6—12 ИЮЛЬ, 2026
98 ҖЫР Изге Язмалар —Аллаһы Сүзе
Ни өчен Изге Язмалардагы принциплар мөһим?
«Акылыгызны кулланып, аңа [Аллаһыга] изге хезмәт башкарыгыз» (РИМ. 12:1).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Принциплар нәрсә ул һәм, Изге Язмаларны укыганда, аларны ничек табарга?
1, 2. а) Ни өчен Изге Язмаларны борынгы китап дип атап була? ә) Ни өчен Изге Язмалар әле дә кулланырлык?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — борынгы китап. Аны якынча 3 500 ел элек яза башлаганнар һәм якынча 2 000 ел элек тәмамлаганнар. Шулай да «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» булып кала (Евр. 4:12; 2 Тим. 3:16, 17). Бүгенге көннәрдә миллионлаган кеше, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, акыллы карарлар кабул итә һәм бәхетле тормыш алып бара.
2 Андый борынгы китап ничек бүгенге көннәргә кадәр гамәли булып кала ала? Моңа ике төп сәбәп бар. Беренчедән, аны «тере Аллаһы» — зирәк Барлыкка Китерүчебез биргән (1 Тим. 4:10; Рим. 16:26, 27). Икенчедән, анда искерми торган принциплар бар. Бу принциплар кешеләргә, үткәндәге кебек, бүген дә үз авырлыкларын җиңәргә булыша.
3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
3 Изге Язмалардагы принциплар нәрсә ул? Ни өчен безгә аларны аңлау шулкадәр мөһим? Изге Язмаларны укыганда, аларны ничек билгеләргә? Бу сорауларга җавапларны без шушы мәкаләдә карап чыгарбыз. Шулай ук без Гайсәнең башкаларга принципларның әһәмиятен аңларга ничек булышканын белербез.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР НӘРСӘ УЛ?
4. Изге Язмалардагы принциплар нәрсә ул?
4 Изге Язмалардагы принциплар — Аллаһы кануннары нигезендә яткан төп хакыйкатьләр. Кайчак канун үзе принцип булып тора (Мат. 22:37). Шулай да принциплар кануннардан өстенрәк. Кануннар билгеле бер вакыт һәм ситуация өчен бирелә. Принциплар исә Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен чагылдыра. Кануннар билгеле бер сәбәпләр аркасында бирелә, ә принциплар шул сәбәпләр булып тора да. Аларны инде төрле ситуацияләрдә һәм төрле вакытларда кулланып була (Зәб. 119:111). Кануннарны үзгәртергә кирәк булса, принциплар үзгәрми һәм гамәлдән чыкмый (Ишаг. 40:8).
5. Кануннар белән принциплар арасындагы аерманы нинди мисал күрсәтә? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
5 Кануннар белән принциплар арасындагы аерманы күрер өчен, бер мисалга игътибар итик. Әни кеше кечкенә баласына: «Плитәгә кагылма»,— дип әйтә. Бу — боерык я канун. Әмма ул мондый принципка, ягъни сәбәпкә, нигезләнә: кайнар нәрсәгә кагылсаң, пешәрсең. Аны плитәгә генә түгел, ә шулай ук үтүккә, җылыткычка һәм башка кайнар әйберләргә карата кулланып була. Бу принцип өйдә генә түгел, ә бүтән җирләрдә дә кулланырлык. Бала, үскәч, плитәне кулланачак, әлбәттә. Ләкин пешмәс өчен, ул һаман да сак булыр. Шулай итеп, канун үзгәрсә дә, аның нигезендә яткан принцип кала бирә.
Канун үзгәрергә мөмкин, әмма аның нигезендә яткан принцип шул ук кала (5 нче абзацны кара)
НИ ӨЧЕН ПРИНЦИПЛАРНЫ АҢЛАУ МӨҺИМ?
6. а) Йәһвә безгә үз Сүзе аша нәрсә бирә? ә) Йәһвә безгә ышанганын ничек күрсәтә?
6 Безне яратканга, Йәһвә, безне куркынычлардан саклар өчен, кануннар бирә (Ягък. 2:11). Өстәвенә, ул безгә бу кануннар нигезендә яткан принципларны аңларга ярдәм итә. Һәр ситуациягә кагылышлы кануннар бирер урынына, Йәһвә үз Сүзе аша безгә акыллы карарлар кабул итәргә булыша алган җитәкчелек биргән. Изге Язмалардагы принциплар Йәһвәнең безгә ышанганын дәлилли. Ул безгә сайлау иреге биргән. Аның принципларын кулланып, без акыллы карарлар кабул итә алабыз һәм шулай итеп Йәһвәне яратканыбызны һәм аны тыңларга теләгәнебезне күрсәтәбез (Гәл. 5:13).
7. Изге Язмалардагы принципларның файдасын күрсәткән мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Изге Язмалардагы принципларның файдасын күрсәткән мисалны карап чыгыйк. Күп кенә илләрдә юллар буенда билгеләр тора. Алар арасында тыю билгеләре бар. Аларны санга сукмау штрафка китерергә мөмкин. Андый билгеләр тизлекне киметергә я машинаны туктатырга куша ала. Ләкин кисәтүче юл билгеләре дә бар. Алар юлның тайгак була алуы я хайваннарның юлны кичә алуы турында кисәтергә мөмкин. Андый билгеләрне күргәч, акыллы машина йөртүче саграк булыр. Мәсәлән, кар я яңгыр яуганда, ул андый урыннарда, таләп ителмәсә дә, тизлекне киметер. Шул ук рәвешчә, мәсихчеләр Аллаһы тыйган тәртиптән берсүзсез кача. Әмма алай гына да түгел, алар Аллаһы кануннарын бозуга китерә алган уйлардан һәм эшләрдән дә тыела. Моның өчен аларга акыл белән эш итәргә кирәк.
Күп кенә юл билгеләре машина йөртүчеләрне була алган куркынычлардан кисәтә. Изге Язмалардагы принциплар безгә шул ук рәвешчә булыша (7 нче абзацны кара)
8. Римлыларга 12:1, 2 дә әйтелгәнчә, Изге Язмалардагы принципларны табарга тырышып, без нәрсә эшләргә өйрәнәбез?
8 Изге Язмалардан принципларны табарга тырышу һәм алар буенча яшәү безнең өчен башка яклардан да файдалы. Мәсәлән, без Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңларга өйрәнәбез. Изге Язмалардагы хәбәрләрне укыганда, без үзебез өчен сабаклар табарга тырышабыз. «Ни өчен Йәһвә бу хәбәрне үз Сүзенә яздырткан һәм безнең өчен файдасы нинди?» — дип уйланабыз. Шулай итеп без «Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшерәбез». Моның ярдәмендә без Йәһвәгә, «акылыбызны кулланып», хезмәт итәргә өйрәнәбез. (Римлыларга 12:1, 2 укы.)a
9. Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү тагын нинди файда китерә? (Еврейләргә 5:13, 14)
9 Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә өйрәнү безгә җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә булыша. Принциплар буенча яшәгәндә, безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез ныгый. (Еврейләргә 5:13, 14 укы.) Балаларга, төрле очракларда ничек эш итәргә икәнен белер өчен, күп кагыйдәләр, ягъни кануннар кирәк. Алар шул кагыйдәләргә җәза алудан курыкканга гына буйсынырга мөмкин. Әмма Йәһвә безгә күп-күп кагыйдәләр бирми. Ул без аның ихтыярына туры килгән карарлар кабул итәрбез дип ышана, һәм без шулай эшләгәндә, ул бик сөенә (Зәб. 147:11; Гыйб. сүз. 23:15, 26; 27:11).
ПРИНЦИПЛАРНЫ НИЧЕК ТАБАРГА?
10. Изге Язмалардан принципларны ничек табарга?
10 Изге Язмалардан үзебез өчен сабаклар эзләгәндә, без Йәһвәнең төрле сорауларга карашын аңларга булышкан принципларны табабыз. Шулай ук, төрле кануннарның ни өчен бирелгәне турында уйланып та, принципларны табып була. Бу сәбәпләрне яхшырак аңлаган саен, без Йәһвәне дә яхшырак аңлый башлыйбыз. Әмма Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңлар өчен, безгә аңа дога кылырга һәм укыганнарыбыз турында тирәнтен уйланырга өйрәнергә кирәк (Гыйб. сүз. 2:10—12). Үз-үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Ни өчен Йәһвә бу канунны биргән? Йәһвә фәлән тәртипне хупламаса, охшаш тәртипкә ул ничек карый? Укыганнарымнан мин нәрсәгә өйрәндем һәм моны тормышымда ничек куллана алам?» Боларның барысы безгә яхшы карарлар — Йәһвәнең ихтыярына туры килгән карарлар кабул итеп яшәргә булышыр.
11. Изге Язмалардан принципларны табу турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Таудагы вәгазендә Гайсә Изге Язмалардан принципларны ничек табып булганын күрсәткән. Өч мисалга игътибар итик. Һәр очракта Гайсә башта берәр канун китергән, ә аннары Йәһвәнең ни өчен бу канунны биргәнен, ягъни канун нигезендә яткан принципны ачыклаган. Гайсәнең әйткәннәре турында уйланып, без бу принципларны бүгенге тормышта ничек куллана алганыбызны аңлый алабыз.
Таудагы вәгазендә Гайсә Аллаһы кануннарының нигезендә яткан принципларны ничек табарга икәнен күрсәткән (11 нче абзацны кара)
12. Маттай 5:21, 22 дәге канун нигезендә яткан принципларның берсе нинди? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
12 Маттай 5:21, 22 укы. «Кеше үтермә». Бу канун нигезендә яткан принципларның берсе — Йәһвә безнең башкаларны нәфрәт итүебезне теләми; нәфрәт эшләребездә, сүзләребездә һәм хәтта уйларыбызда да чагылырга тиеш түгел. Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, берәрсе, кешене үтермәсә дә, әмма аны нәфрәт итсә, барыбер Аллаһы алдында гаепле, чөнки ул бу канун нигезендә яткан принципны боза. «Кардәшенә ачу тотуы» я аны «яман сүзләр белән кимсетүе» үтерүгә китерергә мөмкин (1 Яхъя 3:15).
13. Маттай 5:21, 22 дәге принципны тормышыбызда ничек кулланып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Маттай 5:21, 22 дәге принципны бүген ничек кулланып була? Безгә үпкә саклаудан һәм ачу тотудан качарга кирәк (Лев. 19:18; Әюп 36:13). Ни өчен? Чөнки андый хисләр йөрәгебездә нәфрәт тудыра, ә бу, үз чиратында, рәнҗетүче сүзләргә һәм эшләргә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 10:12). Моңа башка кешенең репутациясен боза торган гайбәт сату һәм яла ягу керә (Гыйб. сүз. 20:19; 25:23). Гайсә яшәгән вакытта интернет, кесә телефоннары һәм компьютерлар булмаса да, ул әйткән принцип безне шул заманча коралларны кулланганда башкалар турында начарны сөйләүдән кисәтә. Әлбәттә, без кешене үтермәбез, әмма без шулай ук башка кешенең исеменә тап төшерерлек нәрсә сөйләргә һәм язарга теләмибез.
(12, 13 нче абзацны кара)
14. Маттай 5:27, 28 дәге канун нигезендә нинди принцип ята? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Маттай 5:27, 28 укы. «Зина кылма». Бу канун нигезендә нинди принцип ята? Йәһвә әхлаксызлыкны гына түгел, ә шулай ук әхлаксыз тәртипкә китерә алган уйларны да нәфрәт итә. Гайсә аңлатканча, өйләнгән ир кеше, башка хатынга җенси теләк белән карап торса, гөнаһ кыла. Димәк, әхлакый уйлардан шунда ук арынырга кирәк, хәтта бу күп тырышлыклар таләп итсә дә (Мат. 5:29, 30). Бу принцип никахта булмаган мәсихчеләр өчен дә кулланырлык.
15. Маттай 5:27, 28 дәге принципны безнең көннәрдә ничек кулланып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Маттай 5:27, 28 дәге принципны безнең көннәрдә ничек кулланып була? Безгә әхлаксыз хыялларга бирелмәскә кирәк (2 Иш. 11:2—4; Әюп 31:1—3). Шуңа күрә җитлеккән мәсихче порнографиянең һәр төреннән качарга тиеш. Ул: «Мин бит бары тик карап кына алам, ә бернинди начар эш тә эшләмим»,— дип уйларга тиеш түгел. Дөньядагы кешеләр порнографиянең кайбер төрләрен зыянсыз күңел ачу гына дип санаса да, без алай уйламыйбыз. Гайсә көннәрендә видео, фотография һәм электрон җайланмалар булмаган. Әмма Гайсә биргән принциптан без Йәһвәнең әхлаксыз материалга ничек караганын аңлыйбыз. Без әхлаксыз текст, фото я видео җибәрсәк яки виртуаль секста катнашсак, бу Йәһвәне бик күңелсезләндерер иде. Бу принцип никахтагы кешегә үз тормыш иптәшенә тугры булырга булыша (Мал. 2:15). Ул шулай ук никахтагыларга да, никахта булмаганнарга да әхлаксызлыкка китерә торган һәр нәрсәдән качарга ярдәм итә (Гыйб. сүз. 5:3—14).
(14, 15 нче абзацны кара)
16. Маттай 5:43, 44 тәге канун нигезендә нинди принцип ята? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Маттай 5:43, 44 укы. «Якыныңны ярат». Бу канун нигезендә нинди принцип ята? Йәһвә бар кешеләргә дә якыннарыбызга карагандай каравыбызны һәм аларны яратуыбызны тели. Кызганычка каршы, Гайсә көннәрендәге яһүдләр бу күрсәтмәне дөрес аңламаган. Алар үз милләттәшләрен генә яратырга, ә дошманнарны нәфрәт итәргә кирәк дип уйлаган. Әмма Гайсә бу канун шуны аңлатмаганын белгән. Күктәге Атабыз һәр кешене, ул нинди генә расадан я милләттән булса да, яратуыбызны тели (Мат. 5:45—48).
17. Маттай 5:43, 44 тәге принципны ничек кулланып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Без Маттай 5:43, 44 тәге принципны ничек куллана алабыз? Якыннарыбызны яратканга, без сугышларда һәм бәрелешләрдә катнашмыйбыз (Ишаг. 2:4; Мик. 4:3). Бу принцип безне башка раса, милләт я дин кешеләренә карата игелекле булырга дәртләндерә (Рәс. 10:34, 35). Ул шулай ук үзебезне я якыннарыбызны рәнҗеткән кешеләрне кичерергә ярдәм итә (Мат. 18:21, 22; Марк 11:25; Лүк 17:3, 4).
(16, 17 нче абзацны кара)
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР БУЕНЧА ЯШӘГЕЗ
18. а) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?
18 Без Йәһвәгә безгә күп-күп кагыйдәләр бирмәгәне өчен рәхмәтле! Ул безгә балаларга карагандай түгел, ә җитлеккән кешеләргә карагандай карый. Ул безнең, Изге Язмалардан принциплар табып, алар нигезендә акыллы карарлар кабул итүебезне тели (1 Көр. 14:20). Шуңа күрә карарлар кабул иткәндә, «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенергә» тырышыйк (Эфес. 5:17). Без җәзадан курыкканга түгел, ә Йәһвәне яратканга, аның ихтыярына туры килгән акыллы карарлар кабул итәргә телибез. Бу яктан безгә Йәһвәнең тагын бер бүләге ярдәм итәчәк — безнең вөҗданыбыз. Аның турында киләсе мәкаләдә сүз барыр.
95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара
a Изге Язмаларда тормышыбыздагы күп кенә ситуацияләргә кагылышлы конкрет кануннар юк. Андый очракта безгә Изге Язмалардагы нинди принцип ситуациябезгә туры килә икәнен аңларга һәм аның нигезендә карар кабул итәргә кирәк. Акылыбызны, уйлау сәләтебезне кулланып, без Йәһвә хуплаган карарлар кабул итә алабыз. Беренче гасырда мәсихчеләр булып киткән яһүдләргә моңа өйрәнергә туры килгән. Чөнки алар дини җитәкчеләр уйлап чыгарган күп-күп кагыйдәләр буенча яшәргә ияләшкән булган.