Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 апрель 2-7 б.
  • Йәһвә мине балачагымнан ук өйрәтте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә мине балачагымнан ук өйрәтте
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ МИНЕ ӨЙРӘТҮЕН ДӘВАМ ИТӘ
  • ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ ШАТЛЫК КИТЕРӘ
  • СЕНЕГАЛГА БИЛГЕЛӘНҮ
  • НЬЮ-БРАНСУИКТА ҺӘМ КВЕБЕКТА ПИОНЕР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
  • КАДЕРЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ОНЫТМЫЙБЫЗ
  • ТУГРЫ КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘМ
  • КУШМА ШТАТЛАРГА КҮЧЕНӘБЕЗ
  • Үрнәк алырлык кардәшләрдән өйрәнү миңа күп фатихалар китерде
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Мин шәхси кызыксыну күрсәтүнең мөһимлеген аңладым
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Авырлыклар вакытында кулларым салынып төшмәде
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 апрель 2-7 б.
Дейвид Сплэйн офисында эшли.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә мине балачагымнан ук өйрәтте

ДЕЙВИД СПЛЭЙН СӨЙЛӘДЕ

ТЕОКРАТИК хезмәт мәктәбе күзәтчесе миңа бер бланк бирде. Анда: «Дэйвид Сплэйн, 1953 ел, 8 апрель. Тема: „Явыз дөньяның ахырын игълан итү“» дип язылган иде. «Нәрсә бу?» — дип сорадым мин. «Сиңа бу темага чыгыш ясарга кирәк»,— дип әйтте ул. «Миңа? Чыгыш? Чыгышлар ясарга туры килер дип уйламаган идем!» — дип гаҗәпләндем минa.

Бу хәл турында бераз соңрак сөйләрмен. Әйдәгез, башта үземнең балачагым турында сөйлим. Мин Икенче бөтендөнья сугышы елларында Канаданың Ка́лгари шәһәрендә туганмын. 1940 елларның азагында безнең өебезгә До́нальд Фре́йзер исемле кардәш килде һәм әниемә яхшы хәбәрне вәгазьләде. Әнием Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты һәм хакыйкатьне кабул итте. Ләкин, каты авырганга, ул җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри алмады. Моңа карамастан, ул рухи яктан үсүен дәвам итте һәм 1950 елда суга чумдырылды. Кызганычка каршы, якынча ике елдан ул үлеп китте. Әтием ул вакытта Йәһвә Шаһите булмаса да, әниемне күмгәндә, абый-кардәшләргә күмү нотыгын сөйләргә ризалык бирде.

Берничә көннән соң Э́лис исемле апа-кардәш (ул миннән күпкә олырак иде) мине җыелыш очрашуына чакырды. Без бу майланган апа-кардәш белән таныш идек, чөнки әнием, мөмкинлеге булганда, мине үзе белән ял көннәрендәге очрашуга алып бара иде. Мин әтиемнән рөхсәт сорадым. Ул миңа ризалык биреп кенә калмады, ә үзе дә, күмү нотыгын сөйләгән кардәшкә рәхмәт әйтер өчен, «бер тапкыр» җыелышка барырга теләде. Шулай итеп без Теократик хезмәт мәктәбендә булдык. Әтиемә программа бик ошады! Шуңа күрә ул һәр атна шул очрашуга, ә вакыт узу белән башка очрашуларга да йөри башлады.

Ул елларда Теократик хезмәт мәктәбе күзәтчесе һәрбер җыелыш очрашуы башында мәктәпкә язылган укучыларның исемнәрен әйтә торган иде. Укучылар исә: «Мин»,— дип җавап бирә иде. Мин дә үз исемемне әйтүләрен теләдем, шуңа күрә мәктәп күзәтчесеннән: «Киләсе очрашуда минем исемемне дә әйтегез әле»,— дип үтендем. Ул мине җылы итеп мактады. Ә нәрсә сораганымны аңлыйммы, юкмы икәнен белешмәде.

Җыелыш очрашуларында чыгышлар ясарга туры киләчәген мин бөтенләй белми идем. Бары тик исемемне әйтүләрен генә теләдем. Киләсе атнада мәктәп күзәтчесе исемемне әйткәч, мин горурлык белән: «Мин»,— дип җавап кайтардым. Җыелыштан соң мине тагын мактадылар. Ә берничә атнадан соң, мәкалә башында әйтелгәнчә, миңа, чыгыш ясар өчен, бланк бирделәр.

Мин куркып-югалып калдым! Ул вакытта «Изге Язмаларны уку» йөкләмәсе дигән нәрсә юк иде, укучыларга 6—8 минутлык нотык әзерләргә кирәк иде. Әтием миңа, чыгышка әзерләнергә булышып, күбрәк репетиция ясарга кушты. Нәтиҗәдә, мин 20 тапкыр репетиция ясадым. Чыгыштан соң мәктәп күзәтчесе миңа яхшы киңәшләр бирде. Шулай итеп, Йәһвә мине әтием, кардәшләр һәм үз оешмасы аша өйрәтеп торды.

ЙӘҺВӘ МИНЕ ӨЙРӘТҮЕН ДӘВАМ ИТӘ

Элис кардәш мине вәгазьләргә өйрәтте. Ул заманнарда безне вәгазьдә очраган кешегә өч шигырь укырга һәм китап бирергә дәртләндерә иделәр. Вәгазьдә Элис, кеше белән исәнләшкәч, сөйләшүне башлап, миңа беренче шигырьне укырга куша иде. Аннан соң мин, икенче һәм өченче шигырьне дә укып, кешегә басманы тәкъдим итә идем. Шулай итеп Элис кардәш мине сөйләшүгә кушылырга өйрәтте. Әкренләп мин үзем дә кешеләр белән сөйләшүне башларга өйрәндем. Әтием 1954 елда суга чумдырылды. Ул да мине вәгазьләргә өйрәтте. Ялгыз ир-ат булса да, ул мине хакыйкатьтә тәрбияләп үстерер өчен кулыннан килгәнне эшләде. Җыелыш очрашулары һәм вәгазь хезмәте аның өчен бик мөһим булды. Шуңа күрә мин җыелыш булган кичне — җыелышка, ә ял көннәрендә вәгазьгә барачагыбызны һәрвакыт белә идем.

Мәктәптә мин уртача гына укыдым. Шулай да 12 ел дәвамында алган белемнәрем миңа тормышта файда китерде. Мәсәлән, мәктәптә мин баганалап санарга, инша язарга өйрәндем. Шулай ук мин инглиз теле грамматикасын да өйрәндем. Бу миңа бүген дә Язу бүлегендә эшләүдә бик булыша.

Әтием дә, әнием дә музыкага битараф булмадылар. Миңа да алардан җыр-музыкага мәхәббәт күчкән. 7 яшемдә мине пианинода уйнау дәресләренә бирделәр. Ләкин бераздан укытучым әтиемә, минем сәләтләрем җитми дигән нәтиҗәгә килеп, дәресләрне дәвам итүнең файдасы юк дип әйтте. Һәм чынлап та, ул вакытта минем өйрәнергә теләгем юк иде.

Әмма берничә айдан соң әтием башка укытучыны тапты. Бу юлы инде мин уйнарга һәм җырларга теләп өйрәндем. Тавышым матур сопрано иде, мин хәтта конкурсларда катнашып җиңә идем. Шуңа күрә мин киләчәктә музыкаль белем алырга теләдем. Музыка укытучысы булып эшләү миңа үземне тулы вакытлы хезмәттә матди яктан тәэмин итәргә ярдәм итәр дип уйладым. Әмма соңрак мин шуны аңладым: композиция, гармония, музыка тарихы буенча имтиханнарга әзерләнү бик күп вакыт алыр. Шуңа күрә мин планнарымны үзгәрттем һәм пионер хезмәтен башладым. Бу 1963 ел иде.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ ШАТЛЫК КИТЕРӘ

Бер ел гомуми пионер булып хезмәт иткәннән соң, мине Онта́рио провинциясенең Капуске́йсинг шәһәренә махсус пионер итеп билгеләделәр. Без анда Дэ́ниел Ски́ннер белән бергә хезмәт иттек. Үземнән күпкә олырак булган бу кардәштән мин күп нәрсәгә өйрәндем. Ул мине җыелыш эшләрен ничек алып барырга икәнлегенә өйрәтте. Җыелышның хезмәт комитеты әгъзасы булып киткәндә, миңа нибары 20 яшь иде, шуңа күрә андый өйрәтү бик файдалы булды. Оешмабыз, яшь кардәшләр җыелышта төрле вазифалар үти алсыннар өчен, аларны мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтергә дәртләндерә. Соңгы вакытта моңа яңадан күп игътибар бирелә башлады. Мин моңа бик сөенәм, чөнки, хәтта бик яшь кардәшләр дә, тырышлык куйсалар, Йәһвә кулында файдалы корал була ала.

Капускейсингта хезмәт итүнең үз авырлыклары да булды, мәсәлән көчле салкыннар. Кайвакыт температура минус 44 градуска җитә иде. Ә кайвакыт «җылыта» иде — минус 33 градус булды. Без Дэниел белән күпчелек очракта җәяү йөрдек, шуңа күрә, үзегез аңлыйсыздыр, андый салкында вәгазьләү җиңел булмады. Авырлыкларга карамастан, шатлыклар да булды: анда мин Ли́нда Ко́ул исемле апа-кардәш белән таныштым. Вакыт узу белән без өйләнештек.

Линда юмарт, игелекле кеше, ашкынучан вәгазьче иде. Аның белән аралашу һәрвакыт җиңел булды. Хезмәттә кешеләр аны теләп тыңлый иде, шуңа күрә аның күп кабат килеп китүләре булды. Аның әнисе Го́лди тугры кардәш иде. Ә әтисе А́ллен башта хакыйкатькә каршы килгән. Моңа карамастан, Голди кардәш регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөргән һәм вәгазьләгән. Ул кызы Линданы һәм уллары Джон белән Го́рдонны да үзе белән йөрткән. Барысы да — Голди, Линда, Джон һәм Гордон пионер хезмәтендә катнаштылар. Еллар узгач, әтиләре Аллен да хакыйкатьне кабул итте һәм актив кардәш булып китте.

1965 елда мине Изге хезмәт мәктәбенә укырга чакырдылар. Бу бер айлык курс Канададагы Бәйтелдә үтте. Уку дәвамында миңа Гилад мәктәбендә уку өчен гариза тутырырга тәкъдим иттеләр. Минем миссионер хезмәте турында уйлаганым да булмаган иде, үземне бу хезмәткә туры киләм дип тә санамадым. Шулай да мин гаризаны тутырдым һәм Гиладның 42 нче сыйныфына чакыру алдым. Гиладта укытучылар, студентларның укуда ирешкән уңышларын вакыт-вакыт анализлап, аларга киңәшләр бирә иде. Мәсәлән, мине алар оешмабыз турында мөмкин кадәр күбрәк белергә дәртләндерде. 21 яшьлек студент өчен бу бик яхшы киңәш булды.

Гиладта безне журналистлар белән, телевидение, радио репортёрлары белән аралашырга өйрәттеләр. Бу дәресләр миңа бик ошады һәм бик файдалы булды! Киләчәктә алар миңа ничек ярдәм итәчәген ул вакытта мин хәтта күз алдыма да китерә алмый идем. Моның турында әле сөйләрмен.

СЕНЕГАЛГА БИЛГЕЛӘНҮ

Мине хезмәттәшем Майкл Хёле белән Африкага, Сенега́л иленә билгеләделәр, шуңа күрә чыгарылыштан соң без шунда юл тоттык. Ул вакытта бу илдә якынча 100 вәгазьче бар иде.

Сенегалда берничә ай хезмәт иткәннән соң, мине атнага бер көн җирле филиалда эшләргә чакырдылар. «Филиал» — исеме генә. Чынлыкта бу миссионерлар йортындагы нибары бер бүлмә генә иде. Шулай да филиал хезмәтчесе Эммануэ́ль Патера́кис болай дип әйтә иде: филиалыбыз кечкенә булса да, ул Йәһвә оешмасының вәкиле булып тора. Беркөн Патеракис кардәш илебездәге миссионерларга оешма исеменнән дәртләндергеч хат язарга кирәк дип әйтте. Ул вакытта хатларны кул машинкасында бастырып язарга туры килә иде, чөнки башка ысуллар кыйбат булды. Бу җиңел эш булмады: хата җибәрсәң, хатны яңадан бастырырга кирәк булыр иде. Шулай итеп, ул көнне мин хатлар бастыру белән шөгыльләндем.

Кич белән, мин инде өйгә кайтырга җыенганда, Патеракис кардәш миңа конверт бирде. «Дейвид, сиңа оешмабыздан хат килде»,— дип әйтте ул. Өйдә бу конвертны ачкач, мин бу үзем бастырган хат икәнен күрдем! Бу очрак мине, филиал зурмы, кечкенәме, аны кадерләргә һәм аңа хөрмәт белән карарга өйрәтте.

Сплэйн кардәш башка кардәшләр белән фотога төшә; аларның барысы елмая.

Башка миссионерлар белән (Сенегал, 1967 ел)

Сенегалда хезмәт иткәндә, мин күп кенә кардәшләр белән дуслашып киттем. Һәр шимбә диярлек, кичен, мин алар белән вакыт үткәрә идем. Бу бик бәхетле мизгелләр иде. Без әле дә алар белән элемтәдә торабыз. Сенегалда француз теле рәсми тел булганга, миңа аны яхшы өйрәнергә туры килде, һәм хәзер, төрле илләрдәге филиалларга килеп киткәндә, мин француз телендә сөйләшүче кардәшләр белән шул телдә иркен аралаша һәм чыгышлар ясый алам.

1968 елда без Линда белән өйләнешергә сүз куештык. Без Сенегалда бергә пионер хезмәтен дәвам итә алсын өчен, мин берничә ай дәвамында эш эзләдем. Ләкин, чит ил кешесе булганга, эш табу авыр булды, чөнки эш бирүчеләр күбесенчә җирле халыкны эшкә алалар иде. Шуңа күрә миңа кире Канадага кайтырга туры килде. Анда без Линда белән өйләнештек, һәм безне Нью-Бра́нсуик провинциясенең Э́дмундстон шәһәренә махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Бу кечкенә шәһәр Квебе́к провинциясенең чигенә якын урнашкан.

Дейвид белән Линда Сплэйнның туй көне; алар шатлыклы елмаялар; арткы план чәчәкләр белән бизәлгән.

Туй көнебез (1969 ел)

НЬЮ-БРАНСУИКТА ҺӘМ КВЕБЕКТА ПИОНЕР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

Без килгәндә, Эдмундстонда җирле кардәшләр юк иде. Католик чиркәве кешеләргә бик нык тәэсир итте. Һәрбер йортта диярлек ишектә «Йәһвә Шаһитләре, килмәгез» дигән язу бар иде. Бүген кешеләрнең ихтыярына хөрмәт белән карау мөһим икәнлеге еш искә алына. Ул вакытта исә хәл башкача иде, шуңа күрә без һәрбер йортка керә идек. Һәр атна католик чиркәве җирле газетада «Убырларны — Йәһвә Шаһитләрен аулыйк» дигән сүзләрне бастыра иде. Шәһәрдә без Линда белән һәм Ви́ктор белән Ве́льда Но́рберг кына хезмәт иткәнгә, нинди «убырлар» турында сүз барганы ап-ачык иде. Шундый территориядә өйрәнүләр табу җиңел булмады.

Эдмундстонга район күзәтчесенең беренче тапкыр килеп китүен хәтерлим. Безнең белән бер атна хезмәт иткәч, ул: «Кешеләргә тискәре караштан арынырга булышсагыз, бу сезнең өчен зур уңыш булыр»,— дип әйтте. Шулай итеп, Йәһвә Шаһитләре буларак кешеләрдә яхшы тәэсир калдыру безнең максатыбыз булып китте. Һәм бу яхшы җимешләр китерде! Кешеләр басынкы кардәшләребез һәм һавалы католик руханилары арасындагы зур аерманы әкренләп күрә башлады. Хәзер бу шәһәрдә кечкенә җыелыш бар.

Эдмундстонда якынча бер ел хезмәт иткәннән соң, безне Квебек шәһәрендәге бер зур җыелышка билгеләделәр. Без бу җыелыштагы ачык йөзле, юмарт кардәшләр белән алты ай шатланып хезмәттәшлек иттек. Ә аннан соң безне район хезмәтенә билгеләделәр.

Киләсе 14 ел дәвамында без Квебек провинциясендә район хезмәтендә катнаштык. Бу гаҗәеп вакытлар булды! Квебекта эш гөрләп бара иде. Үсеш шундый зур булды ки, хәтта кешеләр гаиләләп суга чумдырыла иде!

КАДЕРЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ОНЫТМЫЙБЫЗ

Канаданың бу өлешендә хезмәт итү зур шатлык китерде. Анда яшәүче кардәшләр ачык, эчкерсез, шатлыклы, дәртле иде. Ләкин аларның кайберләренә хакыйкатьне кабул итү бер дә җиңел булмады. Мәсәлән, кайбер яшь кардәшләр гаиләдә нык каршылыкка очрады. Иман итмәгән әти-әниләре аларга шундый шарт куя иде: «Я Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүдән туктыйсың, я өйдән китәсең!» Моңа карамастан, күпчелек кардәш нык калды һәм бу басымга бирешмәде. Йәһвә алар белән, һичшиксез, бик горурлана!

Ул елларда Квебекта хезмәт иткән гомуми һәм махсус пионерлар турында да әйтми кала алмыйм. Аларның күпчелеге Канаданың төрле төбәкләреннән күченгән. Пионерларыбызга француз телен өйрәнергә генә түгел, ә шулай ук мондагы халыкның фикер йөртү рәвешенә һәм гореф-гадәтләренә дә ияләшергә туры килде, чөнки җирле кешеләргә католик чиркәве көчле тәэсир ясаган.

Махсус пионерларны еш кына вәгазьчеләр булмаган җирләргә җибәрә иделәр. Халыкның Йәһвә Шаһитләренә карата тискәре карашлары аркасында яшәү урынын, ә бигрәк тә туры килгән эшне табу бик авыр булды. Кайвакыт яшь ирле-хатынлылар башка кардәшләр белән яшәргә мәҗбүр булды. Бер фатирда дүрт, алты я хәтта сигез кешегә яшәргә туры килә иде! Бу тугры кардәшләр тырыш вәгазьчеләр булды. Алар өйрәнергә теләгән кешеләр өчен вакытларын жәлләмичә, бар көчләрен куялар иде. Хәзер Квебекта күп җирле кардәшләр бар, шуңа күрә бу пионерларның кайберләре башка территорияләргә күченде.

Район хезмәтендә булганда, без һәр шимбә көнне, иртән, яшүсмер кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә тырыштык. Бу безгә аларның нинди авырлыклары барлыгын күрергә мөмкинлек бирә иде. Хәзер инде бу яшь кардәшләрнең кайберләре миссионерлар булып хезмәт итә я башка җаваплы вазифалар үти.

Ул чакларда, кайбер җыелышлар район күзәтчесенең чыгымнарын каплый алмаганга, кайвакыт акчабыз ай азагына кадәр җитми иде. Андый очракларда без тулысынча Йәһвәгә таяндык. Хәлебезне яхшы белгән Аллаһыбыз безгә ярдәм итәр өчен һәрвакыт җай чыгара иде. Шуңа күрә безнең, икенче җыелышка барып җитәр өчен, һәрчак мөмкинлек табылды. Йәһвә безне беркайчан да ташламады.

ТУГРЫ КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘМ

Инде әйткәнемчә, безне Гилад мәктәбендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашырга өйрәттеләр. Минем бу белемнәрне кулланырга яхшы мөмкинлегем булды, чөнки ул вакытларда без Квебекта радио, телевидение һәм газеталарда шаһитлек бирергә тырыштык. Лео́нс Крепо́ исемле район күзәтчесе бу яктан остарып беткән, һәм кардәшләр миңа аның белән хезмәттәшлек итәргә куштылар. Җаваплы редакторлар белән сөйләшкәндә, бу кардәш, үзен зурга куймыйча, ипләп кенә болай дия иде: «Әфәнде, безнең телевидение һәм радиода сөйләүдә тәҗрибәбез бик зур түгел. Шулай да кешеләргә Йәһвә Шаһитләренең булачак конгрессы турында хәбәр җиткерәсебез килә. Сез безгә ярдәм итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек». Бу кардәш үзен басынкы тотканга, күп кенә редакторлар безгә теләп ярдәм итәләр иде.

Соңрак филиал миңа оешмабызның юристы Глен Ха́у белән хезмәттәшлек итәргә кушты, чөнки кайбер суд эшләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең игътибарын җәлеп итә иде. Гиладтагы белемнәр һәм Леонс кардәш белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе миңа бу очракларда да бик ярдәм итте. Глен кардәш белән эшләү миңа бик ошый иде. Бу кыю кардәш судларда бер дә курыкмыйча оешмабызны яклый иде. Бу рухи карашлы кеше Йәһвәне бик яратты һәм һәрвакыт аңа таянып эш итте.

1985 елда мине Канаданың көнбатыш өлкәсенә күчерделәр. Әтием шул тирәгә якын яши иде, шуңа күрә безнең аңа ярдәм итәргә мөмкинлегебез туды. Кызганычка каршы, өч айдан соң әтием үлеп китте. Без 1989 елга кадәр шушы өлкәдә хезмәт итүебезне дәвам иттек. Ә аннан соң безне Бруклиндагы Бәйтелгә чакырдылар. Бу безнең өчен көтелмәгән үзгәреш булды. Шулай итеп, мин якынча 19 ел район күзәтчесе булып хезмәт иттем. Бу еллар дәвамында без Линда белән, йөзләгән кардәш белән хезмәттәшлек итеп, аларның йортларында тукталдык, алар белән бергә ашадык, күңелле вакыт үткәрдек. Без бар бу юмарт кардәшләргә чын күңелдән рәхмәтле. Ул вакытлар йөрәгебездә матур истәлекләр булып саклана.

КУШМА ШТАТЛАРГА КҮЧЕНӘБЕЗ

Бәйтелгә килгәч, мине Хезмәт бүлегенә билгеләделәр. Монда эшләү миңа яңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Мин карарларны фаразларга түгел, ә төгәл фактларга нигезләнеп кабул итәргә кирәклеген тагын да ачыграк аңладым. 1998 елда мине Язу бүлегенә күчерделәр. Мин бүгенге көнгә кадәр монда эшлим һәм һаман да язу осталыгына өйрәнәм. Берничә ел дәвамында минем Джон Барр кардәш белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булды. Ул Язу комитетының координаторы иде. Бу искиткеч кардәш белән бергә эшләү рәхәт булды. Аның киңәшләрен һәм бергә үткәргән вакытыбызны мин беркайчан да онытмам.

Дейвид белән Линда Сплэйн һәм Джон белән Милдред Барр бергәләп фотога төшәләр.

Джон һәм Милдред Барр белән

Язу бүлегендәге басынкы, тыйнак кардәшләр белән хезмәттәшлек итү — зур бәхет. Берәр эшкә тотыныр алдыннан, алар дога кыла, чөнки шуны таный: алар сәләтле булганга түгел, ә Йәһвәнең рухы ярдәм иткәнгә нәтиҗәле эш алып бара алалар.

Сплэйн кардәш 20 кешелек хорда дирижёрлык итә. Бер апа-кардәш пианинода уйный.

Еллык очрашуда оешмабызның хорында дирижёрлык итәм (2009 ел)

Сплэйн кардәш, елмаеп, бер апа-кардәшкә Изге Язмалар китабын бирә.

Халыкара конгресста Изге Язмалар китабын таратам (Сеул, Көньяк Корея, 2014 ел)

Кардәшләр мине хатыным Линда белән, имандашларны рухландырыр өчен, төрле илләргә җибәрә иде. Гомумән алганда, без 110 илгә килеп киттек. Бу илләргә баргач, миссионерларның, филиал комитеты әгъзаларының һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләрнең зур ярату белән хезмәт иткәннәрен күрү безне бик шатландыра иде. Безнең шулай ук җирле кардәшләр белән дә танышырга мөмкинлек булды. Алар, сугышларга, матди авырлыкларга һәм эзәрлекләүләргә карамастан, Патшалыкны беренче урынга куеп яши. Шик тә юк, Йәһвә алар белән бик горурлана!

Хатыным Линда турында да әйтеп үтәсем килә. Еллар дәвамында ул миңа вазифаларымны үтәргә булышып торды, таянычым булды. Хатыным кешеләрне эчкерсез ярата һәм аларга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзли. Аңа кешеләр белән сөйләшү башлау җиңел бирелә. Ул күп кенә кешегә Йәһвә турында белем алырга ярдәм итте. Аның ярдәме белән кайбер актив булмаган кардәшләр кабат җыелышта актив булып китте. Линда — Йәһвәдән бүләк! Хәзер инде без олыгайдык, шуңа күрә күп кенә эшләр җиңел бирелми. Әмма безгә кардәшләр ярдәм итә. Без аларга моның өчен бик рәхмәтле! (Марк 10:29, 30)

80 яшемне ваклап, үткәндәгеләрне исемә төшергәндә, минем йөрәгем рәхмәт хисе белән тула. Минем мәдхия җырлаучының сүзләрен кабатлыйсым килә: «И Раббым, син мине яшь чактан ук өйрәтә килдең, һәм мин хәзергәчә гаҗәеп эшләрең турында игълан итәм» (Зәб. 71:17). Мин алга таба да Аллаһының гаҗәеп эшләре турында игълан итәргә телим.

a Бүген андый өйрәтү атна уртасындагы очрашуда үткәрелә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу