27 ИЮЛЬ — 2 АВГУСТ, 2026
56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын
Өстәмә белем алганда, рухи яктан нык булып кал
«Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (ФЛП. 3:16).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Өстәмә белем алырга булсаң, сиңа рухи яктан нык булып калырга Изге Язмалардагы дүрт принцип булышыр.
1, 2. а) Өстәмә белем алырга булсаң, сиңа нәрсә эшләвеңне дәвам итәргә кирәк? ә) «Шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итү» нәрсәне аңлата? (Филипиялеләргә 3:16)
ЙӘҺВӘНЕҢ кайбер хезмәтчеләре мәктәпне тәмамлаганнан соң өстәмә белем алырга була, чөнки бу аларга, үзләрен тәэмин итеп, Йәһвәгә хезмәт итәргә булышыр дип уйлыйлар. Син дә өстәмә белем алырга уйлыйсың икән, сиңа Йәһвә белән дуслыгыңны сакларга нәрсә булышыр? (Ягък. 4:8а) Мәктәптә укыганда, син, һичшиксез, күп кенә иман сынаулары аша үткәнсең. Хәзер сиңа «шул ук рәвешчә алга баруыңны дәвам итәргә», ягъни алга таба да Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә кирәк. (Филипиялеләргә 3:16 укы.)
2 «Шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итү» дигән сүзтезмәдәге грек фигыле еш кына, хәрби мәгънәдә кулланылып, гаскәриләрнең маршын аңлаткан. Өстәмә белем алырга булсаң, сиңа алга таба да Йәһвәгә хезмәт итүдә, туктамыйча һәм чигенмичә, алга «атларга» кирәк. Бу яктан сиңа Изге Язмалардагы дүрт принцип булышыр, һәм без аларны бу мәкаләдә карап чыгарбыз. Син аларны инде беләсең һәм үткәндә инде куллангансың. Өстәмә белем алганда да һәм инде эшкә кергәч тә, сиңа аларны куллануыңны дәвам итәргә кирәк булыр.
ЯХШЫ РУХИ ГРАФИГЫҢ БУЛСЫН
3. Өстәмә белем алу рухи графигыңа ничек тәэсир итәргә мөмкин?
3 Авырлык. Өстәмә белем алганда, мөгаен, укуыңа күбрәк вакыт китәр һәм синең эшләрең күбәердер. Әлбәттә, син яхшы укырга телисең, әмма моның аркасында Йәһвәгә хезмәт итү икенче урынга күчәргә мөмкин. Бәлки, син хәтта очрашуларны калдыра башларсың, әзрәк вәгазьләрсең, шәхси өйрәнүең һәм дога кылуың аксый башлар (Ачыл. 2:4).
4. «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрең күп булсын» өчен, нәрсәне истә тоту мөһим? (1 Көринтлеләргә 15:58)
4 1 Көринтлеләргә 15:58 укы. Велосипед аумасын өчен, ул хәрәкәттә булырга тиеш. Нәкъ шулай ук, рухи яктан егылмас өчен, Йәһвәгә хезмәт итүдә «эшләрең күп булырга» тиеш. Бу син гел теократик эшләрдә генә катнашырга тиеш дигәнне түгел, ә бу эшләр синең өчен иң мөһим булырга тиеш дигәнне аңлата. Беренче чиратта син — Йәһвәнең хезмәтчесе, ә икенче чиратта гына — укучы (Мат. 22:37). Сама́нта исемле яшь апа-кардәш болай ди: «Мин үземә сүз бирдем: укуым Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауласа, мин аны ташлыйм».
5. Хезмәттә актив булып калыр өчен, нәрсә эшләп була?
5 Укый башлаганчы, син нәрсә эшли аласың? Йәһвә тормышыңда беренче урында калсын. Үз-үзеңнән сора: «Очрашуларны калдырмас өчен, регуляр рәвештә хезмәттә катнашыр һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен, мин нәрсә эшләрмен?» (Йош. 1:8; Мат. 28:19, 20; Евр. 10:25) Шулай ук шуның турында уйлан: мәктәптә укыганда, сиңа бу яктан нәрсә булышты? Яхшыртасы якларны абайласаң, син хәзер нинди үзгәрешләр ясый аласың? Өстәмә белем алганда рухи эшләрдә актив катнашырга тәвәккәл бул. Укуга җитәрлек вакыт бүлеп куй, әмма ул рухи эшләргә комачауламасынa (Мат. 6:24).
6. Үз-үзеңә нинди сораулар биреп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Өстәмә белем алганда, үз-үзеңне регуляр рәвештә, бәлки һәр ай, тикшереп тор. Үзеңә мондый сораулар бир: «Йәһвә әле дә тормышымда беренче урында торамы? Мин очрашуларны калдыра я аларга соңга кала башламадыммы? Очрашулар вакытында еш кына уку турында уйламыйммы? Кардәшләр белән йөзгә-йөз күрешер урынына, очрашуларга видеоконференция аша гына тоташмыйммы? Дога кылу һәм Изге Язмаларны уку гадәтем бозылмадымы? Мин вәгазьгә теләп бараммы яисә кирәк булганга гынамы һәм аны тизрәк тәмамларга телимме?» Йомшак якларыңны күреп алсаң, шундук чаралар күр. Укуың аркасында Йәһвәгә хезмәт итү икенче урынга күчмәсен.
Уку аркасында рухи эшләрең икенче урынга күчмәсен (6 нчы абзацны кара)
«АҢЫҢНЫ САКЛАП ТОР»
7. Укуың фикер йөртү рәвешеңә ничек тәэсир итәргә мөмкин?
7 Авырлык. Уку йортында сине «фәлсәфә, буш алдауга», мәсәлән атеизм һәм эволюциягә, өйрәтергә мөмкиннәр (Көл. 2:8). Анда шулай ук үз-үзеңә таяну рухы хөкем сөрергә мөмкин. Бер яшь абый-кардәш болай дип исенә төшерә: «Һөнәргә өйрәтүдән тыш, безнең фикер йөртүебезне дә үзгәртергә тырыштылар. Өйрәткәннәре еш кына Йәһвәнең фикер йөртү рәвешенә каршы килде. Мәсәлән, безне уңышыбыз үз тырышлыкларыбызга гына бәйле дип өйрәттеләр. Шуңа күрә мин Йәһвәсез дә бәхетле була алам дип уйлый башладым. Миңа Йәһвәгә таяну авыррак булып киткән иде».
8. Ни өчен «аңыңны саклап тору» мөһим? (Гыйбрәтле сүзләр 5:1, 2)
8 Гыйбрәтле сүзләр 5:1, 2 укы. Изге Язмаларда: «Аңыңны саклап тор»,— дип әйтелә. Без, гадәттә, башкалар зыян китерә я урлый алган нәрсәләрне саклыйбыз. Фикер йөртү рәвешебез дә андый нәрсәләргә керә (1 Пет. 5:8). Кешеләрнең әхлакка, тормышның ничек барлыкка килгәненә һәм Аллаһының барлыгына карашлары иманыңны какшатырга мөмкин. Алар үз фикер йөртү рәвешләрен «югары» дип атыйдыр. Әмма чынлыкта «бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык» (1 Көр. 3:18—20).
9. Аңыңны саклар өчен, син нәрсә эшли аласың?
9 Укый башлаганчы, син нәрсә эшли аласың? Аңыңны саклар өчен, әле өстәмә белем ала башлаганчы, Изге Язмаларда хакыйкать язылганына иманыңны ныгыт. Үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен мин Аллаһыга ышанам? Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булганына мине нәрсә ышандыра? Изге Язмалардагы нормалар дөньяныкына караганда яхшырак икәнен мин кайдан беләм?» Шулай ук мәктәптә үткәргән елларың турында уйлан. Башкаларның эволюция теориясенә ышанганнары иманыңны какшатмадымы? Сыйныфташларыңның тәртибе сине вәсвәсәләндермәдеме? Йомшак якларыңны күреп алсаң, иманыңны ныгытыр өчен, син инде хәзер нәрсә эшли аласың? Өстәмә белем алганда аңыңны саклап торырга тәвәккәл бул (2 Тим. 2:16—18)b.
10. Уку вакытында син аңыңны ничек саклый аласың?
10 Уку вакытында регуляр рәвештә үзеңне тикшереп тор. Үз-үзеңнән сора: «Мин бу дөнья кешеләренең әхлаксыз тормышы бигүк начар түгел дип уйлый башламадыммы? Алган белемнәремнең кайберләре — буш фәлсәфә генә икәнен аңлыйммы? Мин кешелек проблемаларын Аллаһы Патшалыгы гына хәл итә алганына инанаммы?» Башкалар фикер йөртүеңә тәэсир итмәсен өчен, Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнеп, белгәннәреңне куллануыңны дәвам ит. Бу сиңа Изге Язмаларда язылганнарның хакыйкать икәненә шикләнмәскә ярдәм итәр (1 Тим. 4:15).
ВАКЫТЫҢНЫ АКЫЛЛЫ КУЛЛАН
11. Ни өчен, укыганда, вакытны акыллы куллану авыр булырга мөмкин?
11 Авырлык. Өстәмә белем алу күп вакыт алырга мөмкин, аеруча имтиханнарга әзерләнгәндә һәм берәр проектны кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәк булганда. Вакытны акыллы кулланмасаң, син стресс кичерерсең һәм, бәлки, хәтта тәмам хәлдән таярсың. Шуңа күрә физик һәм эмоциональ сәламәтлегең турында кайгырту бик мөһим.
12. Сиңа нинди эшләргә вакыт бүлеп куярга кирәк? (Эфеслеләргә 5:15, 16)
12 Эфеслеләргә 5:15, 16 укы. Укыганда «вакытны мөмкин кадәр яхшырак куллану» җиңел булмаска мөмкин. Сиңа бөтен нәрсәгә өлгерергә кирәк бит. Мәсәлән, укудан тыш, гаиләң һәм кардәшләр белән аралашуга вакыт табу бик мөһим (Зәб. 133:1; Гыйб. сүз. 18:1). Ә Йәһвә белән мөнәсәбәтләргә вакыт бүлеп кую бигрәк тә мөһим (Мат. 6:33). Синең шулай ук эшең һәм гаиләдәге вазифаларың булырга мөмкин. Өстәвенә, сәламәтлегең яхшы булсын өчен, сиңа җитәрлек ял итәргә һәм физик күнегүләр ясарга кирәк (Вәг. 4:6; 1 Тим. 4:8). Моның барысы яхшы планлаштыруны таләп итә.
13. Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыр өчен, син нәрсә эшли аласың?
13 Укый башлаганчы, син нәрсә эшли аласың? Изге Язмаларда планлаштыру уңышка илтә дип әйтелә (Гыйб. сүз. 21:5). Шуңа күрә әле өстәмә белем ала башлаганчы төптән уйланылган графигың булсын. Уйлап кара: мәктәптә укыганда, син вакытны никадәр яхшы кулландың? Йомшак якларыңны күрсәң, син инде хәзер нинди үзгәрешләр ясый аласың? Син вакытка хуҗа бул, киресенчә булмасынc.
14. Үз-үзеңне нинди сораулар ярдәмендә тикшереп була?
14 Укый башлагач, үз-үзеңне регуляр рәвештә тикшереп тор. Мондый сораулар турында уйлан: «Графигыма ял һәм физик күнегүләр кертелгәнме? Кардәшләр белән аралашыр өчен вакытым каламы? Өй эшләрен вакытында тәмамлыйммы? Юк икән, моның сәбәбе — графигымның тыгыз булуымы я вакытны сузуыммы? Башкалар, шул исәптән өйдәгеләрем дә, миңа бу яктан үзгәрешләр ясарга кирәк дип саныймы?» Графигыңны үзгәртергә кирәк я үзеңә дисциплина җитеп бетми дип тапсаң, шундук эш ит. Вакытны яхшы планлаштыра белгән кешеләр белән киңәшләшеп кара (Гыйб. сүз. 11:14).
«ЗИРӘКЛӘР БЕЛӘН ЙӨРҮЕҢНЕ» ДӘВАМ ИТ
15. Өстәмә белем алганда, нинди авырлык туарга мөмкин?
15 Авырлык. Башка студентлар сине укудан соң бергә вакыт үткәрергә чакырырга мөмкин. Синең ризалашырга теләгең туар, бәлки. Чөнки, дәресләрдә бергә күп вакыт үткәргәнгә, сезне күп нәрсә берләштерә. Син хәтта, кайбер кардәшләр белән чагыштырганда, алар белән күбрәк уртак якларыгыз бар дип уйлыйсыңдыр. Әмма сак бул. Синең белән бергә укыган студентлар Йәһвә нормаларын тотмый. Һәм алар белән күбрәк вакыт үткәргән саен, аларның фикер йөртү рәвешләре сиңа сеңә барыр (1 Көр. 15:33). Электрикка дүрт ел укыган Майкл белән нәкъ шулай булган да. Ул болай ди: «Укыганда, мин атнасына 40 тан артык сәгать дөнья кешеләре белән үткәрдем. Алар сүгенде, начар музыка тыңлады, хатын-кызларны хөрмәт итмәде. Моның барысы минем фикер йөртү рәвешемә дә тәэсир итә башлады».
16. «Зирәкләр белән йөрү» нәрсәне аңлата? (Гыйбрәтле сүзләр 13:20)
16 Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы. Изге Язмаларда кайбер кешеләр белән аралашу безгә зыян китерергә мөмкин дип әйтелә. Икенче яктан, «зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр». Әйе, аралашу безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә Йәһвәне яраткан һәм сиңа иң яхшысын теләгән кешеләр белән генә дуслаш (Зәб. 101:6, 7; 119:63).
17. Зыянлы аралашудан качар өчен, син нәрсә эшли аласың?
17 Укый башлаганчы, син нәрсә эшли аласың? Аралашу белән бәйле үзеңә нинди чикләр куячагың турында уйла. Тре́нтон исемле абый-кардәш болай ди: «Минем курсташларым белән мөнәсәбәтләрем яхшы. Шулай да мин укудан соң алар белән вакыт үткәрмим. Алар минем өчен курсташларым гына, якын дусларым түгел». Ә син үзеңә нинди чикләр куярсың? Мәктәптә укыганда, сыйныфташларың белән аралашуга нинди чикләр куйган идең? Яхшыртасы якларыңны күрсәң, шунда ук эш ит. «Зирәкләр белән йөрергә», ә Йәһвәне яратмаган кешеләр белән якын аралашмаска тәвәккәл булd.
18. Үз-үзеңә нинди сораулар бирергә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
18 Вакыт-вакыт үз-үзеңне тикшереп тор. Мондый сораулар турында уйлан: «Мин курсташларым белән чиктән тыш якын аралаша башламадыммы? Аларның гадәтләре, сөйләмнәре һәм карашлары минем сөйләмемә һәм фикер йөртү рәвешемә тәэсир итмиме? Йәһвә моның турында нәрсә уйлый?» (Зәб. 1:1) Начар якка үзгәрә башлаганыңны абайласаң, шунда ук эш ит. Якын дусларны Йәһвәне яратучылар арасыннан сайла. Шулай ук курсташларыңа шаһитлек бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырма.
Курсташларыңа вәгазьләргә оялма (18 нче абзацны кара)e
ӘЗЕР БУЛ
19. Өстәмә белем алганда туа алган авырлыкларга ничек әзерләнергә? Мисал китерегез.
19 Акыллы турист походка алдан әзерләнә. Ул бар авырлыкларны алдан күрә алмаса да, үзен физик яктан чыныктыра, тиешенчә киенә һәм кая барасын билгели. Өстәмә белем алуга әзерләнгәндә, син дә шул ук рәвешчә эш ит. Иманыңны ныгытып тор, «Аллаһы биргән бөтен хәрби киемнәр белән коралларны» ал һәм максатыңны билгелә. Максатың бу дөнья күзлегеннән уңышка ирешү түгел, ә һәрнәрсәдә Йәһвәне сөендерү булсын (Эфес. 6:11—13; 1 Көр. 9:26, 27; 10:31).
20. Син «иман юлыннан йөримме дип» үз-үзеңне ничек тикшереп тора аласың?
20 Изге Язмалар безне: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— дип өнди (2 Көр. 13:5). Өстәмә белем алганда, бу киңәш буенча эш ит. Шушы мәкаләдә искә алынган өлкәләрдә үз-үзеңне вакыт-вакыт тикшереп тор. Син регуляр рәвештә рухи эшләрдә катнашасыңмы? Аңыңны бу дөнья «зирәклегеннән» саклыйсыңмы? Вакытны акыллы кулланасыңмы? Зыянлы аралашудан качып, кардәшләр белән дуслык үстерәсеңме? Шушы сорауларны үзеңә укыганда да, эшкә кергәч тә биреп була. Шартларың нинди генә булса да, иманда нык кал. Һич тә шикләнмә: Йәһвә синең тырышлыкларыңны фатихалаячак (Гыйб. сүз. 3:5, 6).
87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!
a Хезмәттә актив булып калырга булыша алган киңәшләрне табар өчен, jw.org сайтында «Яшьләрнең сораулары. Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләргә кирәк? (1 нче өлеш. Рухи үсешеңне дәвам ит)» дигән мәкаләне карагыз.
b Фикер йөртү рәвешегезне сакларга булыша алган киңәшләрне табар өчен, 2019 елгы «Күзәтү манарасы»ның май чыгарылышында «„Бу дөнья зирәклеген“ кире кагыгыз» дигән мәкаләне карагыз.
c Вакытны акыллы кулланырга булыша алган киңәшләрне табар өчен, jw.org сайтында «Яшьләрнең сораулары. Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?» дигән мәкаләне карагыз.
d Яхшы дуслар табарга булыша алган киңәшләрне табар өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының «Яхшы дуслар сайлагыз» дигән 48 нче дәресен карагыз.
e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Парикмахерга укучы апа-кардәш курсташына әдәпле генә шаһитлек бирә.