Гаиләгез исән калсын өчен нәрсә эшләргә?
1 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлүе шуны раслый: бу явыз дөнья тиздән юк ителәчәк. Без бүген авыр вакытларда яшибез. Бу көннәр Туфанга кадәр булган көннәргә бик охшаш (Мат. 24:37—39). Нух борынгы дөнья юк ителгәндә исән калган, чөнки ул «Аллаһы юлында йөрүче кеше» булган (Ярат. 6:9). Нух үз гаиләсен Йәһвәнең юлларына өйрәткәндер, шуңа күрә алар да Туфан вакытында исән калган. Без Нухтан ничек үрнәк ала алабыз һәм үз гаиләбезгә бүгенге явыз дөнья юк ителгәндә исән калырга ничек ярдәм итә алабыз?
2 Тәкъва тормышны вәгазьләүче. Якынча 40—50 ел дәвамында Нух «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Пет. 2:5). Бәлки, кеше тәнен алган фетнәче фәрештәләр тәэсиренә бирелеп, Нухның күршеләре аның вәгазеннән көлгәндер. Үз хезмәтебездә без дә еш кына ваемсызлык һәм мыскыллау белән очрашабыз, бу хәзерге дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен раслый (2 Пет. 3:3, 4). Әмма Нух көннәрендә яшәгән кешеләрдән аермалы буларак, безне күп кешеләр тыңлыйлар һәм Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлыйлар (Ишаг. 2:2). Вәгазьне дәвам итеп кенә без үзебезне дә, тыңлаучыларыбызны да коткарачакбыз (1 Тим. 4:16). Ата-аналарга үз балаларын вәгазь эше — ашыгыч эш икәненә сүзләре һәм эшләре белән өйрәтергә кирәк (2 Тим. 4:2).
3 Ул «җиренә җиткереп» үтәгән. Нухның һәм аның гаиләсенең исән калулары аларның Йәһвә боерыкларын төгәл үтәүләренә бәйле булган (Ярат. 6:22). Бүген Аллаһы безгә Изге Язмалар һәм ышанычлы хезмәтче аша үз җитәкчелеген бирә һәм безгә дә бу җитәкчелекне тыңларга әзер булу мөһим (Ягък. 3:17). Бер гаиләдәге инде үскән балалар әтиләре Йәһвәнең оешмасыннан алган киңәшләрне ничек кулланганын искә төшерәләр. Мәсәлән, киңәш ителгәнчә, аларның әтиләре һәр атна гаилә өйрәнүен үткәргән һәм ял көннәрендә гаилә белән хезмәт иткән. Ул атна саен берәр баласы белән вәгазьләргә тырышкан. Аның «җиренә җиткереп» үтәүдә ныклыгы балаларына зур йогынты ясаган һәм алтысы да Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булып үскән.
4 Бу дөнья төзелешенең ахыры кинәт киләчәк (Лүк 12:40). Нухтан үрнәк алып һәм котылуга иман итеп, без һәм безнең гаиләбез һичшиксез әзер булачакбыз! (Евр. 11:7).