13—19 ИЮЛЬ, 2026
127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү
Вөҗданыгызны өйрәтер өчен, Изге Язмалар принципларын кулланыгыз
«Һәркем бит үз йөген үзе йөртәчәк» (ГӘЛ. 6:5).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Вөҗданыбыз безнең өчен яхшы җитәкче булсын өчен, Изге Язмалардагы принциплар ничек булыша ала?
1, 2. а) Аллаһы Адәм белән Хаувага нинди бүләк биргән? ә) Алар бу бүләк өчен үз рәхмәтләрен ничек белдерә алган?
ХАЙВАННАР инстинкт буенча яши. Роботлар билгеле бер программа буенча эш итәр өчен ясалган. Әмма кешеләр алардан аерылып тора. Аллаһы безгә бик кыйммәтле бүләк — сайлау иреге биргән. Без үзебез карарлар кабул итә алабыз. Изге Язмаларда Аллаһы Адәмне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән дип әйтелә (Ярат. 1:26, 27). Акыллы затлар буларак, Адәм һәм аның хатыны Хаува ничек эш итәргә икәнен үзләре хәл итә алган.
2 Йәһвә Адәм белән Хаувага күп-күп кануннар бирмәгән. Ул бары тик аларга җир йөзен тутырырга, аны кайгыртырга кушкан. Алар шулай ук Йәһвәнең үзләренә акыллы чикләр кую хокукын хөрмәт итәргә тиеш булган (Ярат. 1:28; 2:16, 17). Адәм белән Хаува, бу гади әмерләрне үтәп, Йәһвәне яратканнарын, аны шатландырырга теләгәннәрен һәм ихтыяр иреге өчен дә, башка нәрсәләр өчен дә аңа рәхмәтле булуларын күрсәтә алган (Гыйб. сүз. 23:15).
3. Адәм белән Хаува ихтыяр иреген ничек кулланган?
3 Изге Язмалардан күренгәнчә, Адәм белән Хаува ихтыяр иреген акылсыз кулланган. Алар Йәһвәне тыңламаска булган. Алар бу карарны рәхмәтле булмаганга һәм Йәһвәне түгел, ә үзләрен яратканга кабул иткән (Ярат. 3:1—7). Бу сайлауның аяныч нәтиҗәләрен без әле дә татып яшибез (Рим. 5:12).
4. а) Һәрберебезгә дә нәрсә эшләргә кирәк? (Гәләтиялеләргә 6:5) ә) Бу мәкаләдә без тагын нинди бүләк турында сөйләшербез?
4 Бүгенге тормышыбыз җиңелләрдән түгел. Көн саен һәрберебезгә күп төрле карарлар кабул итәргә кирәк. (Гәләтиялеләргә 6:5 укы.) Аларның кайберләре гади, башкалары катлаулырак. Йәһвәне сөендерә торган карарларны ничек кабул итәргә? Иң элек, без Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ булуыбызны танырга тиеш (Гыйб. сүз. 16:3; Ирм. 10:23). Гайсә, камил кеше булса да, Аллаһының ярдәменә мохтаҗ булуын таныган (Евр. 5:7). Камилсез кешеләр булганга, безгә бигрәк тә Аллаһының җитәкчелеге кирәк. Сайлау ирегеннән тыш, Йәһвә безгә тагын бер бүләк — вөҗдан биргән. Әйдәгез, бу бүләк безгә акыллы карарлар кабул итәргә ничек булыша ала икәнен карап чыгыйк.
ВӨҖДАН НӘРСӘ УЛ?
5. а) Вөҗдан нәрсә ул? ә) Вөҗдан безгә кайсы яктан ярдәм итә? (Римлыларга 2:14, 15)
5 Вөҗдан ул — безнең яхшылык белән яманлыкны аера торган эчке хисебез. Хәтта Аллаһы кануннарын белмәгән кешеләрдә дә вөҗдан бар (2 Көр. 4:2). Вөҗдан, эчке судья кебек, безне уйларыбыз һәм эшләребез өчен я гаепли, я аклый. (Римлыларга 2:14, 15 укы.) Ул безне дөрес булмаган эшләрдән кисәтергә һәм дөрес булган эшләргә өндәргә мөмкин (1 Иш. 26:8—11). Ихтыяр ирегебезнең булуы гына Йәһвә хуплаган карарлар кабул итәр өчен җитәрлек түгел. Әмма вөҗдан безгә яхшы карарны начардан аерырга булышыр.
6. Ни өчен кайчак вөҗданыбыз дөрес эш итми?
6 Ләкин, кызганычка каршы, кайчак вөҗданыбыз дөрес эш итми. Чөнки, үзебез камилсез булганга, вөҗданыбыз да камилсез. Вөҗданыбызга тәрбиябез, культурабыз һәм гөнаһлы теләкләребез начар яктан тәэсир итәргә мөмкин. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, вөҗдан «зәгыйфь», «нәҗесләнгән», «кайнар тимер белән яндырылган» (ягъни тупасланган) һәм хәтта «бозык» була ала (1 Көр. 8:12; Тит. 1:15; 1 Тим. 4:2, иск.; Евр. 10:22). Андый вөҗдан инде безнең өчен яхшы җитәкче була алмый. Ул дөрес йөрми торган сәгать кебек була. Андый сәгатьне көйләргә кирәк. Вөҗданыбызны да, ул дөрес эш итсен өчен, һәрвакыт өйрәтергә кирәк (1 Пет. 3:16). Без моны ничек эшли алабыз?
ВӨҖДАНЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ
7, 8. а) Вөҗданыбызны өйрәтергә нәрсә булышыр? ә) Изге Язмалардагы принциплар безне тормыш юлында ничек җитәкли ала? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Без вөҗданыбызны ничек өйрәтә алабыз? Моның өчен безгә, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып, Йәһвә күзлегеннән нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен белергә кирәк. Аллаһы кануннарын өйрәнү безгә аның карашын аңларга булышыр. Әмма, үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, кануннарны билгеле бер ситуацияләрдә генә кулланып була. Шуңа күрә безгә принципларны да эзләргә кирәк. Алар безгә Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен һәм хисләрен киңрәк аңларга ярдәм итәр (Ишаг. 55:9).
8 Тормыш юлыбызны чүл буйлап сәяхәт итү белән чагыштырып була. Чүлдә юллар, сукмаклар һәм юл билгеләре юк. Кояш һәм йолдызлар буенча, максатыбызга ирешер өчен, кайсы якка барырга кирәклеген билгеләп була. Әмма бу җирнең ландшафтын, мәсәлән, андагы тауларны, елгаларны күрсәтә торган карта безгә юлны табарга тагы да яхшырак булыша алыр иде. Аңа карап, без дөрес барганыбызга инанырбыз. Читкә тайпылсак та, карта ярдәмендә моны аңларбыз. Безнең максатыбыз — Йәһвәне сөендерү. Изге Язмалар, карта кебек, безгә дөрес юлны күрсәтә. Ә принциплар безгә, ландшафт кебек, ориентирлар бирә. Принциплар буенча яшәсәк, максатыбызга ирешә алырбыз.
Изге Язмалардагы принциплар безгә, ландшафт кебек, дөрес юлдан барабызмы икәнен аңлар өчен ориентирлар бирә (8 нче абзацны кара)
9. Римлыларга 9:1 буенча, вөҗданыбызны өйрәтергә тагын нәрсә булыша ала?
9 Вөҗданыбызны дөрес өйрәтер өчен, безгә Аллаһы рухының ярдәме дә кирәк. (Римлыларга 9:1 укы.) Изге рух безгә төрле сорауларга Аллаһының карашын аңларга булышыр. Ул безне Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндерер һәм моның өчен көч бирер (Флп. 2:13). Әмма изге рухны ничек алып була соң?
10. Изге рухны ничек алырга? (Лүк 11:10, 13)
10 Изге рух турында дога кылыгыз. (Лүк 11:10, 13 укы.) Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезгә изге рухын мул итеп бирәчәк (Яхъя 3:34). Ул үзенә буйсынган кешеләрне изге рухыннан аермый (Гыйб. сүз. 1:23; Ягък. 1:5). Вөҗданыбызны өйрәтергә тагын нәрсә булышыр?
11. а) Тормышыбызда төп максатыбыз нинди булырга тиеш? ә) Ни өчен вөҗданыбызның дөрес өйрәтелгән булуы һәм тиешенчә эш итүе мөһим?
11 Һәрчак Йәһвәнең хуплавын эзләгез (Гыйб. сүз. 8:34, 35). Бу тормышыбызда иң мөһим максат булырга тиеш. Һәр ситуациядә дә шул максатны күздә тоту безгә вөҗданыбызны өйрәтергә булышыр. Йәһвә кебек фикер йөртергә тырышсак һәм аның хисләрен исәпкә алсак, вөҗданыбыз дөрес эш итәр. Безнең көннәрдәге тормышыбыз катлаулы булганга, вөҗданыбызны өйрәтү аеруча мөһим. Без еш кына Изге Язмаларда искә алынмаган ситуацияләргә эләгәбез. Бу күңел ачуга, эшкә, белем алуга, башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә бәйле булырга мөмкин. Андый мәсьәләләрдә Йәһвә хуплаган карарларны кабул итәргә безгә нәрсә булышыр? (2 Көр. 1:12)
12. Вөҗданыбыз дөрес эш итәме икәнен ничек тикшерергә? (Эфеслеләргә 5:10)
12 Аллаһы Сүзеннән укыганнарыгыз турында уйланыгыз (Зәб. 49:3). Изге Язмаларны укыганда, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңларга булышкан принципларны эзләгез. (Эфеслеләргә 5:10 укы.) Бу сезгә, авырлыклар кичергәндә, вөҗданыгыз дөрес карарлар кабул итәргә булышамы, юкмы икәнен аңларга һәм, кирәк булса, үзгәрешләр ясарга ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 2:4—9, 11—13). Шулай итеп сез вөҗданыгызны өйрәтерсез (Евр. 5:14).
13. Без ничек эш итәргә тиеш түгел? Мисал китерегез.
13 Ситуациягезгә туры килгән принципларны тапканчы, карар кабул итмәгез. Иерусалим б. э. к. 607 елда юк ителгәннән соң Яһүд җирендә калган исраиллеләр турында уйланыйк. Алар Ирмиядән: «Аллаһың Йәһвә безгә кайсы юл белән барырга һәм нишләргә икәнен әйтсен иде»,— дип сораган (Ирм. 42:3—6). Әмма алар ничек эш итәчәкләрен инде карар иткән булган. Шуңа күрә Йәһвәнең җавабы аларга ошамагач, алар үзләренчә эш иткән. Бу аларны һәлакәткә китергән (Ирм. 42:19—22; 43:1, 2, 4). Безнең өчен сабак нинди? Берәр карар кабул итәр алдыннан, безгә Аллаһының карашын аңларга булышкан принципларны табарга һәм алар буенча эш итәргә кирәк.
14. Ни өчен карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга кирәк?
14 Карарларны Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп кабул итегез (Мат. 7:24—29; Ягък. 1:23—25). Шулай эшләгәндә, без изге рухка үзебез белән җитәкчелек итәргә юл куябыз. Нәтиҗәдә, Йәһвә безгә алга таба да үз рухын биреп торачак (Рәс. 5:32). Әмма, без изге рухның җитәкчелеген санга сукмасак, без аны «кайгыга салырбыз», ягъни аңа каршы килербез (Эфес. 4:30; Ишаг. 63:10; Рәс. 7:51). Йәһвә хәтта бездән изге рухын алырга мөмкин (Зәб. 51:11; 1 Тис. 5:19). Бу бик аяныч булыр иде, чөнки без изге рух биргән көчкә мохтаҗ (Эфес. 3:16).
ТУРЫ КИЛГӘН ПРИНЦИПЛАРНЫ НИЧЕК ТАБАРГА?
15, 16. а) Туры килгән принципларны ничек табарга? ә) Нинди принциплар өйрәнүчебезгә тәмәке тартуын ташларга булыша ала?
15 Изге Язмаларны өйрәнер өчен коралларны кулланыгыз. Изге Язмалардагы принципларны кулланыр өчен, аларны башта таба белергә кирәк. Әйтик, сезнең өйрәнүчегез тәмәке тартуын ташларга ашыкмый ди. Ул болайрак уйларга мөмкин: «Тәмәке тарту Изге Язмаларда искә алынмый. Шуңа күрә бу гадәтнең чыннан да начармы икәнен ничек белергә?» Сез аңа Изге Язмалардагы принципларны ничек табарга булыша аласыз? Мәсәлән, аңа «Күзәтү манарасының онлайн-китапханәсе»н ничек кулланырга икәнен күрсәтегез. Ул эзләү юлына «тәмәке тарту» дип кертсә, күп мәкаләләр чыгар. Аларның берсе «Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?» дип атала. («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 июнь чыгарылышын кара.) Шул мәкаләне укып, ул нинди шигырьләрне һәм принципларны табар?
16 Ул мәкаләдә искә алынган биш принципка игътибар итик. 1) Без үлемгә китерә алган нәрсәләрнең колы булырга тиеш түгел (Рим. 6:16). 2) Тәнебезгә зыян китергән нәрсәләрдән качарга кирәк (2 Көр. 7:1). 3) Йәһвә безнең үзенә бөтен җаныбыз белән хезмәт итүебезне тели (Мат. 22:37). 4) Без башкаларга зыян китерергә тиеш түгел (Мат. 22:39; 1 Көр. 10:24). 5) Йәһвә безгә дөресен эшләр өчен көч бирә ала (Флп. 4:13). Шулай итеп, тәмәке тарту Изге Язмаларда искә алынмаса да, бу принциплар өйрәнүчегезгә Йәһвәнең моңа карашын аңларга булыша ала.
17. Туйга әзерләнгән мәсихче пар туры килгән принципларны ничек таба ала?
17 Туйга әзерләнгән мәсихче пар үзләренә яхшы карарлар кабул итәргә булыша алган принципларны ничек таба ала? Кабат «Онлайн-китапханә» ярдәм итәр. Алар эзләү юлына «туй» дип җыйса, бу темага кагылышлы принциплар язылган күп мәкаләләр чыгар. Мәсихче пар мондый принциплар турында уйлана ала. 1) Һәрнәрсә Аллаһы даны өчен эшләнергә тиеш (1 Көр. 10:31, 32). 2) Киемебез әдәпле, тыйнак булырга һәм башкаларны абындырмаска тиеш (1 Тим. 2:9; 1 Пет. 3:3, 4). 3) Безгә байлык һәм башка нәрсәләр белән мактанудан качарга кирәк (Яхъя 17:14; Ягък. 1:27; 1 Яхъя 2:15, 16). 4) Барысын яхшы оештырырга кирәк (1 Көр. 14:40). 5) Туй тыелгысыз эчү мәҗлесенә әйләнергә тиеш түгел (Гәл. 5:21). 6) Туйда тәртипне күзәтүче «туй башлыгы» булса, яхшы булыр (Яхъя 2:8, 9).
18, 19. а) Безнең тагын нинди коралыбыз бар? ә) Аның ярдәмендә бәйрәмнәргә кагылышлы нинди принципларны табып була? («Принципларны табып карагыз» дигән рамканы кара.)
18 Безнең тагын «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» исемле коралыбыз да бар. Бу басмада төрле-төрле темаларга шигырьләр китерелә. Теманы сайлагач, сез Изге Язмалардагы принципларны аңларга булышкан сораулар белән шигырьләрне күрерсез. Мәсәлән, мәсихче берәр бәйрәмгә барыргамы, юкмы дип уйлана ди. Ул, «Бәйрәмнәр» дигән теманы ачса, «Аллаһы хупламаган бәйрәмнәр» дигән өстәмә исемне табар.
19 Бу өстәмә исемдә мондый сорау шигырьләр белән китерелә: «Ни өчен ялган дин белән бәйле бәйрәмнәрдә катнашу дөрес түгел? (1Кр 10:21; 2Кр 6:14—18; Эф 5:10, 11)». Аннары андый бәйрәмнәрнең мисаллары язылган. Ә мәсихче мондый сораулар турында уйланганда: «Дәүләтнең тарихы белән бәйле бәйрәмнәрдә катнашыргамы? Сугышлар белән бәйле истәлекле көннәрне бәйрәм итәргәме? Кешеләрне данлый торган бәйрәмнәргә барыргамы?» туры килгән принципларны «Милли бәйрәмнәр» дигән өстәмә исемдә таба ала. Без Йәһвәнең оешмасына вөҗданыбызны өйрәтергә булышкан андый кораллар өчен бик рәхмәтле!
ЙӘҺВӘ БҮЛӘКЛӘРЕН ДӨРЕС КУЛЛАНЫГЫЗ
20. Вөҗданыбызның дөрес өйрәтелгән булуы нәрсәдән күренер?
20 Без Йәһвә биргән сайлау ирегебезне бик кадерлибез. Шулай да, бу ирекне дөрес кулланыр өчен, вөҗданыбызны өйрәтергә кирәк. Бу безгә Йәһвәне данлый торган һәм аның ихтыярына туры килгән карарлар кабул итәргә булышыр. Вөҗданыбызны өйрәтер өчен, безгә Йәһвәнең изге рухы кирәк. Шуңа күрә алга таба да Аллаһыдан изге рухын сорыйк һәм рух җитәкчелегенә буйсыныйк. Изге Язмалардагы принциплар да безгә вөҗданыбызны өйрәтергә ярдәм итәр. Әйдәгез, Йәһвә биргән бүләкләрне дөрес кулланып, үз тормышыбызда Аллаһы Сүзенең кодрәтен сизик (2 Тим. 3:16, 17; Евр. 4:12).
135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»