Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 май 26-31 б.
  • Башкаларның карарларын хөрмәт итегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башкаларның карарларын хөрмәт итегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КАРАРЛАРЫБЫЗ АЕРЫЛЫП ТОРА АЛГАН СИТУАЦИЯЛӘР
  • НИ ӨЧЕН БАШКАЛАРНЫҢ КАРАРЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ КИРӘК?
  • БАШКАЛАРНЫҢ КАРАРЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТҮЕБЕЗНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?
  • Йәһвәне сөендерүче карарлар кабул итәргә өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Иман күрсәтеп, акыллы карарлар кабул итегез!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 май 26-31 б.

3—9 АВГУСТ, 2026

113 ҖЫР Тыныч-тату яшибез

Башкаларның карарларын хөрмәт итегез

«Шәхси карашларны хөкем итмәгез» (РИМ. 14:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без, кардәшләрнең карарлары белән риза булмасак та, аларга ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

1, 2. Ни өчен безнең карарларыбыз башка мәсихчеләрнекеннән кайчак аерылып тора?

БАШКАЛАРНЫҢ сине кабул иткән карарың өчен гаделсез хөкем иткәне булдымы? Ә син кайчан да булса имандашыңны берәр карары өчен хөкем иттеңме? Күпчелегебез бу ике сорауга да «әйе» дип җавап бирер.

2 Безнең карарларыбыз башка мәсихчеләрнекеннән кайчак аерылып торса да, гаҗәпләнәсе юк. Ни өчен? Чөнки барыбыз да төрле. Фикер йөртү рәвешебезгә культурабыз, тәрбиябез һәм шәхси тәҗрибәбез тәэсир итә. Әмма төрлелегебез җыелыштагы бердәмлеккә һәм тынычлыкка янарга тиеш түгел (Эфес. 4:3).

3. Кардәшебезне карары өчен хөкем итәргә безне нәрсә этәрергә мөмкин?

3 Без кардәшебезнең карары белән риза булмасак, аны башкача эш итәргә күндерергә я башкаларга үз борчуыбызны сөйләргә теләгебез туарга мөмкин. Ниятләребез яхшыдыр. Без бит кардәшебезне яратабыз һәм аңа иң яхшысын гына телибез (Гыйб. сүз. 17:17). Без аның үз карары аркасында соңрак үкенүен я рухи зыян күрүен теләмибез.

4, 5. Кардәшебезнең карары белән риза булмасак, нәрсә эшләргә?

4 Кардәшебезнең карары белән риза булмасак, аның белән моның турында сөйләшергә кирәкме? Моны хәл итәр өчен, кайбер нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, аның карары Изге Язмалардагы берәр канунга каршы килсә, ярату безне аны бу адымнан кисәтергә дәртләндерер (Гыйб. сүз. 27:5, 6). Әмма аның карары Аллаһы кануннарына каршы килмәсә, ә нибары безгә генә ошамаса (чөнки без башкача эш итәр идек), ул чакта ничек булырга? Җавапны мәкаләнең төп шигыре бирә. Без «шәхси карашларны хөкем» итәргә тиеш түгел (Рим. 14:1).

5 Шулай да безгә башкаларның карарларын хөрмәт итү авыр булырга мөмкин. Шушы мәкаләдән без ни өчен бу мөһим икәнен һәм моны ничек эшләп булганын белербез. Әмма башта, әйдәгез, нинди ситуацияләрдә безнең кардәшләрне хөкем итәргә теләгебез туарга мөмкин икәнен карап чыгыйк.

КАРАРЛАРЫБЫЗ АЕРЫЛЫП ТОРА АЛГАН СИТУАЦИЯЛӘР

6, 7. Нинди ситуацияләрдә безнең башкаларны карарлары өчен хөкем итәргә теләгебез туарга мөмкин?

6 Инде әйтелгәнчә, тәрбиябез я тәҗрибәбез аркасында, безнең кайбер нәрсәләргә катгый карашыбыз булырга мөмкин. Без башкалар да безнеңчә фикер йөртә дип уйлыйбыздыр. Әмма бу алай булмаска да мөмкин. Кайбер ситуацияләрне карап чыгыйк. 1 нче ситуация. Бер абый-кардәш каты эчкән әтисе белән үскән булган. Дуслык очрашуында ул башка кардәшләрнең исерткеч эчемлекләр эчүләрен күрә. Бу аны бик күңелсезләндерә, һәм ул аларга алай эш итү дөрес түгел дип әйтә. 2 нче ситуация. Бер апа-кардәш җитди авыруын җиңеп чыккан. Соңрак ул башка апа-кардәшкә шул ук диагноз куйганнарын белеп ала. Ул шул апа-кардәшне, аңа ярдәм итәргә теләп, үзе кабул иткән дәвалауны кулланырга күндерә башлый. Бу ниндидер диета, традицион медицина я БАДлар булырга мөмкин. 3 нче ситуация. Бер абый-кардәш элек ялган диндә булган. Хәзер ул шул дин белән бәйле бар нәрсәдән ерак тора. Ул, башка кардәшнең якынының туена чиркәүгә барганын белеп алгач, аптырашта калаa.

7 Тагын ике очракны карап чыгыйк. 4 нче ситуация. Бер абый-кардәш үскән чакта күпчелек кеше, ир-атлар сакал үстерергә тиеш түгел, ә хатын-кызлар рәсми очрашуларга күлмәк я итәк кияргә тиеш, дип санаган. Шул кардәш, оешмабыздагы бу мәсьәләгә кагылышлы соңгы үзгәрешләрне белсә дә, абый-кардәшләр сакал үстерергә, ә апа-кардәшләр очрашуларга я вәгазьгә чалбардан барырга тиеш түгел дип һәркемгә әйтеп йөри. 5 нче ситуация. Өлкән бер абый-кардәшнең университетта укыганын, ә соңрак хакыйкатьне калдырганын хәтерли. Хәзер аның җыелышындагы бер яшь кардәш югары белем алырга була. Өлкән, аның турында борчылып, аны һәм аның әти-әнисен үз карарларын үзгәртергә күндерергә тырыша.

8. а) Ни өчен әти я әни кеше башка ата-аналарны хөкем итә башларга мөмкин? ә) Тәнкыйтьчел булсак, бу җыелышка ничек тәэсир итә ала?

8 Әти-әниләр белән бәйле бер очракка да игътибар итик. 6 нчы ситуация. Син, әти я әни кеше буларак, балаңны «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерер һәм үгетләп акылга өйрәтер» өчен, бар тырышлыкларыңны куясың (Эфес. 6:4). Әмма башка әти-әниләр, синеңчә, балаларына карата чиктән тыш йомшак. Мәсәлән, алар балаларына соңрак кайтырга, көч куллану булмаган видеоуеннар уйнарга һәм кечкенә балаларына смартфон белән кулланырга рөхсәт итә. Шуңа күрә балаң сине бик таләпчән дип саный. «Ни өчен син дусларымның әти-әниләре кебек була алмыйсың?» — дип әйтә ул. Моның аркасында син башка әти-әниләрне тәнкыйтьли башларга мөмкин. Әйе, башкаларның шәхси карарлары безнекеннән аерылып торса, бу арабызда аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара ала. Мәсәлән, башкаларның ничек акча тотулары, отпускыга никадәр еш йөрүләре, нинди күңел ачуларны сайлавы бездә сораулар тудырырга мөмкин. Әмма хисләребезнең җыелыштагы бердәмлекне бозуына юл куймыйк.

9. Без нәрсәне истә тотарга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Бер мәсихченең карары икенчесенекеннән аерылып торса, бу берсе хаклы, ә икенчесе хаклы түгел дигәнне аңлатмаска да мөмкин (Рим. 14:5). Әлбәттә, Йәһвәнең нормаларына килгәндә, без «бер фикердә булырга» тиеш. Шулай да, шәхси сорауларга килгәндә, без төрле карарлар кабул итә алабыз (2 Көр. 13:11). Моны берәр җиргә сәяхәт итү белән чагыштырып була. Гадәттә, бер үк җиргә барып җитәр өчен төрле мөмкинлекләр бар. Һәркем үзенә ошаганын һәм туры килгәнен сайлый. Мәсихчеләр дә шәхси сорауларда төрле карарлар кабул итә, әмма максатыбыз бер үк — Йәһвәне сөендерү. Шуңа күрә башкаларны шәхси карарлары өчен хөкем итмик (Мат. 7:1; 1 Тис. 4:11).

Телефондагы навигатор бер үк урынга барып җитәр өчен төрле юлларны һәм төрле транспортны күрсәтә.

Сәяхәтче берәр җиргә барып җитәр өчен төрле юллардан берәрсен сайлый ала. Мәсихчеләр дә шәхси сорауларда төрле карарлар кабул итә ала (9 нчы абзацны кара)


НИ ӨЧЕН БАШКАЛАРНЫҢ КАРАРЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ КИРӘК?

10. Ягъкуб 4:12 буенча, безнең нәрсә эшләргә хакыбыз юк һәм ни өчен?

10 Изге Язмаларда башкаларның шәхси карарларын хөрмәт итәр өчен берничә сәбәп китерелә. Аларның икесенә игътибар итик. Безнең башкаларны шәхси карарлары өчен хөкем итәргә хакыбыз юк. (Ягъкуб 4:12 укы.) Йәһвә — гадел Канун Чыгаручы һәм Хөкемче ул. Аның гына безнең өчен кануннар һәм нормалар урнаштырырга хакы бар. Шуңа күрә кардәшләр безнең алдыбызда түгел, ә Йәһвә алдында җаваплы (Рим. 14:10). Безнең исә үз карашларыбыз нигезендә аларны хөкем итәргә я тәнкыйтьләргә хакыбыз юкb.

11. Җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешебезне ничек кертергә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Йәһвә үз хезмәтчеләренең бертөрле түгел, ә бердәм булуларын тели. Дөресен генә әйткәндә, ул төрлелекне ярата. Моны табигатьтән ап-ачык күреп була. Мәсәлән, хәтта ике бертөрле кар бөртеге дә юк. Җир йөзендә яшәүче сигез миллиардтан артык кешедән тышкы кыяфәте һәм холкы бер үк булган ике кеше юк. Йәһвә безне төрле итеп барлыкка китергән. Ул безнең бер-беребезнең клоннары булуыбызны теләми. Шулай да ул без бердәм булырбыз дип көтә. Шуңа күрә аермаларыбызга арабызда бүленешләр китереп чыгарырга рөхсәт итмик, ә тынычлыкка омтылыйк. Җыелыштагы бердәмлекне үз карашларыбыз һәм теләкләребездән өстенрәк күрик (Рим. 14:19).

Төрле расадан булган һәм төрле яшьтәге кешеләр бергә, шатланып, ашап утыра. Кайберәүләре исерткеч эчемлекләр эчә, ә башкалары эчми. Кемнеңдер сакалы бар, ә кемнеңдер юк.

Йәһвә, безне төрле-төрле итеп барлыкка китерсә дә, безнең бердәм булуыбызны тели (11 нче абзацны кара)


БАШКАЛАРНЫҢ КАРАРЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТҮЕБЕЗНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

12, 13. Безгә берәрсе «ялгыш адым» ясаган дип тоелса, нәрсәне истә тотарга кирәк? (Гәләтиялеләргә 6:1; «Риза булмасагыз» дигән рамканы да кара.)

12 Башкалар шәхси карарлар кабул иткәндә. Үз-үзегездән болай дип сорагыз: «Кардәш чыннан да „ялгыш адым“ ясадымы яисә адымы миңа гына ошамыймы, чөнки мин башкача эш итәр идем?» Әйтик, ул, Изге Язмалардагы әмерне бозып, ялгыш адым ясаган ди. Ул чакта уйланыгыз: «Мин аңа Изге Язмаларга нигезләнгән акыллы киңәш бирә алырмынмы? Я киңәшне башка берәү, мәсәлән өлкән, бирсә, яхшырак булырмы?» Моны үзегез эшләргә булсагыз, үзегезне юаш тотыгыз. (Гәләтиялеләргә 6:1 укы.) Әмма еш кына сез кардәшнең нибары сезгә ошамаган карарны кабул иткәнен аңларсыз. Андый очракларда аның мотивларын һәм рухилыгын шик астына куймагыз һәм башкаларга аның турында начарны сөйләмәгез. Аны хөкем итмәгез һәм шәхси карар кабул итү хокукын хөрмәт итегез (Рим. 14:2—4).

13 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, сез дустыгыз белән ресторанга килдегез ди. Сез дустыгызны үзегез сайлаган ризыкны сайларга кыстар идегезме? Әлбәттә юк. Сез бит аның үзенә ошаган ризыкны сайлавын телисез. Хәтта аның сайлавы сезгә ошамаса да, бу сезне әллә ни борчымас, сез бит башка нәрсәне ашарсыз. Һәм киресенчә, сез дустыгызның үзегез өчен, теләкләрегезне исәпкә алмыйча, заказ ясавын теләмәс идегездер. Нәкъ шулай ук башкаларга, үз фикеребезне такмыйча, үзләренә карар кабул итәргә юл куеп, без аларга хөрмәт күрсәтербез.

Риза булмасагыз

Берәр кардәшнең карары белән риза булмасагыз, үзегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз. Шулай итеп сез кирәкмәгән борчулардан качарсыз (Гәл. 6:5).

  • Аның карары Изге Язмалардагы берәр әмерне бозамы?

  • Аның карарына тәрбиясе ничек тәэсир итә алган?

  • Карары аңа чыннан да зыян китерерме я мин чебеннән фил ясыйммы?

  • Карары нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә ала?

  • Ул чыннан да «ялгыш адым» ясадымы яисә адымы миңа гына ошамыймы, чөнки мин башкача эш итәр идем?

  • Ул «ялгыш адым» ясаган икән, мин аңа Изге Язмаларга нигезләнгән акыллы киңәш бирә алырмынмы?

14. Шәхси карарлар кабул иткәндә, без бердәмлеккә өлешебезне ничек кертә алабыз? (1 Көринтлеләргә 8:12, 13)

14 Үзегез шәхси карарлар кабул иткәндә. Сез, башкаларның хисләрен исәпкә алып, бердәмлеккә өлеш кертә аласыз. (1 Көринтлеләргә 8:12, 13 укы.) Кайчак сез нәрсәнеңдер «рөхсәт ителгәнен» беләсез. Әмма моны эшләү, бу берәр кардәшегез өчен киртә булса, «файдалы» булырмы?c (1 Көр. 10:23, 24) Андый очракларда, үз хокукларыгызны яклар урынына, башкаларның хисләрен исәпкә алу яхшырак булыр (Рим. 15:1). Әмма без әле генә башкалар безнең шәхси карарларыбызны хөрмәт итәргә тиеш дип әйтмәдекмени? Әйе. Алар безнең карарларыбызны хөрмәт итәргә тиеш, без дә — аларныкын. Шулай да безгә Римлыларга 12:18 дә язылган киңәшне дә истә тотарга кирәк: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез». Шуңа күрә без, башкалар белән тынычлык саклар өчен һәм аларның хисләрен исәпкә алыр өчен, кулыбыздан килгәнне эшлибез.

15. Өлкәннәр җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешен ничек кертә ала? (1 Көринтлеләргә 4:6)

15 Өлкәннәр кардәшләрнең карарларын хөрмәт итә. Өлкәннәр, Изге Язмаларда «язылганнар буенча гына эш итеп» һәм үз кагыйдәләрен урнаштырмыйча, җыелыштагы бердәмлеккә өлеш кертә. (1 Көринтлеләргә 4:6 укы.) Алар шулай ук басмаларыбызда язылганнарга каршы килгән нәрсәләрне әйтми. Ә берәрсе ярдәм сораса, өлкәннәр, үз тәҗрибәсенә генә нигезләнеп, киңәш бирмәс. Аларның киңәшләре Аллаһы Сүзенә нигезләнгән булыр (Ишаг. 48:17, 18).

16. Өлкән өлкәннәр советы кабул иткән карарны хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?

16 Өлкән шулай ук өлкәннәр советы кабул иткән карарларны хөрмәт итәргә тиеш. Өлкәннәр советы, карар кабул итәр алдыннан, изге рух сорап дога кыла һәм, Изге Язмалардагы җитәкчелекне карап чыгып, аны куллана. Карар кабул ителгәч, һәр өлкән, хәтта күпчелек белән риза булмаса да, шул карар буенча эш итәргә тиеш (Эфес. 5:17). Өстәвенә, өлкәннәр Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда язылганны үз фикерләренә туры китерергә тырышмас. Мәсәлән, алар, үз фикерләрен раслар өчен, басмаларыбыздагы берәр җөмләне контексттан чыгарып кулланмас.

17. Башкаларның карарларын хөрмәт итсәк, нәтиҗәсе нинди булыр?

17 Инде әйтелгәнчә, без барыбыз да төрле. Һәрберебезнең үз карашлары, үз омтылышлары бар. Һәм бу бик яхшы! Чыгышларыбызның һәм холыкларыбызның төрле булуы җыелышыбызны бизи. Шуңа күрә, әйдәгез, аермаларыбызга җыелыштагы бердәмлекне бозарга юл куймыйк, ә тынычлыкка омтылыйк. Башкалар өчен киртә куймыйк. Кардәшләрнең шәхси карарларын хөрмәт итик. Шулай эшләп, без мул фатихалар урырбыз. Җыелышыбыз бердәм, тату һәм бәхетле гаиләбез булыр (Зәб. 133:1; Мат. 5:9).

ТҮБӘНДӘГЕ ШИГЫРЬЛӘР БАШКАЛАРНЫҢ КАРАШЛАРЫН ҺӘМ КАРАРЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ НИЧЕК БУЛЫША?

  • Ягъкуб 4:12

  • Гәләтиялеләргә 6:1

  • 1 Көринтлеләргә 4:6; 8:12, 13

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

a Мәсихче, туйга я җеназага чиркәүгә барыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, төрле якларны исәпкә алырга тиеш. JW.ORG сайтында «Вөҗданыгыз саф булсын» дигән видеоны карагыз.

b Кайчак өлкәннәргә җитди гөнаһ кылган кардәшләрне хөкем итәргә кирәк. Әмма алар, «Йәһвә өчен хөкем иткәннәрен» истә тотып, моны үз карашларына түгел, ә аның тәкъва нормаларына нигезләнеп эшләргә тиеш. (2 Елъязма 19:6 белән чагыштыр.)

c Мәсәлән, «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 35 дәресендә 5 пунктны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу