Хезмәт очрашуларының тәртибе
9 июнь атнасы
Җыр: 5 (46)
10 мин. Белдерүләр. Дүртенче биттә күрсәтелгән яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» июль-сентябрь санының тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен ничек әзерләнергә? «Безнең Патшалык хезмәтебез» (рус), 2004 ел, август санының 1 биттәге мәкаләсенә нигезләнгән нотык. Фикер алышу ахырында Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә тиз-тиз әзерләнгән вәгазьче турында демонстрация күрсәт. Аннары «Безнең Патшалык хезмәтебез»дә китерелгән киңәшләрне исәпкә алып әзерләнгән вәгазьче турында демонстрация күрсәт.
15 мин. «Йәһвәнең эшләре турында сөйләү бик файдалы!» (2 өлеш)a. «Безнең патшалык хезмәтебез» 2008 ел, май ае санының 3, 4 нче битләрендә китерелгән өстәмә мәкаләдән 12—20 нче абзацларга нигезләнгән сораулар ярдәмендә фикер алышу. Ике вәгазьчедән бу китапны уку аларга нинди файда китергәне турында сөйләргә сора.
Җыр: 3 (32)
16 июнь атнасы
Җыр: 20 (93)
10 мин. Белдерүләр. «Безнең Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Тыңлаучыларның исләренә төшер: киләсе Хезмәт очрашуына «Күзәтү манарасы»ның июль-сентябрь санын алып килсеннәр, һәм сез яшәгән территориядә файдалы булган кереш сүзләр турында фикер алышуга әзерләнсеннәр.
15 мин. Яхшы хәбәрнең гамәли яктан файдалы булуын күрсәт. «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) китабының 159 нчы битенә нигезләнгән нотык һәм фикер алышу. Тыңлаучылар сезнең территориядәге кешеләрне кызыксындырган сорауларны әйтсеннәр. Бу сорауларны кереш сүзләребездә ничек кулланып булганы турында сора.
20 мин. «Гаиләгез исән калсын өчен нәрсә эшләргә?»b Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 13 (124)
23 июнь атнасы
Җыр: 25 (204)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Июльдә таратылачак әдәбият турында әйт һәм бер тәкъдим итү күрсәт.
20 мин. Гомуми пионер хезмәте тормышны баета! «Күзәтү манарасы», 2008 ел, 15 гыйнвар, 17—19 нчы битләрдәге мәкаләгә нигезләнгән нотык. Мөмкинлек булса, күптән түгел гомуми пионер хезмәтен башлаган һәм күп еллар гомуми пионер булып хезмәт иткән ике кардәштән интервью ал. Хезмәтнең бу кыйммәтле төрендә катнашып, алар тормышларын ничек баетканнар икәнен сора.
15 мин. Журналны тәкъдим итүгә әзерлән. Тыңлаучылар белән сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Күзәтү манарасы»ның июль-сентябрь журналын кыскача карап чыгып, мондый сораулар бир: безнең участокларда яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр кызык булыр һәм ни өчен? Сез бу журналны тәкъдим иткәндә мәкаләләрдәге нинди фикерләргә игътибар итәчәксез? Тыңлаучыларны үз фикерләрен әйтергә чакыр. Сөйләшүне башлар өчен, нинди сорау биреп була? Мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? «Безнең Патшалык хезмәтебез»дәге яки тыңлаучылар китергән кереш сүзләрне кулланып, журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
Җыр: 10 (82)
30 июнь атнасы
Җыр: 4 (43)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: июнь ае өчен отчетларын бирсеннәр.
20 мин. Әңгәмә корырга ничек өйрәнеп була? «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) китабына (62 бит, 4 абз. — 64 бит, 5 абз.) нигезләнгән нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Мәгълүматны сезнең территориягә куллан. Өйдән-өйгә яки очраклы вәгазьләгәндә кешеләр белән сөйләшүне оста башлый алган вәгазьчедән интервью ал.
15 мин. Хәтерлисеңме? «Күзәтү манарасы», 2008 ел, 15 апрель, 29 нчы биттәге мәкаләгә нигезләнгән фикер алышу.
Җыр: 2 (15)
7 июль атнасы
Җыр: 26 (212)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. «Вәгазьләүне дәвам ит»c. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
20 мин. «Кеше башка телдә сөйләшкәндә»d. Бу пункт белән хезмәт күзәтчесе чыгыш ясый. Икенче абзацны карап чыкканда, сезнең җыелыш территориясендә вәгазьләгән башка телләрдәге нинди төркемнәр яки җыелышлар булганын әйт. Башка телләрдәге төркемнәр яки җыелышларда тәртип буенча вәгазьләр өчен нәрсә эшләнелә икәнен әйт.
Җыр: 15 (127)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.