ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ФАКТЛАР
Балык тоту ятьмәләре
Хәтерлисездер, Гайсәнең кайбер шәкертләре балыкчылар булган (Марк 1:16—20). Алар Гәлиләя диңгезендә балык тотар өчен ятьмәләр кулланган.
Балык тоту ятьмәләрен баулардан я җитен җепләрдән челтәрләп үргәннәр. Кечкенә балык тотар өчен, аларны вак күзәнәкле итеп, ә зуррак балык тотар өчен, эрерәк күзәнәкле итеп үргәннәр. Кечкенә ятьмәләргә кургаш я таш батыргычлар беркеткәннәр. Ә зур ятьмәләрнең аскы өлешенә — батыргычлар һәм өске өлешенә агачтан я бөкедән ясалган калкавычлар тоташтырганнар.
Ятьмәләр кыйммәт булган. Алар, су төбендә яткан ташларга эләгеп я бик күп балык тотылса, ертыла алган (Лүк 5:6). Изге Язмаларда Ягъкуб белән Яхъяның «ятьмәләрен төзәткәне» турында әйтелә. Моның өчен алар, күрәсең, энә һәм җитен җепләр кулланган (Мат. 4:21). Балыкчылар, мөгаен, ятьмәләрен һәр кулланудан соң төзәткәндер. Ә Лүк балыкчыларның ятьмәләрен юганын әйткән. Шулай итеп аларны ләм белән чүптән чистартканнар (Лүк 5:2). Соңыннан балыкчылар ятьмәләрне, черемәсен өчен, элеп киптергәннәр (Йәз. 47:10).
Гайсә ятьмәләрне куллана белгән кешеләрне «кеше тотучылар» булырга чакырган (Марк 1:17).