15—21 ИЮНЬ, 2026
122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!
Авырлыкларга дөрес караш саклагыз
«Башыма кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар төшсә дә, әмерләреңне яратудан туктамыйм» (ЗӘБ. 119:143).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Авырлыкларга дөрес караш саклау безгә Йәһвәгә тугры һәм бәхетле булып калырга булышыр.
1, 2. Авырлыкларда чыдам калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
ЙӘҺВӘ үзенең хезмәтчеләрен бик кадерли. Шулай да күпләрнең тормышлары «бәла һәм газап белән тулы» (Зәб. 90:10). Кайберәүләр иманнары аркасында гаделсез мөгамәлә кичерә, эзәрлекләүләргә я гаиләдә каршылыкларга очрый. Башкаларның сәламәтлеге начар, я алар картлык белән бәйле авырлыклар кичерә. Ә кемнеңдер якын кешесе үлеп киткән я башка берәр кайгы булган. Бәлки, сез дә хәзер берәр авырлык кичерәсездер.
2 Авырлыкларда чыдам булып калыр өчен, безгә аларга дөрес караш сакларга кирәк. Ни өчен? Бер мисал карап чыгыйк. Тормыштагы авырлыкларны машина йөрткәндә юлда очраган киртәләр белән чагыштырып була. Очрагына карап, без сулга я уңга борылабыз, тизлекне киметәбез я тукталып торабыз. Әмма дөрес эш итәр өчен, безгә киртәне яхшы күрергә кирәк. Алгы пыялабыз карланган я пычрак булса, без киртәне аермачык күрә алмабыз. Авырлыкларны да уңышлы кичереп чыгар өчен, аларга Йәһвә карагандай карарга кирәк. Әйдәгез, бу мәкаләдә 1) авырлыкларга ничек карарга кирәклеген, 2) дөрес булмаган караш нинди зыян китерә алганын һәм 3) дөрес караш саклар өчен, нәрсә эшләп булганын карап чыгыйк.
Авырлыкларны уңышлы кичереп чыгар өчен, безгә аларга Йәһвә карагандай карарга кирәк (2 нче абзацны кара)
АВЫРЛЫКЛАРГА ДӨРЕС КАРАШ
3. Ни өчен бу дөньяда авырлыклардан качып булмый?
3 Авырлыклар — бу явыз дөньяның аерылгысыз өлеше. Без авырлыкларга камилсез булганга һәм дөнья белән Шайтан идарә иткәнгә очрыйбыз. Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, авырлыклар күбәя барачак кына. Без табигать я кеше тудырган афәттән я явыз кешеләр кулыннан зыян күрә алабыз (Мат. 24:8; 2 Тим. 3:13). Йәһвә бар бу авырлыкларны киләчәктә генә хәл итәчәк, чөнки хәзер моны эшләсә, ул, асылда, Шайтанга идарә итәргә булышкан булыр иде. Әйе, бу дөньяда «бәла-казалардан» качып булмый (Вәг. 9:12).
4. Мәсихчеләрнең нинди өстәмә авырлыклары бар?
4 Мәсихчеләр өстәмә авырлыкларга очрый. Гайсә еш кына шәкертләренә, аларны иманнары аркасында эзәрлекләячәкләр, дип әйткән булган (Мат. 24:9; Яхъя 16:2). Моны истә тотсак, андый сынаулар безне какшатмас (1 Тис. 3:3, 4). Сынауларда тугры калуыбыз мәңгелек тормышка алып барган юлдан баруыбызны дәлилли. Өстәвенә, без Шайтан күтәргән бәхәсле сорауда Йәһвә яклы булганыбызны күрсәтәбез. Шулай ук Шайтан кешеләр Аллаһыга, аны яратканга түгел, ә үз мәнфәгатьләрен кайгыртканга, хезмәт итә дип әйткән. Моны раслар өчен, ул Аллаһы хезмәтчеләренә көчле һөҗүм ясый (Әюп 1:9—11). Чыдам булып калганда, без Йәһвәне яратканыбызны күрсәтәбез һәм аның йөрәген сөендерәбез (Гыйб. сүз. 27:11).
5. Вәгазьче 7:13, 14 тән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
5 Йәһвә авырлыкларны рөхсәт итә. Йәһвә беркайчан да мәрхәмәтсез эш итми һәм безне явызлык белән сынамый (Ягък. 1:13). Шулай да, Сөләйман патша язганча, Йәһвә бәла-казаларга «юл куя». (Вәгазьче 7:13, 14 укы.) Сөләйман сүзләреннән без сынауларга дөрес караш сакларга булыша алган ике нәрсәгә өйрәнәбез. Беренчедән, Шайтан дөньясындагы камилсез тормышка аек караш сакларга кирәк: яхшы көннәр дә, начар көннәр дә булачак. Яхшы көн булганда, аны бүләк итеп кабул итик һәм Йәһвәгә рәхмәтләр белдерик. Икенчедән, Сөләйман язганнары «кеше киләчәктә ни буласын белә алмаганын» исебезгә төшерә. Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да көтелмәгән авырлыкларга очрый ала.
Шайтан дөньясында яхшы көннәр дә, начар көннәр дә булачагын танырга кирәк (5 нче абзацны кара)
6. Ни өчен Йәһвә сынауларны рөхсәт итә? (Еврейләргә 12:7, 11)
6 Без сынаулар аша үткәндә, Йәһвә безне үзебезгә түгел, ә аңа таянырга өйрәтергә мөмкин. Йәһвә бар сынауларыбызны күреп тора һәм безнең турында кайгырта. Ул «дөм караңгылык каплаган үзәнлектән» баруыбызга юл куйса да, безне җитәкләвен, үз яратуына ышандыруын һәм кирәкле көч бирүен дәвам итә (Зәб. 23:4). Өстәвенә, авырлыклар безгә кимчелекләребезне күрергә һәм Аллаһы ярдәмендә яхшырырга булыша. (Еврейләргә 12:7, 11 укы.) Мәсәлән, Әюпкә басынкылык үстерергә кирәк булган. Йәһвә аның сынауларының сәбәпчесе булмаса да, ул аларны рөхсәт иткән һәм алар ярдәмендә Әюпне мөһим нәрсәләргә өйрәткән (Әюп 42:1—6). Башыбызга нинди генә бәлаләр төшсә дә, Йәһвәгә тугры калсак, алар безгә төзәтелмәслек зыян китермәячәк һәм без барысын «тулысынча җиңеп чыга» алырбыз (Рим. 8:35—39).
7. Ни өчен эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле булу мөмкин?
7 Без эзәрлекләүләр вакытында бәхетле була алабыз. Сезне иманыгыз аркасында эзәрлеклиләр икән, Йәһвә сезне үз фатихасыннан аерды дип уйламагыз. Киресенчә, андый каршылыклар аның сезне хуплаганын раслый (Мат. 5:10—12). Андый караш сакласак, без, рәсүлләр кебек, эзәрлекләүләр вакытында шатлык кичерербез (Рәс. 5:40—42). Тугры калып, без, бәлки, башкаларга хакыйкатьне белергә булышырбыз, һәм алар да Аллаһыны данлый башларлар (1 Пет. 2:12). Йосыф кебек, без авырлыклардан соң гына түгел, ә авырлыклар вакытында да уңышлы була алабыз (Ярат. 39:3, 23).
8. Ни өчен сез сынауларда нык калырга тәвәккәл?
8 Сынауларыбыз бетәчәк. Әюп очрагыннан күренгәнчә, сынауларыбыз иртәме соңмы бетәчәк. Белгәнебезчә, «Йәһвә... Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалаган» (Әюп 42:12). Йәһвә безне дә яңа дөньяда искиткеч рәвештә фатихалаячак. Хәзерге тормышыбыз бәла һәм газап белән тулы булса да, мәңгелек киләчәгебез белән чагыштырганда, ул бик кыска. Бу һәрберебезне ахырга кадәр нык калырга тәвәккәл итә! (Мат. 24:13)
ДӨРЕС БУЛМАГАН КАРАШ БЕЗГӘ ЗЫЯН КИТЕРӘ АЛА
9. Авырлыкларыбызга дөрес булмаган караш безгә нинди зыян китерергә мөмкин?
9 Нинди генә авырлыкларга очрасак та, үзебезгә өстәмә авырлыклар тудырмас өчен, безгә дөрес караш саклау мөһим. Мәсәлән, без авырлыкларыбызда Йәһвә гаепле дип уйлый башларга мөмкин. Күпмедер вакыт Әюп тә үзенә газапларны Йәһвә бирә дип уйлаган. Нәтиҗәдә, ул «Аллаһыны түгел, ә үзен тәкъва дип саный» башлаган (Әюп 32:2). Шулай ук Нагомия башта үз сынауларында Йәһвәне гаепләгән (Рут 1:13, 20, 21). Әюп һәм Нагомия, үз карашларын үзгәртмәгән булса, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозар иде (Гыйб. сүз. 19:3). Әмма Йәһвә аларга авырлыкларына дөрес карарга булышкан һәм аларны тугрылыклары өчен фатихалаган.
10. Сынаулар вакытында без нәрсәгә шикләнә башларга мөмкин?
10 Йәһвә сынауларыбызда гаепле түгел икәнен төгәл белсәк тә, без, ул безнең турында әле дә кайгыртамы, дип шикләнә башларга мөмкин. Андый тискәре уйлар безне көчсезләндерер генә (Гыйб. сүз. 24:10). Давыт патша һәм Хабакук пәйгамбәр бик авыр вакытлар кичергән һәм кайчак Йәһвә үзләренең догаларын тыңлыймы дип шикләнгән (Зәб. 10:1; Хаб. 1:2). Шулай да алар дога кылудан туктамаган. Йәһвә бу тугры хезмәтчеләрен калдырмаячагына ышандырган. Ул сезне дә калдырмаячак (Зәб. 10:17).
11. Сынауларга дөрес караш сакламасак, нәрсә булырга мөмкин?
11 Сынауларга дөрес караш сакламасак, без, аларга очрагач, безнең белән андый хәл булырга тиеш түгел иде дип уйлап, аптырап калырга мөмкин (1 Пет. 4:12). Гайсәнең шәкертләре аның каты эзәрлекләүләр кичерергә тиешлеген аңлап бетермәгән (Лүк 18:33, 34). Гайсә үзе белән нәрсә буласын ап-ачык әйтсә дә, Петер аның Хуҗасы күпертеп сөйли дип уйлаган. Гайсә, андый фикер йөртү рәвеше үзенә Йәһвә ихтыярын үтәргә комачаулый ала икәнен белеп, Петерне шелтәләгән (Марк 8:31—33). Хәтта Гайсәнең үлеменнән соң да, шәкертләре аның ни өчен үлгәнен һаман аңлап бетермәгән. Әмма Гайсә аларга кул селтәмәгән. Үледән терелтелгәннән соң, ул аларга «Язмаларны җентекләп аңлаткан» һәм ни өчен үзенә газаплар кичерергә кирәк булганына төшенергә ярдәм иткән (Лүк 24:25—27, 32, 44—48). Гайсәнең өйрәтүләре турында уйланып, алар алдагы каршылыкларга әзерләнә алган. Без дә, Изге Язмаларда эзәрлекләүләр һәм сынаулар турында әйтелгәннәр хакында уйланып, аларга әзерләнә алабыз.
12. Ситуациябезгә Йәһвә караганча карамасак, безнең нинди хисләр туарга мөмкин?
12 Ситуациябезгә Йәһвә караганча карамасак, без хәлебезне булганыннан начаррак итеп күрергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер кардәшләр, үзләренә берәр җаваплы вазифа бирелмәгәндә я аны калдырырга туры килгәндә, бу гаделсез дип уйларга мөмкин. Гайсәнең бер гыйбрәтле хикәясе турында уйланыйк. Ул йөзем бакчасындагы эшчеләр турында сөйләгән. Кайбер эшчеләр үзләренә эш хакы гаделсез бирелгән дип зарланган. Әмма хуҗа аларның берсенә: «Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм»,— дип әйткән (Мат. 20:10—13). Эшчеләрнең зарланулары гаделсезлеккә түгел, ә дөрес булмаган карашларына нигезләнгән булган. Без андый караштан качарга телибез. Авырлыкларга очраганда, ситуациябезгә дөрес караш саклар өчен, нинди адымнар ясап була?
АВЫРЛЫКЛАР ТУГАНДА, НИНДИ АДЫМНАР ЯРДӘМ ИТӘР?
13. Авырлыкларга очрагач, без нәрсә хис итәргә мөмкин?
13 Сез Изге Язмаларда газаплар һәм авырлыклар турында нәрсә әйтелгәнен бик яхшы белергә мөмкин. Сез, бәлки, хәтта, башкалар сынаулар кичергәндә, аларга юатучы шигырьләр күрсәткәнсездер. Әмма үзегез авырлыкка очрагач, сезгә дөрес караш саклау авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, сез Йәһвә сезне җәзалый я ул догаларыгызны тыңламый дип уйлый аласыз. Нинди адымнар сезгә дөрес караш сакларга булышыр?
14. Газап чиккәндә, без нәрсә турында дога кыла алабыз? (Филипиялеләргә 4:13)
14 Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Йәһвәгә авырлыкларыгыз һәм нәрсә хис иткәнегез турында сөйләгез. Йәһвәгә догада аның үзегезгә ничек ярдәм итүен теләгәнегезне әйтә аласыз. Аңардан изге рух сорагыз. Изге рух сезгә барысын кичереп чыгар өчен көч һәм зирәклек бирер. Әмма Йәһвә сез көткәнчә түгел, ә башкача да җавап бирә алганын истә тотыгыз (Эфес. 3:20). Сезгә ярдәм итәр өчен, ул үз фәрештәләрен я кардәшләрне җибәрә ала (Зәб. 34:7). Йәһвә ничек кенә җавап бирсә дә, аның ярдәмен кабул итегез. Ул изге рухын юмарт бирә һәм сезгә теләсә нинди авырлыкны кичереп чыгарга ярдәм итә ала. (Филипиялеләргә 4:13 укы.)
15. Авырлыкларны кичереп чыгарга безгә нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Рухи эшләрне калдырмагыз. Элеккечә күп эшли алмасагыз да, кулдан килгәнне эшләгез. Безгә аеруча «кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар» вакытында уйларыбызны Аллаһы фикерләре белән тутырырга кирәк (Зәб. 119:143). Изге Язмаларны регуляр рәвештә укуыгызны дәвам итегез, аны өйрәнегез һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Булдыра алганча хезмәттә катнашыгыз, шулай ук очрашуларны калдырмагыз һәм комментарийлар бирегез. Кардәшләр белән аралашыгыз. Башкалардан читләшү теләге туса, аны кире кагыгыз (Гыйб. сүз. 18:1).
Рухи эшләрне калдырмас өчен, кулдан килгәнне эшләгез (15 нче абзацны кара)
16. Авырлыклар вакытында нинди шикләр туарга мөмкин һәм алардан ничек арынып була? (2 Көринтлеләргә 10:4, 5)
16 Шикләр белән көрәшегез. Берәр фаҗига кичергәндә, безнең үзебез я Йәһвә турында дөрес булмаган уйлар туарга мөмкин. Андый уйлар ныгытмалар кебек нык булса да, аларны җимерергә кирәк. (2 Көринтлеләргә 10:4, 5 укы.) Моның өчен Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда язылган «Аллаһы турындагы белемне» кулланыгыз. Мәсәлән, Йәһвә сезне бүтән хупламый дип уйласагыз, Паулның тормышы турында шәхси өйрәнү үткәрегез. Үз хезмәте дәвамында ул күп кенә җитди авырлыклар кичергән. Әмма бу аны Йәһвәнең һәм Мәсихнең үзен хуплавына тагы да инандырган (2 Көр. 11:23—27). Ә бәлки, сез Аллаһының элекке хаталарыгызны кичергәненә шикләнәсездер. Алайса, Йәһвә гөнаһларны чыннан да кичерә икәненә ышандыручы шигырьләр исемлеген төзегез (Ишаг. 43:25). Аннары бу шигырьләрне укып уйланыгыз (Зәб. 119:97). Берәр кайгы аркасында Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен яклаганына шикләнә башласагыз, ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә дигән сорауны тикшерегез. Шулай ук, нинди генә хәлдә булсак та, Йәһвәнең безгә рухи яктан ярдәм иткәненә ышандыручы темаларны өйрәнегез (Зәб. 91:9—12). Кайгы кичергән, әмма Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүләрен дәвам иткән кардәшләр турында уку да файдалы булырa.
17. Авырлыклар туганда, нәрсә эшләргә?
17 Сезнең хәзер җитди авырлыкларсыз яхшы көннәр булса, моның өчен Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез һәм аның игелеге турында уйланыгыз (Вәг. 7:14). Әмма авырлыкларга очрасагыз, аларга дөрес караш саклагыз һәм Йәһвәгә тулысынча таяныгыз. Һәм ул, «нык калыр өчен, сезгә котылу юлын... күрсәтәчәк» (1 Көр. 10:13). Ә кардәшләребез авырлыкларга очраса, без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.
150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә
a Мәсәлән, jw.org сайтында «Кайгы яра салса да, бәхетле булырга өйрәнәбез» дигән тәрҗемәи хәлне укып, Дэвид Мейза улын югалткач, аңа һәм аның гаиләсенә нәрсә ярдәм иткәнен белегез.