Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 июнь 31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Безнең өчен символик мәгънәгә ия хәбәр
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Изге Язмалардагы «символик мәгънәгә ия» хәбәр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Патшалыкның үз максатына ирешәчәгенә иманыбыз какшамас булсын
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Сез «руханилар патшалыгы» булырсыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 июнь 31 б.

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Гәләтиялеләргә 4:24 тә рәсүл Паул нинди ике килешү турында әйткән?

Рәсүл Паул, Ибраһимның Сара һәм Һаҗәр белән мөнәсәбәтләре турында язганнан соң, болай дигән: «Моның барысы символик мәгънәгә ия: бу ике хатын — ике килешү» (Гәл. 4:22—24). Элек без монда Канун килешүе һәм яңа килешү турында сүз бара дип уйлаган идек. Әмма өстәмә тикшерүләр үткәргәч, без аңлавыбызга үзгәреш кертергә кирәклегенә төшендек. Күрәсең, Паул яңа килешү турында түгел, ә Ибраһим белән төзелгән килешү турында әйткән булган. Кайбер нечкәлекләргә игътибар итикa.

Паул әйтүенчә, б. э. к. 1513 елда Синай тавында гамәлгә кертелгән Канун килешүе Һаҗәргә охшаш булган (Чыг. 19:5, 6; Гәл. 4:25). Бер камилсез кеше дә Канунны камил рәвештә үти алмаган. Бу яһүдләргә үзләренең гөнаһ коллары икәнен исләренә төшергән. Шулай итеп алар Мәсихкә мохтаҗ булганнарын аңлый алган. Аның аша гына коткарылу мөмкин булган. Мәсих үзенең камил тормышын корбан итеп биргәч, кешеләрнең гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат ителергә мөмкинлекләре туган (Гәл. 3:19, 24, 25). Гайсә Аллаһының Канунга кагылышлы ихтыярын үтәгәннән соң, Канун инде кирәк булмаган (Рим. 10:4).

Паул «ирекле хатын» Сараны кол хатын Һаҗәргә капма-каршы куя. Сара «Аллаһы вәгъдәсе буенча» бала тудырган булган (Гәл. 4:23). Бу вәгъдә — Ибраһим белән төзелгән килешү (Гәл. 3:29; 4:28, 30). Бу килешүне Аллаһы Яратылыш 22:18 дә болай дип сурәтләгән: «Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак».

Ибраһим белән төзелгән килешү Йәһвәнең Гадәндә әйткән вәгъдәсен аңларга булышкан (Ярат. 3:15). Бу килешү вәгъдә ителгән «токымның» Ибраһим аша киләчәген ачкан. Паул аңлатканча, «токым» беренче чиратта — Гайсә Мәсих ул. Шулай ук «Мәсихнекеләр» дә, ягъни аның белән Патшалыкта идарә итәчәк 144 000 майланган мәсихче дә, образлы токымга керә (Гәл. 3:16, 29; Ачыл. 14:1—3). Аллаһының Ибраһимга әйткән вәгъдәсенең үтәлүе Гайсәне кабул иткән һәм аны тыңлаган кешеләргә чиксез фатихалар китерәчәк.

Ни өчен Паул бу чагыштыруны кулланган? Аның шуны күрсәтәсе килгән: Канунга тотынып торган яһүдләр, Һаҗәр кебек, коллар булып кала. Ибраһим «токымының» төп өлеше — Гайсә Мәсихне кабул итсәләр, алар, Сара кебек, ирекле булып китәр. Алар гөнаһ белән үлемнән чын котылу алыр (Яхъя 8:32—34). Ләкин Гайсәне кабул итмәсәләр, алар Канун килешүенең төп максатын күздән ычкындырыр. Ә аның максаты — аларны Мәсихкә китерү.

Гәләтиядә яшәгән күп кенә мәсихчеләр яһүдләр булмаган һәм беркайчан да Канунны тотмаган. Әмма кайбер яһүдләр башка халык мәсихчеләре Канун буенча яшәргә, шул исәптән сөннәтләнергә, тиеш дип өйрәткән. Ләкин Паул күрсәткәнчә, Мәсих азат иткән кешеләр өчен Канун белән бәйле «коллык камытын» кию акылсыз булган (Гәл. 5:1, 10—14).

a Бу төгәлләштерелгән аңлавыбыз. Элек ничек аңлаганыбызны 2006 елгы «Күзәтү манарасы», 15 март чыгарылышында укып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу