Хезмәт очрашуларының тәртибе
10 ноябрь атнасы
Җыр: 17 (187)
10 мин. Белдерүләр. Хезмәт күзәтчесеннән җыелыш «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны тарату буенча нинди уңышларга ирешкәнен сөйләргә сора. Күп вәгазьчеләр «Күзәтү манарасы» октябрь-декабрь санын берничә атна дәвамында инде тәкъдим иткәнгә күрә, алардан бу журналны ничек уңышлы итеп тәкъдим итүләрен сөйләргә сора.
15 мин. Ярату һәм юмартлык рухын үстер. «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 ноябрь саны, 6 биттәге материалга нигезләнеп, өлкән нотык белән чыгыш ясый.
20 мин. «Без кыйммәтле хәзинә белән бүлешәбез»a. Икенче абзацны карап чыкканда тыңлаучылардан аларны Йәһвәнең оешмасына җәлеп иткән яки алар суга чумдырылганнан соң күбрәк кадерли башлаган Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында комментарий бирергә сора.
Җыр: 18 (162)
17 ноябрь атнасы
Җыр: 9 (37)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Безнең патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
15 мин. Сораулар рамкасыb.
20 мин. «Син өйрәтүче була аласың!»c Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә курыккан, әмма бу хисләрне җиңгән вәгазьчедән яки пионердан интервью ал. Ул Йәһвәнең бу яктан ярдәм итәчәгенә ничек өметләнгән? Оешма ярдәмендә нинди яклардан аның тәҗрибәсе үскән? Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәреп, ул нинди фатихалар алган?
Җыр: 16 (143)
24 ноябрь атнасы
Җыр: 25 (204)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Декабрь аенда тәкъдим ителә торган әдәбият турында әйт һәм бер-ике демонстрация әзерлә.
20 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
15 мин. «Күзәтү манарасы» октябрь-декабрь санын тәкъдим итүгә әзерлән. Журналны кыскача карап чыгып, тыңлаучыларга мондый сораулар бир: сезнең тирәдә яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр аеруча кызык булыр? Журналны тәкъдим итәр өчен, алар Изге Язмалардагы нинди шигырьләр китерергә һәм нинди сораулар бирергә телиләр? «Безнең патшалык хезмәтебез»дә китерелгән кереш сүзләрне кулланып, журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт. Берәр өлкән сезнең территориядәге кешеләр өчен кызыклы мәкаләгә нигезләнгән кереш сүзләрне кулланып журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәтсен.
Җыр: 22 (130)
1 декабрь атнасы
Җыр: 29 (222)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: ноябрь ае өчен отчетларын бирсеннәр.
15 мин. Сезнең территориягездә булган очраклар. «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат белән никадәр территорияне үтеп булганы турында җыелышка әйт. Тыңлаучылардан трактатны таратканда яки аны кулланып Изге Язмалар өйрәнүләрен башлаганда булган очракларны сөйләргә сора. Шулай ук ноябрьдә «Хак тәгълиматлар» китабын тәкъдим иткәндә булган дәртләндерүче очракларны сөйлә. Бер-ике кызык очракны сәхнәләштереп була.
20 мин. «Яңаларны каршылыклар белән очрашканда нык торырга әзерлә»d. Икенче абзацны карап чыкканда, Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә кайгыртучан туганнар һәм дусларның сорауларына җавап бирер өчен «Изге Язма нигезендә сөйләшү» китабындагы «Йәһвә Шаһитләре» дигән бүлектә китерелгән мәгълүматны ничек кулланып булганын кыскача аңлат.
Җыр: 26 (212)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.