Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 10/08 7 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 10/08 7 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. 1 нче октябрьдән 19 нчы октябрьгә кадәр: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?» дигән трактат тәкъдим итегез һәм Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. 20 нче октябрьдән 16 нчы ноябрьгә кадәр: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны тарату буенча махсус кампания. 17 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. 2009 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим итегез. Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.

◼ Ноябрь аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.

◼ Рәислек итүче күзәтче һәм Теократик хезмәт мәктәбе күзәтчесе шуны истә тотарга тиеш: җыелыш очрашуының яңа тәртибе 2008 елның 29 нчы декабреннән башлана һәм бу үзгәртелгән тәртип «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең 2008 ел, декабрь ае санында бастырылачак. Бу атнада Теократик хезмәт мәктәбендә кабатлау үткәргәндә, 2009 нчы елга Теократик хезмәт мәктәбенең программасында бирелгән күрсәтмәләр буенча төгәл эш итәргә кирәк. Бу кич дәрес белән чыгыш булмаячак.

◼ Гыйнвар аендагы Хезмәт очрашуында «Кансыз дәвалау.Табибларның уңышлары» дигән фильм буенча фикер алышу булачак. Бу фильм булмаса, җыелыш аша тизрәк заказ бирергә кирәк.

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 24 майда Ишимда (Төмән өлкәсе); 15 июньдә Орелда һәм Ермаковское авылында (Красноярск крае); 5 июльдә Лесосибирскида (Красноярск крае) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу