ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КЕШЕЛӘР
Манаин. Рухи эшләрне беренче урынга куегыз
Манаи́н беренче гасырда Антиохтагы җыелышта җитәкчелек иткән кардәшләрнең берсе булган. Ул «өлкә башлыгы Һиру́д белән бергә белем алган» (Рәс. 13:1). Димәк, Манаинның югары белеме булган һәм ул, күрәсең, бай гаиләдә үскән.
Чыгышына карамастан, Манаин мәсихче булып киткән һәм тырышып җыелыш эшләрендә катнашкан. Аның югары белеме булса да һәм ул идарәчеләр белән таныш булса да, ул моны үз файдасына кулланмаган, ә киресенчә, кардәшләргә хезмәт иткән.
Манаин үрнәге безне Йәһвәгә хезмәт итүне дөньяда абруй казанудан өстен куярга өйрәтә. Безгә дә, Манаин кебек, рухи эшләрне беренче урынга куярга кирәк (Мат. 6:33). Без белемне кадерләсәк тә, «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» тиеш (Флп. 1:9, 10). Дөньядагы эшләр безгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауламасын.