29 ИЮНЬ — 5 ИЮЛЬ, 2026
131 ҖЫР Йәһвә икесен дә бер тән итте
Тормыш иптәшең белән дуслыгыңны һәрдаим ныгытып тор
«Бертуганнан да якынрак дус була» (ГЫЙБ. СҮЗ. 18:24).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ир белән хатын, никахлары бәхетле булсын өчен, Йәһвәне яратырга һәм бер-берсе белән якын дус булырга тиеш.
1. Ни өчен яхшы дуслар — Йәһвәдән бүләк дип әйтеп була?
ЯХШЫ дуслар — Йәһвәнең бүләге (Ягък. 1:17). Алар Аллаһыны да, безне дә ярата. Алар безнең шатлык-кайгыларыбызны уртаклаша һәм, кирәк булганда, киңәшләр бирә. Алар тугры һәм ышанычка лаек. Андый дуслар чыннан да «күңелгә шатлык китерә» (Гыйб. сүз. 27:9).
2. Ни өчен ир белән хатынга үзара дуслыкларын ныгытып тору мөһим? (Маттай 19:6)
2 Ир белән хатын иң яхшы дуслар булырга тиеш. Андый дуслык үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аны үстерер өчен тырышлыклар куярга кирәк. Югыйсә, алар үзләрен ялгыз, бәхетсез хис итәр һәм хәтта бер-берсенә ачулы булыр. Ә дуслыкларын ныгытып торсалар, алар ике кеше арасында була алган иң якын дуслыкка шатланып яшәр. (Маттай 19:6 укы.) Бу мәкаләдә без ирле-хатынлы парларның үз дуслыкларын ничек ныгыта алганнарын карап чыгарбыз. Әмма башта, әйдәгез, әле гаилә кормаган кардәшләр иң яхшы гомерлек дусны — тормыш иптәшен ничек сайлый ала икәнен белик.
ГОМЕРЛЕК ДУСНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?
3, 4. Кешегә яхшы тормыш иптәшен табарга нәрсә булышыр? (Гыйбрәтле сүзләр 18:22)
3 Берәр мөһим карар кабул итәр алдыннан, без аның тискәре һәм уңай нәтиҗәләре турында уйланабыз. Андый карарлар бөтен тормышыбызга тәэсир итәргә мөмкин, шуңа күрә аларны ашык-пошык кабул итү акыллы булмас.
4 Гомерлек дусны сайлаганда, кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берсен кабул итә. Йәһвә никахка нигез салганга, бу сорауда аңардан җитәкчелек эзләргә кирәк. Ул ир кешенең — яхшы хатын, ә хатын-кызның яхшы ир табуын тели. Йәһвә безнең өчен нәрсә иң яхшы икәнен белә. (Гыйбрәтле сүзләр 18:22 укы; Ишаг. 48:17, 18.) Аның Сүзендәге принциплар кардәшкә туры килгән тормыш иптәшен табарга булыша ала.
5. Ни өчен тормыш иптәшен чумдырылган кардәшләр арасыннан сайлау мөһим?
5 Суга чумдырылганда, без Аллаһының дуслары булып китәбез (Зәб. 25:14). Гаилә корырга булсаң, тормыш иптәшеңне Йәһвәнең дуслары арасыннан сайларга кирәк (1 Көр. 7:39). Шулай итеп син Йәһвәнең нормаларын кадерләгәнеңне күрсәтерсең һәм тормыш иптәшеңне Йәһвәдән бүләк итеп саный алырсың (Гыйб. сүз. 19:14). Син шулай ук «имансызлар белән бер камытка җигелү» китерә торган авырлыклардан качарсың (2 Көр. 6:14). Мәсихчеләр арасында әллә ни сайлау юк дип, Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән йөрешү акылсыз булыр иде. «Андый кеше белән йөрешә башласам, ул хакыйкатькә килә алыр»,— дип уйлау да дөрес булмас.
6, 7. Йөрешкән чакта нинди сорауларга җавап табарга кирәк?
6 Әлбәттә, бу теләсә кайсы чумдырылган кардәш яхшы тормыш иптәшең булыр дигәнне аңлатмый. Берәр кемне ошатсаң, үз-үзеңә мондый сораулар бирa: «Ул үз гаиләсе белән ничек мөгамәлә итә? Ул башкалар турында кайгыртамы, аларны хөрмәт итәме? Аның дуслары кем? Аңлашылмаучанлык туганда, ул үзен ничек тота? Ул гел үз дигәнендә торамы я, Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, юл куярга әзерме? Акчага карашы нинди?»
7 Шулай ук мондый сораулар турында уйланып була: «Ул Йәһвәне нык яратамы? Ул „яңа шәхес булып киенәме“? Ул миңа Йәһвәгә иң яхшысын бирергә булышырмы? Безнең рухи максатларыбыз охшашмы? Без яхшы дуслар гына түгел, ә иң якын дуслар була алырбызмы?» (Көл. 3:9, 10) Апа-кардәш булсаң, йөрешкән абый-кардәшең сиңа иң якын дус кына түгел, ә яхшы гаилә башы да була алырмы? (1 Көр. 11:3) Абый-кардәш булсаң, йөрешкән апа-кардәшең сиңа, кимчелекләреңә карамастан, гаилә башына буларак буйсына алырмы? Бу сорауларга җавап бирер өчен, вакыт кирәк. Шуңа күрә йөрешү вакытын кешене яхшы белер өчен куллан.
8, 9. Кардәшкә йөрешүен дәвам итәргәме, юкмы икәнен хәл итәргә нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Йөрешкән вакытта кешене яхшырак белергә тырышсаң, сиңа акыллы карар кабул итү җиңелрәк булыр. Башкалардан аның турында нәрсә уйлаганнарын белеш. Аның репутациясе һәм сыйфатлары турында сора. Мәсәлән, ул басынкымы, игелеклеме һәм юл куючанмы? Француз Гвианасында яшәүче Са́ра, ире Дание́ль белән йөрешкән чакларын исенә төшереп, болай дип әйтә: «Мин Даниель турында башкалардан сораштырдым. Мәсәлән, аның белән бергә яшәгән һәм бергә пионер хезмәтендә катнашкан абый-кардәш белән, аның җыелышындагы бер өлкән, уртак дусларыбыз һәм аның җыелышындагы апа-кардәшләр белән сөйләштем». Йөрешкән кардәшеңнән үткән я хәзерге тормышы турында үзеңә сөйлисе нәрсәләр бармы дип ипләп кенә сора, чөнки кайбер нәрсәләр я гадәтләр соңрак никахта җитди авырлыклар тудырырга мөмкин.
9 Сине йөрешкән кешең турында шикләр борчыса я җитлеккән дусларың аның тискәре сыйфатлары турында әйтсә, моңа күз йомма. Шул чакта, син йөрешүегезне дәвам итү акыллымы, юкмы икәнен күрерсеңb. Ә хәзер өйләнешкән парларның үз дуслыкларын ничек ныгыта алганын карап чыгыйк.
Йөрешкәндә, кешенең чынлыкта нинди икәнен аңларга тырышыгыз (8, 9 нчы абзацны кара)
ДУСЛЫГЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫР ӨЧЕН, БЕРГӘ ВАКЫТ ҮТКӘРЕГЕЗ
10. Ни өчен ир белән хатынга бергә вакыт үткәрү файдалы?
10 Ир белән хатын, эшләре күп булса да, бер-берсенә вакыт бүлеп куйса, бу аларның дуслыкларын һәм никахларын ныгытыр. Алар көн дәвамында булган хәлләр турында сөйләшә алыр, үз фикерләрен һәм хисләрен уртаклаша, бер-берсенә ярату күрсәтә һәм бергә күңел ача алыр.
11. Ир белән хатынның дуслыгына нәрсә зыян китерергә мөмкин?
11 Үзара якын дуслыкка ия булган ир белән хатын бергә булырга ярата. Әлбәттә, кайчак аларга аерым булырга туры килә. Әмма озакка аерылышу куркыныч булырга мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр чит илдә эшләргә карар итә һәм моның аркасында озак вакыт үз гаиләләреннән еракта яши. Андый эш гаиләнең материаль хәлен яхшыртадыр да, әмма мөнәсәбәтләренә зур зыян китерергә мөмкин.
12, 13. а) Кайбер кардәшләр, тормыш иптәшләре белән бергә вакыт үткәрер өчен, нәрсә эшли? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Тормыш иптәшең белән мөнәсәбәтләрең синең өчен никадәр мөһим булырга тиеш? («Тормыш иптәшем минем өчен никадәр мөһим?» дигән рамканы кара.)
12 Әйдәгез, кайбер парларның, регуляр рәвештә бергә вакыт үткәрер өчен, нәрсә эшләгәнен белик. Гуамда яшәүче Ли́а болай ди: «Безгә ирем белән төрле-төрле нәрсәләрне бергә эшләү ошый. Безне кемдер кунакка я берәр вакыйгага чакырганда, без аерым сирәк йөрибез». Кушма Штатларда яшәүче Рокса́нн исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Эшләребез күп булганга, без бергә үткәрәчәк вакытны, башка мөһим эшләрне кебек, планлаштырып куябыз». (Амус 3:3 белән чагыштыр.) Ә Франциядә яшәүче Дамье́н исемле абый-кардәш әйтә: «Без бер-беребездән: „Сиңа нинди шөгыль ошый?“ — дип сорап, моны бергә эшлибез, һәм вакыт узу белән бу икебезгә дә рәхәтлек китерә башлый» (Мат. 7:12). Кушма Штатларда яшәүче Кэ́ти болай ди: «Кайчак без телефоннарыбызны, алар безгә комачауламасын өчен, читкә алып куябыз».
13 Ир белән хатынның рухи эшләрдә бергә катнашуы аеруча мөһим. Франциядә яшәүче Мириа́м болай ди: «Без иртән Изге Язмаларны укыйбыз, ә аннары кемгә нәрсә ошаганы, нәрсә кулланырга теләгәнебезне әйтәбез. Мин бу вакытны бик кадерлим». Мириам болай дип өсти: «Миңа шулай ук бергә дога кылу ошый. Иремнең догаларыннан мин аның Йәһвәне никадәр яратканын аңлыйм». Элегрәк искә алынган Кэти болай дип әйтә: «Иң күбе безгә бергә хезмәттә катнашу ошый. Бер-беребезнең Йәһвә турында сөйләгәнен ишетү безне үзара якынлаштыра, һәм без бер-беребездән яңа нәрсәләргә өйрәнәбез» (Гыйб. сүз. 27:17).
Чын дуслар булыр өчен һәм никахыгызны ныгытыр өчен, регуляр рәвештә бергә вакыт үткәрегез (12, 13 нче абзацны кара)
АВЫРЛЫКЛАРНЫ БЕРГӘ КИЧЕРЕГЕЗ
14, 15. Ни өчен парларга никахтагы авырлыкларын бергә хәл итәргә кирәк? Мисал китерегез.
14 Кешеләр камилсез булганга, никахта авырлыкларсыз булмый. Изге Язмаларда, никахка кергән кешеләрнең «тормышларында үз авырлыклары булачак», дип ап-ачык әйтелә (1 Көр. 7:28). Ни өчен ир белән хатынга, авырлыклар туганда, аларны бергә хәл итәргә һәм, якын дуслар булып калыр өчен, бар тырышлыкларын куярга кирәк?
15 Бер мисал карап чыгыйк. Берәр матур тарихи бина я сәнгать әсәре зыян күрсә, аны, гадәттә, төзәтергә тырышалар. Моңа бик күп көч, вакыт һәм акча сарыф итәләр. Ни өчен? Чөнки шул бина я сәнгать әсәре зур кыйммәткә ия. Һәр никах та бик кыйммәтле. Хәтта иң тату гаиләләрдә дә кайчак фикер каршылыклары туа. Әмма зарарланган бинаны я сәнгать әсәрен рәтләп булган кебек, никахтагы авырлыкларны да чишеп була. Бу күп вакыт һәм көч таләп итәргә мөмкин, әмма ир белән хатынның андый тырышлыклары Йәһвәне бик сөендерә (Мал. 2:16). Шулай итеп алар бер-берсен дә, Никахка нигез салучы Йәһвәне дә яратканнарын һәм хөрмәт иткәннәрен күрсәтә.
16. 1 Көринтлеләргә 13:4—8а буенча, ир белән хатынга никахтагы җитди авырлыкларны хәл итәргә нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне һәм «Дуслыгыгызны ныгытырга булышачак кораллар» дигән рамканы кара.)
16 Никахыгызда авырлыклар туса, аерылышырга ашыкмагыз (1 Көр. 7:10, 11). Үз-үзегездән сорагыз: «Мин, дуслыгыбызны ныгытыр өчен, нәрсә эшли алам?» Изге Язмаларда мәхәббәт турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз. 1 Көринтлеләргә, 13 нче бүлектә язылган сүзләрне ничек куллана алганыгыз турында уйланыгыз. (1 Көринтлеләргә 13:4—8а укы.) Тормыш иптәшегездән арыну юлларын эзләр урынына, кабат бер-берегезгә якынаер өчен, кулыгыздан килгәнне эшләгез. Мөнәсәбәтләрегезне торгызыр өчен, үзегез нәрсә эшли алганыгызга игътибар туплагыз. Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылыгыз. Басмаларыбыздан, видеолар, өлкәннәр һәм башка җитлеккән кардәшләрдән ярдәм эзләгез. Йәһвәгә таянсагыз, никахыгыз «өч катлы бау» кебек булыр һәм аны «тиз генә өзеп булмас» (Вәг. 4:12).
Авырлыклар туганда, никахыгызны саклап калыр өчен кулдан килгәнне эшләгез (16 нчы абзацны кара)
17. Гаилә корырга теләгән һәм инде никахта булган кардәшләр, бәхетле булыр өчен, нәрсә эшли ала?
17 Йәһвә үзенең бар хезмәтчеләренең — гаилә корырга теләгәннәрнең дә, инде никахта булганнарның да — бәхетле булуларын тели. Никах корырга теләсәң, гомерлек дустыңны уйлап сайла. Ә тормыш иптәшең инде булса, аның белән дуслыгыңны һәрдаим ныгытып тор. Гаиләгездә авырлыклар туса, аларны Йәһвә ярдәме белән хәл итәргә тырышыгыз. Шулай итеп сез бергәләп «шатланып яшәрсез» (Вәг. 9:9).
132 ҖЫР Хәзер без бер тән
a Киләсе сораулар ир кешеләргә дә, хатын-кызларга да кулланырлык.
b Өстәмә киңәшләрне 2024 елгы «Күзәтү манарасы»ның май чыгарылышындагы «Йөрешкәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?» дигән мәкаләнең «Бер-берегез белән яхшылап танышыгыз» дигән өстәмә исемендә табып була.