2009 елга Теократик хезмәт мәктәбенең программасы
Күрсәтмәләр
Аста 2009 елның Теократик хезмәт мәктәбенең тәртибе китерелә.
КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН БАСМАЛАР. Рус телендә: «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе» [bi12-U]. Татар телендә: Тәүрат, «Күзәтү манарасы» [w], «Гаилә бәхетенең сере» [fy], «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» [td].
Мәктәп ҮЗ ВАКЫТЫНДА башланырга тиеш: сәламләү сүзләре, аннан соң аста китерелгән пунктлар яңгырый. Һәрбер чыгыштан соң Мәктәп күзәтчесе чираттагы чыгышны игълан итә.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ИГЪТИБАРГА ЛАЕК ФИКЕРЛӘР. 10 минут. Сәләтле өлкән яки хезмәттәш ярдәмче 4 минут дәвамында һәр атна Изге Язмалардан укырга билгеләнгән бүлекләрдәге фикерләрне карап чыгарга тиеш. Ләкин Изге Язмаларны атна саен уку программасы буенча яңа китапны укый башлаганда, беренче дүрт минут эчендә 2004 ел 1 гыйнвар санының «Күзәтү манарасы»ннан башланган «Йәһвә Сүзе тере» дигән мәкаләләрдәге фикерләрне әйтергә кирәк. Мәсәлән, Яратылыш китабының беренче биш бүлеге 5 гыйнвар атнасында каралачак һәм докладчы «Күзәтү манарасы»ндагы Яратылыш китабына кереш абзацларда әйтелгән төп фикерләргә игътибар итәргә тиеш. Аның чыгышы җыелыш өчен файдалы булырга тиеш. Һәр атна Изге Язмалардан укырга билгеләнгән бүлекләрне яки «Күзәтү манарасы»ндагы фикерләрне карап чыкканда, төп максат — тыңлаучыларга ни өчен бу мәгълүмат файдалы һәм ничек аны кулланырга икәнен аңларга булышу. Нотыкчы чыгышның беренче өлеше 4 минуттан артык булмасын өчен игътибарлы булырга тиеш. Калган 6 минутта башкалар үз комментарийларын бирә. Алар кыска гына (иң күбе — 30 секундлык) комментарий бирә: Изге Язмаларның бүлекләрендә алар үзләре өчен нинди кызык фикерләр таптылар. Шуннан соң Мәктәп күзәтчесе өйрәнүчеләрне төрле классларга бүлә.
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 4 минут яки әзрәк. Бу уку йөкләмәсе абый-кардәшкә бирелә. Ул билгеләнгән материалны укып чыга, кереш һәм йомгаклау сүзләре әйтми. Мәктәп күзәтчесе чыгыш ясаучыларга укуга осталыкларын яхшыртырга — аңлау белән, сөйләшкән кебек укырга, тизлек, дөрес интонация һәм дөрес басым белән һәм паузалар белән укырга — булышырга тырыша.
ИКЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 5 минут. Бу йөкләмә апа-кардәшкә бирелә. Бу йөкләмә бирелгән апа-кардәшкә ситуация билгеләнгән була, я ул «Мәктәп» китабыннан, 82 нче биттән аны үзе сайлап ала. Апа-кардәшкә бирелгән теманы берәр вәгазьләү төрендә кулланырга кирәк, һәм бу чыгыш чынбарлыкта булган кебек һәм файдалы булырга тиеш. Әгәр әзерләнер өчен материал чыганагы күрсәтелмәгән булса, апа-кардәш безнең басмалардан үзе материал сайлап алырга тиеш. Мәктәп күзәтчесе шуңа махсус игътибар бирә: ничек апа-кардәш әңгәмәдәшенә теманы ачыклый, һәм ничек ул аңа Изге Язмаларның шигырьләре һәм теманың төп фикерләре турында уйланырга булыша. Мәктәп күзәтчесе аңа әңгәмәдәшне үзе билгели.
ӨЧЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 5 минут. Бу йөкләмә абый-кардәшкә яки апа-кардәшкә бирелә. Өйрәнүче үзенә бирелгән теманы ачыкларга тиеш. Әгәр бу темага материал чыганагы күрсәтелмәгән икән, ул безнең басмалардан үзе материал сайлап алырга тиеш. Бу йөкләмә абый-кардәшкә бирелсә, ул аны Патшалык Залында утыручыларга әйтелгән нотык итеп әзерләргә тиеш. Апа-кардәшкә бирелсә, ул аны һәрвакыт икенче йөкләмә кебек әзерли. Мәктәп күзәтчесе дүртенче йөкләмә белән абый-кардәш чыгыш ясаса, яхшырак булыр иде дип санаса, аны абый-кардәшкә бирә ала. Игътибар итегез: йолдыз белән билгеләнгән йөкләмәләр абый-кардәшләргә генә бирелә һәм нотык итеп әзерләнә. Мөмкин булса, бу пункты өлкәнгә яисә хезмәттәш ярдәмчегә бирергә кирәк.
КИҢӘШ. 1—2 минут. Мәктәп күзәтчесе тыңлаучыларга чыгыш ясаучыга бирелгән дәресне аның чыгышы алдыннан әйтми. 1, 2 һәм 3 нче йөкләмәләрдән соң мәктәп күзәтчесе чыгышның берәр ягын мактап әйтә. Ул чыгышның ни өчен уңышлы булганын әйтә һәм еш кына «Хезмәт мәктәбе» китабына игътибар итә. Чыгышны яхшырта алган кирәкле киңәшләрне чыгыш ясаучыга очрашудан соң яки башка вакытта икәүдән-икәү генә калып биреп була.
ВАКЫТ. Чыгышлар да, киңәшләр дә билгеләнгән вакыттан күбрәк булмаска тиеш. Әгәр 1, 2 һәм 3 нче йөкләмәләр белән чыгыш ясаучылар билгеләнгән вакыттан узып китсә, аларны ипләп кенә туктатырга кирәк. Әгәр Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр белән чыгыш ясаучы кардәш билгеләнгән вакыттан узып китсә, аңа киңәшне икәүдән-икәү генә калып бирергә кирәк. Барысы да вакытка игътибарлы булырга тиеш. Программа 30 минут бара.
УКУЧЫНЫҢ БЛАНКЫ. «Хезмәт мәктәбе» китабында.
КИҢӘШ БИРҮЧЕ. Өлкәннәр советы игътибарга лаек фикерләр белән чыгыш ясаучы кардәшкә киңәш бирер өчен, бер сәләтле өлкәнне билгели ала. Киңәш икәүдән-икәү генә калып бирелә. Өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә һәрвакыт киңәш бирү мәҗбүри түгел. Әгәр җыелышта берничә өлкән икән, киңәшләр бирү йөкләмәсе ел саен алар арасында алмашынса, яхшы булыр.
КАБАТЛАУ. 20 минут. Һәр 2 ай Мәктәп күзәтчесе кабатлау үткәрә. Моның алдыннан, өстә әйтелгәнчә, Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр яңгырый. Кабатлау ике айда, шул исәптән кабатлау үткәрелә торган атнада, үткән материал буенча үткәрелә. Әгәр кабатлау атнасында район конгрессы үткәрелсә яки җыелышка район күзәтчесе чыгышлар белән килсә, кабатлау бер атнага соңрак күчерелә, ә беренче, икенче һәм өченче йөкләмәләр чираттагы атна программасы буенча үткәрелә. Изге Язмаларны атна саен уку тәртибе һәм игътибарга лаеклы фикерләр үзгәрми.
Программа
5 гыйн. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 1—5
№ 1: Яратылыш 3:1—15
№ 2: Балагызны явызлыктан яклагыз (fy 61—63 бит, 24—28 абз.)
№ 3: Нәрсә бушка түгел? (1 Көр. 15:58)
12 гыйн. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 6—10
№ 1: Яратылыш 9:1—17
№ 2: Фән Изге Язмалардагы барлыкка китерү хәбәрен раслый (td 2А)
№ 3: Ата-аналар, ачык итеп аралашыгыз (fy 64—66 бит, 1—7 абз.)
19 гыйн. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 11—16
№ 1: Яратылыш 14:1—16
№ 2: Балагызны рухи һәм әхлакый яктан өйрәтегез (fy 66—71 бит, 8—14 абз.)
№ 3: Йәһвә безне ничек үзгәртә? (Ишаг. 64:8)
26 гыйн. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 17—20
№ 1: Яратылыш 17:1—17
№ 2: Барлыкка китерү көне 24 сәгать булганмы? (td 2Б)
№ 3: Тәрбия һәм хөрмәт ни өчен мөһим? (fy 71, 72 бит, 15—18 абз.)
2 фев. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 21—24
№ 1: Яратылыш 22:1—18
№ 2: Балада эш һәм күңел ачуга карата Аллаһыга яраклы караш үстерегез (fy 72—75 бит, 19—25 абз.)
№ 3: a Без башкаларга карата күңелләребезне ничек киңәйтә алабыз? (2 Көр. 6:11—13)
9 фев. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 25—28
№ 1: Яратылыш 25:1—18
№ 2: Үсмер чактагы фетнәчелек һәм моның сәбәпләре (fy 76—80 бит, 1—8 абз.)
№ 3: Мәсихчеләр үткәрмәгән бәйрәмнәр (td 3А)
16 фев. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 29—31
№ 1: Яратылыш 29:1—20
№ 2: Ни өчен безгә «борчылмаска» кирәк? (Мат. 6:25)
№ 3: Йомшаклык күрсәтмәгез һәм кырыс булмагыз (fy 80—82 бит, 10—13 абз.)
23 фев. Изге Язмаларны уку: Яратылыш 32—35
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
2 март Изге Язмаларны уку: Яратылыш 36—39
№ 1: Яратылыш 39:1—16
№ 2: Бала турында кайгыртып, фетнәне кисәтеп була (fy 82—85 бит, 14—18 абз.)
№ 3: Гайсә — Аллаһы Улы һәм билгеләнгән Патша (td 4А)
9 март Изге Язмаларны уку: Яратылыш 40—42
№ 1: Яратылыш 40:1—15
№ 2: Хата эшләгән балага ничек ярдәм итеп була? (fy 85—87 бит, 19—23 абз.)
№ 3: b Бәйсезлек рухыннан сакланыгыз!
16 март Изге Язмаларны уку: Яратылыш 43—46
№ 1: Яратылыш 44: 1—17
№ 2: Буйсынмас фетнәчене ничек җиңәргә? (fy 87—89 бит, 24—27 абз.)
№ 3: Ни өчен котылыр өчен Гайсә Мәсихкә иман итү кирәк? (td 4Б)
23 март Изге Язмаларны уку: Яратылыш 47—50
№ 1: Яратылыш 48: 1—16
№ 2: Без Иблистән куркырга тиешме?
№ 3: Гаиләгезне зыянлы тәэсирдән саклагыз (fy 90—92 бит, 1—7 абз.)
30 март Изге Язмаларны уку: Чыгыш 1—6
№ 1: Чыгыш 1:1—19
№ 2: Җенси якынлыкка Алланың карашы (fy 92—95 бит, 8—13 абз.)
№ 3: Котылыр өчен Гайсәгә иман итү генә җитәрлекме? (td 4В)
6 апр. Изге Язмаларны уку: Чыгыш 7—10
№ 1: Чыгыш 9:1—19
№ 2: Балаларыгызга яхшы дуслар сайларга ярдәм итегез (fy 95—97 бит, 14—18 абз.)
№ 3: c Гәләтиялеләргә 6:2 һәм Гәләтиялеләргә 6:5 бер-берсенә каршы киләме?
13 апр. Изге Язмаларны уку: Чыгыш 11—14
№ 1: Чыгыш 12:21—36
№ 2: Гаилә белән файдалы күңел ачулар сайлау (fy 98—102 бит, 19—27 абз.)
№ 3: Изге Язмаларда Раббы үлемен искә алу Кичәсе турында нәрсә әйтелә? (td 5А)
20 апр. Изге Язмаларны уку: Чыгыш 15—18
№ 1: Чыгыш 15:1—19
№ 2: Ялган диннән читтә тору нәрсә аңлата?
№ 3: Ялгыз ата яки ялгыз аналы гаиләләр өчен Изге Язмалардагы киңәшләр (fy 103—106 бит, 1—8 абз.)
27 апр. Изге Язмаларны уку: Чыгыш 19—22
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
4 май Изге Язмаларны уку: Чыгыш 23—26
№ 1: Чыгыш 24:1—18
№ 2: Акча эшләп алу — ялгыз әти яки әниләр өчен авыр мәсьәлә (fy 106—108 бит, 9—12 абз.)
№ 3: Обедня Изге Язмаларга нигезләнмәгән (td 5А)
11 май Изге Язмаларны уку: Чыгыш 27—29
№ 1: Чыгыш 29:1—18
№ 2: Ялгыз ата яки аналы гаиләләрдә тәрбияләү әле дә мөһим (fy 108—110 бит, 13—17 абз.)
№ 3: d Ялган тугрылык һәм аның куркынычы
18 май Изге Язмаларны уку: Чыгыш 30—33
№ 1: Чыгыш 31:1—18
№ 2: Нәрсә ул гөнаһ? (td 6А)
№ 3: Ялгызлыкны ничек җиңәргә? (fy 111—113 бит, 18—22 абз.)
25 май Изге Язмаларны уку: Чыгыш 34—37
№ 1: Чыгыш 37:1—24
№ 2: Ялгыз ата яки аналы гаиләләргә ничек ярдәм итеп була? (fy 113—115 бит, 23—27 абз.)
№ 3: e Бар нәрсәгә артык ирек бирү нәрсә ул, һәм ни өчен без моннан качарга тиеш?
1 июнь Изге Язмаларны уку: Чыгыш 38—40
№ 1: Чыгыш 40:1—19
№ 2: Чирләрне Аллаһыга яраклы караш белән каршы алуның файдасы (fy 116—120 бит, 1—9 абз.)
№ 3: Ни өчен Адәм гөнаһы аркасында бар кеше дә зыян күргән? (td 6Б)
8 июнь Изге Язмаларны уку: Левиләр 1—5
№ 1: Левиләр 4:1—15
№ 2: Көч бирүче рухның кыйммәтлеге (fy 120—122 бит, 10—13 абз.)
№ 3: f Мәсихчеләр хакимлекне ничек кулланырга тиеш?
15 июнь Изге Язмаларны уку: Левиләр 6—9
№ 1: Левиләр 8:1—17
№ 2: Тыелган җимеш — нәрсә булган? (td 6В)
№ 3: Эшләрне дөрес оештырыгыз һәм гаиләдә берәрсе авырса, балаларга моны аңларга ярдәм итегез (fy 122—124 бит, 14—18 абз.)
22 июнь Изге Язмаларны уку: Левиләр 10—13
№ 1: Левиләр 11:29—45
№ 2: Дәвалауга нинди караш булырга тиеш? (fy 124—127 бит, 19—23 абз.)
№ 3: Суга чумдырылу үткән шәкертләрнең фатихалары
29 июнь Изге Язмаларны уку: Левиләр 14—16
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
6 июль Изге Язмаларны уку: Левиләр 17—20
№ 1: Левиләр 19:1—18
№ 2: Изге рухка каршы гөнаһ нәрсә ул? (td 6Г)
№ 3: Мәсихче хатын дини яктан бүленгән гаиләдә тынычлыкны ничек саклый ала? (fy 128—132 бит, 1—9 абз.)
13 июль Изге Язмаларны уку: Левиләр 21—24
№ 1: Левиләр 22:17—33
№ 2: Мәсихче ир дини яктан бүленгән гаиләдә тынычлыкны ничек саклый ала? (fy 132, 133 бит, 10, 11 абз.)
№ 3: Чын мәсихчеләр фәкыйрьләр турында ничек кайгырта?
20 июль Изге Язмаларны уку: Левиләр 25—27
№ 1: Левиләр 25:39—54
№ 2: Дини яктан бүленгән гаиләдә балаларны Изге Язмаларның принципларына өйрәтү (fy 133, 134 бит, 12—15 абз.)
№ 3: Бердәнбер хак динне ничек танырга? (td 7А)
27 июль Изге Язмаларны уку: Саннар 1—3
№ 1: Саннар 3:1—20
№ 2: Ни өчен юашлык үз-үзеңне тота белүне таләп итә?
№ 3: Башка дин тоткан әти-әни белән тынычлык саклау (fy 134—136 бит, 16—19 абз.)
3 авг. Изге Язмаларны уку: Саннар 4—6
№ 1: Саннар 4:1—16
№ 2: Үги балалар тәрбияләү — авыр мәсьәлә (fy 136—139 бит, 20—25 абз.)
№ 3: Ялган тәгълиматларны фаш итү дөрес (td 7Б)
10 авг. Изге Язмаларны уку: Саннар 7—9
№ 1: Саннар 9:1—14
№ 2: Материаль байлык артыннан куу гаиләгезне таркатмасын (fy 140, 141 бит, 26—28 абз.)
№ 3: Без Йәһвәгә тугрылыкны ничек күрсәтәбез?
17 авг. Изге Язмаларны уку: Саннар 10—13
№ 1: Саннар 13:17—33
№ 2: Алкоголизм китергән кайгы (fy 142, 143 бит, 1—4 абз.)
№ 3: Дини карашларны үзгәртүне Аллаһы нинди очракта хуплый? (td 7В)
24 авг. Изге Язмаларны уку: Саннар 14—16
№ 1: Саннар 14:26—43
№ 2: Аллаһы канунын ярату нәрсә аңлата? (Мәд. 118:97)
No. 3: Гаиләдәге алкоголикка ярдәм (fy 143—147 бит, 5—13 абз.)
31 авг. Изге Язмаларны уку: Саннар 17—21
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
7 сент. Изге Язмаларны уку: Саннар 22—25
№ 1: Саннар 22:20—35
№ 2: Гаиләдә көч куллану булмасын өчен нәрсә эшләргә? (fy 147—150 бит, 14—22 абз.)
№ 3: Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы? (td 7Г)
14 сент. Изге Язмаларны уку: Саннар 26—29
№ 1: Саннар 27:1—14
№ 2: Үгет-нәсыйхәт нәрсә ул һәм ни өчен ул мөһим? (Эфес. 6:4)
№ 3: Аерым яшәү ярдәм итә аламы? (fy 150—152 бит, 23—26 абз.)
21 сент. Изге Язмаларны уку: Саннар 30—32
№ 1: Саннар 32:1—15
№ 2: Гаиләдәге авырлыкларны Изге Язмалар ярдәмендә чишү (fy 153—156 бит, 1—9 абз.)
№ 3: Аллаһы башка диннәр белән берләшүне хупламый (td 8А)
28 сент. Изге Язмаларны уку: Саннар 33—36
№ 1: Саннар 33:1—23
№ 2: Ир белән хатын бурычын үтәү (fy 156—158 бит, 10—13 абз.)
№ 3: Нинди яклардан Аллаһы Патшалыгы кешелек хөкүмәтләреннән өстенрәк?
5 окт. Изге Язмаларны уку: Канун 1—3
№ 1: Канун 2:1—15
№ 2: «Бар диннәр дә яхшы» дигән караш дөресме? (td 8Б)
№ 3: Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәпләр (fy 158, 159 бит, 14—16 абз.)
12 окт. Изге Язмаларны уку: Канун 4—6
№ 1: Канун 4:15—28
№ 2: Изге Язмаларда аерым яшәү турында нәрсә әйтелә? (fy 160—162 бит, 17—22 абз.)
№ 3: Нинди очракларда азга шөкер кылып яшәү яхшырак дип әйтеп була? (Гыйб. сүз. 15:16)
19 окт. Изге Язмаларны уку: Канун 7—10
№ 1: Канун 9:1—14
№ 2: Картлыкны бергә каршылау (fy 163—166 бит, 1—9 абз.)
№ 3: Аллаһы тыңлаган догалар (td 9А)
26 окт. Изге Язмаларны уку: Канун 11—13
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
2 нояб. Изге Язмаларны уку: Канун 14—18
№ 1: Канун 15:1—15
№ 2: Аллаһыдан курку нәрсә ул?
№ 3: Гаиләдәге мөнәсәбәтләрегезне яңартыгыз (fy 166—168 бит, 10—13 абз.)
9 нояб. Изге Язмаларны уку: Канун 19—22
№ 1: Канун 22:1—19
№ 2: Оныкларыгызга шатланыгыз һәм яшегезгә ияләшегез (fy 168—170 бит, 14—19 абз.)
№ 3: Аллаһы бар догаларны да ишетәме? (td 9Б)
16 нояб. Изге Язмаларны уку: Канун 23—27
№ 1: Канун 25:1—16
№ 2: Тормыш иптәшен югалтуны ничек кичерергә? (fy 170—172 бит, 20—25 абз.)
№ 3: g Нәрсәне без изге дип санарга тиеш?
23 нояб. Изге Язмаларны уку: Канун 28—31
№ 1: Канун 30:1—14
№ 2: Мәсихчеләр олы яшьтәге әти-әниләрен ничек хөрмәт итәләр? (fy 173—175 бит, 1—5 абз.)
№ 3: Рухи дәвалау никадәр мөһим? (td 10А)
30 нояб. Изге Язмаларны уку: Канун 32—34
№ 1: Канун 32:1—21
№ 2: «Йәһвәнең бөек көне» нәрсә ул? (Соф. 1:14)
№ 3: Ярату күрсәтегез һәм әти-әниегезнең хәленә керегез (fy 175—179 бит, 6—14 абз.)
7 дек. Изге Язмаларны уку: Ешуа 1—5
№ 1: Мәдхия 4:1—5:13
№ 2: Йәһвәнең көч бирәчәгенә һәрвакыт ышан (fy 179—182 бит, 15—21 абз.)
№ 3: Аллага тугры бул һәм үз-үзеңне тота белергә өйрән (fy 183—185 бит, 1—5 абз.)
14 дек. Изге Язмаларны уку: Ешуа 6—8
№ 1: Мәдхия 13:1—15:6
№ 2: Башчылыкка дөрес караш (fy 185—187 бит, 6—9 абз.)
№ 3: Ни өчен Вәгазьче 7:21, 22 дәге киңәш файдалы?
21 дек. Изге Язмаларны уку: Ешуа 9—11
№ 1: Мәдхия 21:1—23
№ 2: Гаиләдәге мәхәббәтнең мөһим роле (fy 187, 188 бит, 10—12 абз.)
№ 3: Аллаһы ихтыярын бөтен гаилә белән үтәү (fy 188—190 бит, 13—15 абз.)
28 дек. Изге Язмаларны уку: Ешуа 12—15
Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
[Искәрмәләр]
a Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
b Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
c Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
d Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
e Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
f Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.
g Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса, яхшырак булыр иде.