8—14 ИЮНЬ, 2026
8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул
«Хакыйкать Аллаһысы» үз ниятләрен һәрчак үти
«Син мине йолып алдың, и Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы» (ЗӘБ. 31:5).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без Йәһвәнең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә һәм тиздән Патшалык ярдәмендә ялганны бетерәчәгенә инанырбыз.
1. Зәбур 31:2—5 буенча, ни өчен Йәһвәгә тулысынча ышанып була?
БЕЗ Шайтан идарә иткән дөньяда яшибез. Алдау, хәйләкәрлек, хыянәт — гадәти нәрсәләр. Кемгә ышанып булганын белмисең. Бизнесменнар үз клиентларын алдый. Рекламачылар товарлары турында ялганны сөйли. Кайберәүләр хәтта үз дусларына да ышанычларын югалткан. Әмма без Йәһвәгә тулысынча ышана алабыз, чөнки ул «хакыйкать Аллаһысы». (Зәбур 31:2—5 укы.) Хакыйкать — аның шәхесенең аерылгысыз өлеше. Йәһвә һәрчак үз сүзен тота.
2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
2 Бу мәкаләдә без Йәһвәгә ышаныр өчен нинди сәбәпләр бар икәнен карап чыгарбыз. Аннары Аллаһының Иблис дөньясын ничек юк итәчәген һәм аның үз ниятен үтәр өчен хәзер нәрсә эшләгәнен белербез. Бу безгә Йәһвәнең кыю Шаһитләре булырга булышыр.
НИ ӨЧЕН ХАКЫЙКАТЬ АЛЛАҺЫСЫНА ЫШАНЫП БУЛА?
3. Ни өчен Йәһвәгә тулысынча ышанып булганына бер сәбәп китерегез.
3 Йәһвә Барлыкка Китерүче булганга, аңа ышанып була. Ул күкләр белән җирне барлыкка китергән һәм һәр тере җанга тормыш биргән (Ярат. 1:1; Зәб. 36:9; Ачыл. 4:11). Без җирдә яши алсын өчен, ул бар кирәклесен биргән. Мәсәлән, безнең сулар өчен һава һәм эчәр өчен су бар. Бөтен Галәм аның контроле астында, һәм мәңге шулай булачак. Без барысын белгән Чиксез Кодрәт Иясенә үз тормышыбызны һәм киләчәгебезне бер дә шикләнмичә ышанып тапшыра алабыз.
4. Йәһвәнең безне яратканы нәрсәдән күренә?
4 Йәһвә безне яратканга, аңа ышанып була. Йәһвә кешеләр белән яшәү шатлыгын уртаклашырга теләгән. Шуңа күрә ул бердәнбер Улына болай дигән: «Әйдә, үз сурәтебездә, үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик» (Ярат. 1:26). Ул кешеләргә сайлау иреге биргән һәм алар өчен гаҗәеп йорт — Җирне барлыкка китергән (Зәб. 115:16). Беренче ата-анабызга ул кызыклы эш биргән: Җирне оҗмахка әйләндерергә кушкан (Ярат. 1:28; 2:15). Алар Җирнең бар байлыкларыннан файдалана алган. Боларның барысы Йәһвәнең безгә карата «тугры мәхәббәте мәңгелек» икәнен раслый (Зәб. 103:17).
5. а) Шайтан кешелекне бетерергә теләсә дә, Йәһвә җиргә карата ниятеннән баш тартканмы? ә) Йәһвә үтәгән кайбер вәгъдәләрен әйтеп китегез. («Аллаһы һәрвакыт хакны сөйли» дигән рамканы кара.)
5 Йәһвә һәрвакыт үз сүзен тотканга, аңа ышанып була. Йәһвә җирне «юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишаг. 45:18, 19). Адәм белән Хаува фетнә күтәргәч, Йәһвә аларны үлемгә хөкем иткән. Шуңа күрә аның җиргә карата нияте тормышка ашмаячак дип тоела алган. Әмма Йәһвә һәрчак үз вәгъдәләрен үти (Ишаг. 46:10, 11). Ул җирне тәкъва кешеләр белән тутыру ниятеннән кире кайтмаган. Менә ни өчен Аллаһы Адәм белән Хаувага балалар тудырырга рөхсәт иткән. Адәмнең токымнарын йолып алыр өчен һәм аларның мәңге яшәргә өметләре булсын өчен, ул бердәнбер Улын җиргә җибәргән (Яхъя 3:16).
ХАКЫЙКАТЬ АЛЛАҺЫСЫ ҮЗ НИЯТЕН ҮТИ
6. Гадәндәге фетнәдән соң Йәһвә нинди пәйгамбәрлек әйткән?
6 Адәм белән Хауваны Аллаһыга каршы фетнә күтәрергә «Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан» котырткан булганa (Ачыл. 12:9; Ярат. 3:4, 5; Яхъя 8:44). Йәһвә аны ахыр чиктә үлем җәзасы көтә дип әйткән (Ярат. 3:15). Әмма ул моңа кадәр күпләрнең Шайтанга иярәчәген белгән. Шулай да Йәһвә үзенә тугры калган кешеләрнең дә күп булачагына шикләнмәгән.
7. Шайтанга кемнәр иярә һәм аларны нәрсә көтә?
7 Шайтан Иблискә фетнәчел фәрештәләр һәм кешеләр ияргән. Аллаһының ниятенә каршы торганга, аларны Шайтанның токымы дип атап була. Әмма Йәһвә билгеләгән вакытта Шайтан да, аның иярченнәре дә юк ителәчәк (Дан. 2:44; Рим. 16:20).
8. 1914 елда Гайсә нәрсә эшләгән? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
8 Аллаһының Шайтанны һәм аның яклы бар затларны юк итәргә вәгъдәсен үтәячәгенә нинди дәлилләр бар? 1914 елда Гайсә Шайтан Иблискә һәм җеннәргә каршы сугыш башлаган һәм аларны җиргә бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—9). Бу сугыш күктә булса да, аның нәтиҗәсе җирдә дә сизелә. Изге Язмаларда болай диелә: «Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачыл. 12:12). 1914 елдан бирле Шайтан бар игътибарын җиргә туплаган. Шуңа күрә җирдәге шартлар начарланганнан начарлана бара. Әмма тиздән Гайсә, 1914 елда башлаган сугышны тәмамлап, җиңәчәк (Ачыл. 6:2). Ул Шайтанны 1 000 елга упкынга бикләп куячак, ә аның яклы кешеләрне юк итәчәк. Гайсә Йәһвәнең исемен мәңгегә аклаячак (Зәб. 45:4—6). Һәркем Йәһвәнең хакыйкать Аллаһысы икәнен беләчәк (Йәз. 38:23).
World War I: U.S. National Archives photo; bomb: USAF photo; pandemic: blvdone/stock.adobe.com; riot: inhauscreative/E+ via Getty Images
1914 елдан бирле дөнья хәле начарланганнан начарлана бара (8 нче абзацны кара)
АЛЛАҺЫ ХАКЫЙКАТЬНЕ ЯРАТУЧЫЛАРНЫ БЕРГӘ ҖЫЯ
9. Йәһвә бүген кемнәрне җыя?
9 Хәзер Йәһвә «барысын — күктәгеләрне дә, җирдәгеләрне дә — Мәсихкә буйсындырып бергә җыя» (Эфес. 1:10). «Күктәгеләр» — Мәсих белән күктә идарә итәр өчен сайланган майланган мәсихчеләр. «Җирдәгеләр» — оҗмахта мәңге яшәячәк кешеләр ул. Йәһвәнең бар бу хезмәтчеләре ашкынып Шайтанның ялганчы булуын раслый һәм эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне белергә булыша.
10. Йәһвә кешеләрне Бөек Бабылның ялганыннан ничек азат итә? (Ачылыш 14:6, 7)
10 Йәһвә хакыйкатьне яраткан кешеләрне тарихтагы иң зур вәгазьләү эше ярдәмендә җыя. (Ачылыш 14:6, 7 укы.) Бу эштә кешеләр генә түгел, фәрештәләр дә катнаша. Вәгазь ярдәмендә Бөек Бабылның ялган тәгълиматлары фаш ителә. Шайтан гасырлар дәвамында бу бөтендөнья ялган дин империясен Йәһвә турында ялганны таратыр өчен кулланган (Ачыл. 18:2, 4). Тиздән бар ялган диннәр юк ителәчәк һәм Аллаһыга тиешле дан биреләчәк (Ачыл. 17:16).
11. Йәһвәнең чын хезмәтчеләрен ничек танып була?
11 Йәһвә бөтен дөнья буйлап төрле-төрле кешеләрне җыя (Ачыл. 7:9, 10). «Яхшы хәбәрне» ишеткәч, алар бу хакыйкать икәнен аңлый һәм шатланып Аллаһы халкына кушыла (Марк 13:10). Бүген кем Аллаһының чын хезмәтчеләре икәне ап-ачык күренеп тора. Малахи пәйгамбәр моның турында болай дип язган булган: «Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез» (Мал. 3:18). Йәһвәнең хезмәтчеләре хакыйкать Аллаһысына табынганнарын үз тәртипләре һәм вәгазь эше белән күрсәтә.
12. Вәгазь эше Йәһвә ниятенең үтәлүенә ничек ярдәм итә?
12 «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» вәгазьләп, без Гайсәнең боерыгына буйсынабыз һәм ул әйткән пәйгамбәрлекне үтәүдә катнашабыз (Мат. 24:14; 28:18—20). Бу эш ярдәмендә бөтен дөнья буйлап кешеләр Мәсихнең шәкертләре булып китә. Алар хакыйкать Аллаһысына мәңге хезмәт итәргә өметләнә. Йәһвәнең ниятен үтәүдә катнашу — нинди хөрмәт ул!
КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРАГЫЗ
13. Шайтан кемгә һөҗүм итә һәм ни өчен?
13 Шайтан Иблис, «вакыты аз калганын белеп», ярсуыннан котырына (Ачыл. 12:12, 13). Ул аеруча Аллаһы Патшалыгында идарә итәр өчен сайланганнарга һөҗүм итә, чөнки алар «Аллаһы әмерләрен үти һәм Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкара» (Ачыл. 12:17; 14:12). Шайтан шулай ук майланганнарга булышлык иткән һәркемне эзәрлекли.
14. Шайтан Йәһвә халкына һөҗүм иткәч, нәрсә булачак? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Бөек Бабыл юк ителгәннән соң, Шайтанның иярченнәре, Аллаһы хезмәтчеләрен җир йөзеннән бетерер өчен, аларга һөҗүм итәчәк. Бу Армагеддон сугышына китерәчәк (Ачыл. 16:13, 14, 16). Гайсә күктәге гаскәре белән Йәһвә халкын коткарачак һәм Шайтан дөньясының калган өлешләрен юк итәчәк (Ачыл. 19:19—21). Ялганчы һәм явызлык кылучы берәү дә калмаячак (Ачыл. 21:8). Барысы да Йәһвәнең һәрчак дөрес булганны эшләгәнен һәм һәрвакыт хакыйкать сөйләгәнен беләчәк.
Гайсә һәм аның күктәге гаскәре Армагеддон сугышында Аллаһы дошманнарын юк итә (14 нче абзацны кара)
15. Ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз? (Ишагыя 65:16, 17) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Бүгенге дөнья ифрат дәрәҗәдә бүленгән. Әмма Йәһвәнең халкы бердәм булып кала. Йәһвә хакыйкатьне яраткан кешеләрне үз гаиләсенә җәлеп итүен дәвам итә. Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен һәм алар башкарган эшне фатихалавына беркем дә комачаулый алмый. (Ишагыя 65:16, 17 укы.) Без киләчәккә тулы ышаныч белән карый алабыз. Рәсүл Паулның Римлыларга 8:38, 39 да язылган сүзләре безне болай дип ышандыра: «Үлем дә, тормыш та, фәрештәләр дә, хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә, көчләр дә, биеклек тә, тирәнлек тә, барлыкка китерелгән башка һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак».
Яңа дөньяда бүгенге авырлыклар искә төшмәс (15 нче абзацны кара)
16. Ни өчен без Йәһвәгә чын күңелдән ышана алабыз?
16 Безнең хакыйкать Аллаһысы Йәһвәгә ышаныр өчен күп сәбәпләр бар. Ул безнең Барлыкка Китерүчебез һәм безне бик нык ярата. Бихисап күп кеше күбәйгәннән күбәя бара, чөнки барлык халыклардан булган кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлый (Ишаг. 60:22; Зәк. 8:23). Әйе, Йәһвә үз ниятләрен һәрчак үти һәм тиздән дөньяны Шайтанның ялганыннан азат итәчәк. Без дә, Давыт кебек, болай дип дога кылабыз: «Йәһвә Аллаһы... макталсын, чөнки ул гына гаҗәеп эшләр кыла. Аның шөһрәтле исеме мәңге макталсын, даны бөтен җир йөзен тутырсын» (Зәб. 72:18, 19).
2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә
a Изге Язмаларда бу явыз фәрештәнең исеме әйтелми. Ул анда «Иблис» [Яла ягучы] һәм «Шайтан» [Каршы килүче] дигән титуллар белән генә атала.