрашуларыбыз аша да Йәһвә безне ничек яклый икәнен исебезгә төшерә (Евр. 10:24, 25).
Апа-кардәш җыелыш очрашуында рухи ярдәм таба (14, 15 нче абзацны кара)
16. Йәһвә Давытны ничек яклаган?
16 Давыт тыңлаучан булганда, Йәһвә аны яклаган. Ул аңа акыллы карарлар кабул итәргә булышкан һәм шулай итеп төрле бәлаләрдән коткарган. (Гыйбрәтле сүзләр 5:1, 2 белән чагыштыр.) Әмма Давыт Аллаһы нормаларыннан читкә тайпылганда, Йәһвә аны хаталарының аяныч нәтиҗәләреннән якламаган (2 Иш. 12:9, 10). Кайчак Давыт үзе гаепле булмый торып газап чиккән. Андый чакта Давыт, дога кылып, Йәһвәгә үз күңелен бушаткан, һәм Йәһвә аңа, үз яратуына һәм кайгыртуына ышандырып, җан тынычлыгы биргән (Зәб. 23:1—6).
17. Без Давыттан ничек үрнәк ала алабыз?
17 Без дә Давыттан үрнәк алыйк: карарлар кабул иткәндә, Йәһвәдән киңәш сорыйк. Әлбәттә, без кайчак авырлыклар кичерәбез, әмма бу Йәһвә безне үз яклавыннан мәхрүм итте дигән сүз түгел. Андый чакта без нибары акылсыз карарларыбызның ачы җимешләрен урабыз (Гәл. 6:7, 8). Гаепле булмый торып газап чиккәндә исә без, дога кылып, Йәһвәгә үз күңелебезне бушата алабыз. Шулчак ул йөрәкләребезне һәм аңыбызны, һичшиксез, саклаячак (Флп. 4:6, 7).
АЛГА ТАБА ДА РУХИ СУСАВЫГЫЗНЫ БАСЫГЫЗ
18. Ни өчен һәм ничек итеп без рухи сусавыбызны басарга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
18 2026 нчы елгы еллык шигырь мондый: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле». Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. Ни өчен? Чөнки күпләр бүген рухи яктан сусауларын танымый. Ә кайберәүләр үзләренең рухи ихтыяҗларын ялган дин тәгълиматлары я фәлсәфи идеяләр ярдәмендә канәгатьләндерә. Андый тәэсир безгә йокмасын өчен, тырышлыклар куйыйк: Йәһвә биргән рухи ризык белән тукланыйк, яңа шәхес булып киеник һәм рухи ышык урында калыйк.
Безгә рухи яктан яхшы тукланырга, яңа шәхес булып киенергә һәм рухи ышык урында калырга кирәк (18 нче абзацны кара)a
162 ҖЫР Рухи сусавым
a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәш, «Күзәтү манарасы»н өйрәнеп, рухи яктан туклана; башкаларга игелек күрсәтеп, яңа шәхес булып киенә; өлкәннәрдән ярдәм сорап, рухи ышык урын эзли.