ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Изге Язмалардагы мисалларны ничек аңларга?
Изге Язмаларда еш кына фикерләр мисаллар ярдәмендә тапшырыла. Әмма кайвакыт аларны аңлау җиңел түгел (Мат. 13:13). Изге Язмалардагы мисалларны аңларга нәрсә булышыр? Киләсе киңәшләрне кулланып карагыз.
Теманы һәм образны билгеләгез. Мисалда теманы (нәрсә чагыштырыла) һәм образны (тема нәрсә белән чагыштырыла) табарга кирәк. Мәсәлән, Ачылыш 3:3 тә Гайсәнең килүе (тема) каракның килүе (образ) белән чагыштырыла.
Теманың һәм образның уртак якларын билгеләгез. Ни өчен бер нәрсә икенчесе белән чагыштырыла икәнен аңларга тырышыгыз. Алар нәрсәләре белән охшаш?
Дөрес нәтиҗә ясагыз. Кайчак, Изге Язмалардагы мисалны укыганда, ялгыш нәтиҗәгә килеп була. Китерелгән мисалда Гайсәнең урлау максаты юк. Аның килүе башка яктан каракныкына охшаш. Карак, башкалар көтмәгәндә, алдан кисәтмичә килә. Гайсәнең килүе дә шундый булыр.