ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КЕШЕЛӘР
Абадия. Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерегез
Абадия́ Ахаб патша йортының башлыгы булып хезмәт иткән. Явыз Ахабның идарәсе вакытында Исраилдә Багалга табыну чәчәк аткан. Моңа карамастан, Абадия «яшь чактан ук Йәһвәдән куркып яшәгән» (1 Пат. 18:1—13). Изәбел патшабикә Йәһвәнең бар пәйгамбәрләрен үтерергә дигән боерык чыгаргач, Абадия, пәйгамбәрләрне яклар өчен, кыю эш иткән. Ул вакытта бер пәйгамбәрне дә яшерү куркыныч булган, ә Абадия, 100 пәйгамбәрне яшереп, аларны көчле ачлык вакытында ризык белән тәэмин итеп торган! Аңа бик сак эш итәргә кирәк булган, чөнки Ахаб белән Изәбелгә хезмәт иткән йөзләгән ялган пәйгамбәрләрнең берәрсе моны күреп ала алган (1 Пат. 18:19).
Абадиядән нәрсәгә өйрәнеп була? Ул, Ахабтан курыкса да, Йәһвәдән күбрәк курыккан. Бу аңа, тормышын куркыныч астына куеп, кардәшләрен яклар өчен кыюлык биргән. Сез дә, гыйбадәтебез тыелган җирдә яшәсәгез, Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерегез. Бу сезгә, эзәрлекләүләргә очраган кардәшләргә булышыр өчен, көч өстәр.