Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 29
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Филистилеләр Давытка ышанмый (1—11)

1 Ишмуил 29:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:1
  • +Йш 19:17, 18; 1Иш 29:11

1 Ишмуил 29:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:2

1 Ишмуил 29:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 27:7, 12

1 Ишмуил 29:4

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 12:19
  • +1Иш 14:21

1 Ишмуил 29:5

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:7; 21:11

1 Ишмуил 29:6

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 21:10; 27:2
  • +1Иш 28:2
  • +1Иш 27:11, 12
  • +1Иш 29:3, 9

1 Ишмуил 29:9

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 27:12

1 Ишмуил 29:11

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:17, 18; 1Иш 29:1

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 29:11Иш 28:1
1 Иш. 29:1Йш 19:17, 18; 1Иш 29:11
1 Иш. 29:21Иш 28:2
1 Иш. 29:31Иш 27:7, 12
1 Иш. 29:41Ел 12:19
1 Иш. 29:41Иш 14:21
1 Иш. 29:51Иш 18:7; 21:11
1 Иш. 29:61Иш 21:10; 27:2
1 Иш. 29:61Иш 28:2
1 Иш. 29:61Иш 27:11, 12
1 Иш. 29:61Иш 29:3, 9
1 Иш. 29:91Иш 27:12
1 Иш. 29:11Йш 19:17, 18; 1Иш 29:1
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 29:1–11

1 Ишмуил

29 Филистилеләр+ исә бөтен гаскәрләре белән Әпиктә җыелды. Ул вакытта исраиллеләр Йәзриилдәге+ су чыганагы янында лагерь корып урнашкан иде. 2 Филистиле идарәчеләр үзләренең 100 һәм 1 000 гаскәридән торган отрядлары белән алдан бара иде, ә Давыт һәм аның кешеләре Ахи́ш белән алар артыннан атлый иде.+ 3 Ләкин филистиле түрәләр: «Бу еврейләр нәрсә эшләп йөри монда?» — диделәр. Ахиш аларга: «Бу Исраи́л патшасы Шаулның хезмәтчесе Давыт. Ул минем белән инде бер ел, хәтта күбрәктер дә.+ Минем ягыма күчкән көненнән бүгенгә кадәр мин аңарда бернинди начарлык тапмадым»,— дип әйтте. 4 Ләкин филистиле түрәләр, аңа ачулары чыгып, болай диделәр: «Бу кешене кайтарып җибәр,+ син билгеләгән урынга кайтсын. Ул безнең белән сугышка бармасын, югыйсә сугыш вакытында безгә каршы сугыша башлар.+ Ул үз хуҗасының хуплавын табарга теләсә, әллә кешеләребезне үтерү моның өчен иң яхшы мөмкинлек булмасмы? 5 Кем турында халык бии-бии:

„Шау́л меңләгән дошманын җиңсә,

Давыт дистәләгән меңне җиңгән“,—

дип җырлаган? Давыт турында түгелме?»+

6 Шунда Ахиш+ Давытны чакырып, аңа болай диде: «Йәһвә белән ант итәм: син намуслы кеше, һәм мин сине гаскәрем белән сугышка алырга каршы түгел.+ Миңа килгән көнеңнән бүгенгә кадәр мин синдә бернинди начарлык тапмадым.+ Ләкин түрәләр сиңа ышанмый.+ 7 Шуңа күрә бар, кайт, исән-имин йөр һәм филистиле идарәчеләрнең ачуын чыгарырлык берни дә эшләмә». 8 Әмма Давыт Ахишка: «Нишләп? Мин ни кылдым соң? Сиңа килгән көннән бүгенгә кадәр миндә нинди начарлык таптың? Ник миңа, синең белән барып, хуҗам патшаның дошманнарына каршы сугышмаска?» — диде. 9 Ахиш Давытка болай дип җавап бирде: «Минем карашымча, син Аллаһы фәрештәсе кебек.+ Ләкин филистиле түрәләр: „Ул безнең белән сугышка бармасын“,— диделәр. 10 Шуңа күрә хуҗаңның үзең белән килгән хезмәтчеләре белән иртән иртүк торыгыз. Торыгыз да яктыра башлау белән китегез».

11 Давыт үзенең кешеләре белән иртән иртүк торды да, филистилеләр җиренә кайтып китте, ә филистилеләр Йәзриилгә+ киттеләр.

Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу