Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 28
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Шаул Эндордагы рухлар чакыручы хатын янына бара (1—25)

1 Ишмуил 28:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:52
  • +1Иш 27:12; 29:3

1 Ишмуил 28:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 29:2

1 Ишмуил 28:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 25:1
  • +Чг 22:18; Лв 19:31; 20:6, 27; Кн 18:10, 11; Ач 21:8

1 Ишмуил 28:4

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:17, 18; 2Пат 4:8
  • +1Иш 31:1; 2Иш 1:21; 21:12

1 Ишмуил 28:5

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:20

1 Ишмуил 28:6

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:37
  • +Чг 28:30; Сн 27:21

1 Ишмуил 28:7

Кисешкән урыннар

  • +Чг 22:18; Лв 19:31; 20:6; 1Иш 15:23; 28:3
  • +Йш 17:11

1 Ишмуил 28:8

Кисешкән урыннар

  • +Кн 18:10, 11; 1Ел 10:13

1 Ишмуил 28:9

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:3
  • +Чг 22:18; Лв 20:27

1 Ишмуил 28:12

Искәрмәләр

  • *

    Яки «Ишмуилның кыяфәтен».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:3

1 Ишмуил 28:14

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2010, 24 б.

1 Ишмуил 28:15

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:6
  • +Лв 19:31

1 Ишмуил 28:16

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:23; 16:14

1 Ишмуил 28:17

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 13:14; 15:28; 16:13; 24:20

1 Ишмуил 28:18

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:9; 1Ел 10:13

1 Ишмуил 28:19

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:1; 31:1
  • +1Иш 31:5
  • +1Иш 31:2; 2Иш 2:8
  • +1Иш 31:7

1 Ишмуил 28:21

Искәрмәләр

  • *

    Яки «җанымны учыма салып».

Кисешкән урыннар

  • +Лв 20:27

1 Ишмуил 28:24

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «корбан итте».

1 Ишмуил 28:25

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 28:8

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 28:11Иш 14:52
1 Иш. 28:11Иш 27:12; 29:3
1 Иш. 28:21Иш 29:2
1 Иш. 28:31Иш 25:1
1 Иш. 28:3Чг 22:18; Лв 19:31; 20:6, 27; Кн 18:10, 11; Ач 21:8
1 Иш. 28:4Йш 19:17, 18; 2Пат 4:8
1 Иш. 28:41Иш 31:1; 2Иш 1:21; 21:12
1 Иш. 28:51Иш 28:20
1 Иш. 28:61Иш 14:37
1 Иш. 28:6Чг 28:30; Сн 27:21
1 Иш. 28:7Чг 22:18; Лв 19:31; 20:6; 1Иш 15:23; 28:3
1 Иш. 28:7Йш 17:11
1 Иш. 28:8Кн 18:10, 11; 1Ел 10:13
1 Иш. 28:91Иш 28:3
1 Иш. 28:9Чг 22:18; Лв 20:27
1 Иш. 28:121Иш 28:3
1 Иш. 28:141Иш 15:27
1 Иш. 28:151Иш 28:6
1 Иш. 28:15Лв 19:31
1 Иш. 28:161Иш 15:23; 16:14
1 Иш. 28:171Иш 13:14; 15:28; 16:13; 24:20
1 Иш. 28:181Иш 15:9; 1Ел 10:13
1 Иш. 28:191Иш 28:1; 31:1
1 Иш. 28:191Иш 31:5
1 Иш. 28:191Иш 31:2; 2Иш 2:8
1 Иш. 28:191Иш 31:7
1 Иш. 28:21Лв 20:27
1 Иш. 28:251Иш 28:8
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 28:1–25

1 Ишмуил

28 Ул көннәрдә филистилеләр, Исраилгә каршы сугышыр өчен, үз гаскәрләрен җыйды.+ Шунда Ахи́ш Давытка: «Сиңа, әлбәттә, билгеледер, син үзең дә, кешеләрең дә минем белән бергә сугышка барырга тиеш»+,— диде. 2 Давыт Ахишка болай дип әйтте: «Хезмәтчеңә нәрсә эшләргә икәнен син яхшырак беләсең». Ахиш Давытка: «Алайса, мин сине үземнең даими тән сакчысы итеп куям»+,— диде.

3 Ул чакта Ишмуи́л инде үлгән иде, һәм бөтен Исраи́л, аның өчен матәм тотып, аны үз шәһәре Рамада җирләгән иде.+ Шау́л исә Исраилне рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләрдән чистарткан иде.+

4 Филистилеләр, бергә җыелып, юлга чыктылар һәм Шунамда+ лагерь корып урнаштылар. Шунда Шаул, бөтен Исраилне җыеп, Гилбуада+ лагерь корып урнашты. 5 Филистилеләрнең лагерен күрү белән Шаул бик нык куркуга төште, һәм аның йөрәге калтыранып китте.+ 6 Шаул Йәһвәгә мөрәҗәгать итсә+ дә, Йәһвә аңа бер тапкыр да: төшендә дә, ури́м+ аша да, пәйгамбәрләр аша да җавап бирмәде. 7 Ахыр чиктә, Шаул үз хезмәтчеләренә: «Рухлар чакыручы+ берәр хатынны табыгыз миңа, һәм мин барып, аңардан сораштырырмын»,— диде. Хезмәтчеләре аңа: «Эндорда+ рухлар чакыручы бер хатын бар»,— дип җавап бирделәр.

8 Шаул бүтән киемнәр киеп, кыяфәтен үзгәртте һәм ике кешесен алып, төнлә шул хатын янына китте. Шаул аңа: «Багып бирче миңа, син бит рухлар чакыручы.+ Мин сиңа әйтәчәк кешене чакыр»,— диде. 9 Ләкин хатын аңа: «Син Шаулның илне рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләрдән чистартканы турында белмисеңме әллә?+ Ник мине үлем тозагына төшерәсең?»+ — диде. 10 Шунда Шаул: «Йәһвә шаһит: моның өчен синдә бер гаеп тә булмас!» — диеп, Йәһвә белән ант итте. 11 «Сиңа кемне чакырыйм?» — дип сорады хатын. Тегесе: «Ишмуилны чакыр»,— дип җавап бирде. 12 «Ишмуилны»*+ күргәч, теге хатын каты тавыш белән: «Ник син мине алдадың? Син бит Шаул!» — дип кычкырып җибәрде. 13 Патша аңа: «Курыкма! Нәрсә күрәсең?» — диде. Хатын Шаулга: «Мин җирдән чыгып килүче илаһ кебек берәүне күрәм»,— диде. 14 Шаул шунда ук аңардан: «Аның кыяфәте нинди?» — дип сорады. «Җиңсез күлмәк кигән бер карт кеше күтәрелә»+,— диде тегесе. Шунда Шаул аның «Ишмуил» булуын аңлады һәм тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды.

15 Шунда «Ишмуил» Шаулдан: «Ник чакырдың мине? Нигә борчыйсың?» — дип сорады. Шаул: «Мин зур бәладә,— диде.— Филистилеләр миңа каршы сугыша, ә Аллаһы мине калдырды һәм бүтән миңа пәйгамбәрләр аша да, төшләр аша да җавап бирми.+ Шуңа күрә, нәрсә эшләргә икәнен белер өчен, сине чакырдым».+

16 «Ишмуил» болай дип әйтте: «Йәһвә сине калдырып,+ дошманың булып киткән икән, нишләп миннән сорыйсың? 17 Йәһвә минем аша әйткәнен эшләячәк: Йәһвә патшалыкны синең кулыңнан тартып алып, аны якыныңа — Давытка бирер.+ 18 Син Йәһвәнең сүзен тыңламаганга һәм аның ялкынлы ачуын чыгарган амаликлыларны юк итмәгәнгә,+ Йәһвә бүген синең белән шулай эш итә дә. 19 Йәһвә Исраилне дә, сине дә филистилеләр кулына бирәчәк+ һәм иртәгә син үзең+ дә, улларың+ да минем белән булачаксыз. Йәһвә Исраил гаскәрен дә филистилеләр кулына бирәчәк».+

20 Шулчак Шаул «Ишмуилның» әйткән сүзләреннән тетрәнеп китте һәм җиргә йөзтүбән егылды. Көне буе, төне буе ашамаганга, ул хәлсезләнгән иде. 21 Хатын, Шаул янына килеп, аның бик дулкынланганын күргәч, аңа болай диде: «Менә, хезмәтчең әйткәннәреңне үтәде, һәм мин, тормышымны куркыныч астына куеп,*+ сүзең буенча эш иттем. 22 Хәзер син дә хезмәтчеңнең үтенечен кабул кылчы. Сиңа ашарга икмәк биримче. Шулчак хәл керер дә, юлыңны дәвам итәрсең». 23 Ләкин ул баш тартып: «Юк, ашамыйм»,— диде. Әмма хезмәтчеләре һәм шул хатын кыстап торганга, ул, аларны тыңлап, җирдән торды да ятакка утырды. 24 Ә ул хатынның йортында бер көр бозавы бар иде. Ул тиз генә аны чалды,* аннары он алып, камыр басты һәм төче икмәк пешерде. 25 Ул ризыкларны Шаул һәм аның хезмәтчеләре алдына табынга куйды, һәм алар ашады. Аннары алар тордылар да шул ук төнне китеп барды.+

Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу