20—26 ИЮЛЬ, 2026
133 ҖЫР Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит
Өстәмә белемгә килгәндә, акыллы карарлар кабул ит
«Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (ГЫЙБ. СҮЗ. 14:15).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, нинди факторларны һәм Изге Язмалардагы принципларны исәпкә алырга кирәк?
1, 2. а) Яшьләргә нинди карарлар кабул итәргә кирәк? ә) «Өстәмә белем» дигәндә, нәрсә күздә тотыла? (Аңлатманы кара.)
«ҮСКӘЧ, син кем булып эшләргә телисең?» Яшь булсаң, син бу сорауны күп тапкырлар ишеткәнсеңдер. Әлбәттә, иң яхшысы — тормышыңны тулы вакытлы хезмәткә багышлау. Шулай да үзеңне материаль яктан да тәэмин итәргә кирәк (2 Тис. 3:10). Шуңа күрә син киләчәктә кем булып эшләячәгең турында уйланасыңдыр.
2 Эш табар өчен, кайбер яшьләр (гадәттә, әти-әниләре белән киңәшләшеп) мәктәпне тәмамлагач өстәмә белемa алырга була. Син дә, бәлки: «Миңа өстәмә белем алырга кирәкме? Кирәк булса, кайда укырга керергә?» — дип уйлыйсыңдыр. Шушы мәкаләдә бу яктан акыллы карарлар кабул итәргә булышачак принциплар карала. Ул, башлыча яшьләр өчен язылган булса да, өстәмә белем алу турында уйлаучы һәркем өчен файдалы булыр. Бу принциплар ата-аналарга да үз балаларына акыллы җитәкчелек бирергә булышыр.
СИҢА ӨСТӘМӘ БЕЛЕМ АЛЫРГА КИРӘКМЕ?
3. Ни өчен кайбер мәсихчеләр өстәмә белем алырга була?
3 Кайбер илләрдә, өстәмә белем алмыйча да, яхшы эшкә урнашып була. Башка илләрдә исә, яхшы түләнелә торган, уңайлы графиклы эшкә урнашыр өчен, өстәмә белем алырга кирәк. Мәсихчеләргә андый эш вәгазьдә һәм башка теократик эшләрдә күбрәк катнашырга мөмкинлек бирә ала. Шулай да өстәмә белем алу корбаннар һәм кайбер авырлыклар белән бәйле.
4. Мәсихчегә өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен кем хәл итәргә тиеш? (Шулай ук искәрмәне кара.)
4 Изге Язмаларда: «Һәркем бит үз йөген үзе йөртәчәк»,— дип әйтелә. (Гәл. 6:5, аңлатманы (рус) кара.) Шуңа күрә өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен һәр балигъ мәсихче үзе хәл итәргә тиешb. Ә балигъ булмаган балаларының белем алулары өчен әти-әниләре дә җаваплы (Эфес. 6:1). Аларның җитәкчелеге балаларына, үсеп җиткәч, белем алуга кагылышлы акыллы карарлар кабул итәргә булышыр (Гыйб. сүз. 22:6).
5. Өстәмә белем алу турында кайчан уйлый башларга кирәк һәм ни өчен? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Еш кына яшь кешегә өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен әле мәктәпне тәмамлаганчы хәл итәргә туры килә. Әлбәттә, бу карарны кабул итүгә әле күп вакыт калганда, аңа әти-әнисе белән киңәшләшеп алу акыллы булыр иде. Шулай итеп аларның бергәләшеп төрле мөмкинлекләрне карап чыгарга вакытлары булыр. Бәлки, алар бала белән аңа билгеле бер фән буенча өстәмә дәресләр алырга я ниндидер курслар үтәргә кирәк дип табар. Бала әле мәктәпне тәмамлаганчы, карар кабул итәргә кирәкме? Юк, бу таләп түгел (Гыйб. сүз. 21:5). Кайбер яшьләр башта мәктәпне тәмамлый, эшкә урнаша, пионер хезмәтен башлый, ә аннары гына өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен хәл итә. Карарны хәтта еллар узгач та кабул итеп була.
Ата-ана үз кызына өстәмә белем алуга кагылышлы акыллы карар кабул итәргә булыша (5 нче абзацны кара)
6. Акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр?
6 Сиңа өстәмә белемгә кагылышлы акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр? Йәһвәдән зирәклек сорап дога кылу (Ягък. 1:5). Ә тагын нәрсә эшләп була? Беренчедән, мотивларыңны намуслы тикшереп чык (Зәб. 26:2). Икенчедән, вариантларыңны җентекләп бәяләп чык (Гыйб. сүз. 14:15). Әйдәгез, бу ике адымны карап чыгыйк.
МОТИВЛАРЫҢНЫ ТИКШЕРЕП ЧЫК
7. Өстәмә белем алырга теләсәң, сиңа нәрсә турында уйланырга кирәк?
7 Үз-үзеңә мондый мөһим сорауны бир: «Ни өчен мин өстәмә белем алырга телим?» Күпләрнең максаты — үзләренә ошаган я акчалы эшкә урнашу. Бу максатлар начармы? Юк, начар булмаска да мөмкин (1 Тим. 5:8). Әмма Изге Язмалар безне материализмнан һәм акчага таянудан кисәтә (Гыйб. сүз. 23:4, 5; 1 Тим. 6:8—10; 1 Яхъя 2:17). Баерга я күренекле урын алырга теләсәң, син бушлык сизәргә, ә тагы да начаррагы — Йәһвәдән читләшергә мөмкин.
8, 9. а) Мәсихчеләр белем алуга ничек карарга тиеш? (Маттай 6:33) ә) Хосефина, Морин һәм Ирис сүзләреннән син нәрсәгә өйрәндең?
8 Белем алуга ничек карарга кирәк? Безнең өчен Йәһвәгә хезмәт итүдән мөһимрәк нәрсә юк (Мат. 22:37, 38; Флп. 3:8). Шуңа күрә белем алуны үзеңә Йәһвәгә бөтен җаның белән хезмәт итәргә ярдәм итәчәк чара итеп күр. (Маттай 6:33 укы.)
9 Кайбер мәсихчеләргә өстәмә белемгә дөрес караш сакларга нәрсә булышкан? Чилида яшәүче Хосефи́на болай ди: «Өстәмә белем миңа Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә мөмкинлек бирде. Белем алуым рухи максатларым тирәли әйләнде, киресенчә түгел». Мори́н исемле апа-кардәш бер ел парикмахерлыкка укыган. Ни өчен ул бу һөнәрне сайлаган? Ул болай дип аңлата: «Мин ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итәргә теләдем. Шуңа күрә бу максатка ирешергә булышачак һөнәрне эзләдем. Укып чыккач, мин парикмахер булып эшли башладым. Бу миңа күченер өчен акча җыярга ярдәм итте. Күченгәч тә, бу һөнәр миңа эшкә урнашырга булышты». Ә теш табибы булыр өчен озаграк укыган И́рис болай ди: «Өстәмә белем алуның үз уңай яклары бар, ләкин ул чын бәхет китерә алмый. Формула гади: Йәһвә тормышыңда беренче урында торса, син бәхетле дә, уңышлы да булачаксың». Әйе, Йәһвә белән дуслыгыбыз безнең өчен иң мөһиме булса, кабул иткән карарларыбыз безне бәхетле итәчәк.
ВАРИАНТЛАРЫҢНЫ БӘЯЛӘП ЧЫК
10. Канун 32:29 дагы принцип сиңа акыллы карар кабул итәргә ничек булышыр?
10 Син берәр профессияне инде сайлагансыңдыр. Ләкин башка мөмкинлекләрне дә карап чыгу файдалы булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 18:17 белән чагыштыр.) Бүгенге көннәрдә онлайн-курсларда да укып чыгып була. Шулай ук өстәмә белем алмыйча үзеңне тәэмин итү мөмкинлеген дә күздән ычкындырма. Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче Йоха́нна шулай эшләгән дә. Ул болай дип әйтә: «Мәктәпне тәмамлагач, мин эшкә урнаштым. Минем тулы булмаган эш көнем булды, һәм мин пионер булып хезмәт иттем. Мин төрле урыннарда эшләгән идем, һәм Йәһвә, үз вәгъдәсен тотып, һәрвакыт минем турында кайгыртып торды». Өстәмә белем алуга кагылышлы теләсә нинди карарның уңай һәм тискәре яклары бар. Шуңа күрә үз-үзеңнән болай дип сора: «Бу карарның уңай я тискәре яклары күбрәкме?» (Канун 32:29 укы; 1 Көр. 10:23.) Бу сорауга җавап бирергә ярдәм иткән кайбер факторларны карап чыгыйк.
11. Ни өчен уку графигына игътибар итәргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
11 Уку графигы. Һәр атна юлга, укуга һәм өй эшләренә күпме вакытың китәчәге турында уйлан. Синең рухи эшләргә һәм гаиләдәге вазифаларыңа вакытың калырмы? (Флп. 1:10) Укудан соң җыелыш очрашуларына әзерләнер һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен көчең калырмы? Һиндстаннан булган Дже́роз исемле абый-кардәш болай ди: «Миңа регуляр рәвештә вәгазьдә катнашу һәм җыелыш очрашуларында игътибарлы булу авыр иде. Кайчак мин хәтта очрашуларны калдыра идем. Ул чакны искә төшереп, мин укуга шулкадәр күп вакыт һәм көч сарыф итүем акыллы булмаганын аңлыйм». Шулай да күп вакыт алмый торган курслар да бар. Кайберләре көненә берничә сәгать кенә дәвам итә, башкаларында өй эшләре әз бирелә. Мәсәлән, Мозамбикта яшәүче Рабе́ка үз сайлавыннан канәгать. Ул болай ди: «Мин көненә ике сәгать кенә укыдым. Бу миңа пионер хезмәтемне дәвам итәргә мөмкинлек бирде».
Өстәмә белем алу турында уйласаң, бар мөһим вазифаларыңны үти алырсыңмы икәнен бәяләп чык (11 нче абзацны кара)
12. Уку турында әйткәндә, вакытны мөмкин кадәр яхшырак ничек кулланырга? (Вәгазьче 12:1)
12 Укуның дәвамлылыгы. Сиңа күпме ай я ел укырга кирәк булачагы турында уйлан. Андый уку «вакытны мөмкин кадәр яхшырак куллану» булырмы? (Эфес. 5:15—17) Укыганда, син Йәһвәгә иң яхшысын бирә, мәсәлән, тулы вакытлы хезмәттә катнаша алырсыңмы? (Вәгазьче 12:1 укы.) Шул ук һөнәрне кыскарак уку программасында алып буламы? Мәсәлән, курсларда һәм профессиональ уку йортларында, университетка караганда, берәр һөнәргә тизрәк һәм арзанракка өйрәнеп була. Чилида яшәүче Ма́рио болай ди: «Мин ике еллык профессиональ уку программасын сайладым. Ул университетта укуга караганда арзанрак булды. Мин атнасына дүрт көн генә укыдым һәм пионер булып та хезмәт итә алдым».
13. Ни өчен өстәмә белем алганда кайда яшәячәгең мөһим?
13 Яшәү урыны. Син, бәлки, өеңә якын уку йортын таба алырсың. Ләкин сиңа башка шәһәрдә я тулай торакта яшәргә кирәк булса, моның куркыныч яклары бар. Бу рухилыгыңа зыян китерергә мөмкин, аеруча сиңа бу дөнья кешеләре белән яшәргә туры килсә (Гыйб. сүз. 22:3; 1 Көр. 15:33). Мозамбикта яшәүче Мати́аш кыйммәт булмаган бер еллык курс үткән. Әмма ул үз карарына үкенә. Ни өчен? Ул болай ди: «Мин интернатта яшәдем, һәм миңа көн саен вәсвәсәләр белән көрәшергә туры килде. Шуңа күрә мин өйдә яшәп укырга киңәш итәм». Ә Россиядән булган бер апа-кардәш болай ди: «Укыганда мин, студентлар шәһәрчегендә я тулай торакта түгел, ә өйдә яшәп, күп куркынычлардан һәм вәсвәсәләрдән качтым». Бәлки, син хәтта онлайн гына укый алырсың.
14. Өстәмә белем алу турында уйланганда, Лүк 14:28 дәге принцип ничек булыша ала?
14 Уку хакы. Кайбер уку программалары кыйммәт тормый, ә кайчак хәтта хөкүмәт исәбенә укып була. Андый очракларда эшкә урнашырга булышачак һөнәр алу кесәгә әллә ни бәрми. Әмма кыйммәткә төшкән уку программалары да бар. Өстәмә чыгымнар да булгалый. Мәсәлән, уку йортына керер өчен әзерлек курсларын үтәргә я репетиторны ялларга кирәк булырга мөмкин. Кайчак студентлар уку аркасында зур бурычларга бата. Мозамбикта яшәүче Ади́лсон, үз сайлавына үкенеп, болай ди: «Мин дүрт ел укый алсын өчен, гаиләмә кайбер ризыклардан һәм башка кирәк-яраклардан баш тартырга туры килде». Шуңа күрә мондый сораулар турында уйлан: «Укуым күпмегә төшәчәк? Мин һәм гаиләм моны күтәрә алырбызмы? Арзанрак вариантлар юкмы? Бурычка керсәм, аны күпме вакыт эчендә түләп чыга алырмын? Булачак эшемдә үземне тәэмин итәрлек һәм шул ук вакыт бурычны да түли алырлык акча түләрләрме?» (Лүк 14:28 укы; Гыйб. сүз. 22:7.)
15. Ни өчен, берәр вариантта тукталыр алдыннан, эш таба алырмынмы дип уйланырга кирәк?
15 Эш таба алырсыңмы? Яшәгән я яшәргә теләгән җиреңдә нинди эшчеләр кирәклеген белеш. Алачак белемең сиңа эш табарга булышырмы? Кайбер уку программалары гамәли белем бирми диярлек. Алар күбрәк теориягә өйрәтә һәм фәлсәфи, академик белемнәр бирә (Көл. 2:8). Һиндстаннан булган бер апа-кардәш болай ди: «Укыганда, безне эшкә урнашыр өчен кирәк булган осталыкларга өйрәтмәделәр. Шуңа күрә мин һөнәрем буенча эшкә урнаша алмадым». Ә кайбер һөнәрләр буенча эш табу авыр. Үзәк Африка республикасында яшәүче Сюбли́м исемле абый-кардәш кондиционерлар ремонтлаучыга укыган. Әмма ул болай ди: «Мин яшәгән җирдә күпчелек кеше бар нәрсәне үзләре ремонтлый. Шуңа күрә эш табу авыр булды».
16. Ни өчен нинди эш башкарачагың турында да уйланырга кирәк?
16 Нинди эш башкарачагың турында да уйлан. Ул сиңа ошармы? (Вәг. 3:12, 13) Сиңа кайда һәм кем белән эшләргә туры килер? Эш шартлары куркынычсыз булырмы? Конкуренция никадәр зур? Даими стресс кичерергә туры килмәсме? Эш хакы үзеңне тәэмин итәрлек булырмы? Эшне югалтмас өчен, белемнәрне гел арттырып торырга кирәк булмасмы? Ә иң мөһиме, Патшалыкны беренче урынга куя алырсыңмы? (Вәг. 12:13) Әлбәттә, син яшәгән җирдә эш әллә ни булмаска мөмкин. Шулай да нинди укуны сайлавың киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләреңне киңәйтә ала. Һиндстанда яшәүче Та́бита алты айлык тегү курсларын сайлаган. Ул болай дип әйтә: «Тегүче һөнәре миңа пионер булып хезмәт итәргә булышыр, дип уйладым мин. Тегүчеләр һәрвакыт кирәк, эш графигы да сыгылмалы, эшли башлар өчен күп акча да кирәк түгел». Бу курс Табитага үзен тәэмин итәргә һәм пионер хезмәтен дәвам итәргә ярдәм иткән.
17. а) Өстәмә белем алуга кагылышлы акыллы карар кабул итәр өчен мәгълүматны кайдан табып була? ә) Изге Язмалардагы нинди принциплар сиңа бу сорауда акыллы карар кабул итәргә булышыр? («Файдалы принциплар» дигән рамканы кара.)
17 Без, өстәмә белем алуга кагылышлы акыллы карар кабул итәр өчен, нинди якларга игътибар итәргә кирәк икәнен карап чыктык. Әмма кирәкле мәгълүматны кайдан табарга соң? Уку йортларына барып я сайтларына кереп, алар тәкъдим иткән курслар турында белеш. Үзеңне кызыксындырган өлкәдә эшчеләр кирәкме икәнен тикшер. Шул өлкәдә белем алган һәм эшләгән кешеләр белән киңәшләш (Гыйб. сүз. 13:10). Алардан: «Сез укыганда һәм эшләгәндә, нинди уңай һәм тискәре якларны күрдегез?» — дип сора. Йәһвәгә шатланып хезмәт иткән кардәшләр белән дә сөйләшеп ал (Гыйб. сүз. 15:22). Алар нинди һөнәр сайларга киңәш итә? Бәлки, алар син хәтта уйламаган вариантны тәкъдим итәр.
18. Нәрсәне истә тотарга кирәк?
18 Күргәнебезчә, өстәмә белем алуның уңай һәм тискәре яклары бар. Шуңа күрә вариантларың турында дога кылып уйлан. Истә тот, өстәмә белем күпмедер дәрәҗәдә материаль яктан яклау бирсә дә, Йәһвә белән дуслык кына сине чын мәгънәдә бәхетле итә ала (Зәб. 16:9, 11). Белемнәребез нинди генә булса да, Йәһвә һәрвакыт безнең турында кайгыртып торачак (Евр. 13:5). Өстәмә белем алырга булсаң, сиңа уку вакытында Йәһвә белән дуслыкны сакларга нәрсә булышыр? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.
45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым
a АҢЛАТМА: Бу һәм киләсе мәкаләдә «өстәмә белем» мәктәптән тыш үтеп булган теләсә нинди уку программасын аңлата. Моңа университетта, техникумда, училищеда, шулай ук кыска вакытлы һәм дәвамлы курсларда уку керә.
b Элек басмаларыбызда өстәмә белемнең кайбер төрләрен алмаска киңәш ителгән иде. Мәсәлән, 2005 елгы (рус) «Күзәтү манарасы»ның 1 октябрь чыгарылышындагы «Родители, каким вы желаете видеть будущее своих детей?» дигән мәкаләдә югары белем алуның куркынычлары турында сүз барды. Бу куркынычлар әле дә булса да, һәр мәсихче өстәмә белем алыргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. Карар кабул итәр алдыннан, мәсихче (ә ул әле балигъ булмаса, гаилә башы) Изге Язмалардагы принципларны һәм уку программасының тискәре һәм уңай якларын карап чыгарга тиеш. Беркем дә, шул исәптән өлкәннәр дә, башкаларны бу мәсьәлә буенча шәхси карарлары өчен хөкем итәргә тиеш түгел (Ягък. 4:12).