Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 март 26-31 б.
  • Башкалар безне нәфрәт иткәндә, без бәхетле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башкалар безне нәфрәт иткәндә, без бәхетле
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БЕЗНЕ НӘФРӘТ ИТӘЛӘР?
  • НИ ӨЧЕН БЕЗ БӘХЕТЛЕ?
  • Мәхәббәт дөньяның нәфрәтенә түзәргә ярдәм итә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Ахырга кадәр нык калырга булыша торган хат
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвә безгә нык булып калырга булыша
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • «Үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен... сайлагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 март 26-31 б.

1—7 ИЮНЬ, 2026

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

Башкалар безне нәфрәт иткәндә, без бәхетле

«Башкалар сезне... нәфрәт иткәндә... сез бәхетле» (ЛҮК 6:22).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Башкалар безне Йәһвәгә хезмәт иткәнебез өчен нәфрәт итсә дә, ни өчен без бәхетле була алабыз?

1. Гайсә нәрсә дип әйткән һәм ни өчен бу безне гаҗәпләндерергә мөмкин?

ТАУДАГЫ вәгазендә Гайсә: «Башкалар сезне... нәфрәт иткәндә... сез бәхетле»,— дип әйткән (Лүк 6:22). Бу сүзләр аны тыңлаган кешеләрне гаҗәпләндергәндер. Беркем дә бит башкаларның үзен нәфрәт итүләрен теләми. Ни өчен Гайсә шулай дип әйткән? Бу сорауны карап чыгу яхшы булыр. Бүген бит күпләр Гайсә шәкертләрен нәфрәт итә. Ни өчен алай? Моңа карамастан, безнең бәхетле булыр өчен нинди сәбәпләребез бар? Әйдәгез, белик.

НИ ӨЧЕН БЕЗНЕ НӘФРӘТ ИТӘЛӘР?

2, 3. а) Эзәрлекләнүебезнең бер сәбәбе нинди? ә) Моны белү безгә каршы килүчеләргә ничек карарга булыша? (Яхъя 16:2, 3)

2 Безне Йәһвәгә гыйбадәт кылганыбыз өчен нәфрәт итәләр. Гайсә үз шәкертләрен эзәрлекләячәк һәм хәтта үтерәчәк кешеләр турында болай дигән: «Алар Атам һәм минем турында белемнәре булмаганга шулай эшләр». (Яхъя 16:2, 3 укы.) Аллаһы халкына карата андый нәфрәтнең төп сәбәпчесе кем? Шайтан Иблис. Ул «бу дөнья төзелешенең илаһы» (2 Көр. 4:3, 4). Шайтан кешеләргә Йәһвә турында белем алырга комачаулый һәм аларны Аллаһы хезмәтчеләренә каршы чыгарга этәрә (Яхъя 8:42—44). Моны белү безгә каршы килүчеләребезне нәфрәт итмәскә булыша.

3 Эшчәнлегебез тыелган илдә яшәүче Павелa мисалына игътибар итик. Йәһвәгә гыйбадәт кылганы өчен аны кулга алганнар, каты кыйнаганнар һәм берничә айга ялгыз камерага ябып куйганнар. Хәзер Павел болай ди: «Эзәрлекләүләр — җеннәрнең эше ул. Алар хак гыйбадәтне туктатырга тели. Төрмәдә эшләүчеләрнең күпчелеге исә безне нәфрәт итми. Алар нибары үз эшләрен генә башкара». Ә Хорватиядә яшәүче бер абый-кардәшкә әти-әнисе нык каршы торган. Ул болай дип әйтә: «Мин чын дошманым — Шайтан, ә әти-әнием түгел икәнен аңладым» (Эфес. 6:12).

4. Гайсә һәм Стифән үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Без каршы килүчеләребезне нәфрәт итмибез. Без алар өчен хәтта дога кылырга мөмкин (Мат. 5:44). Бу яктан безгә Гайсә һәм Стифән яхшы үрнәк калдырган. Рим гаскәриләре Гайсәне баганага кадаклаганда, ул болай дип дога кылган: «Әти, кичер аларны» (Лүк 23:34). Бу гаскәриләр бары тик боерыкны үтәгән булган. Гайсә Йәһвәдән аларны кичерүен сораган. Ул шулай ук аны үтерергә таләп итеп кычкырган халык өчен дә дога кылгандыр. Халыкны шулай дип кычкырырга дини җитәкчеләр котырткан булган бит. Гайсә бу кешеләрнең чынлыкта нәрсә эшләгәннәрен аңламаганын белгән. Стифән дә Аллаһыдан үзен үтерергә җыенган кешеләрне кичерсен дип сораган (Рәс. 7:58—60). Йәһвә Гайсә белән Стифәннең догаларына җавап биргәнме? Әйе. Гайсәнең үлемендә гаепле булган күп кенә кешеләр соңрак тәүбә иткән, Гайсәгә иман итә башлаган һәм суга чумдырылган (Рәс. 2:36—41). Шулай ук Стифәннең үтерелүен хуплаган ким дигәндә бер кеше — Шаул исемле Тарс кешесе — мәсихче булып киткән һәм белмичә башкарган эшләренә бик үкенгән (1 Тим. 1:13).

Бите кара янган абый-кардәш төрмә камерасында дога кылып утыра. Янында сакчы тора.

Гайсәдән һәм Стифәннән үрнәк алып, без дә эзәрлекләүчеләребез турында дога кыла алабыз (4 нче абзацны кара)


5. Сез Сесар мисалыннан нәрсәгә өйрәндегез?

5 Йәһвә бүген дә андый догаларга җавап бирүен дәвам итә. Венесуэлада яшәүче Се́сар мисалын карап чыгыйк. Аның әтисе хакыйкатькә нык каршы торган. Сесар болай ди: «Әнием яхшы хатын һәм искиткеч әни иде. Ул, һәрвакыт Патшалыкны беренче урынга куйса да, беркайчан да әтиемне игътибарсыз калдырмады. Ул безне — балаларны — әтиебезне хөрмәт итәргә өйрәтте; әти кушканнары Аллаһы ихтыярына каршы килмәсә, аны тыңларга үгетли иде». Еллар узгач, әтисенең мөнәсәбәте йомшарган. Сесар болай дип сөйли: «Беркөнне, эчкерсез дога кылып, мин әтиемә үзем белән Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иттем. Әтиемнең „әйе“ дигәнен ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады!» Вакыт узу белән Сесарның әтисе суга чумдырылган. Әлбәттә, каршы килүчеләрнең һәммәсе дә андый үзгәрешләр ясамастыр да, әмма кайберәүләре безнең ихтирамлы сөйләшүебезне ишетеп һәм яхшы тәртибебезне күреп йомшара. Без моңа бик шатбыз! Һәм «бөтен җирнең Хакиме» тагы да күбрәк андый кешеләрне үзенә җәлеп итәр дип өметләнәбез (Ярат. 18:25).

6. Маттай 24:9 буенча, безне тагын ни өчен нәфрәт итәләр?

6 Безне Гайсәне хөрмәт иткәнебез өчен нәфрәт итәләр. Гайсә: «Сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр»,— дигән. (Маттай 24:9 укы.) «Минем шәкертләрем булганга» дигән сүзтезмәне сүзгә-сүз «минем исемем аркасында» дип тәрҗемә итеп була. Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. Шуңа күрә Гайсә, бу сүзләрне әйткәндә, үз сыйфатларын һәм Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак дәрәҗәсен күздә тоткан. Йәһвә җир белән идарә итәр өчен Гайсәне сайлаган. Гайсәне кире каккан һәм җирдәге идарәчеләргә таянган кешеләр безне нәфрәт итә. Гайсә инде 1914 елдан бирле Патшалыкның Патшасы булып идарә итә. Тиздән ул хакимлеген кире каккан бар хөкүмәтләрне юк итәчәк.

7, 8. Ни өчен кайберәүләр Йәһвә Шаһитләреннән мыскыллап көлә? (Яхъя 15:18—20) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

7 Безне Шайтан дөньясының өлеше булмаганыбыз өчен нәфрәт итәләр. Гайсә үз шәкертләренә: «Сез дөньяныкы түгел... шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә»,— дип әйткән. (Яхъя 15:18—20 укы.) Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без дә бу дөньяның бозык карашларына, тәртибенә һәм пычрак сөйләменә иярмибез. Шуңа күрә эштә я мәктәптә күп кенә кардәшләребезне мыскыл итәләр (1 Пет. 4:3, 4). Әмма шунысы шатландыра: каршы килүчеләрнең кайберләре, үз карашларын үзгәртеп, безне хөрмәт итә башлый.

8 Үзәк Америкада яшәүче Игна́сио мисалына игътибар итик. Еллар дәвамында мәктәптә бер укытучы аны югары нормалар буенча яшәгәне аркасында мыскыл иткән. Игнасио мәктәпне тәмамлар алдыннан, шул укытучы аңардан, ничек ул шундый кырыс шартларда Изге Язмалардагы принциплар буенча яши алды, дип сораган. Игнасио Аллаһы кануннары үзен яклый икәненә ышанганы турында әйткән. Шуннан соң ул укытучысын җыелыш очрашуына чакырган. Ни гаҗәп, тегесе килгән! Җыелыштагы җылы атмосфера аны бик сокландырган, һәм ул очрашуларга даими йөри башлаган. Соңрак Изге Язмаларны өйрәнгәне аркасында ул үзе дә каршылыкка очраган. Әмма ул рухи яктан үсүен дәвам иткән һәм ахыр чиктә суга чумдырылган.

Коллаж: Игнасио очрагын сәхнәләштерү. 1. Укытучы сыйныфташлары алдында Игнасиодан мыскыллап көлгәндә, ул тыныч кына утыра. 2. Соңрак Игнасио шул укытучысы белән сөйләшә. Тегесе аны игътибар белән тыңлый.

Нинди яшьтә генә булсак та, без иманыбызны кыю һәм уңышлы яклый алабыз (8 нче абзацны кара)b


9, 10. а) Без тагын нинди мәгънәдә дөньяның өлеше түгел? ә) Рәсүл Паул мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Без, Римлыларга 13:1 дәге киңәшне тотып, законнарга буйсынабыз. Шулай да сәясәттә һәм сугышларда нейтралитет саклыйбыз. Шул мәгънәдә дә без дөньяныкы түгел (Яхъя 18:36). Мәсәлән, без сәяси бәрелешләрдә катнашмыйбыз, сайлауларда тавыш бирмибез һәм үз кандидатурабызны да тәкъдим итмибез. Ни өчен? Чөнки Йәһвәгә һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкка тугрылык саклыйбыз. Моның аркасында күп кенә кардәшләребез төрмәдә утыра. Рәсүл Паул да иманы өчен еллар дәвамында өйдә сак астында һәм төрмәдә утырган. Ләкин ул анда да тыңларга әзер булган һәр кешегә вәгазьләвен дәвам иткән (Рәс. 24:27; 28:16, 30). Ул сакчыларга, судьяларга, идарәчеләргә һәм, бәлки, хәтта император Нерон сараендагы түрәләргә яхшы хәбәрне сөйләгән (Рәс. 9:15). Бүген тоткындагы кардәшләр аңардан үрнәк ала.

10 Алар да тыңларга әзер һәр кешегә, шул исәптән судьяларга һәм сакчыларга вәгазьли. Бер абый-кардәш сәяси нейтралитет саклаганы өчен төрмәдә алты елдан артык вакыт үткәргән. Ул, моңа җәзага кебек түгел, ә Йәһвәдән бирелгән йөкләмәгә кебек карап, анда эчкерсез кешеләрне эзләгән. Йәһвә безне шундый кешеләргә вәгазьләр өчен кулланганда, без зур шатлык кичерәбез! (Көл. 4:3) Әйдәгез, дөньяның нәфрәтенә карамастан бәхетле булыр өчен башка сәбәпләрне дә карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН БЕЗ БӘХЕТЛЕ?

11. Эзәрлекләүләр иманыбызны ничек ныгыта? Мисал китерегез.

11 Дөнья безне нәфрәт итәчәк дип, алдан пәйгамбәрлек ителгән булган. Изге Язмаларда язылган иң беренче пәйгамбәрлектә, Шайтан һәм аның иярченнәре Йәһвәнең бар хезмәтчеләрен нәфрәт итәчәк, дип әйтелгән булган (Ярат. 3:15). Яхшы хәбәр китапларыннан күренгәнчә, Гайсә дә моның турында еш кына әйткән (Мат. 10:22; Марк 13:9—12; Лүк 6:22, 23; Яхъя 15:20). Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да андый нәфрәт турында әйтелә (2 Тим. 3:12; Ягък. 1:2; 1 Пет. 4:12—14; Яһүд 3, 17—19). Шуңа күрә эзәрлекләүләргә очраганда, без шаккатмыйбыз. Киресенчә, без пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күреп шатланабыз. Бу безне хак Аллаһыга гыйбадәт кылуыбызга ышандыра. Эшчәнлегебез тыелган илдә яшәүче бер апа-кардәш болай дип әйтә: «Үземне Йәһвәгә багышласам, мин иртәме-соңмы эзәрлекләүләргә очраячагымны белә идем. Шуңа күрә сынаулар мине куркытмады да, гаҗәпләндермәде дә». Апа-кардәшебезгә күпләр каршылык күрсәткән, шул исәптән ире дә. Ул аны кимсеткән һәм хәтта Изге Язмаларын һәм басмаларын яндырган. Әмма каршы килүләр апа-кардәшебезне куркытыр урынына, аның иманын ныгыткан (Евр. 10:39). Ул болай ди: «Эзәрлекләүләргә очраганга, мин хак диндә булганыма тагы да ныграк инандым».

12. Бер абый-кардәшкә эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга нәрсә булышкан?

12 Эзәрлекләүләр безне гаҗәпләндермәсә дә, аларны кичереп чыгу авыр булырга мөмкин. Төрмәдә утырган чакларын искә төшереп, бер абый-кардәш болай дип яза: «Кайчак мин бик боектым, борчылдым һәм чыдар хәлем калмаганга еладым». Аңа нәрсә булышкан? «Мин һәрчак дога кылдым,— дип әйтә ул.— Иртән торганда да, көн дәвамында авыр хәл килеп чыкканда да, дога кылдым. Берәр гаделсезлек ачуымны чыгарса, мин, бәдрәфтә бикләнеп, Йәһвәгә ялвара идем». Абый-кардәшебез шулай ук Аллаһының тугрылык саклаган борынгы һәм хәзерге хезмәтчеләренең мисаллары турында да уйланган. Бу аңа эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга һәм Гайсә вәгъдә иткән тынычлыкка ия булырга булышкан (Яхъя 14:27; 16:33).

13. Нәфрәт белән очрашканда, безгә нык булып калырга нәрсә булыша?

13 Йәһвәгә һәм бер-беребезгә карата мәхәббәтебез башкаларның нәфрәтеннән көчлерәк. Соңгы сулышына кадәр Гайсә үз Атасын бөтен җаны белән яраткан. Шулай ук ул үз дусларын да яраткан (Яхъя 13:1; 15:13). Без дә, Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата шундый мәхәббәт үстерсәк, башкаларның нәфрәтенә карамастан нык булып кала алырбыз. Рәсүл Паулның мисалы моны яхшы сурәтли.

14. Паулга үлем янаганда, аңа нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

14 Җәзалап үтерелүенә күп калмаганда, Паул үз дусты Тимутигә болай дип язган: «Аллаһы бит безгә курку рухын түгел, ә кодрәт, мәхәббәт... рухын биргән» (2 Тим. 1:7). Паулның шуны әйтәсе килгән: мәсихчеләрнең Йәһвәне нык яратулары аларга каты сынауларны кичереп чыгарга көч бирә ала (2 Тим. 1:8). Паул мәсихче булганы өчен үзенә үлем җәзасы янаганын белсә дә, Йәһвәгә карата ярату аңа тугры булып калыр өчен кыюлык биргән (Рәс. 20:22—24).

15. Безнең көннәрдә кардәшләр бер-берсенә риясыз мәхәббәт ничек күрсәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Без эзәрлекләүләр вакытында чыдамлылык күрсәткән имандашларыбызны бик яратабыз. Күпләр кардәшләр хакына хәтта үзләрен куркыныч астына куярга әзер. Алар рәсүл Паул өчен үз тормышларын куркыныч астына куйган Әкил белән Прискилләдән үрнәк ала (Рим. 16:3, 4). Мәсәлән, Россиядә күп кенә кардәшләр, кулга алынган имандашларын дәртләндерер өчен, судларга бара. Сак астына алынган бер апа-кардәшебез, суд бинасы янында дистәләгән кардәшләрне күргәч, күңеле тулып, берникадәр вакыт хәтта сөйләшә алмаган. Имандашларының риясыз яратулары нәкъ кирәкле вакытта аңа көч өстәгән. Нәфрәттән дә көчлерәк мәхәббәткә ия булганыбыз безне чыннан да бәхетле итә!

Полициядә эшләүче ике хатын апа-кардәшне фургонга утыртканда, кардәшләр аңа кул чаба.

Эшчәнлегебез тыелган я чикләнгән илләрдә дә кардәшләр үз имандашларына риясыз мәхәббәт күрсәтә (15 нче абзацны кара)c


16. Ни өчен рәсүл Петер «сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле» дигән? (1 Петер 4:14)

16 Башкаларның нәфрәтенә карамастан нык булып калуыбыз Йәһвәне сөендерә. (1 Петер 4:14 укы.) Рәсүл Петер Аллаһыга хезмәт итү өчен нәфрәт кичергән кешеләрне бәхетле дип атаган. Ни өчен? Ул болай дип аңлаткан: «Бу [мыскыллаулар] сездә... Аллаһы рухы, бар икәнен күрсәтә». Петер моны үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң күп тә үтмәстән гыйбадәтханә сакчылары Петер белән башка рәсүлләрне вәгазьләгәннәре өчен кулга алган булган. Петер үз ышануларын кыюлык белән яклаган (Рәс. 5:24—29). Хәтта камчыланганнан соң да, алар вәгазьләүдән туктамаган. Алай гына да түгел, алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган». Без дә, сынаулар кичергәндә, шатлана алабыз (Рәс. 5:40—42).

17. Үлеме алдындагы кичне Гайсә үз шәкертләренә нәрсә әйткән?

17 Тиздән, яңа дөньяда, Йәһвәгә хезмәт иткәнебез өчен безне барысы да яратыр (2 Тис. 1:6—8). Ә әлегә, безне нәфрәт итсәләр дә, безнең бәхетле булыр өчен күп сәбәпләребез бар. Алар турында онытмыйк. Гайсә үлеме алдындагы кичне мондый сүзләр әйткән: «Мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын» (Яхъя 14:21). Бу чыннан да юата һәм көч бирә!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт итәләр?

  • Ни өчен мәхәббәтебез нәфрәттән көчлерәк дип әйтеп була?

  • Башкалар безне нәфрәт итсә дә, ни өчен без бәхетле?

149 ҖЫР Җиңү җыры

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Игнасио үз укытучысына вәгазьли (сәхнәләштерелгән).

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кардәшләр иманы аркасында кулга алынган апа-кардәшне рухландыра (сәхнәләштерелгән).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу