Яңаларны каршылыклар белән очрашканда нык торырга әзерлә
1 Кеше Изге Язмаларны өйрәнә башлагач һәм аның «хак дин буенча яшәргә» теләге тугач, ул Шайтан өчен төп мишень булып китә (2 Тим. 3:12). Аңа хезмәттәшләр, сыйныфташлар яки күршеләр каршы килергә мөмкин. Яхшылык теләгән туганнар каршы килсә, аеруча авыр булырга мөмкин (Мат. 10:21; Марк 3:21).
2 Каршылыклар алдан әйтелгән булган. Өйрәнүчеләр шуны белергә тиеш: Мәсихнең чын шәкертләрен эзәрлекләячәкләр (Яхъя 15:20). Кайчакта башкалар Йәһвә Шаһитләре турында дөресен белмәгәнгә каршы киләләр. Әмма шуны истә тотарга кирәк: Гайсәнең шәкерте булганга һәм Аллаһыга буйсынганга кимсетелү — шатланыр өчен сәбәп (Рәс. 5:27—29, 40, 41). Яңаларны Йәһвәнең яратуына һәм ярдәм итүенә ышандырыгыз (Мәд. 26:10; Марк 10:29, 30). Сафлыкларын саклап, алар хакимлек итү турындагы сорауда Йәһвәнең ягында торганнарын күрсәтәчәкләр (Гыйб. сүз. 27:11).
3 Төгәл белем мөһим. Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең исләренә төшереп тор: авырлыклар белән очрашканда да, төгәл белем алырга мөһим. Өйрәнүчеләрнең белгәннәре символик йөрәкләрендә тамыр җибәрмәсен өчен, Шайтан каршылыкларны куллана (Гыйб. сүз. 4:23; Лүк 8:13). Иманда нык булыр өчен, алар алда да Аллаһы Сүзеннән төгәл белемнәр алырга тиеш (Мәд. 1:2, 3; Көл. 2:6, 7).
4 Ныклык кирәк. Авыр шартларда нык булып калырга мөһим, һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин (Лүк 21:16—19). Яңалар каршылыклар белән очрашканда нык калып үзләренә һәм башкаларга файда китерәләр. Алар Йәһвәнең тугры калганнарны мул итеп фатихалаганын күрәләр (Ягък. 1:12).
5 Рәсүл Паул Тессалуникәдәге кардәшләрнең рухи яктан үскәннәренә шатланган, аларның күпләренә ул үзе хакыйкатькә килергә ярдәм иткән. Ул алар өчен Аллаһыга рәхмәтле булган (2 Тес. 1:3—5). Изге Язмалар өйрәнүчеләрне каршылыклар белән очрашканда нык торырга әзерләсәк, без дә шатлык һәм канәгатьлек кичерәчәкбез.